Дөхуль Яфа Яфага иртән сәгать сәкиздә йетдик. Шәһәр дингез якынында булса бик каты дулкынлык гаҗәб нә сәбәб булса хәтта пароходдан төшүб, каекнә ултурурга да куркынычлы. Каекчыларга ярты мәҗидия биреб Яфагә кердек. Таможняга керсәк тә әшьямызы карамадылар. Хәммаль илән тугры хан отелә назил булдык. Отель ифляс начар. Начар да булса, 5 грош диде. Гаҗәб: мөселман кулында булыб да бөйлә пислек дә булгандан касавәт галиб булды. Яфа гүзәл шәһәр. Кодес шәрифә варан юлның мәркәзе бу икән. Нәсара таифәсе зәвварындан күб күб буладыр икән. [Б.20] Консул ханә дингез карибенда. Бер кичләп кенә булгандан Яфада отель өчен бәһасен дә мөназәга кылмадык. Әшьямызы калдырып Кодес шәрифә китәргә карар биреб, өйләдән соң сәгать бердә Бәйтел-мөкаддәскә юнәлдек. Юлда барышта саг җанибдә гүзәл генә Видаҗан дигән карья күренеп калды. Яфа кырлары гаҗәб зирагатъ өчен бик гүзәл урын икән. Безем Русия йирендәге кеби ямь-яшел үлән (нәбатат) бетмешдер. Игенләре чүп утар вакыт йитүб, төрлүк кошлар сайраб, бездә май аендагы кебек һавасы. Юлның ике җанибендә бакчалык. Пуртакал (апельсин) тәмам, пешүб агачлардан тамуб торадыр. Бу сәеремез февральның 7-ндә шәүвәл аеның 18-е иде. Янә дә Һай Сафра дигән карьягә китдек. Бойуты лайдан (балчыктан) 30 яки 40 ханәле улмалы. Янә дә Ләддә дип язылмыш мәнзилә килдек. Биш дәкыйка туктады. Вә саг тарафда гүзәл шәһәр күренде. Сәйидина Салих нәби Галәйһи-с-сәлам бәләдиясе диделәр. Алты дәкыйка туктады. Зур ма[?] күренде, гөнбаз өстендә. Буны сорасам, Салих Галәйһи-с-сәлам коббаседер диделәр. Мәркады шундадыр. Фатиха укуб истимдад идүб мөрүр итдек. Янә дә Сәҗәдә дигән мәнзилә вә Дәйрәбанәйә килдек. Сәгать өч иде. Янә дә Битра мәнзиленә килдек 4-нче яртыда. Тәмам сәгать биштә Кодес шәрифә килдек.
|
Прибытие в Яффу В Яффе мы были в восемь часов утра. Поскольку море все еще сильно волновалось, [пароход остановился] не так далеко от берега. С некоторой опаской мы спустились в лодку и, заплатив лодочнику полмеджеди, благополучно добрались до берега. Хотя мы и прошли через таможню, но вещи наши не смотрели. Наняв носильщика, мы сразу направились в отель. Он оказался крайне неблагоустроенным и неприглядным. Несмотря на это с нас запросили пять грошей. Странное дело: хозяин отеля мусульманин, однако всюду грязь. Это заметно ухудшило наше настроение. Яффа — красивый город. Он является своего рода перевалочным пунктом по пути в Иерусалим. Здесь много христиан. [Л.20.]. Консульство расположено прямо на набережной. Поскольку дело было вечером, мы не стали торговаться [с хозяином отеля] и удовлетворились тем, что есть. [На следующий день] мы решили отправиться в Достопочтимый город Иерусалим. В путь тронулись в час пополудни. С правой стороны дороги показалась красивая деревня, которая носит название Видаджан. Поля вокруг Яффы как нельзя лучше подходят для земледелия. Как и у нас в России здесь очень много зелени. Погода примерно как у нас в мае, отовсюду слышно пение птиц, а пшеничные поля уже нуждаются в прополке. С обеих сторон дороги тянутся сады, с апельсиновых деревьев свисают спелые и сочные плоды. Это путешествие началось 7 февраля (18 шавваля). [Первым нашим пунктом на пути в Иерусалим] стала деревня Хай Сафра. В ней имеется тридцать или сорок глинобитных домов. Возле следующей деревни под названием Ладда мы простояли пять минут. Далее, по правую сторону дороги, показался красивый город. Нам сказали, что это родной город пророка Салиха (мир Ему). Там мы остановились на шесть минут. Над куполом показался большой [?][1].На вопрос: «Что это такое?» — нам ответили: «Мавзолей Салиха» (мир Ему). Видимо, там находится его усыпальница. Прочитав «Фатиху», мы продолжили свой путь. Потом мы проехали поселения Саджада и Дэйр Банэйя. На часах было три. Когда добрались до Битры (Петры?) было уже полчетвертого. И ровно в пять мы въехали в Достопочтенный город Иерусалим. [1] Текст стерт. |