Әсәрләр җыентыгымны әтием
Нәбиулла Хәсән улы Камалетдиновка
багышлыйм!
Мөхтәрәм дин кардәшләрем, кадерле милләттәшләр!
Бу китапта урын тапкан әсәрләр язылганга байтак еллар үтте, аеруча шигъри юлларыма дияр идем. Алар балачакта ук языла башладылар, арадан берничәсе «Яшь ленинчы» газетасында укучыга тәкъдим ителсә дә, күпчелеге өстәл дәфтәремнән ерак китәлмәделәр. Рифат абый Ибрагимов җитәкчелегендә өлкә татар-мишәрләре өчен газета чыга башлагач, мин шигырьләремне аңар күрсәтеп карадым. Ул аларга бик шатланып, мине дә канатлатып, газета битләрендә урын бирде. 1990 елда язылган, тарихи мәгълүматлар туплаган «Өмет таңнары» дип исемләнгән әсәрем дә шушы газета битләрендә дөнья күрде.
Ул еллардан соң байтак вакыт үтте, әсәрләрем китапка тупланып, укучы алдына кайтса иде! дигән хыялымны Ходай ишетте булса кирәк... Ислам дине юлына, мәгърифәтчелек, тарихи-мәдәни эзләнүләргә гомерен багышлаган галим, Дамир әфәнде Мөхетдинов әсәрләремә ихтибарлы булып, аларга китап булып чыгу юлын да булдырды.
Әсәрләремне янәдән битләргә җыюны, китап итеп эшләүне Зилә ханым Ахмадуллина ихласыннан башкарып чыкты.
Корректор эшләрен Кочка Пожар мәктәбе укытучысы Кадрия ханым Әндәрҗанова үтәде.
Ә инде китапны гамәлгә куючы һәм бастыручы Нижний Новгород өлкәсе мөселманнарының Региональ Милли-мәдәни мөхтәрияте һәм «Мәдинә» Нәшрият Йорты булды.
Кадерле укучылар! Милләтебез яши, милләтпәрвәрләребез, Аллаһ Тәгаләгә мең шөкер, бар! Югарыда әйтеп узган һәм бу китапка өлеш керткән милләттәшләремә ихласымнан рәхмәтләремне белдерәм!
Шундый кайнар йөрәкле кешеләребез арта барса, милләтебезнең гомере дә арта барыр иде!
Әнвәр Камалетдинов