Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Справочные, энциклопедические, биографические издания
Тарихчы Фәрит (Беляев Ф.А. Дорога жизни)
20.05.2014

Тарихчы Фәрит

Фәрит әфәнде Беляевны бүген күпләр Мәдәнә ислам тарихы музее директоры буларак күбрәк беләләр. Ә бит ул — тәҗрибәле укытучы. Красная Горка мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Горький пединститутына керә һәм авылга физика укытучысы булып кайта. Сигез ел укыткач, яшь белгечне Петрякс мәктәбенә күчерәләр һәм ул анда 16 ел директор һәм укытучы булып эшли. Шул чорда укытучылар, укучылар җәмәгатьчелек ярдәмендә экспонатлар туп-лап мәктәптә авыл тарихы музее оештыра.

Мәдәнәдә «Рәшидә» мәчете төзелгәч, бу изге эшне башкаручы Фаиз Гильманов өлкә мөселманнар тарихын чагылдырган музей булдыру турында тәкъдим ясый. Фәрит Абдрахманович тәкъдимне кабул итә һәм өлкә, районнар архивларында документлар белән актив эшли башлый, барлык татар авыл мәчетендә урнашкан музейның дүрт залында бай эчтәлекле күргәзмәләр бар. Анда авыллар тарихына, куренекле якташларыбызга багышланган стендлар, кул эшләре, көнкүреш әйберләре, уникаль документлар тупланган. Музейга төрле районнардан, шәһәрләрдән киләләр, укучылар кызыксынып йөри.

«Мондый зур мәчет төзетүче хөрмәтле меценатыбыз Фаиз Гыйльмановның, тормыш иптәшем Сәриянең, дус — ишләрнең ярдәменнән башка мондый музей булдыра алмас идем». — ди Фәрит Абдрахманович.

Ул яхшы тормыш иптәше, үрнәк әти, сөекле бабакай. Сәрия апа белән кырык елга якын гомер итәләр, ике малай, бер кыз үстергәннәр. Рамил — дин әһеле, Финляндиядә яшәүче татар-мөселманнар мәхәлләсе имам-хатыйбы. Гүзәл гаиләсе белән һәм Ильдар Мәскәүдә яшиләр. Гүзәл татар мәктәбендә укыта. Әби- бабайны сөендереп дүрт онык-лары -дүрт малай үсә.

Фәрит Абдрахманович 12-апрельда 60 яшен тутырды. Шуңа карамастан энергиясе ташып тора, аның эшчәнлеген, энтузиазмына күпләр соклана. Киләчәктә дә шулай булсын, халкыбыз өчен файдалы эшләр башкарырга һәрвакыт көч-саулыгыгыз җитсен, Фәрит Абдрахманович!

Н. Жиганшина
«Туган як» 17 апрель 2009 ел

 



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.