«Мәүлидин-нәби касыйдәсе» укылганнан сонра укылачак дога
И Рахмәнир-рахими Аллаһ, азза вә жәлл, шушы мәжлестә укымыш Коръәне Кәрим вә са лават шәрифләрнең савабын Мөхәммәд аләйһис-сәламнең барча өммәтенә насыйп әйлә! Хосусан пәйгамбәремезнең туган вакытын бәян әйләгән касыйдәсен укучыларга һәм ерактан вә якыннан тыңларга хөрмәт күрсәтүче әфәнделәргә шәфәгатен насыйп әйлә. Вә барча дин карендәшләремезне һәр урында вә һәрвакытта расүлуллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәлламнең сөннәтләрен тотмакны вә анын тормыш юлына иярмәккә муафикъ әйлә, вә аның мәүлид шәрифене укыган вакытта йөрәкләребезгә кызгану вә күзләремезгә яшьләр китереп, Аллаһы Тәгаләдән пәйгамбәремез Мөхаммәдел Мостафа саллаллаһу аләйһи вә сәллам хәзрәтләренең шәфәгатенә насыйп әйлә дип сораган вакытта: «Йа Рабби, галимлеген белән әйлә! Вә ул пәйгамбәремез аләйһис-сәләтү вә сәлламнең җаннары тәмам буйсынганнарны хошнуд әйлә!» Вә барлык өй-йорт кешеләрне вә али вә асхабәне вә олуг галимнәр һәм һәм дин юлында тырышлык куючы дин галимнәрен хәзрәтләренең хөрмәтле эшләр кылучылар рухына бүләк-сәдакаларыбызны кабул ит!
Шушы мәжлесе хәердә хәзер дә булган барча мөзмин вә дин карендәшләремезнен ата вә аналары вә бабаларының рухларына васыйль әйлә! Вә киләчәк заманнарымызда да шушынын кеби шатлыгы вә хәерле мәжлесләрне күрергә вә уздырырга мөмкинлек бир! Вә барчамызга күркәм холык вә күркәм гыйбадәтләр муафикъ әйлә! Яшәешебезгә рәхәтлек биреп, мәгыйшәтемезгә тәэминият насыйп әйлә! Вә яхшы тормышыбыз өчен хәләл кәсепләр биреп, ризкымызны һәм хәләл нигъмәтләрдән өлеш ит! Телләремезгә татлылык вә күнелләремезгә дөреслекләр вә фигыльләремезгә гаделлек әйлә!
«Әузү билләһи-сәмиыль алим минәш-шәйтанир-раҗим. Раббәна әтинә фид-дүньйа хәсәнәтән вә фил ахирати хәсәнәтән вә кыйнә азабән-нар!» дөньяви вә Ахирәткә караган максудларымызны, йа Рабби, хаерле кыл!
«Раббәнә лә тузик кулүбәна бәгъдә из һәдәйтәнә вәһәб ләнә мил ләдункә рәхмәтән иннәкә әнтәл-вәһһәб» олуг аяте хөрмәтенә үземезгә вә балаларымызга тәүфыйк яхшы бүләк итеп, хәерле истикамәт насыйп әйлә!
Йа Рабби, жөмләбезне бәла вә казалардан вә дошманнар зыян-усаллыгыннан имин әйлә. Ахыр сулышыбызда иманымызны юлдаш кылып, “Лә иләһу илләллаһ, Мөхәммәдур рәсүлуллаһ!» күркәм сүзләре белән хөрмәткә лаеклы итеп, күркәм үлем насыйп әйлә. Амин.