Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Справочные, энциклопедические, биографические издания
Финляндиягә сәяхәт (Беляев Ф. А. Дорога жизни)
20.05.2014

Финляндиягә сәяхәт

Билгеле булганча, нигезсез бернәрсәне дә төзеп булмый. Яңа тормыш тезүне дә, чын тарихны да үткәннәрне өйрәнүдән башларга кирәктер. Мәдәнә авылының «Рәшидә» мәчете хезмәткәрләре дә музей ачып тарихыбызны чагылдырган мәгълүматларны җыюдан башлаганнар. Музейның директоры Фәрит әфәнде Беляев та шул максат белән Финляндиядә дә булып кайтты hәм Финляндиядә яшәүче кан кардәшләребезнең ничек яшәүләре турында түбәндәгеләрне сөйләде.

«Аллага шөкер, мәчетәбезгә илебезнең төрле төбәкләреннән, мәсәлән, Башкортостаннан, Чувашия, Мордовия якларыннан, Себердән мөселманнар килеп йөриләр. Үткән җәйне хәтта Финляндиядә яшәүче якташыбыз Хафиз әфәнде Бәдретдин дә гаиләсе белән туган якларына килгән иде», — дип сөйләп китте Фәрит Беляев. Бу гаилә әгъзаларының үз-үзләрен тотышлары һәм саф татар телендә аралашулары барыбызны да гаҗәпкә калдырды.

Быел яз башында Финляндия татарлары җәмгыяте идарә хәяте әгъзасы Раиф әфәнде Низаметдин бабаларының туган җире Актукта булып, безне рәсми рәвештә кунакка чакырып китте. Музеебызга яңа мәгълүматлар туплау ниятендә без Финляндиягә юлландык.

Беренче ачышлар дәүләт чиген узгач ук башланды. Юл буендагы сакчылар кебек поездны озатып тырпаеп бас-‑
кан әремнәр, кырмавыклар һәм чүп-чарлар юкка чыкты. Тимер юл буена урнашкан биналарның матурлыгына һәм гадилегенә сокланмый кала алмадык.

Хельсинки шәһәренә килеп җиткәч, безне көләч йөзле кеше каршы алды һәм саф татар телендә: «Мин мондагы татар җәмгыятенең рәисе Окан Даһер булам. Әйдәгез, туганнар, рәхим итегез!» — дип танышты.

Окан әфәнде узе Хельсинки университетыңда укыта икән. Ул безне шәhәp белән таныштырганда Финляндиядә 900дан артык татар яшәвен һәм аларның чыгышлары белан Сергач якларыннан булуын, татарлар яшәгән hәp шәһәрдә мәчет барлыгын әйтте.

Беренче көнне үк без Хельсинки мәчетенә бардык. Гыйбәдәт йорты мөселманнар белән шыгрым тулы иде. Без да өйлә намазына тезләндек. Хатын-кызлар аерым бүлмәдә сәҗдә кылдылар. Безне беренче итеп Аллаһы Тәгалә йортына алып барулары аларның тормышта дин-ислам юлында булуларын тагын бер кабат исбатлады.

Мәчеттән соң зиярәтләргә барып бу җирләрдә татар җәмгыятенә нигез салучы мөселманнарга Коръән укыдык.

Финляндиягә Актук авылы сәүдәгәрләре әле 1870-елларда йөри башлаганнар. 1809-елдан алып Россияга кушылынган ил булса да, Финляндия мөстәкыйллеген беркайчан да югалтмаган, демократик юнәлешендә кала алган. Үз илләрендә дини hәм милли кысрыклауны татып яшәгән мишәрләргә, мондагы көн-күреш бик ошады күрәсең, сәүдә эше белән йөри-йөри төпләнеп тә калганнар. Окан әфәнде сөйләвенчә, монда беренче килеп урнашкан бабайларның башка милләт кешеләре белән никахлашмаска, татар телен саклап калырга, илнең законнарын һәм тормыш кагыйдәләрен ихтирам итәргә дигән васыятьләрен тугрылык белән үтәп киләләр.

Каберлекләр искиткеч чиста, иркен, җанны шатландырырдый матур оештырылган. Бездәгечә эргәлек hәм кычыткан араларыннан кардәшеңнең каберен эзләп кем да адашып йөрми.

Икенче көнне яңа туган балага исем бирү йоласында катнаштык. Моның өчен Тампере шәһәренә сәяхәт кылдык. Мишәр егете Алтан белән Татарстан кызы Фәниянең уллары туган. Коломна шәһәpe имамы Рамил хазрәт Беляев яңа туган балага Ильяс дип исем биргән бу бала бәхетле гомер итсен. Балага исем бирү мәҗлесе бик матур үтте.

Сәяхәтебезнең өченче көне безне хөрмәтле аксакаллардан булган Әнвәр әфәнде Хайрулла белән очраштырды. Ул безне матур зәңгәр күл янына урнашкан дачасында каршы алды. Әнвәр абыйның чал чәчләре аның олы яшьтәге кеше булуын әйтеп торсалар да, үз-үзен тотышы, күзләреннән бәркеп торган яшәү дәрте, энергиясе яшь кешенекеннән ким тугел иде. Соңрак, әңгәмә барышында, бу гаҗәпләнүемә аның гомере буе аракы эчмәвендә, тәмәке тартмавында, яраткан эшендә эшләп, дин-ислам юлында яшәвеннән җавап дип таптым. Сүз уңаенда шуны да әйтеп узасым килә, аның: «Сездә дә кунак өстәленә шәраб фәлән куймыйлардыр?» — дигән соравына җавап эзләгәндә, йөземә кызыллык йөгерде ахрысы, чөнки ул сүзне башка темага борды. Дөрестән дә, Финляндия мөселманнарында мәҗлестә өстәлгә шешә бастыру да, каядыр читкә китеп эчү дә юк икән.

Күзәтүем буенча, Финляниядәге якташларыбызның күбесе гомерләре буена сәүдә белән шөгылләнгәннәр. Авыр елларда фаҗигалы хәбәрләрне ишетеп, шуларны барысын да тирәнтен уйлагач безнең якташлар чит илдә калырга булганнар да инде.

Аллага шөкер, дистәләрчә елларга сузылган тоталитар режим чорында югалткан юлыбызны кире табып киләбез инде. Күбесенчә накъ сәүдә эше белен шөгылләнгән татар авылларының кыяфәте уңай якка узгәрә башлады. Зур матур өйләр, мәчетләр, заманча киемнәр, машиналар, компьютерлар, затлы ашлар безнең көнкүрешебезгә дә ямь бирә башлады. Безнең, дә күзләр көннеке-көнгә ачыла бара, чит илдә булса да үрнәк алырдый якташларыбыз да бар.

Мәчеттә Фәйзрахман абый Бәдретдин белән таныштык. Ул эшмәкәрләрдән булып чыкты. Ул гаиләсе белән кием — салым кибете тота. Дистәләгән гектар җирләре дә бар икән. Фейзрахман абый 81 яшендә булуына карамастан бик яшь куренә әлe. Фин сугышында офицер дәрәҗәсендә катнашкан булып чыкты. Безнең фин якташларыбыз илләренең чын патриотлары. Мин Фәйзрахман абыйдан фин сугышы турында сорамый түзәлмәдем, чөнки соңгы вакытларда безнең илдә тарихны төрлечә язалар. Ул сугышта Финляндия бәйсезлеге өчен ике йөзгә якын татар кешесе катнашкан, аларның унысы батырларча һәлак булган. Батыр якташларыбызның исемнәре алтын хәрефләр белән мәчет диварына аерым куелган.

Әңгәмә барышында яныбызга таныш сыйфатлы кеше
килеп: «Мин чыгышым белән Актук авылыннан, Абдулла Али булам», — диде. Актук авылын телгә алгач, мин аны кемгә охшатканымны төшенеп: «Сез Рашит абый Bahaпoвкa охшагансыз!» — дидем. Дөрестэн да, Рашит абый бит! Шундый ук озын буйлы, бөдрә чәчле, куе кашлы, назлы, шул ук вакытта үткен карашлы. Абдулла абзый белән озак сөйләшкәч минем бирген соравыма каршы Абдулла абый: «Әйе, без Рәшит белән ике туган балалары булабыз», — диде. Рәшит абый Ваһаповнын, якын туганы Абдулла Али белән очрашып танышу минем өчен сөенечле вакыйга булды. Киләчәктә Сергач-Нижгар якларында бөек җырчы Рәшит абыйның истәлекле бәйрәмнәре туганнары катнашында уздырылса, тагын да сыйфатлырак булыр иде.

Финляндиядә яшәүче татар яшьләре дә безнең ил белән бик кызыксыналар, үзара аралашуны яңарту турында хыялланалар. Дөресен әйткәндә, бу ил татарларының, олыларыннан гына түгел, яшьләреннән дә күп нәрсәне үрнәк итеп алырга була. Кече яшьтән үк мәчеткә йөреп, дин-ислам юлында татар халкына тиешле йолаларны үтәп үскән яшьләрнең олы яшьтәгеләрне хөрмәт итүләре генә дә сокландыргыч. Аларның һәркайсысы берничә тел белә, югары уку йортларын тәмамлыйлар, әти-әнилере, әби-бабалары васыятеннән һәм дин-ислам кагыйдәләреннән язмаска тырышалар.

Санаулы көннәр тиз үтте шул. Бик күп урыннарда булып, күп якташлар белән сөйләштек. Финляндия татарларга Европача жиһазланган йортлар салырга, балаларына тиешле тәрбия биреп укытырга, кием-салым алырга, ерак илләргә барып йөрергә һәм картлык көннәрен ышанычлы каршы алырга мөмкинлек биргән. Ничек соң безнең илдә дөрес тормыш маяклары булып торган дин әһелләрен төрмәләрдә череткәннәр? Ни өчен соң сәүдәгәрләрне дистә еллар кан эчкечләр дип атадылар? Хәленнән эш килмәгән кешедән чыккан ахмак сүздер бу! Нигә соң 1918-елны Уразавыл егете Кара Ибрай кулына якташ сәүдәгәрләрдән кыйнап акча җыю өчен канлы чыбыркы тоттырдылар икән? Ә Куйсуы авылыннан булган бөек кешебез сәүдәгәр улы Хөсәен абый Данеев, халык өчен Тубән Новгородта милли мәктәп, Уразавылда хастаханә төзеп тә канлы тәгәрмәчтән котыла алмаган. Сафаҗайда исемен да язалмаган Гайнуллаларга кылычлар тактырып, өстәлләрдән соңгы кисәкне талатканнар?...

Музеебызга да байтак материаллар җыелды. Өйга кайтыр өчен билетлар алып вокзалга килгандә, Хельсинки вокзалы перроны озатучы татарлар белән тулганны күреп шаккаттык. Безне бит Сергач вокзалында гадәттә бер-ике туганың яки дустың гына озатып кала. Безне кунак иткән өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтеп вагонга кереп утыргач, тәрәзәдән багып якташларыбызның күзләрендә яшьләр күргәч, куңелебез әллә кайларга барып кайтты. Алар белән сөйләшенгән сүзләрнең рухи байлыгы тәэсире... Киләчәккә ышанычлы, төрле яктан килүле, җан рәхәтләндергеч көнкурешләре... Чын ихласларыннан безне кардәшкә санаулары... Аеруча Актук табигате турында сөйләгәндә йотылып тыңлаулары. Фин татарларының күбесе безнең якларны әби-бабаларыннан ишетеп кенә белсәләр дә, күз яшьләре аша җаннары омтылып озатып калдылар. Туган яклар шундый кадерле икән, «кан тарт-маса, җан тарта» дигән татар мәкале дә бик дөрес. Яңадан төзелүче илебез җәмгыяте бу нәрсәләрне истә тотар төсле. Элеккечә куңел канатларын кисүчеләрдән һәм упкынга илтүче юллардан барыбызны да Ходай сакласын иде!

Ә. Камалетдинов
«Туган як»
19 сентябрь 2003 ел



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.