Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Исламская теология и коранические науки
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 09 февраля 2011 г. / 6 Рабиу-ль-Авваль 1432 х.
27.03.2012


 

Никахка багышланган вәгазь

 

Газиз дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Барчагызга да Раббының бетмәс рәхмәтләре булса иде!

Бүгенге вәгазебездә без никах турында, аның фазыйләтләре вә шартлары турында сүзебезне алып барырбыз. Ислам дине, аның кануннары һәркайсыбызны да тәртипкә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә. Аллаһ Тәгалә ир берлә хатыннарга шәфкатьле булырга, гаиләләр корып, тәртипле рәвештә гомерләр алып барырга куша. «Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер, сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлелек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр» (,дип әйтелә Коръәндә. Кешенең үсеп җиткәч, белем алгач, дөнья йөзендә фәсәд, бозыклык кылып йөрүен теләми. Үсеп җиттеңме, хәлеңнән килә икән – өйлән, балалар үстер, башкаларга үрнәк булырдай үрнәк гаилә кор...

Әлбәттә, ир белән хатынның никахлашулары Аллаһ Тарафыннан безгә бирелгән бер нигъмәтедер. Никах үз эченә хикмәтле нәрсәләр туплап тора, без шул хикмәтләрнең кайсыларына гына төшенәбез. «Cезгә, ий кешеләр, белемнән өлеш бик аз бирелде» – дип Раббыбыз безгә хәбәр итә («Әл-Исра», 85 аять).

Беренчедән, никахлашу кешеләрне гөнаһ гамәлләрдән тыяр. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам бу турыда бер хәдисендә: «Егетләр! Хәлегездән килә икән, сез өйләнергә тиешсез! Өйләнсәгез, үзегезне хәрам, гөнаһлы карашлардан саклап калырсыз», – диде.

Икенчедән, никахлашу иҗтимагны, халыкларны фәсәдтән, бозык гамәлләрдән тыя. Әгәр дә кешеләр өйләнешеп яшәмәсә, җирдә бозыклык, гөнах таралыр иде. Бүген без һәммәбез дә никахсыз яшәгәннәрнең арасында таралган бозыклыкларны үз күзләребез берлә күрәбез. Миллионлаган ташланган ата-анасыз балалар, СПИД вә башка коточкыч сырхаулар берлә чирле кешеләр – бу инде һәммәсе дә никахсыз яшәүнең нәтиҗәләре...

Өченчедән, газиз кардәшләрем, никахлашу хатын-кызларның хокукларын сакларга ярдәм итә, аның хокукларын ир хокулары берлә бер дәрәҗәгә куя. Өйләнгәч, ир кеше үзенең хатынын ашатырга, киендерергә бурычлы.

Дүртенчедән, никахлашу, Раббыбыз әйтүенчә, халыкларның саны артуга, сәламәт булуларына ярдәм итә. Коръән Кәримдә Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре әйтә: «Ий кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм аләйһис-сәламнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте» («Ән-Нисә», 1 аять).

Никахсыз яшәгән халыклар күптән инде азып-тузып беттеләр. Лут пәйгамбәребезнең бозылган халкын исебезгә төшерик. Бозык гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә аларны бер минутта юк итте...

Берничә ел элек Индонезия утрауларында ял итүчеләрне дә гөнаһ кылганнары өчен Раббыбыз диңгезнең бер дулкыны белән юк итте. Без дә Аллаһның кушкан хөкемнәреннән башыбызны тартсак, безгә, һичшиксез, аның газабы төшәчәк.

Мөхәммәд аләйһис-сәламнең тормышын карасак, аның гаиләсе үрнәк булып тора. Ул өйләнмичә яшәүне яратмый иде, хәтта бер хәдисендә бер егетнең «Мин беркайчан өйләнмәм, Аллаһка гына табынып торырмын» дигән сүзен ишеткәч, әйтеп куйды: «Мин никахлашам, хатыннарга өйләнәм, кем дә булса хәленнән килеп өйләнүдән баш тартса, ул безнең өммәтебездән булмас». Бу хәдис шәрифтән без никахлашуның сөннәт гамәлләрдән икәнлеген ачык итеп күрәбез.

Өйләнмичә зина кылучыларны, гаиләләр арасында бозыклык таратучыларны ике дөньяда да Раббының хәсрәте көтә. Зина кылу җиде олы гөнаһларның берсеннән, ләкин, шуңа карамастан, бу гамәл бүген бигрәк тә таралган. Бервакытны Пәйгамбәр аләйһис-сәлам сәхабәләре берлә утырып торганда әйтеп куйды: «Адәм баласын бу дөньяда да, киләчәк Ахирәттә дә һәлак итә торган җиде төрле гөнаһтан куркыгыз!» Сәхабәләр куркынышып, Аллаһның Илчесеннән сорадылар: «Ий Пәйгамбәр, син безгә ул гөнаһларны әйтеп үтмәссеңме?» Пәйгамбәр аләйһис-сәлам: «Аллаһ Тәгаләгә ширек кылу, гаепсез кешене үтерү, зина кылу, сихер берлә мавыгу, ятимнәрнең ашларын ашау, гаепсез хатын-кызларны төрле гөнаһ гамәлләр кыласыз дип гаепләү, сугыш кырыннан качып китү», – дип җавап бирде.

Никах дигәндә, аның үзенең эчке һәм тышкы шартлары, тәртипләре, сөннәтләре бар. Шуңа күрә никахларыбызны яшьләребезгә белемле, галим, укымышлы имам укырга тиешле. Әгәр дә никах укыганда аның шартлары үтәлмәсә, Аллаһ сакласын, андый никах кабул булмый! Укымышлы имам мәҗлесләргә килгәч, дөрес итеп Коръән укый, матур итеп вәгазь сөйли, халыкның сорауларына дөрес җавап кайтара.

Күп яшьләребез, кызганычка каршы, ата-аналарына белдермичә, аларның фатихаларын алмыйча, каяндыр бер надан бабайны чакыртып никах укыталар, шулай качып-кубып, өйләнешеп куялар. Аларның никахлары никах түгел! Никахның төп мәгънәсе – өйләнгәнеңне барча кешеләргә, туган-күрешләреңә, беренче чиратта, сине үстергән ата-анаңа игълан итү, матур мәҗлес кору, укымышлы имам-мулланы чакырып, аның фатихасын алу, бәйрәм итү...

Газиз милләттәшләрем! Шәригатебез кушканча эшләребезне алып барсак, безнең гаиләләребез, илләребез дә көчле булыр. Раббыбыз һәркайсыбызга да үзенең рәхмәтләренә, бәрәкәтләренә җитешергә насыйп вә мияссәр итсен!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.