Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Исламская теология и коранические науки
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 09 февраля 2011 г. / 6 Рабиу-ль-Авваль 1432 х.
27.03.2012


 

Корбан уңаена багышланган вәгазь

 

Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем, әби-бабайларыбыз, без өметләнгән яшүсмерләребез! Барчагызны да олы Гайдел-Әдха – Корбан бәйрәме белән тәбрик итәсем килә, Корбан бәйрәмнәребез мөбарәк булса иде!

Раббыбыз Аллаһ Тәгаләгә барча мактау шөкерләребезне белдереп, аның иң яраткан Илчесенә Мөхәммәд аләйһис-сәламгә вә әһле бәйтенә салаватларыбызны әйтеп, үзегезгә чын күңелемнән ялкын сәламнәремне белдерәм, әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкәтүһү!

Һәркайсыгызга да Раббыбызның бетмәс рәхмәтен, бәрәкәтләрен теләп, хосусан мәчетләребезне, дин-шәригатебезне олылап килүчеләргә Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре ил-көн тынычлыгында, дин вә дөнья сәгадәтендә, мөэмин бәндәләр булып гомер итәргә Үзе насыйп вә мияссәр итсә иде!

Менә Аллаһның кодрәте берлә олы Корбан бәйрәмебез дә җитте!

Бу көннәрдә егерме мең Рәсәй мөселманнары Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам йөргән вә яшәгән урыннарда йөреп, Гарәфә тавында кулларын күккә күтәреп, Ходаебызның рәхмәтен, нигъмәтләрен сорап, Ислам диненең соңгы рөкенен – Хаҗ гыйбадәтен үтиләр. Коръәннең бөек изге аятен, ягъни «Көче җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз» дигән аятьне юл итеп алганнар, әлбәттә, Раббыбызның рәхмәтенә ирешерләр. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар һәм дә Аллаһка иман китергән ничәмә миллион бәндәләр бергәләшеп, Хәрам мәчетендә намазларын вә тәвафларын тапшыралар.

Әгәр дә сезнең белән уйлап карасак, Хаҗ гыйбадәтенең күп хикмәтләрен, фазыйләтләрен күрербез. Елның бер вакытында, бер аенда, җир шарының бер кечкенә почмагына дөньяның дүрт ягыннан, төрле-төрле шәһәр-илләрдән, авыл-карияләрдән милионлаган мөселманнар җыела. Барысы да төрле телләрдә сөйләшә, кайсының тәне ак, кайсының тәне кара, сары.... Гореф-гадәтләре, үз-үзләрен тотулары, хәтта мәзхәбләре дә төрле. Моңа карамастан, барчасы да бергәләшеп, бер-берләренә ярдәм кылып, Аллаһ Тәгаләгә Хаҗ гыйбадәтен үтиләр. Бу үзенә бертөрле зур могҗиза! Шуңа күрә, мөхтәрәм җәмәгать, ул могҗизадан дәрес, үрнәк алыйк. Хаҗ вакытында ничек төрле милләтләр, мәзхәбләр шиитләр дә, сөнниләр дә бер-берсен хөрмәт итеп торалармы, шулай ук безгә дә башка милләтләрнең хакын күрә белергә кирәк. Бергәләшеп мәчетләребезгә йөрик, бүленмик, бер-беребезне дус итеп күрик. Раббыбыз безгә бүленергә кушмый, бүленергә безнең хакыбыз юк. Ягъни Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре Коръән Кәримдә: «Ий, Миңа иман китергән бәндәләр, Аллаһның җебенә тотыныгыз вә бүленә күрмәгез», – диде. Мин шушы милләттән дип, борыннарыбызны күтәрмик.

Моның турында Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Бер кавем үзен икенче кавемнән өстен куймасын». Адәм баласы чуваш, япон, кытаймы булсын, ихлас күңеленнән теле белән «лә иләһә илләллаһу» дип әйтсә, Аллаһның барлыгын таныса, ул мөселманнардан саналыр. «Аллаһ каршында иң яхшыларыгыз – Аңардан курка торганнарыгыз», – дип әйтелә Коръәндә.

Хаҗ үтәгән вакытларында, мөэминнәр «бисмилләһ» дип корбан хайваннарын бер Аллаһ ризалыгы өчен генә чалырлар. Без дә алардан үрнәк алып вә Раббыбызның Коръән Кәримдә, «Кәүсәр» сүрәсендә булган («Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!») әмерен үтибез. Корбан чалу бигрәк тә изге, борынгы гадәт. Ибраһим пәйгамбәребездән килгән олы гыйбадәт..... Ибраһим пәйгамбәребезгә Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре төшендә яраткан улын Исмәгыйльне корбан итеп чалырга әмер итте.... Ходаебез Ибраһим аләйһис-сәламне сынарга теләде, «Минем кушкан әмеремне үтәрме, юкмы?» дип, аңа имтихан бирде... Ибраһим аләйһис-сәлам иманына тугры булды, улын кулына тотып, аны чалырга дип өеннән чүлгә чыгып китте... Ләкин Раббыбыз адәмнәргә мәрхәмәтледер, Ул Рәхмәт иясе! Менә инде, улын корбан буларак китерер алдыннан, Ибраһим аләйһис-сәлам Ходайның әмерен ишетте: «Ий Ибраһим, син Раббыңның әмерен үтәдең, әмеренә туры булдың, кирәкми, чалма улыңны, улың урынына артыңда басып торган куйны чал». Шул көннән алып, барча Аллаһка иман китергән адәмнәр, Корбаннарын чалып, Аллаһка шөкер итәләр. Без дә Аңа шөкер итик, биргән санап бетергесез нигъмәтләренә мактау-сәнәләребезне белдерик... Чалынган Корбан хайваннарның ите сөннәт буенча өч өлешкә бүленә. Бер өлеше ярлы-фәкыйрьләргә бирелә, икенче өлеше туган-күршеләргә, ә өченче өлешен корбан иясе, үзенә калдырып, аның итеннән аш хәзерли. Корбан итеннән ризыклар әзерләп, мөселман кардәшләрен һәм мулланы чакырып, Корбан мәҗлесе үткәрелә.

Мөмкинчелек булган вакытта бу дини гадәтне үтәргә кирәк. «Лә иләәһә иллә-Ллаһу» дип иман китерәбез икән, әйдәгез, юмартлыгыбызны күрсәтик! Кызганычка каршы, сараннарыбыз да юк түгел... Алар Корбан чалмыйлар, мәҗлесләргә йөриләр, ә мәҗлесләр кормыйлар, сәдака бирмиләр... Кайбер яшьләребезгә карасаң, хәйран, искиткеч! Гореф-гадәтләребезне, туган телебезне белмиләр, динсезләр, ата-аналарын тыңламыйлар! Мәчетләребезгә килеп, Коръән укыталар, өшкертәләр, балаларына исем бирдерәләр, соңыннан муллага рәхмәт тә әйтмичә, бер тиен хәер бирмичә, мәчеттән чыгып китәләр. Хәйран! Кем аларны шундый булырга өйрәткән? Кем аларга тәрбия биргән?! Без, аларга шундый тәрбия биреп, үз-үзебезгә генә зарар китерәбез. Безгә алар кебек, адашкан-саташканнар кебек, ата-аналарының хакларын белмәүчеләр җөмләсеннән булырга ярамый. Балаларыбызга дини тәрбия бирик, үзләрен мәчетләребезгә алып килик. Динсез үстерелгән балалар күптән инде ата-аналарын яндырып-көйдереп картлар йортына илтеп ташладылар... Аллаһ сакласын бу афәтләрдән!

Хөрмәтле җәмәгать!

 

Саранлык яхшы сыйфат түгел. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам бер хәдисендә: «Сараннарның иң яманы – корбан вакытында корбан чалырга акчасын кызганганы», – дип безгә хәбәр итте.

Корбан чалучыларның корбаннары юкка чыкмый, алар хайванның һәр төге өчен Аллаһның савабына ирешерләр. Әлһәмдү лилләһ, динебез көннән-көн көчәя вә куәтләнә бара. Яңа мәчетләребез, дин мәркәзләребез төзелә. Шушы мәчетләребезне төзүдә без барчабыз да, көчләребезне куеп, хәлләребездән килгәнчә, малларыбызны сарыф итәргә тиешбез. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам бер хәдис-шәрифендә: «Әгәр бер адәм баласы Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен мәчет төзесә, Аллаһы аңа Җәннәтендә йорт төзер», – дип, безгә шатлыклы хәбәрен бирә.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Газиз милләттәшләрем! Менә тагы да бер 1428нче хиҗри елыбыз тәмамланып килә.... Уйланыр вакытлар җитте. «Шушы ел эчендә без нинди изге гамәлләр кылдык, киләчәк Ахирәтебезгә ниләр хәзерләдек, үз-үзләребезне яхшы якка алыштырдыкмы?» дип, нәфесләребезгә сораулар бирик! Галимнәребез әйткәнчә, гомернең һәр көне бер хат кебек, ул хатта фәрештәләр адәмнең гамәлләрен язып баралар. Кояш батыр алдыннан, ул хатны алар Күкләргә җибәрәләр. Кешенең гомере буена әллә ничә мең шундый хатлары җыела, һәм дә ул хатлардан гамәл китабы тутырыла... Гөнаһлардан тыелыйк! Халыкны яхшылыкка чакырырга, аны гөнаһ, ярамас гамәлләрдән тыярга онытмыйк! Гаиләләребезне, балаларыбызны тәмугъ утыннан саклыйк! Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Ий иман китергән бәндәләр! Үз-үзегезне, гаиләләрегезне, хатын-балаларыгызны тәмугъ утыннан саклагыз!» – дип, гаиләләребезгә дини тәрбия бирергә әмер итте. Динебезне онытсак, намазларыбызны укымасак, динебезне, дин-әһелләребезне хөрмәт итмәсәк, ышаныгыз: урыныбызга башкалар килер, алар намаз да укырлар, сәдака да бирерләр, мәчетләргә дә йөрерләр. Мөнафикълыктан, икейөзлелектән, гайбәт йөртүдән сакланыйк. Кеше хакына телләребезне вә кулларыбызны сузмыйк... Калебләребезне хөседлектән арчыйк... Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам хәдисендә: «Хөседлектән сакланыгыз, чөнки хөседлек, ут коры утынны ашаган кебек, кешенең изге гамәлләрен ашар» – диде. «Лә иләәһә иллә-Ллаһу» кәлимәсенә тугры булып, Ходаебызның кушкан әмерләрен үтәп, тыйган гамәлләрдән тыелып, тормыш итик. Шул очракта гына барчабыз да дөньяви вә Ахирәт сәгадәтләренә ирешә алырбыз.

Йә Аллам, сараннарыбызга, адашкан-саташканнарыбызга туры юлыңны күрсәтеп, калебләренә шәфкатьлелегеңне салсаң иде! Илләребезне сугыш-афәтләрдән сакласаң иде! Яшүсмерләребезне туры дин юлына бастырып, киләчәктә динебезгә, милләтебезгә вә халкыбызга хезмәт итүчеләрдән булуларын мияссәр итсәң иде! Картларыбызга да, әби-бабакайларыбызга да, абыстай-муллаларыбызга да тагы да күп еллар иманлы рәвештә яшәргә, динебезгә файда китерергә насыйп әйләсәң иде... Ходаебыз һәркайсыбызга да шушы күркәм бәйрәмнәребезне ил-көн тынычлыгында, саулык-исәнлектә, шатлыгын күреп, аны гаиләләребез берлә бергәләшеп үткәрергә язсын! Ничек менә мөселманнар булып тудыкмы, шулай ук мөселманнар булып яшәргә, Кыямәт көнендә мөселман булып каршына килеп басарга Үзе насыйп вә мияссәр итсә иде....



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.