Дөхуль Җиддәи мөбәрәкә 17-нче зилкагдәдә Бәхре Әхмәрдән барышта күб еракдан Җиддә нәмаян улды бик шад улуб Җиддә карибена килдек. Безем килмәгемез илән ничә каеклар илән безем әхвалемез белмәк өчен хөкүмәт тарафындан табиблар йибәрелеб, бези караб тугры Җиддәйә кердекә рөхсәт улынган күб каеклар килүргә башлады. Хоҗҗаҗ каекларга төшеб, тугры Җиддәйә китә башладылар. Без һәм бер каекка ултуруб чыгармыз дисәк, аз-аз мисырлыклар кузгала башлаб, ниса таифәседә ашагыйа индерелә башлагач: «Тараку! Тараку!» — дигән аваз килә башлагач, зур-зур тавышлар чыгыб, хоҗҗаҗ арасында мөхарәбә булды. Билахир безем тарафа килделәр: «Куму гъан мәканикүм!» — дия, безне дә тормага җәбер итә башлагач, ике муи сәфид: «Яныма килүб ултыр», — диделәр. Берсе ишарәт итде -буны торгызмаңыз дип. Икенче муи сәфид диде ки: «Торың! Китең!». Мән дидем: «Йа әфәндем, бу илә су-э мөгамәлә шимди безә лаек дәгелдер, чөнки бу хәлдә без ихрамдамыз, безем гыйбәдәтемез бу илә булса безем золмымыз нә тарика улачактыр», — дигәч, әүвәл муи сәфид диде ки: «Бу әфәндие Казани бөйле диюр», — дигәч мәзкүр муи сәфид «Хизбе әл-бәхер» дән ибтида идүб җәһрән укый башлады. Буңар табиган буның тарафында уланлар барда әүрад илән булыр. Бундан соң дидем ки: «Барәкаллаһ, сезә әүвәлдән бөйлә кирәк иде урушуб — сугышыб беткәч әүрада шөрүгъ [Б.34] кыйлдыңыз», — дисәм дә, бунлар кәнде әүрадында мөдам улдылар. Соңра бу кемсәне сорадым, бу ниндәй зат дигәч, диделәр ки, бу Мисрның бер шәех газамандандыр, бунлар барысы да мөридләрдер, халемез бу тәләкъкыйга булды. Җиддәдә бер көн булдык. 19-нчы зилкагдә Мәккәи Мөкәррәмәйә сәгать биштә дахил улдык. Җиддәдән өч зур ишәк иҗарәт итүб, иртән намазны укуб чыктык, йеди мәҗидия бәһасы илән, мәнзил Хәдибәдә зоһер намазыны укуб, үземез чай эчеб, икенде намазына Мәккәгә йитешдек. Вә ләкин Мәккә карибенда 12 чакрым мәсафәдә таг итәгендә ундүрт шәрдәф вәйран улуб ятур, ватылмышдыр. Кәррә кешедән сәбәбене сорасамда, «Белмийорум», — диде. Соңра бер мәнзилә индек, каһвә эчкән әснада төрек бер забит килде. Сәлам вирде, сәламны кайтардым. Безләре Русия дәүләтендән икәнемезе аңлады, әүвәл бу сүзләрдә булды. Бу забитдан сорадым: «Йа әфәндем, бу йирдә бу шәрдәфләр ничүн бу илә калмышлар?». Җавабында диде ки: «Өч көн булды, Җидәдән чыккан кафиләне бәдави бу урында басуб, малларыны алуб, хәтта ике хаҗи катил иделүб калган. Хоҗҗаҗ Мәккәйә китделәр», — Мабәен Җиддә вә Мәккә йурешемез бары ун сәгать улды.
|
Прибытие в Достопочтимую Джидду Джидда показалась еще издалека, когда мы все еще плыли по Красному морю. Это случилось 17 числа зуль-ка‘ды. С приближением к Джидде наше настроение заметно улучшилось. Уже возле Джидды на наш борт поднялись врачи, которые согласно решению местных властей должны были обследовать нас. Разрешение на въезд в Джидду было получено и вскоре наш корабль окружили многочисленные лодочники, которые стали перевозить паломников (хаджиев) на берег. Вслед за египтянами и мы собрались было уже спуститься в лодку, но не тут то было! С криками «Тараку, тараку!» в лодки стали погружать женщин. Началась толкотня, суета, давка. Приказали и нам освободить свое место. Тут распоряжались двое каких-то светловолосых мужчин. Интересно, что один знаками показывает — мол, сидите как сидели, а второй, наоборот, — Услышав это, один из светловолосых сказал: «Послушайте, что говорит этот эфенди из Казани». Произнеся это, он начал читать вслух отрывок из «Хизб-и Бахр». Вслед за ним свои молитвы стали повторять и те, кто стоял с ним рядом. [Л.34.] «Вместо того, чтобы ругаться и драться вам уже давно было пора заняться чтением молитв», — сказал я. Уже позже я поинтересовался тем, кто это был. Оказалось, что один из крупных египетских шейхов, а окружавшие его люди — его мюриды. В Джидде мы находились один день. И в пять часов 19 зуль-ка‘ды направились в Высокочтимую Мекку. Арендовав за семь меджеди трех крупных ишаков, [мы погрузили на них свои вещи] и направились в Мекку. Утренний намаз мы прочли еще в Джидде, а полуденный намаз совершили уже в местечке под названием Хадиба. Попив чаю, тронулись в путь и к заходу солнца добрались до Мекки. Караван мусульман-богомольцев в Аравии Недалеко от Мекки, на расстоянии в 12 верст, у подножья горы мы увидели лежащие разбитыми четырнадцать тележек, в которые запрягают верблюдов. Я спросил у одного человека о причине этого, но он сказал «не знаю». Позже, когда на одной из стоянок мы пили кофе, к нам подошел турецкий офицер. Мы обменялись с ним приветствиями и сообщили, что мы [приехали] из России. Я решил узнать у него — почему на дороге лежат разбитые тележки. Оказывается, три дня назад бедуины напали на идущий из Джидды караван. В результате чего погибли два паломника, а все добро было разграблено. Остальные паломники пошли дальше, в Мекку. Я спросил у офицера: «А разве вы, эфенди, не отвечаете за охрану здешних мест?». Он ответил: «Лучше помолчите, эфенди, [и не поднимайте этот вопрос]». В общей сложности разбойники увели двадцать одного верблюда, убили двух паломников, а также в их руки попало все добро паломников. На такого рода дела в тех краях смотрят сквозь пальцы, но если мы будем писать об этом, то сами окажемся виноватыми. Путь от Джидды до Мекки занял у нас десять часов. |