Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Материалы четвертого заседания Совета улемов ДУМНО 24 октября 2010 г. / 15 Зу-ль-Каада 1431 х.
29.03.2012


 

ДИНИ ТЕРМИННАР

1. Нәрсә ул фарыз?

Аллаh Тәгалә тарафлы боерган гамәлләр. Аны кылган кеше саваплы булыр, кылмаган кеше гөнаhлы булыр. Аның фарызлыгына ышанмаган кеше кяфер булыр. Фарыз гамәлләр ике төрле:

– фарыз айн, hәр мөселманга фарыз булган эш hәм гыйбадәтләрдер. Мәсәлән: биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда hәр көн ураза тоту, бай кеше елга бер мәртәбә малыннан зәкәт чыгару, гомерендә бер мәртәбә Мәккә Мөкәррәмәгә барып хаҗ кылу һәм башкалар.

– фарыз кифая, бер мөселман яки җәмәгатьнең бер өлеше фарызны үтәсә, калган мөселманнарның өстеннән фарызлыгы төшә. Мәсәлән: мәетне Ахирәт йортына озату һәм башкалар.

2. Нәрсә ул вәҗиб?

Вәҗиб – фарыздан бер дәрәҗә түбәнрәк булган гамәл. Аны кылган кеше саваплы булыр, кылмаган кеше гөнаhлы булыр, аның вәҗиблыгына ышанмаган кеше зур гөнаhлы булыр. Мәсәлән: ике бәйрәм намазларын укымак, фитр сәдакасын бирмәк, корбан чалмак, витр намазы укымак.

3. Нәрсә ул сөннәт?

Фарыз гамәлләрдән гайре Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйhис-сәлам кылган гамәлләр. Аны кылган кеше саваплы булыр, әмма кылмаган кеше гөнаhлы булмаса да, Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә лаек булмас.

4. Нәрсә ул мәкруh?

Кискен тыелмаган, ләкин шелтә ясалган гамәлләр. Ул ике төргә бүленә:

– мәкруh тәнзиhә – җиңелчә шелтә ясау, хәләлгә якын гамәл. Мәсәлән: гыйбадәт үтәгәндә аның сөннәтләрен калдыру;

– мәкруh тахрима – бик каты шелтәле, хәрамга якын булган гамәл. Мәсәлән: тәмәке тарту, кояш чыккан яки баеган вакытларда намаз уку, аны кылган hәм дөрес дигән кеше гөнаhлы булыр.

5. Нәрсә ул хәрам?

Хәрам – Аллаh тарафыннан катгый рәвештә тыелган эшләр. Мәсәлән: урлау, зина кылу, исерткеч эчемлекләр эчү, дуңгыз, ерткыч, Аллаh исеме белән суелмаган хайваннарның итләрен ашау, кеше үтерү, ата-анаңны кимсетү.

ТӘHАРӘТ

1. Нәрсә ул истинҗа?

Истинҗа – бәдрәфтә кечкенә вә олуг хаҗәтне үтәгәннән соң сул кул белән гаурәт җирләрне кәгазь вә су белән пакьлау.

2. Нәрсә ул тәhарәт?

Тәhарәт пакьлы булу мәгънәсендә килә. Тәhарәт намазның ачкычы. Ул дүрт фарыз гамәлләреннән тора:

1. Йөзне бер кат юу;

2. Терсәккә кадәр ике кулны бер кат юу;

3. Башның чиреге кадәренә мәсех кылу бер мәртәбә;

4. Тубыкларга кадәр ике аякны юмак бер мәртәбә.

ГОСЕЛ

1. Госел ул нәрсә ?

Госел бөтен гәүдәне юу дигән мәгънәсендә килә.

2. Госелне кайчан кылырга кирәк?

Госел кылуны фарыз кыла торган сәбәпләре өчтер:

1. Җөнеб булу, ягъни ихтиләм булу яки якынлык кылганнан соң;

2. Айлык күремнән котылганнан соң;

3. Нифасның (бала тапканнан соң кан агу) тәмамлану.

3. Госелнең фарызлары ничә?

Госелнең фарызлары өчтер:

1. Авыз эчен юу бер мәртәбә;

2. Борын эчен чайкау бер мәртәбә;

3. Тәннең hәр җиренә су тидерү бер мәртәбә.

ТӘЯММУМ

1. Нәрсә ул тәяммум ?

Су белән тәhарәт яки госел алу мөмкин булмаган хәлдә пакь җир заты белән пакьлану тәяммум диелә.

2. Тәяммумның фарызлары ничә?

Тәяммумның фарызлары дүрт:

1. Ният кылу;

2. Тәяммум кылыначак нәрсә пакь җир заты булмак;

3. Кул учлары белән җиргә яки җир затыннан булган нәрсәләргә сугып, битне мәсех кылу бер мәртәбә ;

4. Учлары белән җиргә яки җир затыннан булган нәрсәләргә сугып, терсәккә кадәр кулларга мәсех кылу бер мәртәбә .

НАМАЗ

1. Нәрсә ул намаз?

Намаз сүзе «дога» дигәнне аңлата. Дини термин буларак мәгънәсе: Аллаһ Тәгаләгә мәгълум рәвештә күңел һәм тән белән гыйбадәт кылу.

2. Намазны кем укырга тиеш?

Биш вакыт намаз түбәндәге кешеләргә фарыз:

1. Мөселманнарга ( ир hәм хатын кызларга);

2. Акылы камил кешеләргә;

3. Балигъ булган кешеләргә.

3. Намазның ничә фарызы бар?

Аның унике фарызы бар: алты тышкы вә алты эчендәге.

Тышкы фарызлары «шарт» диелә:

1. Хәлгә карата тәhарәт яки госел алу;

2. Тән, кием вә укый торган урын нәҗестән пакь булу;

3. Гаурәт җирләрне ябу;

4. Кыйблага каршы карау;

5. Намазның вакыты керү;

6. Укыла торган намазга ният кылу.

Эчтәге фарызлары «рөкен» диелә:

1. Намазны беренче тәкбир тәхримә белән башлау («Аллаh Әкбәр» дию);

2. Кыям – аягүрә басып тору;

3. Кыямда өч аят чамасы Коръән уку;

4. Рөкүгъ – баш белән билне бертигез иттереп бөгү hәм куллар белән тезләрне тоту;

5. Сәҗдә – маңгай белән борынны идәнгә тигерү;

6. Кагъдә – намазның ахырында утыру.

4. Җомга намазына кем катнашырга тиеш?

Җомга намазы түбәндәге кешеләргә фарыз:

1. Ирләргә;

2. Акылы камил булган кешегә;

3. Мокыйм, ягъни мөсафир булмаганнарга;

4. Сәламәт булганнарга;

5. Күзе hәм аяклары сәламәт булган кешегә;

6. Азат булганнарга:

5. Җомга намазының ничә шарты бар?

Җомга намазын уку өчен алты шарт булырга тиеш:

1. Миср, ягъни шәhәр яки зур авыл булу;

2. Падишаh я мөфти тарафыннан рөхсәтле кеше имам булу;

3. Җәмәгать, имамнан башка өч кеше булу кирәк;

4. Изну ам – hәркем керергә рөхсәт булган мәчет җәмигъда укылыр;

5. Вакту зуhр – өйлә намазы вакытында укылыр;

6. Хөтбә – җомганың фарызыннан әүвәл хөтбә укылыр.

6. Җомга намазы ничә рәкәгатьтән тора?

Ун рәкәгатьтән тора: 4 сөннәт, аннан соң 2 фарыз, аннан соң 4 сөннәт.

7. Җеназа намазның ничә шарты бар?

Аның 7 шарты бар:

1. Мәетнең мөселман булуы;

2. Мәет юылган булу һәм гаурәт җирләре капланган булу (кәфенләнгән булу),

3. Мәет җеназа намазын укучылар алдында булу;

4. Мәетнең ярты башы белән яки яртыдан артыграк гәүдәсенең булу кирәк;

5. Җеназа намазы укый торган урын пакь булу;

6. Кыйблага каршы булу;

7. Ният кылу.

8. Җеназа намазның рөкеннәре ничә?

Җеназа намазның ике рөкене бар:

1. Кыям-аягүрә басып тору;

2. 4 тәкъбир әйтү.

9. Җеназа намазының вакыты бармы?

Аның билгеләнгән вакытлары юк, мәгәр кояш чыккан вакытта, төгәл көн уртасында, кояш баеганда укырга мәкруhтыр.

УРАЗА

1. Нәрсә ул ураза?

Ураза сүзе «тыелу» дигән мәгънәдә килә. Дини термин буларак мәгънәсе: таң яктылыгы җәелгәннән алып кояш батканга кадәр ашау-эчү вә якынлык кылудан тыелуны белгертә.

2. Уразаның фарызлары ничә?

Аның өч фарызы бар:

1. Ният кылу;

2. Ашау-эчүдән тыелу;

3. Якынлыктан тыелу.

ЗӘКӘТ

1. Нәрсә ул зәкәт?

Арту вә пакьлану дигән мәгънәсендә килә. Дини термин буларак мәгънәсе: нисабка ирешкән бай мөселманнарның малларыннан 1/40 өлешен ярлы мөселманнарга бирүне аңлата.

2. Зәкәт кемгә фарыз?

Зәкәт фарыз:

1. Мөселманнарга;

2. Акылы камил булганнарга;

3. Балигъ яшенә җиткәннәргә (Хәнәфи мәзхәбе буенча);

4. Бай булу, ягъни кешенең зәкәт чыгарыла торган малларының нисабка җитүе һәм бер ел буе саклануы яки артуы шарттыр.

3. Нинди малдан зәкәт чыгарыла?

Зәкәт өч төрле малдан чыгарыла:

1. Акча (алтын, көмеш, акциялар, обли-гацияләр);

2. Хайван (сарык, кәҗә, сыер, дөя);

3. Сәүдә малы.

4. Зәкәт кемнәргә бирелә?

Зәкәт түбәндәге кешеләргә бирелә:

1. Ярлыларга;

2. Мескеннәргә;

3. Бурычы күп булган кешегә;

4. Аллаh юлына;

5. Кулында малы калмаган мөсафирларга;

6. Зәкәт җыюда катнашкан кешеләргә;

7.Мөселман булмаган кешеләргә Исламның өстенлеген аңлату өчен.

5. Нәрсә ул гошер?

Яңгыр я елга суы белән үскән ашлыкларның, җимешләрнең һәм балның зәкәтләре гошердер. Хасил булганнан соң бер мәртәбә уннан бер өлеше кадәр бәйтул-мал хәзинәсенә яки фәкыйрь-мескеннәргә бирү хуҗаларына фарыздыр. Гошер малларының нисабы юк, никадәр хасил булсалар, шулкадәренең уннан бер өлеше зәкәт итеп бирелер.

ХАҖ

1. Нәрсә ул хаҗ?

Хаҗ бөек максатка ирешү мәгънәсендә килә. Дини термин буларак мәгънәсе: махсус урында (Мәккәдә), махсус вакытта вә махсус гыйбадәтнең гамәлләрен кылу.

2. Хаҗ кемгә фарыз?

Хаҗ түбәндәге кешеләргә фарыз:

1. Мөселманнарга;

2. Акылы камил булганнарга;

3. Балигъ яшенә җиткәннәргә;

4. Хаҗ гыйбадәтен үтәрлек бай булу:

5. Тәне сәламәт булу.

3. Хаҗның ничә фарызы бар?

Аның 3 фарызы бар:

1. Ихрам – ният кылу вә ирләр ак төстәге ике кием кию (изар, рида), хатын-кызлар шәригатькә каршы килмәгән үз киемнәрендә калалар;

2. Вәкфә – Корбан гаетеннән бер көн әүвәл, Зөлхиҗҗәнең 9- көнендә Гарәфә тавына барып, өйләдән ахшамга кадәр анда булу;

3. Тәваф – Мәккә шәhәрендәге Кәгъбәи шәрифне мәгълум рәвештә 7 мәртәбә әйләнү.

4. Хаҗның ничә төре бар?

Хаҗның 3 төре бар:

1. Ифрат – хаҗ гамәлләрен генә кылу;

2. Таматтуа – хаҗ гамәлләреннән әүвәл умраны, кылып ихрамнан чыгып, Зөлхиҗҗә аеның 8 көнендә икенче мәртәбә хаҗ нияте белән ихрамга кереп, хаҗ гамәлләрен кылу;

3. Кыран – хаҗ гамәлләреннән әүвәл умраны кылып, ихрамнан чыкмыйча, Зөлхиҗҗә аеның 8 көнендә хаҗ гамәлләрен кыла башлау.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.