Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Материалы четвертого заседания Совета улемов ДУМНО 24 октября 2010 г. / 15 Зу-ль-Каада 1431 х.
29.03.2012


 

СИРА

1. Пәйгамбәребез Мөхәммәт аләйһис-сәлам ничәнче елда, нинди айда һәм кайда туган? Ата-анасы нинди кавемнән?

Пәйгамбәребез Мөхәммәт аләйһис-сәлам, 571 нче елның рабигыль-әүвәл аенда Мәккә шәһәрендә туган. Аның ата-анасы Көрәеш кавеменнән булган­нар

2. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең ата-анасының, бабасының вә мәшһүр абыйларының исемнәрен әйтеп үтегез.

Атасының исеме Абдуллаһ, анасының исе­ме – Әминә. Бабасының исеме Абдул-Мотталлиб. Мәшһүр абыйларының исемнәре Әбү Талиб, Хәмзә.

3. Пәйгамбәр аләйһис-сәламнең беренче хатынының исеме ничек иде? Пәйгамбәребез аңа ничә яшендә өйләнде? Хатынына ничә яшь иде?

Пәйгамбәр аләйһис-сәламнең беренче хатыны хәзрәти Хәдичә иде. Өйләнешкән вакытларында пәйгамбәребезгә 25 яшь, ә хәзрәти Хәдичәгә 40 яшь иде.

4. Пәйгамбәребезгә ничә яшендә беренче тап­кыр Җәбраил фәрештә килде? Аларның беренче очрашулары нинди урында вә нинди айда бул­ды?

Пәйгамбәребезгә беренче иттереп Җәбраил фәрештә килгәндә 40 яшь иде. Аларның беренче очрашулары Хира тавы куышында иде, ул очрашу­лары Рамазан аена туры килде.

5. Миграҗ кичәсе турында ни беләсез?

Миграҗ – ул пәйгамбәребезнең Аллаһның рәхмәте белән күккә ашуы. Күкләрдә ул аңа ти­кле яшәгән төрле пәйгамбәрләрне очрата, Миграҗ кичәсендә аңа Раббыбыз Аллаһ тарафыннан биш вакыт намаз фарыз ителә вә Сыер сүрәсенең соңгы аятләре иңә.

6. Нәрсә ул «хиҗрә» вә аның сәбәпләре?

Пәйгамбәребезнең сәхабәләре Мәккә мөш-рикъләренең явызлыкларына түзәлмичә, йортла­рын, малларын, кайберәүләре хатыннарын вә бала­ларын ташларга мәҗбүр булып, башта Эфиопиягә, соңыннан Мәдинә шәһәренә күчеп килделәр. Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең тарихында бу нәрсә «хиҗрә» исемен йөртә. Мәдинә шәһәрендә мөселманнарның кечкенә генә беренче дәүләтләре барлыкка килде.

7. Кем беренче булып Ислам динен кабул итте? Исемнәрен әйтеп үтегез.

Ирләрдән беренче Ислам динен Әбү Бәкер вә Али хәзрәтләре кабул итте, хатыннардан – хәзрәти Хәдичә.

8. Тарихта беренче мәчетне кайда төзеделәр? Кем аны төзеде?

Беренче мәчет Мәдинә шәһәре янында­гы Куба дигән җирдә төзелде. Ул мәчетне төзүдә Пәйгамбәребез үзе һәм аның сәхабәләре катнашты.

9. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам кайда, ничәнче елда, ничәнче айда вә ничә яшендә ва­фат булды?

Мөхәммәт аләйһис-сәлам 63 яшендә рәбигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә Мәдинә шәһәрендә Айшә анабызның бүлмәсендә вафат булды.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.