Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Просветительские традиции ислама в Урало-Поволжье: Первые Фахретдиновские чтения
15.04.2009

Казыйханов Вил Суфьянович,
исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия уни верситеты янындагы «Психодидактика һәм Нравология» фәнни -тикшеренү лабораториясенең бүлек мөдире, Русия мәктәпләренең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, г. Уфа

Әхлаклы булу сәламәт яшәү рәвеше ул

 

Сүземне халкыбызның атаклы галиме, күренекле дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең 1916 елда нәшер ителгән «Җәвамигуль–кәлим шәрхе» исемле мәшһүр хезмәтендәге бер хәдистән башласым килә: «Һәрнәрсәдән элек, адәм балалары әхлак гыйлеме белән шөгыльләнергә вә аны башка гыйлемнәрдән элек өйрәнергә тиеш иде»,-дип яза ул. Шушы ук фикернең дөреслеген, алай гына да түгел – актуальлеген туксан елдан соң Русия педагогия фәннәре Академиясе президенты
Н. Д. Никандров кабатлаячагын галим күз алдына да китермәгәндер, әлбәттә. «Восточный экспресс» газетасы хәбәрчесенең: «СССР таркалгач, безнең ил өчен иң зур югалту кайсы өлкәдә булды?» дигән соравына академик: «Тәрбия өлкәсендә», — дип җавап бирде һәм аны 70 елдан артык вакыт эчендә бу өлкәдә тупланган бай тәҗрибәдән баш тартуда күрде.

Дәүләт белән идарә итүдә коммунистик идеологиянең уңай һәм кире якларына тукталып тормыйча, бер генә факторны ассызыклап үтәсем килә: ул чорда халыкта киләчәк көнгә ышаныч, өмет бар иде. Коммунизм төшенчәсен һәр катлам үзенчә аңлады, әлбәттә. Ләкин совет чорында милләтләрнең дус һәм туган булып яшәвен, картлыкта кешенең ышанычлы гомер кичерүен, хәрби хезмәтнең яшьләр өчен абруйлы бурыч булуын инкарь итәргә кемнең батырчылыгы җитәр икән?

Коммунизм идеалларына алмашка яңа система нәрсә бирде соң ? Җир шарындагы бөтен капиталистик илләр җәфа чиккән һәм алардан котыла алмаган әхлаксызлык сыйфатлары –алкоголизм, наркомания, фәхишәлек, көчләү, үтерү, талау һ.б.ш. Русия җирлегенә күчерелде һәм көнкүрештә кулланылган гадәти гамәлгә әверелделәр. Менә шулай итеп, демократик дәүләт төзибез дип, кыргый капитализм сазлыгына кереп батканыбызны сизми дә калдык.. Теләсә нинди юллар белән акча табу җәмгыятьне «хәрәкәтләндерә» (двигательная сила) торган төп көчкә әверелде. Хәзер инде ары таба болай яшәп булмаганлыкка төшенә башладык шикелле. Бу уңайдан кабат Р.Фәхретдинне тыңламый булмый: «Адәмнәрне тиешсез эшләрдән тыя торган нәрсә — үзләрендәге оялу сыйфаты булып, оят киткәннән соң, адәм баласын бозыклыктан һич нәрсә тыя алмаганлыгы бу хәдис шәрифтән мәгълүм булыр.

Дөньяның гомере бик кыска булып, аның соңында озын вә мәңгелек бер гомер бар. Шуның өчен бу кыска гомердә нәфес теләгән һәрбер нәрсәне эшләп, «оятсызлык» күрсәтү вә шуның аркасында мәңгелек хәяттән (тормыштан) мәхрүм булу –акылсызлык вә эшнең ахырын уйламаудыр.»

Гасырлар дәвамында тупланып, буыннан буынга бирелеп киленгән гомумкешелек сыйфатларын бер-беребезгә карата булган мөнәсәбәтләрдә, көндәлек гамәлләребездә кулланышка кертми торып, без бер генә өлкәдә дә прогресска ирешә алмаячагыбыз хәзер күпләрдә шик тудырмый. Андый кыйммәтләр безнең традицион диннәрдә тупланган. Алардагы рухи байлыкка ия булмый торып, кешелек сәламәт яшәү рәвешенә кайта алырмы икән?

Русия өчен 20 нче гасыр тудырган иң зур афәт Бөек Ватан сугышы булды. 21 нче гасыр, галимнәр фаразлавынча, Русия өчен иң коточкч афәт –алкоголизм, наркомания һәм тәмәке тарту.

АКШтагы Миннеаполис шәһәрендә бик тә популяр булган «Ньюсуик» исемдәге журнал нәшер ителә. Аның бер санында «Русиягә кырлы стакан аша караш» дигән мәкалә басыла. Анда шундый мәгълүматлар китерелә: «Җир шарында 6 миллиард 500миллион кеше яши.Русиядә — 145 миллион (бүгенге көндә 142 миллион). Менә шушы 145 миллион, җир шарында яшәүче миллиардлар белән чагыштырганда, өч мәртәбәгә артык алкогольле эчемлек эчә. Бу җан башына исәпләгәндә елына 180 (90 литр) шешә дигән сүз».

Ел саен алкоголизм Русиядә 400 меңгә якын, наркомония белән тәмәке тарту да шул чама кешене теге дөньяга алып китә.. Бу афәтнең укучы балалар арасына үтеп керүе һәм тавыш тизлегендә тарала баруы дәүләтнең киләчәге өчен аеруча куркыныч.

Шул ук вакытта иксез-чиксез Русия территориясендә «ак таплар» – шәһәрләрдә һәм авылларда аеклык учаклыгы барлыгын да әйтми мөмкин түгел. Болар – мөселманнар, мөселман берләшмәләре. Себер шәһәрләренең берсендә мәчет ачканда шәһәр мэры болай ди: «Бу мәчет кешеләр белән тулгач, икенче мәчет төзүне сорагыз, анысына да ярдәм итәрбез. Шәһәрнең нефть сәнәгате аек мөселманнар аркасында гына яши».

Телевизордан Русия өчен аномаль күренеш булган Мордовиядәге Белозерье авылын берничә мәртәбә күрсәттеләр. Анда җиде мәчет сафта, кибетләрендә исерткеч эчемлекләрдән һәм тәмәкедән башка, бар нәрсә дә бар, урлашу, сугышу, сүгенү, дорфа сүзләр әйтешү — мондагы халык өчен ят нәрсә. Халык намазга йөри, хатын-кыз башына яулык бәйләгән, бер дигән балалар үстерәләр, балалар тууы буенча Русиядә иң зур күрсәткеч бу авылда.

Әйе, «әхлак төзек булмаса, адәм баласының рухы сәламәт булмас, әхлак кануннарына буйсынмаган кеше ихсан исемен күтәреп йөрергә хаклы булмас», — дип язган Р. Фәхретдин югарыда исемләнгән хезмәтендә.

Тәрбия, әхлак, әдәп турында сүз алып барганда бөек галимебез гүзәл холык төшенчәсен аларның аерылгыысыз өлеше итеп карый. «Милләтләр гүзәл холык сәбәпле тәрәккый (прогрес, үсеш) итәләр вә холыклары бозылу белән түбән китәләр, — дип яза ул, — шуның өчен ахирәт (теге дөнья) савабын табарга теләүчеләр өчен дә холыкны гүзәлләштерү кирәк, дөньяви сәгадәтләргә (бәхеткә) ирешүне теләүчеләр өчен дә халыкның гүзәлләнүе зарур (бик мөһим). Холыклары гүзәл булган милләт, әлбәттә, дөньяда өстен вә могтәбәр (абруйлы, хөрмәтле) булачак».

Ул төшенчәгә галим нинди эчтәлек салган соң? Хәзер кыскача гына шул сыйфатларга тукталып үтик.

Тугрылык – гүзәл холыкларның патшасы, максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы. Тугры кеше әманәтле (вәгъдәле) була. Кулыннан килмәслек эшкә тотынмый.. Юк-бар сәбәп табып, үтәргә вәгъдә бирелгән көннән эшне кичектерми. Һәр эшкә үз вакытында керешә. Эш барышында нинди дә булса кимчелекләргә юл куелган икән, үз хатасын таный, гафу үтенә, аны башкача кабатламаска тырыша.

Гүзәл холклы кеше «әдәби гайрәтле була» ягъни әйтәсе фикерен ачык, аңлаешлы итеп әйтә. «Кешеләр яратмас,теге кешенең күңеленә хуш килмәс» кебек сылтаулар белән кайчак әйтәсе сүзебезне әйтми калабыз, — дип яза Р.Фәхретдин,— үзебезгә калса сакланабыз. Кайвакыт уйлаганның киресен сөйләп икейөлеләнәбез. Хәлбуки мондый эш шәригать вә акыл каршында ап-ачык хыянәттер».

 Һәр кеше үзенә тапшырылган эшне, башкалардан ярдәм көтеп тормыйча,  үзе башкарырга тиеш. Моны үтәргә керешкәнче, «җиде үлчәп, бер кисәргә кирәк» принципыннан чыгып, ныклап уйлап бетерергә тиеш. Шулай булмаганда эшнең үтәлү вакыты кичектерелә, килешенгән вәгъдә бозыла.

Бу уңайдан галим, күпләребезгә сабак алырлык, бер чагыштыру китерә. Дөнь —яда, ди ул, пароходлар, поездлар билгеләнгән вакытыннан соңга калмый йөриләр, ә безнең халык исә ашка да чакырылган вакытка бара белми, андыйлар өчен «вакыт – алтын» төшенчәсе юк». Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмау дөнья көтүнең беренче шарты, — ди галим. Бу эшнең үз вакытыннан кичегеп эшләнүе бик күп эшнең эшләнми калуына сәбәп булуымәгълүм.»

Гүзәл холыкның тагын бер сыйфаты, Р. Фәрхетдин фикерләвенчә, «нык тору вә түземлелек. Һәртөрле киртәләргә каршы тору вә үзе «хак» дип белгән фикереннән кайтмау». Бу уңайдан ул бөек итальян галиме Галилейны мисалга китерә. Нинди генә кимсетүләргә дучар ителсә дә, Галилей , җир үз күчәре тирәсендә әйләнә, дигән фикерен үзгәртмәгән.

Тарихта европалыларның да, американнарның да фән, сәнәгать өлкәләрендә зур уңышларга ирешүләренең төп серен бөек галимебез аларның үз-үзләренә ышанып эш итүләрендә күрә. «Без,— ди ул, — бөтен нәрсәне башкалардан көтеп торабыз. Шуның өчен бездә «әмәл» дә, «гамәл» дә юк».

Кызганычка каршы, галимнең бу фикере бүгенге көндә дә бик актуаль. Әгәр дәүләт казнасына нефть һәм газ сатудан табыш кермәсә, без нәрсә исәбенә дөнья көтәр идек икән?

Соңгы елларда безнең җәмгыятьтә киң таралган авыруларның берсе, безнең карашка, гыйффәтсезлектер, мөгаен. Аны югалту аркасында без хайваннардан да түбән дәрәҗәгә тәгәри башладык. Гыйффәтсезлек әхлакызлык үзәгенә кереп урнашып бара. Шуның нәтиҗәсендә көн саен яңа туган меңәрләгән сабыйлар урамда яисә чүплек савытларында ташлап калдырыла, гаиләләр таркала, алкоголиклар, наркоманнар саны артканнан арта – ил әҗәл упкынына тәгәри. Җәмгыять үсешендәге кайсы гына өлкәне алып карасак та «намуслылык», «сафлык» төшенчәләрен «акча» алмаштырган. Көнбатыш үрнәгенә ияреп, без үзебезнең кем булуыбызны һәм Бөек Ватан сугышында 27 миллион халкыбызны ни өчен корбан иткәнлегебезне оныта башладык түгелме?

Үзенә үзе кул салучылар саны ягыннан да Русия дөньяда беренчелекне «бирми».

Безнең җәмгыятьтә күпләр Аллаһ белән рухи элемтәне югалтып, котылуны (дөнья йөген тартуны) Аңардан читтә психологларда, күрәзәчеләрдә, даруларда, больницаларда эзли. Кеше үзенең җирдә ни өчен яшәвенең мәгънәсен эзли һәм, җавапны таба алмагач,үзенә үзе кул сала». Бу тормышта газапларга нигә түзеп торырга? Иртәме, соңмы барыбер бер үләсе бар» дип теге дөньяга юл эзли башлый.

Суицид хәзерге заманда дөнья күләмендә проблемага әверелде, аеруча бездә һәм элекке социалистик илләрдә. Сәбәпләре – рухның юклыгы, атеистик тәрбия, информация чараларының ислам дине белән куркытуы.

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының (ВОЗ) мәгълүматлары буенча 2000 елда елда 100 мең кешегә түбәндәге суицид очраклар теркәлгән:

Русия — 70,6 ирләр 11,9 хатын кызлар

Украина — 51,1 10,9

Эстония — 45,8 11,9

Болгария — 25,2 9,1

Икътисадый яктан алга киткән илләрдә хәл күпкә яхшырак, әлбәттә.

1999 елда 100 мең кешегә исәпләгәндә суицид очраклары түбәндәгечә:

АКШ — 17,6 ирләр 4,1 хатын-кызлар

Франция — 26,1 9,4

Израиль — 10,5 2,6

Швейцария — 26,5 10,0

Мөселман илләрендә бу күрсәткеч 100 мең кешегә якынча 0,1 туры килә.

Саннар үзләре әчен үзләре сөйли. Алардан күренүенчә,үзеңә үзең кул салуның төп сәбәбе хәерчелек кенә түгел. Бу адымга этәргеч көч булып Аллаһка ышанмау яисә яшәүгә ышанычның йомшак булуы. Акча янчыгы калынайган саен аны табучы шәхеснең аппетиты артканнан арта бара һәм ул еш кына куелган максатына ирешә алмый һәм төшенкелеккә (депрессия) бирелә һәм аннан чыгу юлларын табалмый һәм үзенә үзе кул сала.

Безнең илдә бу өлкәдә балалар һәм үсмерләр арасындагы хәлләр зур борчылу тудыра. Биш ел эчендә (1995–2000) Русиядә 125000 бала үзенә үзе кул салган. Социологик тикшеренүләр буенча үсмерләрнең 68 проценты еш кына яки һәрвакыт ялгызлыктан интегә, аларның 53 проценты алкоголь яисә наркотиклар кулланып, аңардан котылырга тырыша; кызларның 30 проценты, үсмерләрнең 23 проценты үз-үзләрен үтерү турында уйлый һәм 10 проценты яшәүдән ваз кичәргә карар кыла.

«Кешенең гомеренә бер Аллаһ кына хуҗа, чөнки аны ул гына биргән һәм ул гынва алырга хаклы», — ди галим.

Гүзәл холык турында язганда Ризаэтдин Фәхретдин үзе яшәгән чорда суицид күренешенең Европа халыкларына хас күренеш икәнлеген ассызыклый. «Бүген Ауропа халыкларында күренә торган үз-үзен үтерүләрнең сәбәбе «өметсезлек» сүзе астына җыелып бетә, — дип яза ул. — Үз гомереңдә бер генә кабул була торган догаң бар, дисәләр, шул өметсезлетән сыенырга вә шуннан саклау хакында Аллаһ Тәгаләдән сорарга тиешле булыр иде. «Өметсезлек»нең начар икәнлеген аңлатып бетерергә көч җитми...Өмете Беткән кешенең өмете – үлем генә».

Әхлаксызлык турында сүз барганда, бөек галим «отыш уены адәмнәрнең малларын хаксыз ашау икәнен» раслый. «Моның хәрамлылыгы Коръән белән хәбәр ителгән, — ди ул. Отыш уены инсаннарның ялкаулыкларына , һичбер сәбәпкә керешми, бәлки шөбһәле юллар белән ризык эзләүгә гадәтләндерә торган бозык нәрсә.Отыш уеннары сәбәпле халык арасында дошманлык арта, аңа гадәт кылу акылны киметә, аңа гадәтләнүчеләрнең күпләре үз җаннарын үзләре кыялар. «Болардан чыгып, Р. Фәхретдин шундый нәтиҗә ясый: «Отыш уены белән исерткеч эчү икесе бер дәрәҗәдәдер».

Рухи сәламәтлектән тыш, тән сәламәтлегенә ирешми торып, кеше үзен бәхетле сизмәс, мөгаен. Моңа бары хәрәкәтләнү күнекмәләрен гадәткә керткәндә генә ирешеп булуы көн кебек ачык. Көннәр буена компьютерлы уеннар уйнап һәм кәрәзле телефонда юк-бар нәрсә турында сөйләнеп вакыт Һәм акча сарыф иткәнче, спорт залларында һәм мәйданчыкларында физкультура күнекмәләре алганда, сыра яисә тәмәке тарту акрынлап онытыла барыр иде, әлбәттә.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: әгәр сәламәт яшәү рәвешен көндәлек гамәлгә кертергә чынлап тотынабыз икән, аны дәүләт программасы югарылыгына күтәреп расларга кирәк. Бары шулай эш иткәндә генә куелган максатка ирешелер һәм халыкта киләчәге өчен өмет чаткылары уяныр дигән ышаныч белдерәсе килә.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.