Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » История и культура ислама
Гомер узмаган әрәм: Шигъри җыентык / Әхмәт Юсип улы Бәюсов/
15.05.2009

Робагыйлар

I

 

Усал эт кешене тешли,

«Бери» дип әйтсә әгәр,

Адәм башы эшләмәсә

Этенең башы кадәр.

 

Артистлар булмасалар да,

Сәхнә өстендә уйнап,

Һәр кеше дөньядан китә

Үзенең ролен уйнап.

 

Сүзен сөйли алмаганга,

Акыл сата белгәннәр,

Себерке белән урманга

Кереп китмә, дигәннәр!

 

Гөнаһларымны кичер, дип

Алласыннан сорый бәндә.

Гөнаһсыз яралган җанын

Гөнаһка өстери бәндә.

 

Ак бәхетләр эзли-эзли

Китәләр туган яктан.

Үзең белән бергә йөри

Күләгәң калмый арттан…

 

Кешеләр яшәр дөньяда

Кешелеккә үрләсә,

Акылыбызның кояшы

Зәгыйфьләнеп сүнмәсә.

 

Техникабыз үсә барыр,

Кеше уйлар, үлгәнче,

Күкләрнең очы-кырые

Бар икәнен белгәнче.

 

Асты өскә килмәс әле,

Сөбһан Алланың җире.

Килеп чыкмаса җиһанга

Дәҗҗәл кебек бер тиле.

 

Әз эшләп матур яшәргә

Халкыбызның нияте.

Әхлакый якка үзгәрми

Дөнья мәдәнияте.

 

Кешенең белеме арта

Үзгәрәләр вакытлар.

Уйлаган уйлар сер булмас,

Компьютерлар ачыклар.

 

Укымыйча, тырышмыйча,

Яшәү җиңел бирелми.

Еллар канат кагып оча,

Яшәү күзгә күренми.

 

Явыз кешеләр күңеле,

Салкын кышның бураны.

Андыйларга төш сөйләмә:

Яхшылыкка юрамый.

 

Калебләрегез каралса,

Бар бит агартучылар:

Киндерәш кыры эченнән

Чүпләмә тартучылар…

 

Элек чакта бер генә «мин» идек,

Хәзер ике «мин»нәр ил тулы:

Бер «мин»ебез узган заман яклы,

Икенче минебез, эт улы.

 

Шигырьләр яза башласаң,

Ни генә уйламый баш.

Кызгану хисе булмаган

Кешенең йөрәге таш…

 

Кыш көне кошларны ашат,

Тәрәзгә кунса килеп.

Син үзең кош булып кара,

Кош булсын синең кебек.

 

Яхшы кешенең күңеле,

Әйтерсең, иген кыры.

Иген кырларына ява

Язның ләйсән яңгыры.

 

Явыз бәндәнең күңеле

Хәтерләтә ком чүлен:

Эчәргә суы булмаган

Ком чүлләрендә үлем.

 

Безнең бер генә җиребез,

Бер ай, бер генә кояш.

Җиргә нур сибеп ялтырыйк,

Күңелләр булсын аяз!

 

Соңгы сүзем бар әйтергә

Югары менгәннәргә…

Бик авыр икән биектән

Түбәнгә тәгәрәргә.

 

Тәмәкене ташлаганнар

Бәла-казадан котылган.

Тартучылар йөрәгенә

Террорчы кереп утырган.

 

Телевизор балаларга

Саламнан әкият үрә,

Китап укымаганнарга

Җәһаләт кулын бирә.

 

Дөньялар үзгәрер иде,

Эшләр китәр иде ходка.

Кануннар булмаса иде,

Пешеп өлгермәгән ботка.

 

Большевиклар дип сөйлиләр,

Большевикларны сөймиләр.

Бердәм Рәсәй партиясен

Большевиклар дип белмиләр.

 

Гаепсез кешеләр үлә

Гаделсез сугыш кырында.

Җир шарының иминлеге

Имансыз көчләр кулында.

 

Җирдә җәннәт булыр иде,

Тыныч яшәсә патшалар.

Үлемгә тузмаса иде,

Тир түгеп тапкан акчалар.

 

Кешеләрнең күзләренә

Нурланып яктылык керә,

Кешенең күзләре түгел,

Түбәсендә мие күрә.

 

Явызлык эшләгәннәрне

Өч көн эчендә оныт!

Оныта белмәгәннәрнең

Йөрәге кара болыт.

 

Яхшы түгел дигән атка,

Беркайчан да арба булма!

Явызларны сөйми Алла,

Явызлардан алда булма!

 

Бу дөньяны гына куып,

Чамадан тыш арып-талмыйк.

Якты йөзләребез белән

Аллаһ каршына барыйк.

 

Исәпләп, уйлап тормыйча,

Кайсыбер Адәм бала.

Тамакка була тәмугка

Кергәнен сизми кала.

 

Чабата киеп йөргән,

Еллары ерак киткән.

Ул, юкә белән җөйләнгән

Булса да, итек икән…

 

Үзгәртеп корылган дөнья

Халкыбызны алдый бара.

Урысларны, татарларны

Бер чылбырга ялгый бара.

 

Бармаклар бөгеп санарга

Чын татарлар кала бара,

Милләтебезнең язмышын

Кайгыларга сала бара.

 

Һәрбер сәясәт үзенчә

Халыкны алдый белә,

Сәясәт озак яшәми,

Картая, үлә белә.

 

Аракы эч, тәмәке тарт,

Йөзгә кадәр яшәп кара?

Кеше бит үзенә каршы

Үзе сугыш алып бара.

 

Кешеләр бик озак

Яшәргә телиләр.

Озак яшәүнең

Шартларын сөймиләр.

 

Кыргый коммунист чорыннан,

Яшьлегем, алдың чыдам.

Кыргый капитализмда

Картайтма мине, Ходам.

 

Якты киләчәк, син кайда?

Качып мендеңме айга?

Партия белән халыкның

Дуслыгыннан ни файда?

 

Нәчәлләрне хурлаганны

Тыңларга балдан татлы.

Халык бит үзен хурламый,

Һәрвакыт була хаклы.

 

Шигырь языла, бер сүзне

Мең кат уйлагач кына.

Ярлылар әфәнде була,

Эштән туймагач кына.

 

Без колхозга кергән елларда

Кыйнап, бирмәделәр еларга.

Хәзер колхозлар әйләнә бара

«СПК»алар, «ТОО»ларга.

 

Гомереңнең көзе килгәндә

Кирәкми яшеңне санарга.

Яшьлекнең яшел яфракларын

Ашыкма алтынга манарга.

 

Искелек җимерелде,

Яңа дөнья корылды.

Ярлыларны таларга

Шарлатаннар шырылдый.

 

Сугышмаска була иде,

Алланы белгәннәргә.

Җирне җәннәткә тиңләде,

«Кунакка» килгәннәргә.

 

Кеше булсаң, намуслы бул,

Укы, эшлә, белем ал!

Сине сагынып сөйләрлек

Кеше булып яшәп кал!

 

Террорчы сүзеннән башка

Калмый бара бездә байлык.

Чукынсын ил башлыклары,

Шул сүзләрдән туйды халык.

 

Ярлылар ярлыга кала,

Олигархлар баеп китә.

Күрше илләрдән көлдереп,

Рәсәй безне кая илтә?

 

Отыш уены уйнарга

Коръән кушмый, ярамый.

Үзенең халкын аздырган

Илләр алга баралмый.

 

Үз динемне якын күрәм,

Башка диннәрне кимләмим,

Аллага ышанганнарын

Кәферләр дип сөйләмим.

 

Татарның җаны үрелгән

Иман белән моңнардан

Татарлар булып яшәрбез.

Аерылмасак шулардан.

 

Галимнәр Адәм баласын

Бәясез зат дип зурлый,

Бу заманда кеше хакы

Сукыр бер тиен дә тормый.

 

Җиргә хуҗа кирәк дип

Өзгәлиләр үзәкне.

Җиргә Насретдиннәр килә,

Хуҗалары эләкми.

 

Калебеңә дөнья сыйса,

Иманыңа урын калмый.

Бер берлоганың эчендә

Ике аю яши алмый.

 

Түрәләр гореф-гадәтен,

Илаһи, үлчим ташка.

Үзләрен узып киткәнен

Сугалар иде башка.

 

Хәерчеләр үрчи бара,

Ярлыга калдык шуңа.

Тарифлар үсә баруга

Киртәләр куймый Дума.

 

Матур, рәхәт тормыш килмәс

Безнең халыкка тизләп,

Илебез яшәгән чорда

Давылдан тынлык эзләп.

 

Бер кеше дә үзен-үзе

Сөйкемсезгә санамый.

Ямьсез булсаң, көзгегә

Үпкәләргә ярамый.

 

Коръән белән гамәл кылган

Тәмуг утыннан котылган.

Беркайчан өзелми торган

Таза арканга тотынган.

 

Үзгәрешләр кичермичә,

Шулай барса тормышлар,

Шайтан ярлы – без бай дип

Шөкер кыласыбыз бар.

 

Сәламәтлектән олуг

Кешегә нигъмәт юктыр.

Аны саклый белгәннәр

Эзләп йөрмидер доктор.

 

Яшәми узган елларны

Санамыйлар исәпкә.

Бишегендә үлә кеше

Йөзгә чаклы яшәп тә.

 

Безгә җитми сабырлык,

Сабырлык – зур авырлык.

Сабырлыкка түзүдән дә

Зуррак юк батырлык.

 

Ашар өчен яшәмәгез,

Яшәр өчен аша диләр.

Яшәр өчен ашаганга

Җәннәт ишек ача диләр…

 

Нигә бу җиһанга туган,

Залим адәм балалар

Тыштан кеше, эчтән елан

Булып калалар ала.

 

 

II

 

Якты чырайлы кешегә

Яшьлек елмаеп көлә.

Явыз, караңгы чырайлар

Озак яшәми, үлә.

 

Хатын-кызларның ирләрдән

Ким булса да көчләре.

Хокуклары ирләр белән –

Бер таракның тешләре.

 

Беркайчан үлмәмен дип

Дөньяда яшисе килә.

Акчаны Тәңрегә тиңләп

Гөнаһкәр бәндәләр үлә.

 

Беркайчан үлмәмен дип,

Дөньяда яшәтә күңел.

Күңел төшә, күңел менә,

Күңел дә үлемсез түгел.

 

Бүгенге акчаң синеке,

Бүген яхшы яшәп калсаң.

Иртәгә әллә кемнеке

Булыр ул, фаразлап баксаң.

 

Спирт эчеп сырхаулауны

Саныйлар бик җиңелгә:

Нәрсә эчеп җафалансаң –

Шуны эчеп терел дә!

 

Кайсы миллионерлар үкенәләр

Буйга үсәлмичә калганга.

Җылы яңгыр арты гөмбәләр,

Миллиардерлар үрчи барганда.

 

Ярлылар курыкмый ярлылыктан

Тормыш авырлыгын җиңгәнгә.

Дөньялык тәмугы утында

Күмергә әйләнеп сүнгәнгә.

 

Безнең зур бәхетләр югарыда,

Йөзеп йөри кара болытта.

Бик кечкенә бәхетең булса да,

Аның бар икәнен онытма!

 

Бәхет орлыклары чәчтек,

Урганчы ашлык итеп.

Тәртипне куярга кирәк

Хезмәткә башлык итеп.

 

Орышканнар йөрәгенә

Шайтан кереп сыена.

Сабыр иткәннәр янына

Фәрештәләр җыела.

 

Алдыбызда Хак-Тәгалә,

Җәннәткә керергә сора.

Артыңда үлем Солтаны

Кылыч тотып басып тора.

 

Җир-күкне яратты Ул гына:

Алла «бул» дигәнен булдыра.

Кирәк булса, зур гына җир шарын

Тары кабыгына сыйдыра…

 

 

III

 

Дөньяда яшәргә авыр диләр,

Авыр булса да бик кызыклы.

Гомерләр бик шома гына бармый,

Һәрчак була сызык-сызыклы.

 

Инфляция – куркыныч өрәк.

Акчаны нульләргә илтүче.

Нульләр көтүен көтәргә кирәк,

Булыр микән яңа көтүче?..

 

Гаилә эчендә һәрвакыт

Ирләр – баш, хатын – муен,

Хатыннар баш, ирләр муен

Булып яшәүләр кыен.

 

Кешенең гомере уза,

Кемнеңдер байлыгын санап.

Алланың байлыгы өстен

Җир байлыгыннан мең кабат!

 

 

IV

 

Кайберәүләр акыллы бул, диләр,

Җырлар һәм шигырьләр язмыйча.

Өй эчендә җылы булыр микән

Мич эчендә күмер янмыйча?

 

Яктылыгы сүнми торган

Иртәләр без, таңнар без.

Туу белән беркайчан да

Үлми торган җаннар без.

 

Шатлыклар килгәндә

Елый бел, көлә бел.

Үлгәндә изге эш

Калдырып үлә бел.

 

Адәм баласының башы –

Нух пәйгамбәр көймәсе.

Саф акыл белән ябылган

Булса аның түбәсе.

 

 

V

 

«Яңа гасыр» телепрограммасы

«Туган як»ның йөзен каплаган.

Шигьриятькә намазлык җәяргә

Битләрендә урын калмаган.

 

Җәннәткә керергә телисеңме?

Аны була яулап алырга…

Намаз укы, хәер-сәдака бир

Дөньяда сау-исән чагыңда.

 

Санга сукмаучылар була

Кояшның якты нурын күреп тә.

Яктылыкны бирә белә диләр

Мич башындагы черек тә.

 

Нигә икән акыллы кешеләр

Тиле кешеләрдән көләләр.

Кыслаларның кайда кышлаганын

Тилеләр яхшырак беләләр.

 

Һәр яңалык, тиз йөрүчән поезд,

Киң җиһанга бик тиз тарала.

Күптән онытылган искелекләр

Яңалыклар булып ярала.

 

Ахирәт турында уйламыйлар.

Дөньяны гына теләүчеләр.

Акчалары белән бай булганнар

Рухлары белән теләнчеләр.

 

Зур дәүләтләр террорчыларны

«Кырып-себереп» бетерәләр.

Үзләре кабызган учакны

«Керосин» белән сүндерәләр.

 

 

VI

 

Койрыксыз хайванны да

Санап була хайванга.

Мактанчыклар мактансынга

Кирәк койрык ялгарга.

 

Яшьлегендә җүләр бәндә,

Эчә, тарта, койма вата.

Картлык килгәч, акыл иңә,

Кешеләргә акыл сата.

 

Ишәк ат булырга теләп,

Айгыр кебек кешнәп баккан:

Язмышы уза ала алмаган,

Аны колаклары саткан.

 

Үткәннәрне уйлый-уйлый,

Сыкрана назлы күңел.

Яшьлекне бик сагынсак та

Кайтаруы мөмкин түгел.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.