Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » История и культура ислама
Гомер узмаган әрәм: Шигъри җыентык / Әхмәт Юсип улы Бәюсов/
15.05.2009

Минеке булган җирләр

 

Минеке булган җирләр

Аерым хуҗалыклар

Яшәгән җирле, атлы.

Урак белән чүкечле

Кызыл байракка чаклы.

 

Игенчеләр сука белән

Ат җигеп җир сөргәннәр.

Европага җитәрлек

Игеннәр үстергәннәр.

 

Арыш, бодай чәчелгән,

Карабодай һәм тары.

Авылдан китмәгәннәр

Уллары һәм кызлары.

 

Орлык чәчүләр җиткәч,

Кырга чыкканнар иртә.

Сабан тургае бер җыр

Җырлаудан элек күктә.

 

Игенчеләр эшләгән,

Язның кояшы баеган.

Өйләренә кайтканнар

Якты сибелгәч айдан…

 

Файдаланганнар алар

Илаһи биргән көннән.

Эш сөю кешеләрнең

Канына кадәр сеңгән.

 

Салымнар күп салынгач,

Ялгыз хуҗалыкларга,

Авылдашлар берләшеп,

Кергәннәр колхозларга.

 

Минеке булган җирләр

Әйләнгән безнекенә,

Безнеке булган җирләр

Булмаган кемнеке дә.

 

Бригадирны салдыргач,

Чакырган чакта эшкә,

Ялгызларның кырлары

Ингәли икән төшкә…

 

Колхозларда матур гына

Тормышлар корган чакта,

Колхозларны колхозларга

Кушып эшләнгән хата.

 

Зур булмаган авыллар

Чәчәк атып утырган.

Барысы бергә кушылгач,

Югалды ул хуторлар.

 

Игенчегә тулысынча

Бирсәң иде иреген.

Һәрберсе председатель

Булыр иде җиренең.

 

Картлар авылда кала,

Яшьләр шәһәргә китә.

Буш калган авыллардан

Илебез туклык көтә.

 

Коллык белән иреклек

Чакырган чакта эшкә,

Паспортсыз чабаталы

Йөгерде таңнан эшкә.

 

Яшәргә кемгә җиңел,

Кемгә авыр бирелә.

Түрәләр ни кушсалар,

Шуны җиткер җиренә.

 

Шул ук камырдан пешкән

Без Адәм балалары.

Икенче сортлар булып

Ашаттык калаларны.

 

Урак-чүкеч дуслыгын

Кемнәр чыгарган уйлап?

«Колхозчы» бара диләр,

Йөрсәк шәһәр буйлап.

 

Колхозым кырларында

Бригадир булып йөрдем.

Башаклар шаулаганда

Шагыйрь булып өлгердем.

 

Еракта калды яшьлек,

Кими барганда көчем,

Халкыма нәрсә языйм

Дип уйлыйм иртә-кичен?

 

Тарих күзлегеннән

Дим буйларын хәтерләтеп,

Пьяна елгасы ага.

Татар җырын моңлый-көйли

Барып кушыла Сурага.

Шул якларның тырыш халкы

Нижгарлар дип атала.

Чәчкән җирләреннән алар

Югары уңышлар ала.

 

Нечкә билле чибәрләре

Бер күрүдә гашыйк итә,

Кич булганны егетләре

Өзелеп-сагынып көтә.

 

Пьянаның горурлыгын

Тарих күзлегеннән күрәм,

Хөсәен Фәйсханнары,

Рәшит Вагаповлар белән.

 

Ул якларның авыллары

Тудырыр әле күпләрне:

Җырлатыр Хәйдәр Бигичев,

Курамшиннар кебекләрне.

 

Минем сөйгән халкым яши,

Матур елга буйларында

Шул авылларда йөрим мин

Ямьле сабан туйларында.

 

Бөдрә таллы, сандугачлы

Рангы инеш буйларында

Шигьри ширбәтләрдә кайный

Әхмәт Бәюсовларың да.

 

Танырмы иде соң дөнья

Безнең мишәрләр исемен.

«Туган як» какмаган булса

Тарихыбызның ишеген.

 

 

Таң атканда

Йолдызлар сүнә җемелдәп,

Алтын урак ай бата.

Авылны эшкә уятып,

Сандугачлы таң ата.

 

Тургайлар тавышын тыңлап,

Үрли кояш югары.

Кырларга тереклек сибә

Серле алтын нурлары.

 

Авыл бик иртә уяна,

Шаулы-гөрле яз җиткәч.

Вакыт белән санашмыйлар,

Кырларда җирләр кипкәч.

 

Бик тырышып эшләдек без,

Хезмәтебез көченнән.

Яңа өйләр салалмадык

Силикат кирпеченнән.

 

Урам буйлары җәелгән

Асфальт белән киң итеп.

Өйләребез бик искергән,

Күрсәтәләр ким итеп.

 

Күп яздылар авылларның

Гаҗәп матур чакларын.

Күрми калдык медальләрнең

Күренмәгән якларын…

 

Культура йорты салынып

Бетәр дип көттеләр.

Төзелеш озакка киткәч,

Яшьләребез киттеләр.

 

Кешеләр күп иде бездә,

Ерак та түгел ара:

Кызганыч хәл, тизлек белән

Халкыбыз бетә бара.

 

Ел саен егерме үлә,

Бер генә бала туып.

Куркыта безне калулар

Соңгы могикан булып.

 

Мөтеравыл урман була,

Агачлар яфрак ярса.

Гөл бакчасына әйләнә,

Шомыртлар чәчәк атса.

 

 

Агроном

Йоклар иде сөйгән хатынының

Чәчен сыйпап, назлап, иркәләп.

Таң яралу белән ул уяна,

Аны көтә язгы иртәләр.

 

Ничәнче көн ләйсән яңгыр ява,

Туктата бит чәчү барышын.

Күктә очкан тургайлар тавышы

Игенчегә хезмәт маршы.

 

Яшь агроном иген үстерергә

Еллар буе күпме баш вата.

Яз аеның бер генә көне дә

Кешеләрне бер ел ашата.

 

Ярлы гаиләсендә үсте егет,

Укып йөргәндә яшь чакта.

Шуңа күрә аның мәхәббәте

Яшьли килеп төшкән башакка.

 

Колхоз кырларын иртә сөйгәнгә,

Уйнап үтмәде бала чагы.

Яшьли үк аның канына сеңгән

Кырлар докторы булачагы.

 

 

Кич белән иртә

Кояш ял итәргә туктала,

Чәч толымнарын меңнән үрә.

Чүлдәге мамык кырларында,

Үзбәк кызларын төштә күрә.

 

Алсу йөзле чибәр таң ата

Сиреньнәр исенә исереп.

Ак оннан салынган питерәч

Ай йөзе икегә киселеп.

 

 

Паспорт бирмәделәр талларым

Тумыштан ук шагыйрь булсын дип,

Язмыш миңа урын җайлаган.

Рангы инеш яр буйларын сөеп,

Әткәй-әнкәй урын сайлаган.

 

Гашыйкларча өзелеп сөйгәнгә,

Авыл буен, инеш ярларын.

Шәһәрләргә китеп адашырга

Паспорт бирмәделәр талларым.

 

Чабаталар үреп үзем кидем.

Көтү көттем, җир сукаладым,

Арка тире түкмичә икмәкнең

Ашасам, ләззәтен тапмадым.

 

Июль

Июль кергәч юкә чәчәк атса,

Шомыртлар аклыгын көнләшә.

Урман якларыннан җилләр иссә,

Татлы бал исләре өләшә.

 

Җимнәр ташып, яшәргә көч биреп,

Кошлар балаларын очырган.

Алар инде ярсып сайрамыйлар,

Җырсыз һәм көйсез калган урман.

 

Шифалы яңгырлар явып узгач,

Нурлар сибә зәңгәр күк йөзе.

Кырларда арышлар башаклана,

Чайкала тереклек диңгезе.

 

Чәчәк исләренә исерерлек,

Хуш исле болыннар һавасы.

Таң атканда урманнарга керсәң,

Йөз авыруга җитә дәвасы.

 

 

Кырмыскалар

Дөньяның ямен күрергә кердем,

Шомырт чәчкә аткан урманга.

Эштән арып ял итәргә килдем

Ирекле вакытым булганга.

 

Кошлар сайрый, агач төпләренә

Кырмыскалар оя җыялар.

Илләре сау булсынга эшлиләр,

Әйтерсең японлылар алар.

 

Мәңге эшләр өчен яратылган

Зур булмаган тырыш кырмыска.

Ала белгәннәргә сабак бирә

Эштән бизгәннәргә тормышта.

 

 

Авылым кырларында

Дөньяның ямен күрергә кердем,

Шомырт чәчкә аткан урманга.

Эштән арып ял итәргә килдем

Ирекле вакытым булганга.

 

Кошлар сайрый, агач төпләренә

Кырмыскалар оя җыялар.

Илләре сау булсынга эшлиләр,

Әйтерсең японлылар алар.

 

Мәңге эшләр өчен яратылган

Зур булмаган тырыш кырмыска.

Ала белгәннәргә сабак бирә

Эштән бизгәннәргә тормышта.

 

 

 

Көз

 

Йолдызларның утларын сүндереп,

Йокымсырап көзге таң туа,

Җил-чыбыркы давыл кисәкләрен

Ат көтүчесе булып куа…

 

 

 

Урманда

 

Күптән түгел карлар эреп беткән,

Гөрләвекләр ташып су аккан.

Урман эчләрендә яз гөлләре,

Умырзая чәчәкләр аткан.

 

Шөпшәләр куналар чәчәкләрнең

Балдан татлы суын эчәргә.

Яшь гомерем кыска булган өчен

Чәчәкләрне җәллим өзәргә.

 

Язның йомшак нурлары астында

Гөж килә тырыш кырмыскалар.

Илләрен тук итәргә эшли алар,

Ялкаулыкка хокуксыз алар.

 

 

 

Җәйге урман (җыр)

 

Җәйге урманнарга керәм

Сызылып таңнар атканда.

Дөнья матурлыгын җырлап

Кошлар канат какканда.

 

Җәйге урман матур була

Син янымда булганда.

Урман җиләкләре белән

Кәрзинкәләр тулганда.

 

Икәү бергә атлаганда

Чәчәкләр үскән юлдан.

Күңелләр була чәчәкле,

Җиләкле яшел урман.

 

Сайрагыз, кошлар, урманда

Кызарып пешә балан.

Шул баланнардан ут алып,

Йөрәк түремә салам.

 

Җәйге урманнарга керсәм,

Тирән уйларга чумам.

Гашыйклар булып яшәргә

Кешеләр җиргә туган.

 

 

 

Алын урман

 

Мөтеравыл урманнары

Бала чагымнан таныш:

Кура җиләкләре җыйган

Инеш буйлары камыш.

 

Алын урман җәннәт була

Балан чәчәк атканда.

Кура җиләкләре җыеп

Сине уйлап кайтканда.

 

Урман буйлары моңлана,

Сандугачлар килгәндә.

Алланың кояшы күктә

Кызлар кебек көлгәндә.

 

Язлар килгәндә яшәрә

Күңелем урман кебек

Беренче мәхәббәтемнең

Кырларын урган кебек.

 

 

Өр-яңа хәбәрләр

 

Тамчылар тамалар

Түбәләрдән тып-тып.

Аллага мең шөкер,

Сау-исән кыш чыктык.

 

Урам буйларында

Өр-яңа хәбәрләр:

Балалар кычкыра –

Каргалар килгәннәр!

 

Кара каргаларның

Канатлары каләм,

Шатлыклы язларга

Китергәннәр сәлам.

 

Каргалар килгәндә

Кояшның да нуры

Кырларга кадала

Һәнҗәр булып туры.

 

Каргалар кычкыра,

Тирән әле карлар.

Талларга куналар

Никахланган парлар.

 

Минем шатлыкларым

Язлар килгән чакта

Йөрәк ярларына

Сыя алмый таша.

 

Йөрәктәге хисләр,

Әйтерсең, елгалар,

Идел суларына

Барып кушылалар.

Каргалар килгәннәр

Кырларда эшләргә.

Кыш буе иңәрләр

Сагышлы төшләргә.

 

 

 

Урманда

 

Урманда яфраклар саргаялар,

Җылы җитмәгәнгә салкыннан.

Шәл ябына диләр ак каеннар,

Шагыйрьләр язганча, алтыннан.

 

Яфрак кебек йөзләр саргаялар,

Мәхәббәттә җылы калмаса.

Егет ихлас күңел белән сөйсә,

Чибәркәе аны алдаса.

 

 

 

Яфраклардан ява сагышлар

 

Язларда мин урманнарга керәм,

Кояш кызлар кебек көлгәндә.

Син-син дип хисләр тилергәндә,

Күземнән яшьләр түгелгәндә.

 

Җәйләрдә мин урманнарга керәм,

Җир җиләкләре өлгергәндә.

Чын мәхәббәт җилләре искәндә,

Таллар сәҗдәгә бөгелгәндә.

 

Көзләрдә мин урманнарга керәм,

Яфраклардан ява сагышлар.

Безнең араларга дошман кергән,

Кавыштырмадылар язмышлар.

 

Кышларда мин урманнарга керәм,

Күбәләкләп карлар яуганда.

Төнен сине төшләремдә күрәм,

Көндез утларыңда янганда.

 

 

 

Күгәрченем

 

Күгәрченнәрем мине таныйлар,

Мин аларны җәллим, ашатам.

Ак канатлы күк күгәрченемне

Өзелеп сөйгәнемә охшатам.

 

Матур кызга гашыйк булган идем,

Йолдыз булып таңнарда сүнгән…

Сүнгән йолдызымның изге рухы

Шул күгәрченгә килеп кергән.

 

Ходай биргән ризыкларны сибәм

Күгәрченнәргә иртә-кич тә.

Чын ихлас күңелем белән сөйгән

Ярымны оныта алмыйм һич тә.

 

Кыр кызлары кебек тезелешеп,

Еллар артыннан еллар үткән.

Пар күгәрченнәр булып яшәргә

Ходай безгә язмаган икән.

 

 

 

Март ае

 

Салкын карларын себереп,

Караңгы төннәрен алып,

Февраль кача еракка.

Март ае безне чыгара

Сандугач, тургайлар сайрап

Торган яшел оҗмахкка.

Сызылып атканда ал таңнар,

Эрегәндә ак томаннар,

Канат кагалар тургайлар.

Көмеш алкаларын элә,

Кояшка елмая-көлә,

Тугай чибәрләре таллар.

 

Март ае сулышка җиңел,

Күтәрелә боек күңел.

Яшисе килә шул чакта.

Саф мәхәббәт гашыйкларны,

Егетләрне, яшь кызларны

Сөю учагына тарта.

 

 

 

Туган авылым

 

Авылымның матурлыгын

Карыйм биек таулардан,

Бармаклар бөгеп санарлык

Җан ияләребез калган.

 

Авылга газ килә диләр,

Әллә чын, әллә ялган.

Иллешәр мең акча биреп,

Йөрәкләребез янган.

 

Быел газ ягарсыз дип

Һаман безне алдыйлар.

Андыдан торба сузарга

Акча таба алмыйлар.

 

Буш сүзләргә ышанабыз,

Әйтерсең, без балалар.

Кышын туңып үләрбез дип,

Утын сатып алалар.

 

 

Ана теле

 

Бик күп телләрне халыкка

Хак-Тәгалә бүләк иткән.

Ана телен татарларга

Җабраил төшергән күктән.

 

Туган телне онытырга

Бик хурлык, бик ояттыр.

Оят кына да түгелдер,

Кичерелмәс гөнаһтыр.

 

Онытмасак кыйблабызны

Зурласак динебезне:

Сакларбыз чишмә җырыдай

Ягымлы телебезне.

 

 

 

Ак чебеннәр

 

Язлар килүен күңелләр

Зарыгып көтте күптән.

Апрель кары – ак чебеннәр

Коела соры күктән.

 

Игенчеләр сөенәләр,

Уҗымнарны кар каплый.

Сабан тургайлары күктә,

Җырлары балдан татлы.

 

Шифалы яңгырлар явар,

Чәчәкле яшел майда.

Акча түләмичә диплом

Алганнар очар айга…

 

 

Мөтеравыл

 

Рангы инеш ярларына

Сузылган ике урам.

Өйләре «Бисмилла» укып

Тезелгән дисбе сыман.

 

Ерак торса да авылым

Күлләрдән, Иделләрдән.

Үзенең бәхетен алган

Кырлардан, игеннәрдән.

 

Мөтеравылдан ямьлерәк

Тагын кайда авыл бар?

Юлларына тезелгәннәр

Ак күлмәкле каеннар.

 

Үз авылымны яратам

Инеш ярлары белән.

Каргалар бала чыгарган

Яшел таллары белән.

 

Кыр, болыннарыңны гизәм,

Язларда буйлап-иңләп.

Кизләү суларыңны эчәм,

Зәм-зәм суына тиңләп.

 

Азан тавышы ишетелә

Иске мәчет эченнән.

Яңасын салып бетердек

Силикат кирпеченнән.

 

Гармун уйный, кызлар җырлый

Каенлы тау ягында.

Татар көе дулкынлана

Безнең татар җанында.

 

Мөтеравыл сату итми,

Эш сөю белән байлар.

Шоферлар, тракторчылар,

Комбайнчылар алар.

 

Алар шәһәргә йөгерми

Байлык артыннан кызып.

Өстәлләренә тезелгән

Тир түгеп тапкан ризык.

 

Әбиләрдән-бабайлардан

Эш сөю безгә күчкән.

Мөтеравылым картаймый,

Мәңгелек суын эчкән.

 

Җәйге яшел урманнарың –

Җәннәтнең бер почмагы.

Яшьлектә сөйгән ярымның

Назлы-җылы кочагы.

 

 

 

Ашатыгыз кошларны

 

Кышкы салкын җил-буранда

Тәрәзәмә кошлар киләләр.

Аларны ашатсам, төшләремә

Фәрештәләр булып инәләр.

 

Ап-ак күгәрченнәр өй эчемә

Канат кагып очып керәләр.

Кешеләргә әвереләләр дә:

– Без бит фәрештәләр, дияләр.

 

Изге фәрештәләр кешеләргә

Тиң түгелләрен яхшы беләм.

Һәрберсе белән кул алышам

Эчкерсез ихлас күңелем белән.

 

Ашатыгыз гөнаһсыз кошларны,

Алар безгә бурычлы калмас.

Хак-Тәгалә юмарт җанлыларны

Җәһәннәм ялкынына салмас.

 

Кошлар яшел язга чыгарлар да,

Кояш шат елмаеп көлгәндә.

Яшел җәннәт ишекләрен ачар

Кошларга ризыклар сипкәнгә.

 

Кошларга, кортларга, кешеләргә

Сөбһан Аллаһ ризык бирүче.

Адәми зат җиргә җибәрелгән

Хак-Тәгаләбезнең илчесе.

 

 

 

Кайтаваз

 

Язлар булып яшьлек килә

Чәчәкләргә төренеп.

Яшьлек язларыбыз үтә

Мәхәббәткә бирелеп.

 

Назлап сөяргә өлгерми

Яшьлекнең яшел нуры.

Чәчәкле язлар ашкына

Кызу җәйләргә туры.

 

Җәй аенда чәчәкләнә

Хуш исле, баллы юкә.

Алтын игеннәр үстереп

Кырларда яшьлек үтә.

 

Игеннәр урып-сугыла,

Яшәрә уҗым кыры.

Уҗым кырлары шикелле

Моңлана күңел җыры.

 

Көз артыннан кышлар килә,

Күңелгә яумый карлар.

Сагышлы төшләргә керә

Өзелеп сөйгән ярлар.

 

Кыш артыннан язлар килә,

Килми тик яшьлек язы.

Үлемсез җаннарга керә

Яшьлекнең кайтавазы.

 

 

Песнәкләр

 

Ачык йөзле, зәңгәр күзле

Кышкы салкын иртәләр.

Татлы йокымнан уянам,

Тәрәзәмне чиртәләр.

Кайсы кошлар тәрәз төбен

Ашханә дип белгәннәр?

Яшел күлмәк кигәннәр…

Уянам да песнәкләргә

Майлы җимнәр сибәмен.

Кабат йокыга китәм дә,

Сәер төшләр күрәмен.

Шул песнәкләр  әнкәйләрнең,

Әткәйләрнең җаннары…

Әрвахларның тереләрдән

Катем сораганнары…

Язлар язлап, җәйләр җәйләп,

Сандугачлар китәләр.

Песнәкләр җырлар әле, дип

Безне моңсу итәләр.

Нибарысы сандугачлар

Сайрыйлар бер ай гына:

Ярый яшел песнәкләр бар

Моңлан да, моңай гына.

Үз бурычын яшел кошкай

Түләр минем бакчамда.

Яшел оҗмах салкын кышка

Ишекләрен ачканда…

Песнәкләр салкын буранда

Тәрәзгә кунса килеп:

Мин үзем песнәк булам да,

Песнәк мин була кебек.

 

 

 

Этюд

 

Кызарып кояш батканда

Алтын алка – ай калка;

Йолдызлар солтаны күктә

Нурлар чәчә төн ката…

 

Җир йоклый көмеш кыраулы

Салкын күлмәген киеп.

Сандугачлы, яшел язлы

Яшьлеген төштә күреп.

 

Таңда яфраклар коела

Нечкә билле җил белән,

Елларның төрле фасылын

Кичерәбез ил белән…

 

 

 

Чәчәкләр елмая, яшәрә үләннәр

 

Шәфкатьле, күңелле

Пьяна-Иделле

Камкага килүе

Ник болай күңелле?

 

Авылың борынгы,

Яшел, киң болынлы.

Бик юмарт бирәсең

Дусларча кулыңны.

 

Ашыгып киләбез

Камкага бәйгегә:

Рәхимле, зур җанлы

Рәшитне күрергә.

 

Күгегез кояшлы,

Җирегез чәчәкле,

Камкада яшәргә

Җаннарга рәхәтле.

 

Суында йөзәм мин,

Ак көзге – Пьяна,

Ярыңа менәм мин –

Яшьлегем уяна…

 

Урманлы тауларың

Яшәрә еракта.

Яшьлектә сөйгәнем

Әйтерсең, шул якта…

 

Өйләрең, урамың

Шатлыклы, сөйкемле.

Кызларың елмая

Тулган ай шикелле.

 

Лачын күк егетләр

Кызларга тиңдәшләр.

Алар үз кызларын

Ятларга бирмәсләр.

 

Чәчәкләр елмая,

Яшәрә үләннәр.

Казаннан җырчылар

Бәйгегә килгәннәр.

 

Бәйрәмчә киенгән

Кешеләр ашыга.

Болынга җыелган

Йөзләгән машина.

 

Сандугач теллеләр,

Тулган ай йөзлеләр

Егетләр, яшь кызлар

Бер-берсен эзлиләр.

 

Иң оста җырчылар

Ирешә теләккә.

Машина бирәләр,

Җиңелсәң, бүләккә.

 

Асфальтлы һәм тигез

Камканың юллары.

Юлларда яшьлекнең

Шау-шулы еллары.

 

Бүләкләр бирелгәч,

Таралдык өйләргә.

Бу бәйге гомергә

Сагынып сөйләргә.

 

Бирешмичә яшә,

Камка, җил-давылга!

Алланың рәхмәте

Төшкән бу авылга!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.