Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » История и культура ислама
Гомер узмаган әрәм: Шигъри җыентык / Әхмәт Юсип улы Бәюсов/
15.05.2009

Хыялый шагыйрь

Шау чәчәкле яшьлегемне
Яңадан күрер идем,
Йөз ел җыйган байлыгымны
Яшьлеккә бирер идем.

Шул юлларны укып чыккач, минем күз каршыма 70- еллар, үземнең яшьлек елларым искә төште. Чөнки шул елларда миңа, төгәлрәк әйтсәң, 76 елда, шул юлларның авторы, Нижгар татарларының яраткан үзешчән шагыйре Әхмәт абый Бәюсов белән танышырга туры килде. Танышу гына түгел, без аның белән ярты ел чамасы бергә эшләдек тә. Әйе, яшьлекне җүләр диләр, шулай да шул җүләр яшьлекне кайтарыр өчен әллә ни бирер идек, тик, кызганычка каршы, яшьлеккә кайту юлы юк шул. Шулай да, Әхмәт абзыйның шигырьләрен укыган саен яшьлегемә кайтып килгән кебек булам.

Әйе, хәзер галимнәр атомның эченә үтеп керделәр, әллә нинди еракларда, миллион еллар ераклыгында җемелдәгән йолдызларның авырлыгын, составын билгели алалар, ә гади генә күренгән нәрсәләрне – йөрәкләрне әрнетә торган мәхәббәт, күңелләрне сызландыра торган моң, чишмәдәй күз яшьләрен агызып, кояш нурыдай елмаю тудырган хис-тойгыларны нинди галим ачып салганы бар? Нәрсәдән гыйбарәт соң алар, бу хисләр дөньясы һәм тойгылар дәрьясы? Шуңа күрә бу төшенчәләр мәңгелек сер булып кала. Әхмәт абый, минемчә, шул серләрне ачып салырга омтылучы бер фидакарь хыялый кеше. Аның таланты татарча сәләт дип әйтелә һәм бик үзенчәлекле, күпкырлы. Ул шигырьләре белән җырлата, көлдерә, уйландыра, уфтандыра, сагышка батыра һәм моңга күмә. Аның шигырьләрендә сәясәт тә, фәлсәфә дә, тарих та, тәрбияви белем дә, дин- мәгълимәт тә, барчасы да үзенә тиешле урын тапкан. Әйе, ул шагыйрь. Ә шагыйрь кеше  башкалардан аермалы буларак, башкача күрә, сиземли һәм тоя.

Соңгы елларда татар әдәбияты мәйданында бик күп исемнәр пәйда булды. Нижгар өлкәсендә Региональ милли мөхтәрияте тарафыннан басылып чыккан байтак китаплар арасында Әхмәт абыйның шигьри җыентыклары күренекле урында тора. Аның «Иман кайта» һәм «Шигъри хисләрем» дип аталган шигьри җыентыклары татар шигыре яратучылары арасында зур кызыксыну тудыра.

Күп вакытларда без «нәрсә ул шигьрият, нәрсә ул поэзия?» дигән риторик сорауларга җавап эзләп маташабыз, тик ул сорауга беркем дә ачыктан-ачык төгәл билгеләмәсен әйткәне юк һәм, минем фикерем буенча, әйтә дә алмас. Рус язучысы В. Маяковский бу сорауга:

«Поэзия, та же добыча радия,

В грамм добыча, в год труды.

Изводишь единого слова ради

Тысячи тонн словесной руды», – дип җавап биргән.

Мин инде шигьри күзлектән чыгып, аның шигьриятенә нинди бәя бирер идем? Минем фикеремчә, Әхмәт абзый үзе ул тирән мәгьнәле бер шигырь. Ул үзе кызык хисләргә бай, гомер буе өйрәнеп яшәрлек кеше.

Аның күп шигырьләрендә яшьлекне сагыну, үткәннәрне уйлап, сагышлану авазлары күп яңгыраса да, үзе өлкән буын кешесе булса да, мин аның турында: «Ул заман улы, бүгенге көн каһарманы, бу чорның елъязмасы» дип әйтәсем килә. Ул бүгенге көн белән яши һәм киләчәк өчен дә борчыла.

Ел саен егерме үлә,

Бер генә бала туып.

Куркыта безне калулар

Соңгы могикан булып.

Бу юлларда аның милләт өчен, Ватаны, авылы өчен борчылуы чагыла. Демографик кризисның нинди кискен булуы турында ачыктан-ачык әйтеп бирүеннән, аның чын мәгънәсендә патриот һәм милләтпәрвәр шәхес икәнлеген ачыграк аңлый башлыйсың.

Гаяз Закиров,
Нижгар татарлары
Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.