
Алдыбызда Муса Бигиевның Дәүләт думасы мөселман фракциясе әгъзалары үтенүе буенча язылган доклады. 1913 нче елның 27 нче июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгы дүртенче чакырылыш Дәүләт думасына, җеназа үткәрү белән бәйле кыенлыкларны һәм куркынычларны атап күрсәтеп, мәетләрне яндырырга тәкъдим ителгән закон проектын җибәрә. М. Бигиев, Коръән кәрим айәтләре нигезендә аңлатып биреп, вафат булганнан соң кешенең дини-әхлакый кануннар буенча җирләнергә хокукы барлыгын исбатлый.