Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Исламская теология и коранические науки
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 09 февраля 2011 г. / 6 Рабиу-ль-Авваль 1432 х.
27.03.2012


 

Мәүлеткә багышланган вәгазь

 

Хөрмәтле мөселманнар! Милади календарь буенча VIнчы гасырда дөнья йөзе караңгылыкка, җәһилияткә кереп баткан иде…

Күп кавемнәр ташка, йолдыз-потларга, агачларга табынып, Раббыбызга зөләмәт кылдылар. Адәмнәрнең йөрәкләрендә мәрхәмәтлелек юкка чыгып, ата кешеләр үз куллары белән яңа туган балаларын җиргә күмәләр иде. Кешеләр ошбу адашкан дөнья эчендә дөреслекне вә хаклыкны эзләп йөргән вакытта, Раббыбыз Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә галәмнәргә Үзенең киң рәхмәте илә Үз Пәйгамбәрен җибәрде. Халыкларны мәрхәмәтлелеге белән туры юлга бастырмак өчен, Коръәнен иңдерде: «Ул Аллаһ үзенең колы Мөхәммәд аләйһис-сәламгә ачык аңлатучы аятьләрне иңдерәдер, сезләрне адашу караңгылыгыннан чыгарып, һидаять яктылыгына кертмәк өчен. Әлбәттә, Аллаһ сезгә йомшаклык кылучы, рәхимледер» («Хәдид», 9 аять). Раббыбыз, гадәттә, илчеләрне күркәм кавемнән, төгәл нәселдән сайлый иде. Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең төп нәселе Ибраһим пәйгамбәребезгә кадәр барып җитә.

Кечкенә вакытыннан ук ул ятим, ата-анасыз булып үссә дә, Пәйгамбәребезне Аллаһ Тәгалә Үзе тәрбияләде, дошманнардан саклады, барча галәмнәр өчен Мөхәммәд аләйһис-сәламне әхлагы вә сөннәте берлә дөньяга үрнәк, мисал итеп күрсәтте.

Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам күп яшәмәде, гомере кыска иде, 63 ел гомер итте. 40 яшендә Пәйгамбәр булды вә 63 яшендә Аллаһ хозурына кайтты – 23 ел дәвамында пәйгамбәрлек вазифасын үтәде…

Бу дөньяда адәмнәр, озын гомер яшәп тә, зур эшләр эшләп өлгерә алмыйлар: укыйлар, эшлиләр, гаилә корып, балалар үстерәләр.

Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам 23 ел дәвамында кешеләрне «Лә иләәһә иллә-Ллаһу» кәлимәсенә чакырды, әманәтен үтәде, бурычын тапшырды, Ходаебызның изге сәбилендә җанын вә тәнен кызганмыйча көрәш алып барды, Ислам диненең нурын дөньяның дүрт ягына сипте, көчле дәүләт корды, бер-берләре белән сугышып торган кавемнәрне дуслаштырып, бер халык итеп, Мөхәммәд Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам элек ишетелмәгән, хәйран калырдай иң хәерле мөселманнар өммәтен барлыкка китерде…

Мөхәммәд Пәйгамбәр аләйһис-сәлам фани дөньяда дингә чакыручы, мохтаҗларның хәлен белүче, Кыямәт көнендә: «И өммәтем, и өммәтем, и өммәтем», – дип, өммәте өчен Раббыбыз каршында шәфәгать кылучы!

Бервакытны Гайшә хәзрәтебездән килеп сораганнар: «Ий мөэминнәрнең әнкәсе, Мөхәммәд аләйһис-сәламнең холыгы һәм сыйфаты нинди булганын әйтеп бирмәссеңме?»

Ул аларга: «Коръәнне әллә укыймыйсызмы, Раббыбыз аять Кәримендә хабәр итә: «Ий, Мөхәммәд Пәйгамбәр, тәхкыйк, син күркәм холыктасың» («Каләм», 4 аять). Гомерендә дә Пәйгамбәребез бер кешегә кулын күтәрмәде, кычкырмады, алдамады вә кемне рәнҗетмәде.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә Илчесе турында безгә шулай әйтә: «Тәхкыйк, Аллаһ Рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһтан савапны һәм Ахирәттә Җәннәтне өмет иткән хәлдә Аллаһны күп зикер итүче мөэминнәр өчен» («Әхзаб», 21 аять).

Без Мөхәммәд аләйһис-сәламне җаныбыз вә тәнебез белән өзелеп сөябез, сөннәтен тотабыз, намазларыбыздан соң беренчеләрдән аның исемен телгә алып, үзенә хәер-догаларыбызны укыйбыз. Әлхәмдүлилләһ, Пәйгамбәребезне салаватлардан гафил итмәдек, киресенчә, һәр мизгел, һәр намазларыбызда үзенә салаватларыбызны тапшырдык! Ничек яраткан йөрәк бәгырьләребезне бер мәртәбә генә күрергә өмет итәбезме, менә шулай ук без дә аны күрергә, Кыямәт көнендә үзе белән Җәннәтләрдә очрашырга телибез.

Мөхәммәд Пәйгамбәр! Ул безгә ата-аналарыбыздан, хәтта балакайларыбыздан вә үз-үзләребездән дә иң күркәм иң сөенечле кеше.

Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам хәдис-шәрифендә әйтеп калдырган иде: «Кем мине ата-анасыннан, балаларыннан, барча адәмнәрдән артык яратмаса, аның иманы камил, тулы булмас!» Әйе, Мөхәммәд Пәйгамбәр, без сине яратабыз, сөннәтеңне тотып яшәр өчен, гомерләребезне вә малларыбызны кызганмыйбыз.

Ий, дин кардәшләрем! Хөрмәтле газиз милләттәшләрем! Пәйгамбәребезнең, сөннәтенең хакын бирик, дәрәҗәсен белик! Пәйгамбәр Аллаһ хозурына кайтты, ул юк инде, ләкин ул безгә биреп калдырган белемнәре калды. Пәйгамбәребез безгә мирас итеп акча, мал, җирләр калдырмады, вә ләкин сөннәтен, дин белемнәрен калдырды. Ошбу сөннәтнең, гыйлемнең хакын, бәясен, дәрәҗәсен белегез!

Кулларыгыздан мөселманлыгыгызны ычкындырмагыз, җәһәлияткә, динсезлеккә кайтып бозылырга тырышмагыз!

Соңгы хаҗын үтәгән вакытында, Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам вәгазендә кисәтеп әйтте: «Ислам диненә тикле таралган җәһәлият, динсезлек, аяк астымда булды, ягъни юк булды, юкка чыкты». Аңа кире кайта күрмәгез, җәһәлияттән ерак торыгыз!

23 ел дәвамында, күпме авырлыклар кичеп, мөэминнәр җәһәлиятне юкка чыгардылар! Меңләгән сәхабә, безгә диннең нуры килеп җитсен дип, каннарын койдылар, җаннарын бирделәр! Иманнарыгызны кулларыгыздан ычкындырмагыз, мәчетләргә йөрегез, балаларыгызны мәдрәсәләргә йөртегез, намазга тезләнегез, тәүбә кылыгыз!

Мөхәммәд Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам гади бәндә иде, гади киенеп йөрде, гади ризык ашады, үлеме алдыннан әйтеп калдырды: «Мине патша дип, әллә нинди кеше итеп санамагыз, мин бары тик Аллаһның колы, вә Илчесе мин!»

Гади кеше иде! Соклангыч кеше иде Мөхәммәд Пәйгамбәр! Нинди генә сәхабәнең Пәйгамбәр янына килүенә карамастан, Пәйгамбәр аларны елмаеп каршы алган, менә мин синең каршыңда дип, каршыларына чыккан!

Пәйгамбәребез, сәхабәләр белән бергә утырып, ризыкларын ашаган, шундый ук кием кигән, шундый ук йортта торган һәм дә үз-үзен өстен итеп, тәккәбберләнеп йөрмәгән!

Дин кардәшләрем! Бүген без Пәйгамбәребез аләйһис-сәламгә ялкынлы сәламнәребезне, кайнар салаватларыбызны тапшырабыз:

Әс-сәлатү вәс-сәламү аләйкә
йә расүлаллаһи!

Әс-сәлатү вәс-сәламү аләйкә
йә хәбиибәллаһи!

Әс-сәлатү вәс-сәламү аләйкә
йә нәбии-Аллаһи!

Әс-сәлатү вәс-сәламү аләйкә
йә хайра халкыйлләһи!

Ошбу әйткән салаватларыбыз Раббыбыз ризалыгы өчен булса иде! Илчебезнең шәфәгате өчен, Раббыбызның мәгъфирәте өчен булсын!

Илаһи Раббым һәркайсыбызга да Пәйгамбәребезне яратучылар, пакь сөннәтен үтәүчеләр җөмләсеннән булуларыбызны мияссәр итеп, йә Раббым, ничек бүгенге көннәребездә кушкан әмерләреңне үтәп, тыелган нәрсәләреңнән тыелып яшибезме, киләчәк дөньябызда да Мөхәммәд өммәте белән кубарылып, каршыңа мөэмин бәндәләр булып кайтуларыбызны насыйп әйләсәң иде!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.