Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Исламская теология и коранические науки
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 18 ноября 2008 г./20 зу-ль-каъда 1429 х.
19.05.2009

Кем һәм ничек корбан чалырга тиеш?

Ел саен корбан чалу түбәндәге шартларга туры килүчеләр өчен вәҗиб:

1. Мөселман булу;

2. акылы камил булу;

3. балигъ яшьтә булу;

4. ирекле булу (әсир, кол, хөкем ителгән булмау);

5. мосафир булмау;

6. корбан чалу көнендә хәлле кеше, нисабы булган кеше булу.

Нисаб – кешенең үзенең һәм аның тәрбиясендә торучыларның, йорт-кирәк ярагы, транспорты, ашамлыгы, киеме җитәрлек булудан тыш 85 гр. артык алтыны я шул күләмдә акчасы булу һәм бурычы булмау.

2009 елның март аенда Сбербанк 1 грамм алтынны 1100 сумга сатты.

1100х85 = 93.500 сум.

Акылдан шашкан я мөселман булмаган кешедән вәҗиб һәм фарыз гамәлләрне үтәү таләп ителми. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Берәү Ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле кабул булмый, ул Ахирәттә хәсрәтләнүче һәм һәлак булучы» (3/85). «Әгәр алар Корьән юлына кайтмыйча, кяфер килеш үлсәләр, кулларында җир тулысы алтын булса да, Аллаһ газабыннан котылу өчен шул алтыннарыннан сәдака кылсалар да, кабул булмас иде. Ул кяферләргә Ахирәттә каты газап булыр һәм ярдәмчеләре булмас» (3/91).

Акылдан шашкан кеше бар дини тәлапләрдән азат, аның өчен Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен яисә гөнаһлы гамәлләр дигән төшенчә юк. Әгәр дә кеше 3, 4, 5, 6 шартларга туры килми икән, ул корбан чалырга вәҗиб саналганнарга керми, аны башкармау гөнаһ түгел. Әмма бу аңа корбан чалу тыелган дигән сүз түгел.

Андыйларның корбан чалулары ирекле корбан чалу булып саналачак (татавва). Мәсәлән, бәлигъ булмаган бала (кыз я малай) гадел юл белән акча эшләсә яисә ата-анасы биргән акчалардан беразын җыеп барып, әтисенә аның исеменнән сарык сатып алып, аны корбан итеп чалырга сораса я аны сыер я дөя чалганда өлешкә кертергә үтенсә. Коллыкта булган кеше дә үз акчасына корбан чала ала яисә берәр кешегә куша ала.

Мосафир кеше дә я нисабы булмаган кеше дә, әгәр корбан китерү аларның гаиләләренең материаль хәлен кыен хәлгә куймаса, шулай ук корбан чала алалар.

 

Алда санап үтелгән алты шарттан чыгып, түбәндәгеләрне белү кирәк:

1. Корбанлык хайван бәясенең бер өлешен түләтү өчен спонсор эзләү, бурычка акча алу яисә банктан кредит алу тыела, чөнки шаригать кануннары буенча корбан чалырга ниятләгән кешенең нисабы булырга һәм корбанлык хайван сатып алу гаиләсенең хәлен авырайтмаска тиеш. Шуңа күрә дә бурычка, кредитка яисә спонсордан акча алып чалынган корбан кабул ителми. Әгәр дә инде корбан чалырга ниятләгән кешенең банкта акчасы булып та, төрле сәбәпләр аркасында ул акчаны Корбан бәйрәме көннәрендә ала алмаса, бары тик процентсыз ссуда алырга гына мөмкин.

2. Бер гаиләдән ничә кеше шушы алдан санап үткән алты шартка туры килә, шул күләмдә корбан да чалынырга тиеш. Бер гаиләдән ирекле корбанның (татавва) саны ничә булу бары тик бу гаиләнең материаль хәленә һәм ниятенә генә бәйле.

Кәҗә, бәрән бер яшьтән дә ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә алар бер яшьтән дә ким булып, гәүдәгә зур икән, корбан итеп чалырга ярый. Бәрән, сарык, кәҗә бер кешедән генә корбан ителә. Җәбирдән, Аллаһ ризалыгында булсын, сораганнар: «Кучкар суйганда эре терлек суйгандагы кебек өлешкә кереп буламы?». «Бу бары тик эре терлекне корбан итеп чалганда гына мөмкин», – дип җавап биргән.

Әгәр дә мөселман кешенең гаиләсе бар икән һәм ул аларны тәэмин итүче булса, ул чалган корбан гаиләсе исеменнән дә була. Абу Әюб әйткән: «Пәйгамәребез заманында бер мөселман кешесе гаиләсе исеменнән корбанга сарык чалган. Итнең бер өлешен гаиләсенә калдырып, калганы белән башкаларны сыйлаган. Кешеләр аның белән горурланганнар, димәк, аның нияте максатка ирешкән» (Ибн Маджа, ат-Тирмизи).

Сыер, буйвол, үгез ике яшьлек, дөя биш яшьлек булырга тиеш. Андый хайваннарны бер кеше исеменнән дә, җиде кеше исеменнән дә корбан итеп чалырга була. Өлешкә кереп корбан чалганда һәр җиде кешенең дә корбан чалу нияте булырга тиеш, әгәр берсендә генә үзгә ният булса, калганнарның корбаннары кабул булмый. Җәбир сүзләре искә алына: «Аллаһ Тәгалә илчесе корбанга сыер я дөя чалынганда, һәр җиде кешегә дә өлешкә керергә кушкан». Икенче вариантта Пәйгамбәр аләйһис-сәлам әйткән: «Корбанга сыер я дөя чалганда җидегез дә өлешкә керсен» (ике сахихларга да таянып, Буркани тапшырган). Икенче версия буенча Җәбир әйткән: «Без пәйгамбәр аләйһис-сәлам белән хаҗ һәм умрә вакытында җидешәр кеше корбанга өлешкә кердек». «Кәүсәр» сүрәсеннән күренгәнчә, хәдисләрдә дә үлгәннәрне корбанга өлешкә кертү турында сүз бармый. Чөнки үлгәннән соң кешенең ирекле я вәҗиб вазифаларны башкару мөмкинлеге калмый. Аллаһ Тәгалә Корьәндә әйткән: «Кеше нәрсәгә омтылса, шуңа гына ирешә дә» (53/39). Үлгән кешене бары тик ул үзе исән чакта ниятләгән булып, үләсен сизеп корбанга акчаны берәрсенә калдырып, башкарып чыгуны тапшырган булса гына, корбан өлешенә кертергә була. Бу очракта бу васыятьне башкаручы кеше корбан итен тулаем таратып бетерергә тиеш. Әгәр дә корбан чалучы корбан чалу гамәлнең савабын үлгәннәр рухына багышларга теләсә, аңа тагын бер корбан чалырга туры киләчәк. Җәбир тапшырганча, «Пәйгамбәр аләйһис-сәлам ике бәрән чалган, берсен үзеннән һәм берсен өммәтеннән» (корбан чалу вазифасыннан азат итмәгән, фәкать барча исән һәм вафат мөселманнарга савабын багышлаган). Мондый корбан итен үзең теләгәнчә кулланырга була, шулай да аны таратсаң, үлгән кеше өчен савабы күбрәк.

Кеше изге гамәлләр кылып, үзенең рухи торышын яхшырта, калебен чистарта. Ә савапны үлгәннәргә багышлап кына, бу кешенең үзе исән чакта башкара алып та тормышка ашырмаган гамәлләренең савабын кайтара алмый, бары тик бераз җиңеләйтә генә ала. Әмма үлгәннәрне кайгыртканчы, башта үзең турында уйларга кирәк. Беренче корбанны Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам рухына багышларга, шулай ук эре терлекне корбанга чалганда өлешкә кертү дә кирәкми. Бу турыда ни Корьәндә, ни Сөннәттә дә берни әйтелмәгән. Икенчедән, Пәйгамбәребез Аллаһ каршында шундый югарылыкта, ул безнең тарафтан мондый гамәлләргә мохтаҗ түгел. Аңа мәхәббәтебезне без Аллаһ Тәгалә кушканнарны башкарып, тыйганнарыннан тыелып кына күрсәтә алабыз.

Әгәр дә бер мөселман эре хайванны бер үзеннән генә корбан итеп китерә икән, ул тулаем аның өчен генә була, ә җидедән бер өлеше генә түгел. Ул я аның үзеннән я бар гаиләсеннән санала. Шуңа күрә дә бер гаиләгә эре хайваннны өлешләп ният кылуның мәгънәсе юк, алар аның хакын бүлешсәләр генә.

 

2. Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш?

Корбанга чалына торган хайван сау-сәламәт булырга тиеш.

Начар күрү, кылыйлык, бер аякка аксап, башкаларына баса алу, тумыштан мөгезләре өлешчә я тулысынча булмау, тамгалы я киселгән колак очлары, берничә тешләре җитмәү, колак я койрыкның бер өлеше җитмәү, колаклары кыска булу, корчангы авыруы кебек кимчелекләре булган хайваннарны корбан итеп чалырга ярый.

Бер я ике күзе дә күрмәү, йөри алмаслык аксау, бер я ике колагы тулысынча киселгән булу, койрыгы яртылаш я тулысынча киселгән булу, җиленендә имчәкләре булмау, җелеге кибәрлек ябык булган, тумыштан койрыгы я колагы булмаган, көтүгә йөртүгә комачаулык китерүче дәрәҗәдә котырынган булган, нәҗес ашаучы хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый.

 

3. Күпме вакыт эчендә корбан чалына?

Зөлхиҗҗәнең 10 көнендә Гает намазыннан соң башлап, Зөлхиҗҗәнең 11–13 көнне кояш баеганга кадәр корбан чалынырга тиеш. Корбан чалу урыны яхшы яктыртылса, төнлә дә корбан чалырга була. Башка очракта мәкруһ.

 

4. Корбан чалу вакытында тәкбир әйтү ярыймы?

Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам сөннәте буенча корбан чалу әдәбе бар. Ул түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

1. Корбан бәйрәмгә ике-өч көн кала корбанлык хайванны башкалардан аерып, аерым чиста урында тоталар.

2. Корбан чаласы көнне корбанлык хайванны бизәргә була (мөстәхәб).

3. Корбан чалырга ниятләгән кешегә барысын да үзе башкару яхшырак (сөннәт): пычак үткенләү, корбанлык хайванның арткы аягыннан башка өчесен бәйләү, Кыйблага каратып хайванны сул ягына яткыру, янәшәдәге кешеләр белән бергә тәкбир әйтү. Тәкбир: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләәһә илләллаһу, валлаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләәһил хәмд». Тәкбирдән соң дога кылына: «Иннә саләәтии вә нусукии вә мәхьйәйә вә мәмәәтии лилләәһи раббил ааләмиин». Шуннан соң кулга пычак алып, «Бисмилләh, Аллаһу әкбәр» дип корбанлык хайванны чалырга кирәк.

 

5. Ни өчен арткы аягын бәйләмиләр?

Корбанлык хайван тыпырчынмасын һәм качып китмәсен өчен өч аягын бәйләргә кушыла. Бер аягын исә иттән мөмкин кадәр күбрәк кан аерылсын өчен ирекле калдыралар.

 

6. Хатын-кыз корбан чалган урында була аламы?

Әгәр дә ул психологик яктан бу күренешне кичерә ала икән, корбанлык хайван яисә башка терлек чалганда, якында була ала. Башка очракта тыела.

 

7. Хатын-кыз үз кулы белән корбан чала аламы?

Корбан чалуда аерым бер катгый таләпләр бар, алар ир-атка да һәм хатын-кызга да бер дәрәҗәдә кагыла. Бу корбан чалу кагыйдәләрен белү һәм корбан чалганда кулы калтырап, хушын югалтмавын төгәл белү.

 

8. Корбан чалу көне алдыннан күреме башланган хатын-кыз нишләргә тиеш?

Әгәр дә ул үз кулы белән корбан чалырга ниятләгән булса, бу очракта бу эшне башка мөселман ир-атка тапшыру яхшырак. Шул ук вакытта аңа корбан чалган урында, мәчеттән тыш Гает намазының вәгазендә булу тыелмый.

 

9. Корбанлык хайван хуҗасының корбан чалган вакытта булуы мәҗбүриме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәт аләйһис-сәлам кызы Фатыйманың корбанлык хайванын чалганда аны янына чакыра. Шулай булгач, хуҗаның булуы яхшы, ләкин мәҗбүри түгел.

 

10. Корбанлык хайван балаласа нишләргә?

Хайван үзе корбанга чалыныр, баласы я тере хәлендә сәдака кылыныр, я анасы белән бугазланыр яисә сатып, акчасы фәкыйрьләргә таратылыр.

 

11. Корбан чалырга ниятләгән кеше ураза тотарга тиешме?

Юк, тиеш түгел. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам хәдисе буенча, кеше корбан чалырга җыенамы-юкмы, Зөлхиҗҗә аеының 9-нче көнендә, Корбан бәйрәмгә бер көн кала, ураза тотса яхшы булыр (сөннәт). Пәйгамбәр аләйһис-сәлам әйткән: «Арәфә көнне ураза тоту узган һәм алдагы еллардагы кече гөнаһларны кичерә» (ат-Тирмизи, Ибн Мадҗа, ән-Наса). Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам Корбан, әййәм әт-тәшрикъ (Зөлхиҗҗә аеының 11, 12, 13) һәм Рамазан бәйрәм көннәрендә, ураза тотуны тыйды. Корбан бәйрәм көнне бәйрәм намазына чаклы һәм аннан соң да корбан итеннән ризык әзерләгәнче ашамый торырга яхшы. Ул көнне беренче кабул ителгән ризык корбан итеннән булса яхшы. Мондый тыелып тору ураза тоту саналмаса да, аңа тиң санала.

 

12. Корбан хайванының сөякләре һәм ашарга ярамаган башка әгъзалары белән нишләргә?

Бу турыда махсус күрсәтмәләр юк, шуңа күрә аларны я тиешле урында чүплекләргә ташларга яисә аларны ашый торган хайваннарга бирергә кирәк.

 

13. Корбан итен күпме вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк?

Сәлам бин әл-Аква әйтүенчә, Пәйгамбәребез әйткән: «Корбан чалган кешенең өендә өченче көнгә корбан ите калмаса яхшы булыр». Киләсе елга Пәйгамбәр аләйһис-сәламнән сораганнар: «Быел безгә корбан ите белән былтыргы кебек эшләргәме?» Ул җавап биргән: «Үзегез ашагыз, башкаларны ашатыгыз, запас ясагыз. Узган ел авыр килде. Мин сезнең башкаларга булышуыгызны теләгән идем» (Сахих әл-Бохари, корбан чалына торган хайваннар турында бүлек, № 5569. Хәнәфи фикхы (Корбан чалу).

Хәдистән күренгәнчә, аерым вакыт бил-геләнмәгән. Барысы да җәмгыятьнең экономик хәленнән тора. Корбан чалучыларга үз регионнарының экономик торышын истә тотарга кирәк. Әгәр дә экономик кризис сәбәпле мохтаҗлар саны арта икән, бик кирәк булмаса, корбан итен үзләренә калдырмасалар да була. Тиз арада корбан итен мохтаҗларга таратырга кирәк. Экономика стабиль вакытта, корбан итен запас калдырырга да ярый. Аны куллану вакыты саклау һәм куллану күләменнән генә тора. Суыткычлар булу корбан итен озак сакларга мөмкинлек бирә.

Корбан нәзер итеп чалынган икән, аны чалучыларга итен ашау тыела. Әгәр ашасалар, ашалган ит күләмендә акча хәер итеп таратыла.

 

14. Корбанга чалынган хайванның итен, тиресен, япмаларын сатарга буламы?

Али бин Әбү Талиб сүзләреннән: «Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам аның корбанлык хайваннары артыннан карарга кушты һәм аларның итен, тиресен, аларны каплаган әйберләрне хәер итеп таратырга кушты, корбанны чалучыга берни бирмәскә кушып: “Без аңа үзебез бирербез”, – дип әйтте» (иълә ас-сунан, 17/263).

Икенче хәдисендә Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам әйткән: «Кем корбанга чалынган хайванның тиресен сата, аның корбаны булмас». Бу хәдисләрдән чыгып, корбанга чалынган хайваннарның итен дә, тиресен дә, алардан калган япмаларны да сатарга ярамый.

 

15. Корбан чалу урынына корбан хайваны бәясе күләмендә хәер тарату белән алыштырырга ярыймы?

Аллаһ Тәгалә «Кәүсәр» сүрәсендә (108) икенче аяттә әйткән: «Аллаһ Раббың хакына намаз кыл һәм корбан китер». Бу аяттә Раббың хакына корбан хайванының канын агызу турында сүз бара, аның исәбенә акча тарату турында түгел. Болай эшләргә ярамый, хәер тарату ул ирекле хәер тарату категориясенә керә, корбан чалуны алыштыра алмый.

 

16. Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган мәҗлесләрдә тәкбир-тәшрикъ әйтергә ярыймы?

Дин белеме белгечләре әйтелү вакыты буенча тәкбирләрне ике төргә бүләләр:

1. Ат-тәкбир әл-мотлак (вакыты буенча чикләнмәгән тәкбир). Ат-тәкбир әл-мотлак Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә һәм тәшрикъ (11, 12, 13) көннәрендә теләсә кайсы вакытта әйтелә. Бу тәкбирнең вакыты Зөлкәгъдә аеның соңгы көнендә кояш батканнан соң башлана һәм Зөлхиҗҗә аенының 13-нче көнендә кояш батканчыга кадәр дәвам итә.

Бу тәкбирне дәлилләп дин белгечләре түбәндәге аятне китерәләр: «Дөньяларына вә диннәренә файда китерсеннәр өчен тәшрикъ кебек бәйрәмнәрдә Аллаһ исемен күп зикер итсеннәр» («Әл-хаҗ сүрәсе, 28 аят). Алдан әйткәнчә, Ибн Әббәс һәм башка дин белгечләре фикеренчә, бу көннәр Зөлхиҗҗә аеының беренче ун көне.

«Билгеле олуг санаулы көннәрдә Аллаһны зикер итегез» («Сыер» сүрәсе, 203 аят). Изге Корьән тәфсирендә Ибн Кәсир Ибн Әббәснең сүзләрен китерә: «Санаулы көннәр тәшрикъ көннәредер (Зөлхиҗҗә аеның 11, 12, 13 көннәредер). Шундый ук сүзләр Ибн Үмәрдән, Ибн аз-Зубайрадән, Әбү Мусадан, Аты, Мөҗәһидтән һәм башка дин белгечләреннән китерелә.

Хәдисләргә килгәндә, Абдуллаһ ибн Үмәр, Аллаһ рәхмәтендә булсын, Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә тәhлил (ләә иләәһә илләллаһ), тәкбир (Аллаһу әкбәр) һәм тәхмид (Әлхәмдү лилләһ) әйтү турындагы хәдисен (Әхмәд, 7/224) китерә.

Имам әл-Бохари «Сәхихләр» җыентыгында Ибн Үмәр һәм Абу Хурайраның (Аллаһ ризалыгында булсыннар) ун көн буе базарга йөреп «Аллаһу әкбәр» дип тәкбир әйтеп, башкаларны да кабатларга өндәүләре турында яза.

Исхак та үз чиратында табииннарның да (сәхабәләр эшен дәвам итүче укучылар буыны) бу көннәр дә «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләәһә иллә ллаһу валлаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләһил хәмд» дип кабатлаганнары турында тапшыра.

Аллаһ Тәгаләне тәшрикъ көннәрендә зикер итү турында Мөслим һәм Әхмәд имамнар Пәйгамбәребезнең алдагы хәдисен «Тәшрикъ көннәре ризык кабул итү, су эчү һәм Аллаһны зикер итү өчен» китерәләр.

2. Ат-тәкбир әл-мокаййид (вакыты чикләнгән тәкбир. Бу тәкбир һәр фарыз намаздан соң әйтелә. Беренче тапкыр ул Арәфә көнендә иртәнге намаздан соң әйтелә, аннан соң һәр фарыз намаздан соң, соңгы тапкыр Зөлхиҗҗәнең 13-нче көнендә икенде намазыннан соң әйтелә.

Бу тәкбирне дәлилләп, дин белгечләре алдан әйтелгән кайбер аятләрне һәм хәдисләрне китерәләр. Моннан тыш тагын Пәйгамбәрнең сәхабәләре әйткәннәр дә китерелә.

Али, Аллаһ ризалыгында булсын, тәкбирне Арәфе көнне иртәнге намаз арты ук әйтә башлап, тәшрикъ нең соңгы көнендә ахшам намазыннан соң тәмамлый торган булган (Абу Шейба бу турыда «Әл-Мосаннаф»та китерә).

Үмәр бин әл-Хаттаб, Аллаһ ризалыгында булсын, Минада булганда үз палаткасында тәкбирне шулкадәр кычкырып әйтә торган булла, мәчеттә булганнар анны ишетеп кушыла торган булалар. Аннан инде базардагы кешеләр дә аларга кушылып, Мина үзәнлеге тәкбир тавышы белән тула торган була.

Шулай ук Ибн Үмәр дә, Аллаһ ризалыгында булсын, бу көннәрдә һәр намаз арты урынында ярым ятып, җыеннарда да я кая булса да җәяү барганда тәкбир әйтә торган була.

Мәймүнә, Аллаһ ризалыгында булсын, Корбан бәйрәм көнне тәкбир әйтә торган була. Хатын-кызлар тәшрикъ көннәрендә Абана ибн Үсман һәм Әмр ибн Абдул-Азиз белән бергә мәчеттә тәкбир әйтә торган булганнар.

Тәкбир әйтүнең сәбәпләрен аңлатып, Ибн Һәҗар «Фатх әл-бари»да әл-Хаттабиның түбәндәге сүзләрен китерә: «Бу көннәрдә тәкбир әйтүнең зирәклеге шунда ки, җәһиллият вакытанда корбан тагутларга (потларга) чалынган. Корбан чалганда тәкбир әйтү бу гамәлнең бары тик Аллаһ тәгалә өчен генә икәнен белдерә».

Шулай итеп, алдагы аятләрдән күренгәнчә, Зөлхиҗҗә аеның биш (9, 10, 11 ,12, 13) көнендә, 9-ыннан башлап, ат-тәкбир мокаййид һәм әл-мотлак бер-берсенә туры киләләр. Гарәфә көненнән башлап, һәр намаздан соң ат-тәкбир әйтеп, Зөлхиҗҗәнең 13-нче көненә кадәр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әл-мотлак тәкбир дә әйтелә.

Шул ук вакытта, дин белгечләре әйткәнчә, хаҗ кылучыларга Корбан бәйрәм көнне тәлбийә ййтеп, өйлә намазыннан соң тәкбир әйтә башларга мөмкин. Алдан әйткәннәрдән чыгып, тәшрикъ тәкбир бәйрәм көннәреннән соң берничек тә әйтелми.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.