Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Ерак еллар кайтавазы

Институт мирасханәсеннән

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Түбән Новгород өлкәсенә караган күп кенә фольклор, музыкаль, археографик материаллар саклана. Алар, нигездә, төрле елларда оештырылган фәнни экспедицияләр вакытында халыктан җыелган. Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларына 1958 елның май-июнь айларында фольклор экспедициясе оештырыла. Аны күренекле галим Хәмит Ярми җитәкли. Алар Кызыл Октябрь районының Камка, Актук авылларыннан һәм Спас районының Тукай (Парша) авылыннан шактый гына материаллар җыеп (барлыгы: 252 кыска җыр, 26 сюжетлы җыр, 8 бәет, 2 уен) кайталар.

1962 елның июнь-июль айларында тагын бик зур фәнни экспедиция оештырыла. Алар ике отрядка бүленәләр. Беренче отрядны Илбарис Надиров җитәкли. Алар Кызыл Октябрь, Сергач, Спас районнарында, төгәлрәк әйткәндә, Кучкай Пожары, Андреевка, Бозлау, Ишавыл, Татар Моклокасы авылларында булалар.

Барлыгы 5 әкият, 6 бәет, 30 лирик җыр, 882 кыска җыр, 3 җырлы уен, 10 җырсыз уен, 1 мәкаль-әйтем һәм табышмаклар, 6 йолалар һәм истәлекләр, 7 авыл тарихын язып алу бәхетенә ирешәләр.

Икенче отряд җитәкчесе итеп Халидә Гатинаны билгелиләр. Алар Кызыл Октябрь районының Петрякс, Сафаҗай, Краснай, Иске Мочали, Яңа Мочали, Чүмбәли, Рбишча, Суыксу, Пецә (Пица) авылларында булалар һәм барлыгы 7 әкият, 17 бәет, 64 сюжетлы җыр, 2421 кыска җыр, 107 мәкаль-әйтем, 32 табышмак, 38 уен, 3 мәзәк, 2 истәлек алып кайталар.

Бу зур фәнни экспедиция составында музыка белгечләре дә була. Алар төбәктәге татар халкының музыкаль мирасын җыю максатын куялар. Авылдан авылга йөреп, ягъни Уразавыл, Куй суы, Петрякс, Сафаҗай, Краснай, Чүмбәли, Яндавишча, Мәдәнә, Суыксу, Семеновка, Андреевка, Кучкай Пожары авылларыннан магнитофонга яздырылган 228 музыкаль язма алып кайталар.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә әле тагын төрле кешеләр тарафыннан җибәрелгән фольклор материаллары да саклана. Фольклорчы галимнәр һәрвакыт газеталар, радио аша халыкка мөрәҗәгать итеп, үзләре белгән яисә үзләрендә сакланган халык авыз иҗаты үрнәкләрен Институтка җибәрүләрен үтенәләр. Шул сәбәпле, нигездә, хатлар аркылы илнең төрле почмакларыннан күп кенә материаллар җибәрелә башлый. Алар арасында Сергач районы Суыксу авылыннан җибәрелгән 1 әкият, Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча авылыннан 1 сюжетлы җыр, Кызыл Октябрь районы Суыксу авылыннан 97 кыска җыр, 4 бәет язылган 1958 елга караган дәфтәр бар.

Алда әйтелеп узган барлык материаллар да Мирасханәдә бик кадерләп саклана. Чөнки, беренчедән, алар татар халкының кыйммәтле мирасын тәшкил итә, икенчедән, бу материаллар Институт хезмәткәрләре тарафыннан бик күп авырлыклар, тырышлыклар белән, тир түгеп җыелган. Теләгән кеше бу байлыкны безгә килеп тә карый ала.

Китап өчен архив материалларын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә эшләүче фәнни хезмәткәрләр Айдар Гайнетдинов, Салават Галимов һәм Алсу Хасавнех әзерләде.

 

1929 елның җәендә 12 яшьлек Абдулкадыйр Дәүләтбаевтан
язып алынган мәкаль-әйтемнәр
(Кызыл Октябрь районы). (63 кол.,1 тасв., 4 сак. бер.)

 

1958 елгы экспедиция. Горький өлкәсендә Х.Ярми язып алган
«Ташкай бәете». (63 кол., 1 тасв., 3 сак. бер.)

Х.Абдуллинның «Октябрь коммунасы» газетасында (12 гыйнв., 1941 ел, № 6)
басылып чыккан «Тали беглый бәете турында» исемле мәкаләсе һәм бәетнең тексты.
(63 кол., 1 тасв., 5 сак. бер.)

Горький өлкәсендәге татар авылларына оештырылган
фәнни экспедициянең (1962) 1 нче отряды башкарган эш турында хисап.
Экспедициянең җитәкчесе – И.Надиров, отряд әгъзасы – Т.Галиуллин.
(74 кол., 1 тасв., 1 сак. бер.)

Горький өлкәсендәге татара вылларына оештырылган
фәнни экспедициянең (1962) 1 нче отряды башкарган эш турында
хисапның дәвамы. (74 кол., 1 тасв., 1 сак. бер.)

Горький өлкәсендәге татар авылларына оештырылган
фәнни экспедициянең (1962) 1 нче отряды башкарган эш турында
хисапның соңгы бите. (74 кол., 1 тасв., 1 сак. бер.)

Институтның 1962 елның июнендә Горький өлкәсенә оештырылган фәнни экспедициянең
2 нче отряды тарафыннан җыйналган материаллар турында хисап.
Отряд җитәкчесе – Х.Гатина, отряд әгъзасы – Ф.Әхмәтова. (74 кол., 2 тасв., 30 сак. бер.)

1962 елның июнендә Горький өлкәсенә оештырылган фәнни экспедициянең
2 нче отряды тарафыннан җыйналган материаллар турында хисап (дәвамы).
(74 кол., 2 тасв., 30 сак. бер.)

Горький өлкәсенә оештырылган экспедициянең 3 нче отряды хисабы (1962 ел, июнь).
Экспедиция составы: музыка белгече М.Нигъмәтҗанов, читтән килгән хезмәткәр И.Якупов.
Экспедиция җитәкчесе – И.Надиров. (74 кол., 1 тасв., 2 сак. бер.)

Экспедиция хисабының бер өлеше. (74 кол., 2 тасв., 32 сак. бер.)

«Көнкүреш бәете». Оригиналы һәм гамәлдәге татар хәрефләренә күчерелгән тексты.
(74 кол., 2 тасв., 52 сак. бер.)

Кызыл Октябрь районы,
Петрякс авылында укытучы Ләйлә Алимовадан язып алынган җырлар дәфтәре.
Анда 669 кыска җыр тупланган. Язып алучысы Ф.Әхмәтова.
1962 елгы экспедиция. 08.06–12.06. (74 кол., 2 тасв., 37 сак. бер.)

Институтның фольклор экспедициясе вакытында язып алынган материаллар
(1962 ел, июнь. Горький өлкәсе. Х.Гатина).
(74 кол., 2 тасв., 39 сак. бер.)

1962 елның июнь аенда Горький өлкәсе татарларыннан язып ¬алынган әкиятләр.
Экспедиция җитәкчесе – И.Надиров, язып алучы – Т.Галиуллин.
(74 кол.,1 тасв., 15 сак. бер.)

1962 елның июнь аенда Горький өлкәсе татарларыннан язып ¬алынган әкиятләр.
Экспедиция җитәкчесе – И.Надиров, язып алучы – Т.Галиуллин.
(74 кол.,1 тасв., 15 сак. бер.)

Диан Фаттаховның «Приволжская правда» газетасында (1962 ел, 26 июнь)
басылган «Татар телендә лекцияләр» дигән мәкаләсе
(фольклор экспедициясе әгъзалары И.Надиров һәм Т.Галиуллинның лекция укулары турында)

1962 елдагы экспедиция уңаеннан
җирле җитәкчеләргә язылган
үтенеч хаты. (74 кол., 2 тасв., 33 сак. бер.)

Горький өлкәсе җитәкчелегенең
татар авыллары турында
Институтка биргән мәгълүматы.
(74 кол., 2 тасв., 31 сак. бер.)

«1959 елгы фольклор экспедициясе (Горький шәһәрендә икенче
пароходка күчеп утырабыз)». Х.Гатинаның шәхси тупламасыннан



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.