Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

ӘЛЛҮ-БӘЛЛҮ БӘБКӘСЕ...

Кучкай Пожары авылындагы бишек җырлары

 

Гүзәл Юнысова

Бишек җыры – фольклорның иң борынгы жанры. Язма истәлекләрдә (христиан истәлеге «Волхвлар баш июе», «Алтын ярук» будда сутрасы, Мәхмүт Кашгарый сүзлеге) «бишек» дигән борынгы төрки термин «бәллү, бала караваты» [1] мәгънәсендә китерелә. Бу жанр үрнәкләре татар халкының бөтен төркем вәкилләрендә дә, шул исәптән мишәрләрдә дә, еш очрый. 1987 һәм 1989 еллардагы экспедиция вакытында Сергач районы Кучкай Пожары (Кочко-Пожарки) авылы кешеләреннән берничә бишек җыры үрнәге язып алырга насыйп булды. Алардан тыш М.Нигъмәтҗанов төзегән «Татар халык җырлары» [2] җыентыгында китерелгән тагын бер үрнәк (Уразавылда язып алынган бишек җыры) бу мәкаләне язуга этәргеч бирде.

Бишек җырының төп башкаручылары – өлкәннәр. Барыннан да элек бу җыр халыкның дөньяга карашын, бигрәк тә хатын- кызның күңел торышын, рухи дөньясын чагылдыра. Шунлык- тан балалар фольклорын өйрәнүнең башлангыч этабында ук, бишек җырларын балалар фольклорына кертеп өйрәнү турын- дагы мәсьәлә калкып чыкты. Дөрес, этномузыкологлар бу мәсьәлә буенча төрле позициядә торалар. Бишек җырларын ба- лалар фольклорына кертүгә ышанычлы нигез – балаларның үзлә- ренең бу жанр үрнәкләрен башкарулары һәм саклаулары (биг- рәк тә үткән гасырларда). Мәсәлән, Я.Ханбиков «Татар халык педагогикасы»[3] дигән мәкаләсендә өлкәнрәк балаларның кеч- кенәләрне караганда бишек җырларын җырлауларын билгеләп үтә. Кучкай Пожары авылында язып алынган җырларның бе- рен че юллары ук (мәсәлән: «Әллү-бәллү бәбкәсе, кайда моның әнкәсе?» яки «Әлли-бәлли бәбкәсе, кая киткән әнкәсе?») башкаручының, һәрхәлдә, ана кеше түгел икәнен күрсәтә[4]. Кай бер фольклорчылар, бу фикер белән килешсәләр дә, балалар халык авыз иҗатына бала дөньясын чагылдырган бишек җырларын гына кертергә киңәш итәләр. Бүгенге көндә бишек җыр- ларын (шул исәптән татар халык иҗатын өйрәнүчеләрдә дә) балалар фольклорының «Бала багу поэзиясе» дип аталган беренче бүлегенә кертеп карау өстенлек итә. Монда шулай ук түбәндәге юаткычлар һәм үртәвечләр дә кертелә: 1) йоклату («Әлли-бәлли», «Әлли-бәлли бәй», «Бәй, бәй итәр»); 2) әнисе кая киткән дигән сорау һәм аңа җавап (балага бүләк алырга); 3) йокы теләү; 4) йокламаса, нәрсә буласын аңлату (аю килеп баланы алып китү белән куркыту һ.б.); 5) сабыйны мактау.

Башка төрки халыкларның бишек җырларын өйрәнүче галимнәр «бәй-бәй», «балам бәй» сүзләрен бала йоклатыр өчен уңай булган синсематик иҗекләр (слоглар) дип атыйлар[5].

Кайбер бишек җырларында Г.Тукайның «Бишек җыруы», «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре» шигырьләренең текстлары очрый. Икенче шигырьдә Тукайга хас сатирик төсмер сакланмаган. Шагыйрьләр үз әсәрләрендә сабыйның исемен атамый, ә авылдагы башкаручылар бишек җырын җырлаганда, гадәттә, тәгаен исем әйтәләр, күңеле булсын өчен, язып алучы фольклорчының исемен дә кушып җибәрәләр. Җыр эчендә берничә исем искә алынырга мөмкин:

«1. Әлли-бәлли бәбкәсе, кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка, җиләккә, Гүзәлгә бүләккә;

2. Баю, баю, Бәхтеяр. Бар да сине мактыйлар. Икмәге бар, тозы бар; Сөя торган кызы бар».

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фонархивы фондларында бишек җырларының аерым кызга яки малайга багышланган үрнәкләре саклана[6]. Бишек җырларының көенә килгәндә, аларда башка җырларда сузыла торган көйләр дә очрый, аерым алганда бик по пу ляр «Бәдәвам» китабы көе. Бу көй белән информант бишек җыр- ларын башкарды һәм балаларга багышланган дидактик әдә- бияттан «Көйле иман» дигән бер өзек җырлап күрсәтте (1, 2 нче үрнәкләр).

Бишек җырларының көе итеп башка җыр вариантлары да кулланыла. Мәсәлән: Кучкай Пожары авылында язып алынган «Аппак куян утыра» (3, 4 нче үрнәкләр), «Без, без, без идек» дигән лирик җыр, шулай ук М.Нигъмәтҗанов җыентыгыннан алынган «Нарасый бала» уен җырлары. «Аппак куян утыра» җырындагы тәрбияченең хәрәкәтләрен кабатлауга корылган уен тибы – бик кечкенә балаларга багышлана. Ритмик үзгәрешләр кергән саен бер үк көй төрле жанрга карый башлый. Шулай ук бер көйнең рус бишек җырлары белән дә уртаклыгы бар. Әйтергә кирәк, татар һәм рус балалар фольклорының үзара багланышлары хакында да биредә шактый мәгълүмат тупланды.

Бишек җырларының көй үзенчәлеге булып аларның музыкаль терция (ешрак кече терция) алымыннан башлануы тора. Бала йоклатканда (яки йоклый алмый борсаланганда), ана нарасыен кулына алып тирбәтүе, бәллүнең (бишекнең) җай гына чайкалып торуы – болар барысы терциянең (беренче һәм өченче гамманың баскычлары арасындагы интервал) интонациясен тәшкил итә. Бүгенге көндә бала тирбәтүнең физиологик аспектын өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирелә. Бу хәрәкәтнең сабыйларга бик ошавы мәгълүм. Шуңа күрә, тез өстендә, аякта сикертү, тирбәтү еш кына уйнауның бер элементы булып тора.

Нәкъ шушы авылда безгә тирбәтү көенә уеннарның бик күп төрен язып алырга насыйп булды. Алар күбесенчә шушы интонациядән башлана. Еш кына башкарыла торган бишек көйләрендә олы һәм кече терцияләр чиратлаша. Тагын шундый үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк: мишәрләрнең бишек һәм го- мумән балалар җырларында Казан татарларының борынгы көй- ләренә хас булмаган өчаваз буенча хәрәкәт (трезвучие) очрый.

Күренекле фольклорчы И.Земцовский жанрлардагы өч төп сыйфатка басым ясый: сүз, максат, көй. Аларның барысы бергә булуы яки берәр компонентының төшеп калуы төрле жанрларның әйдәп бару үзенчәлеген тәшкил итә. Бишек җырларында әһәмиятлелеге буенча аларның чиратлашу тәртибе түбәндәгечә: максат, көй һәм сүз. Төп бурычы – баланы йоклату һәм тәрбияләү. Ә кайбер тикшеренүчеләр бишек җырларының тәрбияви функциясенә ышанмый. Сабый бала сүзләрне аңламый, шуңа күрә бишек җырларының төп элементлары – ритм һәм көй, дигән караш хөкем сөрә. Сүзсез бишек көйләренең дә булуы – алар өчен төп дәлил. Татар халкындагы бу төр көйләрне В.Шнитников[7] һәм М.Нигъмәтҗанов[8] теркәгән. Бишек җырларының ике-өч яшькә кадәрге балаларга җырлануын исәпкә алсак, күбесе инде бу яшьтә сөйләшә, димәк сүзләрне дә аңлый дигән сүз. Шунысын әйтергә кирәк, сүзсез бишек җырлары бик аз язып алынган.

Бишек җырын бала йоклап киткәнче җырлыйлар. Кайбер чагында сүзләр дә бетә, ана да арый һәм бертөрле (монотон) көй генә яңгырый башлый, шуңа күрә аларның интонациясе дә үзенчәлекле. Кучкай Пожары авылындагы кайбер башкаручылар (көй тапшырган кешеләр) үзләре башкарган бишек җырлары турында сөйләгәндә: «Бу җыр түгел, бу такмак», – диләр. Шул рәвешле, алар аның ритмлы сөйләм табигатенә игътибарны юнәлтәләр. Бу бигрәк тә «Сәлендерү» тибындагы балалар уены өчен характерлы. Бишек җырларының метро-ритмик төзелеше турында бер- ничә сүз әйтеп үтәргә кирәк. Аларның музыкаль үлчәве күбрәк ике чирекле була. Җырларда, күбесенчә, түбәндәге иҗек ритмы кулланылган: ♪♪♪♪♪♪♪. Фольклорчы Н.Әлмиева[9] тарафыннан ул керәшен татарларындагы бишек көйләренең шундый ритмик калыбы (үрнәге) буларак та аерып күрсәтелә. Ләкин шунысын әйтергә кирәк, мишәрләрдә һәм казан татарларында бу иҗек ритмы кайбер җырларга гына хас. Тукай шигырьләренә таянып, яки бүтән китап көйләрен башкарганда, башка ритмик төзелеш өстенлек итә. Бу шулай ук гаруз белән бәйләнгән булырга да мөмкин: ♪♪♪♪

Русчадан А.В.Әбдриева тәрҗемәсе

КУШЫМТА

 

Бишек җыры

I

Бай, бай итәр, бай итәр,

Бала йокыга китәр.

Бала тиздән йокламаса,

Аюлар алып китәр.

Казанда Бадьян Садыйковадан (1904 елда туган) язылды.
Ул Кучкай Пожары авылында туып үскән. 1987.

Көйле иман

II

1. Белем истә hәркемдә,

Ирләргә hәм кызларга.

Фарыз да бар чамызга,

Сабагыңы бел, бала.

2. Сабак уку фарыздыр.

Яза белү фарыздыр,

Язу ярты илемдер,

Язуны да бел, бала.

Бадьян Садыйковадан язып алынды. 1987.

Бишек җыры

III

1. Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә,

Гүзәлгә бүләккә.

2. Баю, баю, Бәхтеяр,

Бар да сине мактыйлар.

Икмәге бар, тозы бар,

Сөйли торган кызы бар.

Кучкай Пожары авылында
Маhирә Ситдыйковадан язып алынды.

Уен җыры

IV

1. Ап-пак куян утыра,

Колакларны селкетә,

Менә шулай, менә шулай

Колакларны селкетә.

2. Тик торганда бик суык,

Без кулларны җылытыйк.

Тра-ля-ля, тра-ля-ля,

Без кулларны җылытыйк.

3. Тик торганда бик суык,

Аякларны җылытыйк.

Тра-ля-ля, тра-ля-ля,

Аякларны җылытыйк.

4. Кемдер куянны куркытты,

Сикереп качты, әй качты.

Әй качты, качты, качты,

Куян сикереп качты.

Бишек җыры

V

Әллү-бәллү бәбкәсе,

Кайда моның әнкәсе?

Тирән юлга җиләккә

Киткән аның әнкәсе.

Кучкай Пожары авылында
Сания Мостафинадан (1900 елда туган)
язып алынды.

Бишек җыры

VI

 

Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә,

Бәбкәсенә бүләккә.

Кучкай Пожары авылында
Сөләйман Курамшиннан (1920 елда туган)
язып алынды.

Бишек җыры

VII

1. Әллү-бәллү, бай балам,

Сине бишеккә салам.

Син йокыга киткәндә,

Үзем яныңда калам.

2. Йокла, балам, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Төнлә йокың калганга,

Егълап үтә көндезең.

Равия Насыйбуллинадан (1915 елда туган)
язып алынды. Ул Кучкай Пожары авылындаr
туып үскән. 1987.

Бишек җыры

VIII

 

1. Әллү-бәллү итәр бу,

Бохарага китәр бу;

Бохара иштәр иштән,

Мулла булып кайтыр бу.

2. «Остабикә кирәк», – дип,

Бер бай кызын сорар бу.

Сүз дә әйтмәсләр бирерләр,

Кодачалар килерләр.

3. Кодачалар кайтырлар,

Кызны алып китәрләр.

Равия Насыйбуллинадан язып алынды.
Текстта Г.Тукай сүзләре кулланылган. 1987.

Бишекне ничек ясаганнар

Бер бишекне дүрт агачтан озынча итеп эшлиләр иде рамка кебек. Аның төбенә капчык чүпрәген тегеп куялар иде. Дүрт почмактан җеп бәйлиләр дә иде, түшәнгә колчә кебек эшләгән иде анда. Шул ыргак бәйлиләр җепләрнең очына. Шул ыргак белән бишекне асып куялар иде. Әнисенең кровать янына куялар иде асып.

Бер төрлечә озынча ящик эшли иде. Шул ящикның дүрт почмагына җепләр бәйләп, төбенә капчыклар сугып, чүпрәк капчыклар төзелеп. Шулай итеп асып куялар иде.

Өченче төрлесе юкә бишеге була иде. Юкәне киң итеп сугып, шуңы бөкләп, аның бер-ике ягына дуга куялар иде калын чыбыктан бөгеп. Ә бер башыннан бәйлиләр җеп. Шул җепне дугага бәйлиләр иде. Шул дугадан җеп бәйләп ыргак белән түшәмгә аны да асып куялар иде.

Равия Насыйбуллинадан
язып алынды. 1987.


[1] Древнетюркский словарь. – Л., Ленинградское отделение изд-ва «Нау ка», 1969. – С. 97.

[2] Татарские народные песни. – М., 1970. – № 40. – С. 50–51.

[3] Ханбиков Я. Татарская народная педагогика // Из истории педагоги- ческой мысли. – Казань, 1967. – С. 3–147.

[4] 1987 елда Казанда Насыйбуллина Рабигадан (1915; тумышы белән Кучкай Пожары авылыннан) язып алынды.

[5] Кондратьева Н.М. Колыбельные теленгитов // Музыкальная этногра- фия Северной Азии. – Новосибирск, 1988. – С. 187.

[6] Г.Ибраһимов ис. ТӘһСИ фонархивы. Фонд 66 (№№ 2, 3).

[7] Шнитников Всев. Материалы по киргизской и татарской музыке // Живая старина. – 1913. – Г. XXII. – Вып. III–IV. – С. 400–416.

[8] Нигмедзянов М. Народные песни волжских татар. – М.: Советский композитор, 1982. – № 48. – С. 103.

[9] Альмеева Н.Ю. Ритмические клише и мелодическая заменяемость в песнях татар-кряшен // Народная музыка: история и типология. – Л., 1989. – С. 162.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.