Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Ибен белсәң, көе килә

Музыкаль фольклор һәм уен кораллары

Эльмира Каюмова

Җыр булса – икмәк тә була.
Халык әйтеме (Зур Рбишча)

Приведи-ка, матушка,Татарина с скрыпкою,
Мордвина с волынкою.

А.С.Пушкин язмаларыннан (Болдино)

2010 елның 30 май –11 июнь көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенә юнәлтелгән комплекслы экспедиция кысаларында мин, музыка белгече буларак, этномузыкаль тикшеренүләр алып бардым. Барлыгы 15 авыл өйрәнелде: Княгинин районы – Ыргу (Урга); Кызыл Октябрь районы – Актук (Актуково), Зур Рбишча (Большое Рыбушкино), Куй суы (Овечий Овраг), Мәдәнә (Медяны), Пашат (Пошатово), Чүмбәли (Чембилей), Яндавишча (Ендовищи); Пилнә районы – Петрякс (Петряксы), Сафаҗай (Красная Горка)[1]; Сергач районы – Камка (Камкино), Кучкай Пожары (Кочко-Пожарки); Сеченов районы – Краснай (Красный Остров); Спас районы – Бозлау (Базлово), Татар Моклокасы (Татарское Маклаково). Кылган сәяхәтебез дәвамында 1919–1984 еллар арасында туган 80 нән артык кешедән күп төрле мәгълүматлар тупланды (халык музыкасы һәм авыз иҗаты үрнәкләре, гореф-гадәтләр, авыллар тарихына кагылышлы материаллар һ.б.).

Тәэсирләргә килгәндә, Түбән Новгород якларында яшәүче татарлар (галимнәр аларны сергач мишәрләре дип атыйлар) бик ачык, кунакчыл халык, шуңа күрә үземне Татарстаннан читкә китмәгән дә шикелле, ягъни үз өемдәге кебек хис иттем. Сүз уңаеннан, эшебез белән кызыксынып, аның асылын аңлап, ярдәм иткән авыл башлыклары, дин әһелләре, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә, шулай ук барлык халык башкаручыларына күңелләрендә йөрткән иҗат җимешләрен тапшырган өчен ихластан рәхмәтемне белдерәсем килә.

Нижгар татарлары бай, мул тормыш алып баралар. Урын-җирләре иркен, урамнары киң, йортлары зур. Авылларында ике катлы йортлар шактый, хәтта өч катлылар да очрый. Чагыштырмача «кечкенә» – бер этажлы өйләрендә дә 4–5 бүлмә бар. Шунысы кызык: кеше саны 500–600 дән артмаган авыл бетә торганнардан исәпләнә, ә инде халкы 3 меңгә якын булса (мәсәлән – Зур Рбишча) – әйбәт, ныклы булып санала.

Биредә яшәүчеләр – эшчән, тырыш һәм максатчан. Һәрбер йортта диярлек төзү, яңарту эшләре гөрләп тора. Шунлыктан, өлкән буын вәкилләрен дә еш кына эшләреннән аерырга туры килде.

Тагын бер сокланырлык сыйфатны аерып үтәсем килә. Мишәр татарлары үзләренең тарихын, динен, мәдәниятен саклауга күп көч куялар. Мәсәлән, Түбән Новгород шәһәрендә махсус газеталар («Туган як», «Мишәр дөньясы»), журналлар («Ислам на Нижегородчине») чыгалар, «Мәдинә» нәшрияте бар, «Маһинур» мәдрәсәсе эшләп килә һ.б. Ә инде ислам символикасына зур әһәмият бирүләре – башка милләтләр арасында югалып калмау чарасы.

Музыка сәнгатенә якын килсәк, әлеге төбәк – Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев кебек мәшһүр җырчыларның туган ягы. Безгә алар туып үскән Актук (икенче исеме – Яңапар) һәм Чүмбәли (Цүмбәли) авылларын күрү насыйп булды. Җыеп алганда, мишәр халкы бик музыкаль. Билгеле ки, бүгенге көндә күп кенә фольклор әсәрләре юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткәннәр (ХХI гасырда, өченче меңьеллыкта яшәгәнебезне онытмаска кирәк). Ләкин шуңа да карамастан, тамчылап, бөртекләп туплый торгач, 2010 елгы экспедиция нәтиҗәсендә бик кызыклы һәм үзенчәлекле материаллар язып алынды. Яңадан барсаң – тагын шуның хәтле җыр-көй табылыр сыман, чөнки, вакыт чикле булганга күрә, кайчакта тиз-тиз генә урап кайтырга туры килде (югарыда авылларның күпсанлы икәнлеген искәртеп узган идек, шунлыктан һәрберсен җентекләп йөреп чыгар өчен бер атна вакыт та җитмәс).

Элегрәк бу якларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (сәнгать) институты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академиясе), Татар фольклоры дәүләт үзәге тарафыннан оештырылган экспедицияләр эшләп килгәннәр.

1962 елда нижгар мишәрләренең җыр-көйләрен күренекле музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов язып кайткан булган. Бер ай дәвамында (7 июньнән алып 6 июльгә кадәр) 12 авылны тикшереп, 54 информанттан (1860–1940 елгылар) 228 халык музыка үрнәкләре җыелган[2]. Аларның дүрттән бер өлеше (59 мисал) 1970, 1976 һәм 1984 нче елларда басылган ноталы җыентыкларда дөнья күргән[3]. Шунысын ди билгеләп үтик, Түбән Новгород өлкәсенә килүебезнең бер сәбәбе бүгенге музыкаль фольклор хәзинәсен әлеге язмалар белән чагыштыру иде.

Әлбәттә, 50 елга якын вакыт эчендә шактый күп үзгәрешләр барлыкка килгән. Мәсәлән, М. Нигъмәтҗанов туплаган «Ташкай бәете», «Әхсән бәете», «Киндерләр җәйдем», «Зәлифәкәй», «Далаларда егет печән чаба», «Анай кәбәй» (кыз елату) кебек әсәрләр безгә бөтенләй очрамады. Традицион бәетләр һәм лирик озын көйләр – сирәк очрый торган жанрлардан. Хәзерге чорда күбрәк кыска көйләр кулланыла, аеруча – «Картош көе» бик популяр, аның дистәләгән вариантларын язып алдым. Шунысы сөендерде: сергач этнографик төркеменә генә хас булган «Түмә такмаклары»н («Түмә бәетләре») хәтерләүчеләр әле дә бар. Шул ук вакытта, яңа әсәрләр, моңарчы яктыртылмаган яклар ачыкланды.

Алдагы елларда мөселман музыкаль традициясенә игътибар аз булган. 2010 елгы фәнни сәфәрдә исә күп кенә көйләп әйтелә торган мөнәҗәтләр, Коръән сүрәләре, салаватлар, азаннар тупланды. Борынгы туй җырлары, үзенчәлекле «Җимчәчәк», «Байкалга батыру», «Бармак уены» көйләре язылды. Өстәвенә, мандолина һәм скрипкада уйнаучыларны табарга туры килде. Болар турында тәфсилләп язарбыз.

Казан белән Мәскәү арасында урнашуы музыкаль-шигъри иҗатта да чагылыш таба. Нижгар татарларының музыкаль фольклоры өч катламнан гыйбарәт: 1) мишәр компоненты (төрки һәм фин-угыр этник элементларның берләшүе нигезендә барлыкка килгән); 2) гомумтатар культурасы (уртак җырлар, дини көйләр); 3) рус мәдәнияте йогынтысы (репертуарда һәм башкару манерасында сизелә).

Җирле үзенчәлекләрне тасвирлауны иң элек кыска көй рәтенә кергән «Картош», «Баламишкин» (халык телендә – «Маламишкин») исемнәре белән мәгълүм көйдән башларга кирәк.

Яндавища илебез,

Ик[е] очында күлебез,

Ик[е] очында күлебез.

Кайсы күйгә йырласак та

Килә «Картош» көебез.

            (Яндавишча авылы)

Куй суы дигән җиребез,

Уртасында күлебез,

Уртасында күлебез.

Җырласак та матур чыга

«Маламишкин» көебез.

            (Куй суы авылы)

Аның төп атамалары – авыл күе, урам күе. Башкаручылар фикеренчә, бу көй – барыннан да өстен, ягъни беренче урында тора. Бергә җыелган чакларда (туйларда, егетләрне солдатка озатканда, бәбәй бәйрәмнәрендә һ.б.) җырлашуны шуннан башлыйлар, анда йөзләгән куплетлар кереп китә («сыптырталар гына», «вичерларда берсенең артыңнан ялгый гына барасың»), аннары гына башка көйләргә күчәләр. Элегрәк уен җырлары да шул көйгә башкарылган.

Еш кулланыла торган «Картош» исеменең килеп чыгышын болайрак аңлаттылар. Беренчедән, әлеге көй бәрәңге кебек киң таралган. Икенчедән, «түгәрәк булгангамы, по кругу шулай йырлап йөриләр» (Петрякс). Өченчедән, «Картош шылдырдыймы салганда? Шуның шикелле бит, менә дырылдаттырып җырлап бетерәләр дә – булды» (Мәдәнә).

Авыл халкы аның аермасын тоеп, «безнең мишәр көе» дип горурланып торалар. Шигъри ягын билгеләгәндә, нижгар такмаклары, частушкалар дигән төшенчәләр кулланышта йөри.

Шулай итеп, Татарстанда яшәүче казан татарларының «Алмагачы» кебек, сергач мишәрләренең «Картош»ы («Баламишкин») көйләр патшасы булып тора.

Биредә танылган «Сарман», «Арча», «Шахта», «Рамай», «Галиябану», «Сибелә чәчем», «Урманнарда йөрдем» һ.б. аеруча яратып җырланган. «Тәфтиләү», «Вәсфи Камиләкәй», «Мәрфуга», «Агыйдел буйлары», «Ык буйлары», «Сакмар буйлары» җырларының аерым мисаллары язылды. Композиторлар әсәрләреннән «Утыр әле яннарыма» (И.Хисамов муз., Ш.Галиев сүз.), «Керим әле урманнарга» (Р.Яхин муз., Г.Мөхәммәтшин сүз.), «Китмә, сандугач» (Р.Яхин муз., Г.Зәйнашева сүз.), «Җидегән чишмә» (С.Садыйкова муз., Г.Бәширов сүз.), «Чыгарсыңмы каршы алырга?» (В.Әхмәтшин муз., Д.Гарифуллин сүз.), «Кыр казлары киткәндә» (Ә.Бакиров муз., Р.Гәрәй сүз.), «Әйтмә син авыр сүз» (Р.Хәкимов муз., Р.Чурагулов сүз.) һ.б. таралыш алган.

Түбән Новгород төбәге авылларында йола фольклорының саклануы төрлечә. Мәсәлән, Татар Моклокасы, Бозлауда борынгы туй җырлары хәзерге көнгә хәтле килеп җиткәннәр. Биредә оригиналь «Силәзән җырлары»[4]башкарылган. Өйләнмәгән егетләр төрле төстәге тасмалардан ясалган бәйләмнәрен шешә башларына куеп, эротик эчтәлекле текстларын җырлап (кияүнең ир булуын аңлатып), театраль тамаша күрсәткәннәр. Әүвәле «Силәзән җырлары»н Ыргу авылында да уйнатканнар. Әлеге авылда сирәк очрый торган «Абау, бәгърем» кушымталы сүзләр белән башкарыла торган бик матур көй язып алынды.

2010 елгы экспедиция барышында «Җимчәчәк» җырлары (белгечләрнең күбесе аларны ел фасылы белән бәйле йола иҗатына кертәләр)[5] фәкать Камка авылында гына табылды. Әйтергә кирәк, шундый исемдәге язгы уеннар Рязань өлкәсенең Әҗе авылында, Башкортстанның Ык буенда урнашкан авылларында (элекке Бәләбәй өязе), Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында да булган[6]. Камкада язылган үрнәктә түбәндәге юллар бар:

Зимцәцәк, зимцәцәк,

Зима буе сарымсак, сарымсак,

Сарымсакка ни кирәк?

Энә белә[н] йеп кирәк.

Әһәмияте шунда ки, алданрак теркәп куелган язмаларда сарымсак сүзе урынына нарымсак диелгән:

Зимә буе нарымсак, нарымсак,

Нарымсакка ни кирәк, ни кирәк,

Ярма-ярма бүз кирәк, бүз кирәк,

Ул бүзләрне тегәргә, тегәргә

Инә белән җеп кирәк, җеп кирәк...[7]

Борынгы сүзнең мәгънәсе аңлашылмаганга күрәдер, тора-бара ул үзгәртелеп әйтелә башлаган. Керәшен татарларының җырларында исә (Ташкирмән авылы) нарыймдҗан сүзе кулланыла:

Дҗем тчәтчәк, дҗем тчәтчәк,

Нарыймдҗанга ни кирәк, ни кирәк,

Ак калпаклы кыз кирәк, кыз кирәк,

Дҗемрә-дҗемрә дҗем тчәтчәк...[8]

Нижгар якларында иң таралган уеннар арасында «Байкалга батыру» (исемнең вариантлары: «Суга батыру», «Бака түшәге») һәм «Бармак уены»н атарга мөмкин. Беренчесенең тәртибе болай: яшьләр түгәрәкләнеп утыралар, уртада берәү түндәктә (артсыз урындыкта) утыра. Аны башта җыр белән «батыралар», аннары кем дә булса «чыгара». Чыгарган кеше үзе түндәктә кала. Уен шулай дәвам итә.

«Бармак уены»н өйләрдә дә, ә күпчелек кырда (чөгендер утаганда), эштән арып ял итәргә җыенгач, оештырганнар. Еш кына җиргә йөзтүбән ятканнар һәм һәр кеше (катнашучы санына караптыр) бер, ике (берсе – егет, берсе – кыз имеш), дүрт, яки биш бармагын куя торган булган. Бармакларга чиратлашып басып, мәхәббәт җырларын (ашыйк йырлары) башкарганнар. Җыр кемдә тукталса, аның эчтәлеге шул кешегә кагылган дип саналган. Шул рәвешле сөйгән ярларын юраганнар[9]. Шунысын да искәртик, әлеге уеннар 1954–1958 нче елларда туган буын вәкилләренә инде эләкмәгән, ә кайбер авылларда хәтта алардан олыраклар (мәсәлән, Ыргуда 1947 нче елгылар) да аны уйнаудан туктаган.

Кызыл Октябрь районы Өчкүл авылы яшьләре июнь урталарыннан алып сентябрьгә кадәр кич саен Катлама күле янына җыела торган булганнар. Кара-каршы чирәмгә тезелешеп (уртада – баянист була), бер-берсен төрттереп «Чиртеш җырлары»н башкарганнар. Җыр аша ярышу формасында узган бу кызыклы уен турындагы мәгълүматларны Актук авылында яшәүче Яруллина Рафия Җәфәр кызы (1956 елда Өчкүл авылында туган) тапшырды.

Санап киткән уеннарның җыр текстлары «Картош» көенә яңгыраганнар. Шулай ук татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә популяр булган «Йөзә үрдәк, йөзә каз» («Күпер чыгыш», «Күпер алыш» уены), «Сара сибә», «Суда, суда», «Челтәр элдем читәнгә», «Талы бөгелеп тора» һ.б. җырлар да таралыш алган.

Уеннар белән бәйле җирле төшенчәләр дә игътибарга лаеклы. Мисал өчен, Княгинин районындагы бердәнбер татар авылы булган Ыргуда уеннарны куерту дип йөрткәннәр. Түгәрәккә басу халык телендә – мәрәгә басу дип атала (Куй суы, Пошат һ.б.).

Бию көйләре җыелмасы «Әпипә» («Афифә»), «Бишле бию», «Краковяк», «Яблочко», «Цыганка» («Цыганочка»), «Барыня» («Русский») кебек үрнәкләрне үз эченә ала. Сергач мишәрләренең кычкыртып бию (Зур Рбишча), бал кычкырту (Краснай) гадәтенә тукталып китик. Информантларның сөйләве буенча, аны мунча сые көнне (кыз ягына кияүнең туганнары җыелгач) үткәрергә яратканнар. Гармунчы янында кем дә булса кепка тотып басып торган, биергә теләгән кеше шунда вак акча салып биегән. Шул чакта «Бер тиен генә салды!» дип кычкырсалар – аңа гармунчы уйнамый инде (әз биргән дип). Яисә: «Ун тиен салды!» (ул заманнарда зур акча!) – ул кеше инде озаграк бии. Шулай итеп кычкыртып-кычкыртып биегәннәр.

Башкалардан үзгә булган «Төймә такмаклары» (халыкчан әйтелеше – «Түймә такмаклары», «Түмә такмагы», «Түмә бәете») Мәдәнә, Чүмбәли, Краснай, Сафаҗай, Куй суы авылларында теркәлде. Олы яшьтәге җырчылар аларны яшь чактан ук картлардан ишетеп, отып алганнар. Әлеге мисаллар М.Нигъмәтҗанов язып калдырган көйгә башкарылды[10].

Бишек җырлары һәм балаларны кулда сикертеп уйнатканда әйтелгән әсәрләр арасында «вәттүри-вәлбизә, юка бии төнтәнә», «сендибалы, сендибалы, сендибалы сендигач», «томарушка, тымарка, томарушки, тимарка» кебек аңлашылмый торган сүзләргә корылган үрнәкләр бар. Хөсәенова Мөнирә (1933 елда Мәдәнә авылында туган) истәлеге буенча, аның әнисе «сандугачым минеке, былбыл ... минеке» җыр текстын нигәдер үзгәртеп, сүзләрен алыштырып, «сәсү сәсем минетте, быбыт нәсем минетте...» дип көйли-көйли сабыйларын йоклата торган булган. Әлеге күренешнең очраклы булмавы бәхәссез. Әмма бу – гади аваз ияртемнәре, иҗекләрне көйгә салып «телдән» җырлаумы, әллә инде борынгылыкның бер калдыгымы? Чын мәгънәсен әле чишәсе бар. Өстәп тагын бишек җырларының кеше үлгәч елау үрнәкләре белән бәйләнешен билгеләп үтәргә кирәк (чагыштырып карагыз: Кушымта II, № 8 һәм № 18). Китерелгән мисалларда баланы тирбәткәндә һәм баласын югалтып өзгәләнеп елаганда бер үк сөйләм әйләнмәләре файдаланыла.

Җыелган бәетләрне ике төркемгә бүләргә мөмкин. Беренчесен традицион әсәрләр тәшкил итә: «Сак-Сок» (Мәдәнә, Сафаҗай – 3 данә), «Кыз сату бәете» (Мәдәнә, Пашат – 2 данә), «Рамазан бабай бәете» (Сафаҗай), «Марзыя бәете», «Алданган кыз бәете», «Качкыннар бәете» (өчесе дә – Яндавишчада). Икенче төркем хәзерге заман иҗат җимешләреннән гыйбарәт: «Рөстәм бәете» (Зур Рбишча), «Абдулхамит бәете» (Зур Рбишча), «Рамилә бәете» (Яндавишча) һ.б.

Бу якларда әйләнештә йөргән традицион бәетләрнең музыкаль ягына күз салсак, аларда, нигездә, рус җырлары белән охшашлык сизелә. «Сак-Сок» бәетенең язылган үрнәкләре барысы да татарлар арасында киң таралган көйнең вариантлары булып торалар. Белгечләр бу көйнең «Хасбулат удалой» исемле рус балладасы белән уртаклыгы бар дип саныйлар[11]. «Марзыя бәете»[12], «Кыз сату бәете»[13] данлыклы «Кирпичики» көенә якын торалар. Әлеге әсәрнең сүзләрен П.Герман, музыкасын В.Кручинин (С.Бейлейзонның «Две собачки» вальсына таянып) 1924 елда иҗат иткәннәр. Башка мисаллар да шул ук фикерне дәлилли.

Безнең чорда иҗат ителгән бәетләр, кагыйдә буларак, көйләнмичә укылалар, ягъни шигъри әсәр буларак яшиләр. Аерым шәхесләрнең фаҗигале язмышына карата чыгарылган үрнәкләр нижгар мишәрләренең «Туган як» газетасы битләрендә басыла килә. Бүгенге авторлар авылдашлары соравы буенча бәетләр, шигырьләр, җырлар уйлап чыгаралар. Андый сүз осталарының кайберләрен атап китик. Яндавишча авылында – Ибраһимова Зәйнәп Юсып кызы (1939 елда Карга авылында дөньяга килгән). Ул үзенең авылдашы, озак вакыт югалып торган Рамилә исемле кыз турында 1995 нче елларда «Рамилә бәете»н язган. Зәйнәп апа югарыда телгә алынган «Алданган кыз бәете»н һәм «Качкыннар бәете»н көйләп башкарды (ул аларны әнисеннән отып калган). Зур Рбишча авылында яшәүче Ситдыйкова Факия Сәяр кызының (1958 елгы) иҗат сандыгында төрле темаларга багышланган әсәрләр байтак. Мәсәлән, ул 2004 елда җәберләп үтерелгән егетенең әнисе үтенече буенча «Рөстәм бәете»н чыгарган. Шулай ук «Абдулхамит бәете»н карагыз (Кушымта I, № 9).

Ислам дине белән бәйле халык традициясенә тукталып үтик. Мөнәҗәтләргә килгәндә, биредә «Мусә мөнәҗәте», «Менә шундый заман җитәр», «Әминә ханым Мөхәммәт анасы», «Рәсүлулла ятим үзе», «Үлем дигән ачы агу», «Газиз гомерләрнең кадерен белмәдем», «Сөйлим әле, балам, сөйлим әле», «Мәҗлесегез күркәм булсын», «Вәйселкарани» (бала йоклатканда да кулланыла) һ.б. таралган. Безнең дәвернең үзенчәлеге шунда ки, башкаручылар текстларны, гадәттә, Казанда нәшер ителгән китаплардан алалар. Шуңа күрә бер үк әсәрләр төрле төбәкләрдә кабатлана. Көйләре исә, күпчелек очракта, якын даирәдән үзләштерелә, димәк, җирле була. Шунысын да әйтергә кирәк, яшь муллаларның мәкамнәрендә гарәп музыкасының йогынтысы сизелә. Китап көйләү мисаллары сирәк очрады: «Бәдәвам» (Мәдәнә), «Йосыф китабы» («Юсип китабы» – Краснай). Чүмбәли авылында Сибгатуллин Мәсум Мусә улыннан (1930 елгы) «Мәүлит-ән-нәби» тулаем язып алынды (ул аны апасыннан калган кулъязма дәфтәрдән укып көйләде).

Хәзерге вакытта төбәктә музыка коралларында уйнау традицияләре зур үсеш алган дип әйтеп булмый. Һичшиксез, җитди нәтиҗәләр ясар өчен барлык буын вәкилләре арасында махсус социологик сораштырулар үткәрергә кирәк. Без, әлбәттә, гасырлар тирәнлегеннән күчеп килгән мирасны барлау максатыннан чыгып, өлкәннәрдән җыеп алган мәгълүматларга таянып фикер йөртәбез. Шулай да, әүвәлге еллар белән чагыштырганда (Петрякста – 100 гармунчы булган, һәр йорт аша диярлек; Бозлауда ХХ гасырның 60 нчы елларында – 27 кеше), зур мишәр авылларында гармунчылар бармак белән генә санарлык.

Моталлапов Хәлим Хәлиулла улының (Сафаҗай авылыннан, 1933 елгы) ике төрле баяны бар: берсе Германиядә, икенчесе – Россиядә (Тула шәһәрендә) эшләнелгән. Ул Уразавылда яшәгән чакта Вениамин дигән мордва кешесеннән баянда уйнарга өйрәнгән, соңыннан нота билгеләрен үзләштергән. Репертуарында – «Урам күэ», «Идел» («Су буйлап»), «Яшьлек» җырларының инструменталь версияләре, бию көйләре – «Әпипә», «Әнисә», «Цыганочка», «Яблочко», вальслар, маршлар. Яшь вакытта популяр татар җырларын («Сарман», «Зәңгәр шәл», «Шахта», «Галиябану», «Өй артында шомыртым», «Гөлҗамал») яратып башкарган. Аның әйтүе буенча, «Гөлҗамал» җыры Ә.Афзалова концерт куеп киткәннән соң халык арасында бик таралган.

Садеков Рәшит Үмәр улы (1949 елда Чүмбәли авылында туган) 6 яшьтән үк уйный башлаган. Хафиз абзыйсы (1936 елгы) эшкә киткән арада, аның бер рәтле гармунында уйнарга өйрәнгән. Хәзер «Royal standard» баяны (Мәскәүдә сатып алган), «Solo» аккордеонында зур осталык белән уйный. Малае да әтисенең һөнәрен дәвам итә.

Рәшит әфәнде Хәйдәр Бигичевның якын дусты булган, алар бергә үскәннәр. Атаклы якташы җырларга яраткан «Тәфтиләү», «Китмә, сандугач», «Керим әле урманнарга» һ.б. башкарып күрсәтте. Репертуарында бик кызыклы «Пасяк көе» бар. Элек авылда Пасяк кушаматлы көтүче булган, ул бу көйгә кырда җырлап йөргән, үзе тальянда да уйнаган. Туйларда картлар шул көйне сузып, җырлап утырганнар. Шулай ук Р.Садековтан «Урам күе» (биредә «Картош» дип әйтмиләр), «Ык буйлары» (Хафиз абзыйсының яраткан көе), «Шахта», төрле бию көйләре («Әпипә», «Цыганочка»), «Чыгарсыңмы каршы алырга?» (армияга озатканда җырлаганнар), «Ак каен» (З.Сафиуллин муз., Ә.Зәйни сүз.), «Беренче мәхәббәт» (С.Садыйкова муз., Ә.Рәшит сүз.) һ.б. әсәрләр язылды. Ул уйнаганда, хатыны – Садекова Халидә Мәксүд кызы (1957 елгы) һәм мине авыл буйлап йөрткән Фатехова Гөлнара Осман кызы (1967 елда Кучкай Пожары авылында туган, китапханәче) баянга кушылып җырладылар.

Яруллин Максут Мансур улы (1954 елда Актук авылында туган) – гармунчылар нәселеннән. Башта заказ буенча эшләнгән гармунда уйнаган. Өендә музыка кораллары коллекциясе саклана. Көйләр исемлеген бу як өчен хас булган үрнәкләр тәшкил итә: «Картош күэ», «Сарман», «Әпипә», «Утыр әле яннарыма», «Сагыну җыры» (Р.Хәсәнов муз., Г.Идрисов сүз.) һ.б. Музыка сәләте балаларына да күчкән, алар Мәскәүдә «Яшьлек» ансамблендә җырлыйлар һәм уйныйлар.

Ыргу авылында Җамалов Салих Хөсәен улы (1951 елда туган) «Чайка» хромка гармунында һәм «Тембр» баянында «Кыска кү» («Картош»), «Колхоз күе» («Шахта», биредә озын урам көе функциясен үти), «Агыйдел буйлары», «Ай-ли, чияләр», «Әпипә», «Бишле бию» һ.б. уйнады. Композиторлар иҗат иткән әсәрләрдән иң яратканы – «Юксындырсаң, нишләрмен» (М.Макаров муз., Х.Туфан сүз.). Яздырган вакытта гармунчыга кушылып, 4 кеше күмәкләшеп җырлады: Салихова Хадичә Таһир кызы (1934), Баһаутдинова Наимә Таһир кызы (1941), Җамалова Галия Җәфәр кызы (1952), Җамалова Зөһрә Мирхатип кызы (1958).

Пашат авылында гомер кичерүче Алиәкбәров Абдулла Алиәкбәр улы (1941 елгы) хромкасын Сергач кибетеннән сатып алган, уйнарга күршесеннән өйрәнгән. Башкаручы сүзләренә караганда, әүвәлрәк «Кара урман», «Сарман»ны җырлаганнар, ә аның яшь чагында – И.Шакиров, Г.Рәхимкулов, Р.Ваһапов репертуарындагы көйләр популяр булган.

Үзләре белән очрашып өлгермәсәк тә, халык арасында уйнаулары белән танылган башка гармунчыларның исемнәрен дә биредә атап үтик. Болар: Мәдәнәдә – Айнуллин Наил, Билялов Хәннән, Җәббаров Фәрит, Уразавылда – Башаров Мөнир һ.б. Шунысы куанычлы, алар арасында яшьләр дә бар.

Бүгенге көндә ешрак хромка, баян һәм аккордеон кулланылса, элек заманда тальян, саратов гармуны киң таралган булган. Мисал өчен, Яндавишча авылында тальянчы Сабирова Халисә Исмаил кызы (1918 елгы) турында мәгълүматлар теркәлде. Әббәсов Абделмәлик Әббәс улы (1930 елда Сафаҗайда туган) саратов һәм «Казан» гармуннарында уйнаган.

Нижгар якларында гармун-баяннарны орган, органнар дип атау игътибарга лаеклы.

Скрипка һәм мандолинада уйнау традицияләре аеруча сүнеп бара торганнардан.

Исән скрипкачылардан Бозлау авылында яшәүче Садыйков Шамил абзыйны атарга кирәк. Инструментын кибеттән сатып алып, үзлегеннән өйрәнгән. Олы яшендә булганлыктан, скрипкасын күптән кулына алганы юк икән инде. Шулай да, сәламәтлеге бик яхшылардан булмаса да, ул безгә берничә көй башкарып күрсәтте («Шахта», «Сарман» һ.б.). Заманында (армиягә хәтле) ул Измайлов Абдулла белән бергә урамнарда, вечерларда уйнап йөргән.

Измайлов Абдулла Измаил улы (якынча 1922–1923 елларда туган) исә музыка коралларын ясау һәм төзәтү эше белән шөгыльләнгән. Скрипканың төп өлешен фанердан, башын – каен агачыннан, аерым детальләрен – юкәдән ясап, лаклап, мич башында катырган, ат койрыгыннан кыллар куйган. Үзе «Тәфтиләү»не уйнарга яраткан. Әлеге кыйммәтле истәлекләр белән аның кызы – Юнисова Роза Абдулла кызы (1946 елгы) уртаклашты. Роза ханым үзе дә талантлы шәхес – оста халык җырчысы, шагыйрә, төбәкне өйрәнүче һәвәскәр галим.

Мәдәнә авылында скрипкачы Әнвәр Фәхретдинов (1936 елгы, баянда да уйный, укытучы булып эшләгән) яши дигән хәбәр ишеткәч, аның янына юл алдым. Кызганычка, өендә булмаганлыктан (Мәскәүгә кунакка киткән иде) аны яздырырга насыйп булмады.

Элек булган скрипкачылар турында шактый белешмәләр җыелды. Сеченов районы Краснай авылында гомер итүче Җаббарова Әнисә Усман кызының (1935 елда туган) әтисе – [Әх]мәтов Усман Муса улы (1910 елгы) туйларда уйнап йөргән. Ире Мәнсур (1932) һәм иренең абыйлары – Ирфан (1929) белән Абдулла әбзи (1929) дә скрипкада башкарганнар.

Петрякста яшәгән Абянов Ибраһим (1885 елгы чамасы) инструментларын чыршыдан ясаган булган. Скрипкада «Түмә такмагы» һ.б. әсәрләрне уйнаган. Барыннан да артыграк «Комаринская» исемле рус көен яратып башкарганлыктан, аңа Камрун кушаматы такканнар.

Скрипкачылар бигрәк тә Мочалидә (1930 нчы елларда туйларда уйнаганнар) һәм Ыргуда булганнар (үзләре ясап уйный торган булганнар). Бу һәм алдагы мәгълүматны Сабиров Сәяр Вафа улы тапшырды.

Рәшит Ваһаповның дусты – Мостафа Салахетдинов, Куй суы авылында тирә-якка дан тоткан Абдуллин Сафа Абдулла улы (1924 елда туган, укытучы булып эшләгән) скрипкада төрле татар халык көйләрен башкарганнар.

Кыллы музыка коралларында уйнау традициясенең биредә ныклы урнашуын исбатлаучы бер кызык мисал китерәсем килә. Бөек рус шагыйре А.С.Пушкин 1830 нчы еллар тирәсендә Болдино авылында (Уразавылдан 50 чакрым чамасы) язып алган «Калина-малина!» уен җырында мондый сүзләр бар: «Приведи-ка, матушка, Татарина с скрыпкою, Мордвина с волынкою»[14].

Мандолиначыларга килгәндә, әлеге инструментта бердәнбер уйнаучы Петрякс авылында табылды. Ул да булса – Сабиров Сәяр Вафа улы (1924 елгы), РСФСРның атказанган укытучысы, Ломоносов исемендәге премия лауреаты, туган якны өйрәнүгә күп көч куйган кеше (мәкаләләр һәм китаплар авторы) булып чыкты. Кучкай Пожары педагогик училищесында укыганда, мандолина, скрипка, думбыра, пианино, корнет кебек уен коралларын үзләштергән. Ноталарны белә. Туган авылы кибетеннән 1947 елларда 8 сумга сатып алган мандолинасында татар һәм рус халык көйләрен, И.Дунаевский, М.Блантер («Катюша») җырларын яратып башкарган. Аннан күптөрле бәһале материаллар язып алынды.

Алдагы елларда Түбән Новгород өлкәсе авылларында яшәгән мандолиначыларны санап китик. Н.М.Сөләйманова (1924 елда Петрякста туган, Сафаҗай авылында яши) хәтерләвенчә, аның әтисе – Аймалетдинов Мөҗип Аймалетдин улы (1901) мандолинада уйнарга яраткан. Әнисенең энесе – Билялов Абделхак Билял улы (чама белән 1906–1908 елгы, Петрякста туган) да скрипкачы булган, башкарган әсәрләре арасында «Башмагым» көе дә булган. «Мин кечкенә идем ул вакытта... Безгә килә иде Абделхак абый скрипкасын тотып... Әтием мандолинада, икәү кара-каршы уйнадылар... икәү утырып», – дип искә алды Назифә ханым.

Пашат авылында – Бөек Ватан сугышы ветераны, Вафин Нурмөхәммәт Нурмөхәммәт улы (авылдашлар аңа Нурулла дип эндәшкәннәр) клуб сәхнәсендә, туйларда «Кара урман», «Сарман», «Авыл күе» кебек әүвәлге көйләрне уйнап торган.

Яндавишча авылында гомер кичерүче Ибраһимова Зәйнәп Юсып кызы хатирәләре буенча, аның кайнатасы – Мансуров Ибраһим Фатыйх улы («Марзыя бәете»нең авторы), ире – Ибраһимов Мансур Ибраһим улы (1934 елгы) һәм улы Рәшит – барысы да мандолина кылларын чиртеп уйнаганнар. Репертуарларында – «Кара урман», «Әллүки», «Алмагачлар» кебек үрнәкләр булган.

Шунысын да билгелик: гади халык арасында скрипка белән мандолинаны бутау очраклары күзәтелә.

Элекке заманнарда көтүчеләрнең үсемлектән, агачтан яисә тимердән ясалган өреп уйный торган кораллары булган. Шуларны кычкыртып, сызгыртып, бөтен авылга ишетелерлек тавыш чыгарганнар. Мәсәлән, Петрякс авылында 1930 нчы елларга хәтле көтү көткән Әмин (Әминдәй) исемле кешенең камыштан яисә агачтан үзе ясаган 4 тишекле коралында уйнавы мәгълүм. Краснай авылы көтүчесенең инструменты калын тимер (калай) труба формасында булып, аның нәзегәеп киткән очында агач сыбызгысы, ике яклатып тишеге булган.

Пашат авылында күңел ачу вечерларында конфет фольгасын («конфет печатын») авызларына кабып (мөгаен, кубызга яки каен тузына охшатып) кызларның көй чыгарып утырулары билгеле.

Тупланган материаллар күрсәткәнчә, нижгар якларында курай, кубыз шикелле халык уен кораллары таралмаган булса кирәк.

Тагын берничә мәсьәләгә тукталып үтәсем килә. Казан татарлары культурасыннан аермалы буларак, җирле терминологиясендә моң, моңлы дигән эпитетлар сирәгрәк кулланыла. Халык телендә «ямьле күй», «бик ямьле йырлыйлар иде», «бик ямьле күле гармун иде» кебек сүзтезмәләр әйләнештә йөри. Шуның белән бергә, «моңаебрак йырлау» («сузыбрак җырлау» мәгънәсендә), «моңлы караш» («сагышлы караш») дигән төшенчәләр дә хас.

Элек-электән халыкның тормышы җыр-көй белән үрелеп барган. Ата-бабалар «Җыр – кешенең юлдашы» дип юкка гына әйтмәгәннәр. «Без, яхшым, колхузда иллешәр тунна цөгендер өзә идек. Ашарга яхшы итеп юк иде, ацлы-туклы. Көңелләребез көр... Җырларга тотынсак – ашны да онытабыз, эшне дә онытабыз. Машина тиз генә үйгә килеп туктамасын диеп, җырлап бетерик диеп, җырлый идек без... Эш белән җыр бергә барган» (Даутова Назыймә Насретдин кызы, 1943 елгы, Зур Рбишча авылы). Шул ук вакытта, халыкта күп җырлаган кешенең бәхете аз була, җырлый-җырлый бәхете кими дигән ышану да яши (Ыргу авылы).

Соңгы еллардагы тикшеренүләр мишәрләрдә күп тавышка җырлау традициясе булуын исбатлыйлар[15]. Чынлап та, 2010 елгы экспедиция дәвамында ике, өч, дүрт кешенең бергә җырлау үрнәкләре шактый язылды. Әмма алар, әйтик, керәшеннәрнең гетерофон типтагы күмәкләшеп башкаруыннан нык аерылып торалар. Моннан тыш, мәҗлесләрдә ике-өч кешенең бергә кушылып җырлау гадәте Бөек Ватан сугышыннан соң гына барлыкка килгән (шуңа кадәр ялгыз башкарганнар) дигән фикерләр дә очрады (Мәдәнә). Бу тамырда булганмы, әллә күптән түгел генә калкып чыккан күренешме? Безнең карашыбызча, бүгенге көндә мондый җитди сорауларга кистереп, төгәл җавап бирү әле иртәрәк.

Әлеге җыентыкта экспедиция материалларының уннан бер өлеше генә урын алды. Түбән Новгород өлкәсе татар-мишәрләренең музыкаль фольклорын тирәнтен өйрәнү һәм бастыру эше алга таба да дәвам ителәчәк дигән өметтә калабыз.

КУШЫМТА

Фольклор әсәрләрен матбугатка әзерләгәндә чын халыкчан башкару үзенчәлекләрен мөмкин булганча чагылдырырга тырыштык. Шул исәптән, сүзләрнең әйтелеше: фәни (фани), хазер (хәзер), кияш (кояш), нихак (никах),  чыгыб алыгыз (чыгып алыгыз) һ.б. – үзгәртелмичә, әдәби нормаларга туры китерелмичә бирелә. Шуның белән бергә, транскрипцияләү гамәлдә булган алфавит нигезендә (телчеләрнең махсус билгеләрен файдаланмыйча) эшләнелде.

Әлеге хезмәттә өстәмә сузыклар  түгәрәк җәяләр, төшеп калган авазлар – квадрат җәяләр белән күрсәтелә. Мәкалә авторы тарафыннан өстәлгән яки реконструкцияләнгән сүзләр шулай ук квадрат җәяләр эчендә бирелә.

Җырлаган вакытта барлыкка килгән үзгәрешләр ноталар астындагы текстта тулы килеш китерелә. Калган очракларда исә шигырь ритмы (үлчәме) өчен мөһим булган өстәмә һәм кыскартылган сузык авазлар гына теркәлә.

Биредә, кагыйдә буларак, әсәрләрнең беренче строфасы нотага салып бирелә. Көйләрне юллап (ягъни шигырь юлына туры китереп) урнаштыру тәртибе кулланыла. Өстәмә нота сызыкларында музыкаль өзекнең башкача яңгырау варианты күрсәтелә. Ачкыч янына реаль очраган альтерация билгеләре куелды. Башкару ягын истә тотып, аларны нота юллары эчендә (биш сызыктан чыкмыйча) килеш язылуын уңай дип таптык.

I. Нота язмалары

1. Җимчәчәк

 

Зимцәцәк, зимцәцәк,

Зимә буе сарымсак,

Сарымсакка ни кирәк?

Зим, зим, зимцәцәк,

Зима буе сарымсак,

Сарымсакка ни кирәк?

Егет белән кыз кирәк.

Зимцәцәк, зимцәцәк,

Зимцәцәккә ни кирәк?

Бүдер-бүдер бүз кирәк,

Егет белә[н] кыз кирәк.

Зимә буе сарымсак, сарымсак.

Зимцәцәк, зимцәцәк,

Зимә буе сарымсак, сарымсак,

Сарымсакка ни кирәк?

Энә белә[н] йеп кирәк.

 

Камка авылында Юханова Мөсфирә Мөхәммәтша кызыннан (1933 елгы) язып алынды. Башкаручы хәтерләвенчә, «Җимчәчәк»не кызлар, яз башында Пьяна елгасы җәелгәч, су буенда төшеп әйтә торган булганнар. «Кызлар төшәләр иде, буй кызлар, без әле дә оланнар идек, шунда тыңнадык. Аннан инде безнең кебекләр айтмадылар... Суга багып йырлыйлар иде».

2. Уен җыры

 

Егетләр:

Бакчагызга бәрәңге чәчтек без, чәчтек без.

Кызлар:

Без аларны таптарбыз, таптарбыз, таптарбыз.

Егетләр:

Ниләр бирде таптарсыз, таптарсыз...

Актук авылында Яруллин Максут Мансур улыннан (1954 елгы) язып алынды. Бу уен урамда уйналган. Кызлар һәм егетләр кара-каршы ике рәткә басалар, аннары алга-артка йөрешеп җырлыйлар (дөресрәге – кычкырып әйтәләр).

3. Суга батыру уены

 

– Кызлар утыра идек... минем егетем бата, әле миңа айталар иде:

Кияш бата, ай калка,

Зәйнәп, ни багып торасың?

Әхмәт бит суга бата

(Егетең суга бата).

– И анарга мин инде, имештер, йырлыйм цыгарып:

Корзинка үреп кенә,

Суз кулыңны, чыгарамын

Якын дус күреп кенә.

 

Камка авылында Салькина Зәйнәп Хәлил  кызыннан (1938 елгы) язып алынды. «Утыра идек кицен... үдә, ызбаларда, вечер була иде... Егет бата, батырабыз инде, ул менә... түндәккә утыра иде... [Калганнары] круглы утырган, ә ул идән уртасында... [Башта] егет бата иде, аның артыннан – кыз». Әлеге уен җырлары «Картош» көе белән башкарыла.

4. Петрякс авылы көе

 

 

Югар[ы] очтан түбәнг[ә] ага

Пит(е)ряк(ы)с елгасы.

Уйнап-көлеп күңел ачик,

Шауласын бар дөньясы.

Пит(е)ряк(ы)с илебез,

Очыбызда күлебез.

Язгы сабантуйларында

Кунак булып килегез.

Пит(е)ряк(ы)с кырлары

Шаулый т(ы)рактырлары.

Зур уңышлар яулаб алды

Егетләре, кызлары.

Петрякс авылында Сабирова Кадрия Котдус кызыннан язып алынды. Ул 1923 елда Уразавылда туган. «Мин моны кыз вакытында инде 80 ел элек ишеткән идем. Мәдәнәдә эшләдем, анда Петряксныкы бер кыз кемнеңдер балаларын карап җыйды, ул җырлап йөри [иде] шул күгә…» Сабиров Сәяр Вафа улы (1924 елгы) әйтүе буенча, бу көй Петрякста гына таралган, аны элек яшьләр урамда башкарганнар.

5. Түймә такмаклары

 

 

Тәрәзә төбендә, әй, кеше бар,

Кулларында тутый кошы бар.

Тутый кошын бирми, сүзен әйтми,

Әллә нинди хаҗәт йомышы бар.

Краснай (Красный остров) авылында Җаббарова Әнисә Усман кызыннан (1935 елгы) язып алынды.

«Кайчан шундый авыр вахытың була, ... кайчан яңгыз каласың, эч поша, «Түймә такмаклары»н айтасың берсәк... Аруга болай урамда без йырлый идек аларны... Аларны бик күп айталар иде. Аннары тотындылар үзгә йырларны кушып та, «Түймә такмаклары»на кушарга... [Картлар да] беләләр иде, йырлыйлар иде. Моңаебрак йырланыла иде бу йырлар».

Текст һәм көй ярты гасыр элек Петрякс авылында М.Нигъмәтҗанов тарафыннан язып алынган вариантка туры килә. Карагыз: Нигмедзянов М.Н. Татарские народные песни. – М.: Сов. композитор, 1970. – № 64.

6. Кыз сату бәете

А) 1 вариант

Б) 2 вариант

1) Кайдадыр шунда гөл бакчасында

Яшь кыз булып йөри идем мин.

Дус кызлар белә[н] җыйнаулап бергә

Әл[е] дә дөнья белми идем мин.

2) Чыктым сахрага, кистем яшь таллар,

Уйнарга дип камчы үрергә.

Бу җырым минем алдау түгел

Кайтып күрдем үз күзем белән.

3) Көннәрдән бер көн татар илендә

Очрадым мин шундый бер өйгә,

Туй туйлаганда кыз егълаганда

Утырдым да калдым бер өйгә.

4) Әнкәсе сорый, кыз бала егълый

Нигә мине картка бирәсез?

Мин кыз баланы, яшь бичараны

Картка биреп әрәм итәсез?

5) Елама, кызым, нигә егълыйсың?

Йорты юк бит ул яшь малайның,

Шуңардан бирәм ул карт бабайга

Акчасы күп ул карт бабайның.

6) Яхшы атларда ефәк эчендә

Кыр багарга чыгып китәрсез,

Сакалын тарап, акчасын санап,

Шулай бергә гомер итәрсез.

7) Бетсен лә малы, чыксын ла җаны,

Барасым килми ул карт бабайга,

Лучше бир мине, газиз әнкәем,

Теләнчегә, яшь бер малайга.

8) Ишек ябылды, халык тын калды,

Муллалар нихакка[16]керделәр.

Кызның елавын шуннан белдем мин

Яшь бичараны картка бирделәр.

9) Сукыр әткәсе кулларын сузып

Карт кияүдән мәһәр алырга.

Бармыймын, әткәй, барасым килми,

Риза түгел аңа барырга.

10) Әүвәл заманда безнең кырларда

Йөри иде байның куйлары.

Озак та үтми, кыз кайтып килә,

Юкка үтте бабай туйлары.

11) Кирпечләр ягып мичкә ыргытсаң,

Алар кызыгышып яналар.

Янган кирпечтәй бездә кызларны

Акчага сокланып саталар.

12) Кырга чыксагыз атакларга

Пулегызны юкка атмагыз,

Кыз балагыз булса карт бабайларга

Акчага сокланып сатмагыз.

 

Пашат авылында Җәләлова Нәфисә Җәләлетдин кызыннан (1921 елгы) язып алынды. Башкаручы беренче строфасын гына көйләде, калган текстын латин язулы дәфтәреннән укыды. Көе һәм тексты үз заманында атаклы рус җыры «Кирпичики» белән аваздаш (бәетнең 11 нче строфасын карагыз).

 

7. [Кыз сату бәете]

 

Яхшы атларда ефәк эчендә

Кыр багарга икәү китәрсез.

Сакалын тарап, чәчләрен сыйпап,

К[в]артир белән гомер итәрсез.

 

Мәдәнә авылында Мөхәммәтҗанова Әнисә Хәйрулла кызыннан (1938 елгы) язып алынды. Үги әнисеннән ишеткән бу бәетне башкаручы «Зөлхабирә» дип атый. Көендә шулай ук рус җырлары белән охшашлык бар.

8. Абдулхамит бәете

1) Тарих мең дә тугыз йөздә

Туксан җиденең көзендә

Синең үлү хәбәрләрең

Килде җомга төнендә.

2) Тилифоннар шалтырагач,

Тордым: кем соң икән дип.

Дөрес ишеттемме икән,

Абдулхамит үлгән бит.

3) Туганың Халит, дустың Сәит

Сине алырга киттеләр.

Үле гәүдәңне ничек кенә,

Улым, алып килерләр?

4) Егерме ел эчләрендә

Ике баламны җыйдым.

Сабыр бирче, Алла Тә[га]ләм,

Сабырлыгымны җуйдым.

5) Әллә нинди булды тормыш,

Көн дә хәбәр, яңа хәл.

Әй, улкаем, син китәсең,

Яшь гомерең бигрәк җәл.

6) Ялан аяк уйнап узган

Сукмакларны сагындың.

Бер көнгә генә булса да

Авылыңа ашкындың.

7) Соңгы кабат килүеңдә

Тыкрык буенда йөрдең.

Әллә инде үләсеңне

Алданмы, улым, белдең?

8) Кем уйлаган утыз биштә

Каберләргә керем дип,

Соңгы кабат бу дөньяны,

Дусларымны күрем дип.

9) Әти-әни, туганнарым,

Хатыным, бала-чагам,

Кичерегез инде мине,

Сезне кайгыга салам.

10) Алсу, синең күзләреңнән

Яшьләр мәңге кипмәсләр,

Әлфиям белән Сылуым

Мине гаеп итмәсләр.

11) Гомерләрем кыска булган,

Рәсемдә генә калдым.

Әти-әни, туганнарым,

Сезне кайгыга салдым.

12) Кайгылы күзләрегездән

Ирфан яше дә бит кипмәде.

Дошман пулясы алып китте мине,

Нигә яшә димәде?

13) Җеназа намазыңа

Картлар-яшьләр килделәр.

Абдулхамит сине, улым,

Салкын җиргә күмделәр.

14) Мәскәүләрдән, Гүрькийлардан

Күп дусларың төштеләр.

Сине күтәреп алып киткәч,

Кайнар яшьләр түктеләр.

15) Синең кебек шәфкатьлене

Беркайда да күрмәдем.

Үлү хәбәрләрең килгәч,

Кычкырмыйча түзмәдем.

16) Яхшылыклар бик күп кылдың

Дошманга да, дуска да.

Синең ис[е]мең мәңге яшәр

Күңелләрдә һаман да.

17) Синең салкын кабереңне

Җылытадыр ап-ак кар.

Син уйлаган һәр эшләрнең

Дәвам итүчесе бар.

18) Син(е)сез үтә җәйләр, көзләр,

Син(е)сез үтә кышларым.

Ничек кенә [ана] сабыр итсен

Бу кайгыга, дусларым?

19) Аккан сулар кебек китеп бардың

Юлларыңда эзләр калдырып.

Көтәрбез без сине, әле кайтырсың дип,

Яшьле күзләребез талдырып.

Ник соң киттең, улым, мәңгегә

Кайгы-сагышларда яндырып?

20) Авылыбызның күрке булып,

Үсеп чыкты мәчетең.

Һәр карт кереп сиңа дога кыла,

Яшь булсаң да, күп хезмәт иттең.

21) Олы юлның башларыннан

Күренә бер манара.

Кызганчылар[17]бик күбәйде,

Авыр килде замана.

Зур Рбишча авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Факия Сәяр кызыннан (1958 елда туган) язып алынды. Бу бәетне ул 1997 елда чыгарган. Садеков Абдулхамит – аның дусты («күршедә бергә уйнап үстек»), бик яхшы кеше булган. Мәскәүдә Б.Ельцин тирәсендә эшләсә дә, авылдашларына күп ярдәм күрсәткән. Мәсәлән, мәктәпкә иң беренче тапкыр компьютерлар китерүче ул һ.б. Авыл мәктәбе бүгенге көндә аның исемен йөртә. Башкаручының әйтүенчә, бәет калыбына китерер өчен, үрнәкләрен ул «Татар халык иҗаты: Бәетләр» (Казан, 1983) китабыннан караган. Көйгә килгәндә, бу – элеккедән, әбиләрдән ишетеп алган көй. Әсәрнең соңгы өч строфасы (№ 19–21) көйләнмичә, шигырь формасында укылды.

9. Мөнәҗәт

 

1) Әбиләрем, дускайларым,

Нурлар балкый йөзегездә.

Җаннарыма дәва табам

Һәр сөйләгән сүзегездән.

2) Барыбызга да үлем килә

Килгән кебек караңгы төн.

Якты дөнья вәйран булып

Кала бер көн, кала бер көн.

3) Анда өз бөтен[18], тамак тук,

Фәни дөнья хафасы юк,

Мәңге кияр күлмәгеңнең

Җиңе белән ягасы юк[19].

Зур Рбишча авылында Даутова Назыймә Насретдин кызыннан (1943 елгы) язып алынды. Мөнәҗәт мәет (үдер) янында укыла. Башкаручы тарафыннан язылган көйдә («Күлгә үзем салам») җыр интонацияләре яңгырый. Назыймә ханым, элек үзе җырчы булган кеше, җыр материалын үзенчә үзгәртә, иҗади эшкәртә.

II. ШИГЪРИ ТЕКСТЛАР

1. Туй җырлары

Кияү йортына килен төшерү [«Картош» көе]

Каршы ява карыгыз,

Кил[е]негезне китерәбез,

Каршы чыгыб алыгыз.

Кил[е]негезне китерәбез,

Каршы чыгыб алыгыз.

 

Хуҗа кунакларга хөрмәтен (рәхмәтен) белдерә (туй башы, элеккеге озын көй)

Айлар көткәннәрем бар шунда,

Еллар көткәннәрем бар шунда.

Айлар, еллар көткән дусишләрем,

Хазер утырасыз каршымда.

Айлар, еллар көткән туганнарым,

Хазер утырасыз каршымда.

Яшь киленнең әнисе җырлый кияү әнисенә [«Шахта»]

– Кызын биргән инде, ...сезнең шундый бәхетле, ялтыравыклы тормышыгыз булсын.

Ундыр минем бармагым,

Ундыр минем балдагым.

Берсен салып, сезгә бирдем,

Ялтырасын бармагың.

Берсен салып, сезгә бирдем,

Ялтырасын бармагың.

Кияүнең әнисе каршы җырлый (элеккеге озын көй)

Челтәрлекәй күпер, ай, тар булмас,

Уник[е] алашага, һой, юл булмас.

Күтәрелеб әйтмим бу сүземне,

Безгә килгән ярлар хур булмас.

Күтәрелеп әйтмим бу сүземне,

Безгә килгән ярлар хур булмас.

 

Кодалар җыры (элеккеге озын көй)

– Бу инде кодалар үзара макташып җырлашалар бер-берләренә яхшы җырларны, йә булмаса – яшьләргә дә җырлыйлар инде. Бу менә шундый озынрак күйгә сузып йырлый торган күләребез.

Казан сөлгеләре матур була

Бәйрәм көннәрендә эләргә.

Безнең теләгебез шулдыр сезгә –

Бергә яшәп, бергә үләргә.

Безнең теләгебез шулдыр сезгә –

Бергә яшәп, бергә үләргә.

Татар Моклокасы авылында
Юнисова Зәкия Салих кызыннан язып алынды.

 

Бер як кодалары икенче як кодаларга җырлыйлар (туйның озын көе) [«Шахта»]

Их, җир шары, их, җир шары,

Их, җир шары түгәрәк.

Шул түгәрәк җир шарында

Яшик дуслар бергәләп.

Шул түгәрәк җир шарында

Яшик дуслар бергәләп.

 

Нижгар такмаклары (туйның кыска көе) [«Картош»]

– Бу күләргә күбрәк инде яшьләр җырлыйлар, үзләренең такмаклары аларның бар.

– Кодалар йырлашалар шулай.

 

1) Бодай таратканымны,

Бер Ходаем гына белә

Сезне яратканымны.

 

2) Гармуныңны тартып уйна,

Бик матур уйнатасың,

Бик матур уйнатасың.

Он[ы]тылып беткән, югалган

Уемны уйлатасың.

 

3) Сездә кызыл гөлләр бармы?

Бездә кызыл гөл генә,

Бездә кызыл гөл генә.

Сездә сагыну көннәр бармы?

Бездә сагыну көн генә.

Сездә сагыну көннәр бармы?

Бездә сагыну көн генә.

 

4) Кепка киям, кепка киям,

Кепканың яшелләрен,

Кепканың яшелләрен.

Тагын берне сөяр идем

Шуларның нәселләрен.

Тагы[н] берне сөяр идем

Шуларның нәселләрен.

 

5) Җыен дуслар жыелыштык,

Таң атмый таралмабыз,

Таң атмый таралмабыз.

Иртәгә шушы вакытны

Кайтарыб ал[а] алмабыз.

Иртәгә шушы вакытны

Кайтарыб ал[а] алмабыз.

6) Күбәләгем сайлап алды

Роза дигән гөлемне,

Роза дигән гөлемне.

Кемнәр дә белми телемне,

Кемгә сөйлим серемне?

Кемнәр дә белми телемне,

Кемгә сөйлим серемне?

«Сарман» көенә

Аткынаең куркак, тапкан малың уртак,

Сөйгән ярың уртак булмасын.

Аткынаең куркак, тапкан малың уртак,

Сөйгән ярың уртак булмасын.

Силәзән җырлары

– Силәзәнне йөртәләр кыз керткән көнне, ... берсе йырлый кыз ягыннан, берсе йырлый – егет ягыннан... Өйләнмәгән егетләр йырлый.

1) Хазер эләктең кулыма,

Өзәмен каколыңны[20],

Өзәмен каколыңны.

2) Белтерендә нумеры,

Белтерендә нумеры.

Ике матур кавышканнар,

Айрылмаслар гомергә,

Айрылмаслар гомергә.

 

Кунаклар чыгып баралар рәхмәт әйтеп (туй ахырында) [«Картош» яки «Шахта» көенә]

1) Кар яуган эзегезгә,

Ашыгыз бар, суыгыз бар,

Биг рәхмәт үзегезгә.

Ашыгыз бар, суыгыз бар,

Биг рәхмәт үзегезгә.

2) I вариант:

Суда йөзгән үрдәкне,

Гомерем булса онытмамын

Сездә булган хурмәтне.

II вариант:

Суда йөзгән үрдәкне,

Гомерем булса онытмамын

Сездә күргән хурмәтне.

Гомерем булса онытмамын

Сездә күргән хурмәтне.

Татар Моклокасы авылында
Юнисова Зәкия Салих кызы һәм
Салихова Афия Якуп кызыннан (1953 елгы)
язып алынды.

2. [«Ак тирәк, күк тирәк»] уены

Кызлар:

Ак тирәк, күк тирәк,

Сезгә тагын кем кирәк?

Егетләр:

Ак тирәк, күк тирәк,

Үзе ямьле, үзе матур

Алсу атлы[21]кыз кирәк.

Зур Рбишча авылында Ситдыйкова Факия Сәяр кызыннан (1958 елда туган) язып алынды. Яшьләр ике якка тезелеп басалар (кызлар бер якта, егетләр – икенче якта), кулларын каты гына тотып торалар. Кемнең исемен әйтәләр (безнең очракта – Алсу исемле кыз), шул кеше йөгерә. Әгәр дә кулларын өзсә – берсен үз ягына алып китә, киресенчә булса – каршы рәтендә кала. Күпчелек малайлар җиңә торган булганнар. Без үскән чагында андый уен Казанда «Цепи» дип аталган.

3. Суга батыру уены

Колидоры, колидоры,

Колидоры тәрәзле.

Иң беренче кыз колхозда –

Батырабыз э-разве?

Ыргу авылында Үмәрова Алия Мөбин кызыннан (1928 елгы) язып алынды. «Түндәккә утырталар иде, идәнгә цыгарып, ... батыралар иде йырлап... Батыргац, алды мине йырлап Хамзә. Мин цыга алмадым үзем, ул йырлап алды».

4. Суга батыру уены [«Картош» көенә]

Кечерәк кенә, матур гына

Эрәктен[22]күренәсең.

Яшь вакытың – тиле вакыт,

Яр өчен өзеләсең.

Ыргу авылында Әхтәмова Халимә Сәмиулла кызыннан (1924 елгы) язып алынды. Информант әйтүенчә, бу куплетны «кечерәк кешегә йырлыйлар иде».

5. Байкалга батыру уены [«Картош» көенә]

Батыру җырлары:

1) Байкал өсләрендә

Төпкә киткәч нишләрсең,

Төпкә киткәч нишләрсең?

Тот кулыңа кучаркаңны,

Кычегарым[23] эшләрсең.

Кулларыңа кучарк[а] алып

Кычегарым эшләрсең.

2) Әнә килә афтымабиль,

Төягәннәр папирос,

Төягәннәр папирос.

Моны кем дә чагар[а] алмый,

Китерегез паравоз.

3) Байкал күленең уенда

Балык тотыб утырам,

Балык тотыб утырам.

Ике колагыңнан тотып,

Тирәнлерәк батырам.

4) Тур[ы] атыңны бәйләп куйдым

Азык юктан казыкка,

Азык юктан казыкка.

Без буй кызны батырабыз

Бакаларга азыкка.

5) Әле Байкал күлләрендә

Бакалар тотып аша,

Бакалар тотып аша.

Бака сүякләрен җыеп,

Үзеңә салаш[24](шалаш) яса.

6) Ерактан ут күренеп тора –

Киноның афишасы,

Киноның афишасы.

Киттең, буй кыз, Байкалларга,

Бакалар Падишасы.

7) Төшеп киттең Байкалларга,

Чыг[а] алмасаң нишләрсең,

Чыг[а] алмасаң нишләрсең?

Кулларыңа метла тотып

Дэворникым эшләрсең.

Чыгару җырлары:

8) Мәскәүләргә барсаң әгәр,

Тот кулыңа чемодан,

Тот кулыңа чемодан.

Үземнең дустым буласың,

Бир кулыңны, чыгарам.

9) Бостон костюм кияр булсаң

Шалдырдатып сындыг ач[25],

Шалтырдатып сындыг ач.

Байкаллардан тартып алам,

Бир кулыңны, сандугач.

10) [Сәбитләргә] Сәрдитләргә барсаң әгәр,

Ал кулыңа чемодан,

Ал кулыңа чемодан,

Табыш чәеңә чакырсаң,

Үзем тартып чыгарам.

11) Әнә килә автымабиль,

Төягәннәр симычка,

Төягәннәр симычка.

Байкал күленнән чыгарам,

Бир кулыңны, Синычка (Сонечка).

12) Моны Байкалдан чыгарып

Нинди файдалар таптың,

Нинди файдалар таптың?

Юк-бар сүзләргә ошанып[26],

Үзең Байкалга баттың.

Яндавишча авылында элек фольклор ансамбленә (җитәкчесе – Сәйфетдинова Надирә Хәммәт кызы) йөргән башкаручылардан язып алынды. Күмәкләшеп җырладылар: Ибраһимова Зәйнәп Юсып кызы (1939 елда Карга авылында туган), Ганеева Флюра Ибраһим кызы (1938 елда Краснай авылында туган), Хәсәнова Зәйтүнә Садек кызы (1928 елгы), Салахова Рафия Исхак кызы (1937 елгы).

6. Бармак уены [«Картош» көенә]

1) Сөя идем элек тә,

Сөямен хазер дә дә,

Сөямен хазер дә дә.

Шул сөюләр аркасында

Керәмен кабергә дә.

2) Сөя идем бер чәчәкне,

Өзелеп ярата идем,

Өзелеп ярата идем.

Эчемдәге серләремне

Аңа тарата идем.

Сафаҗай (Красная Горка) авылында
Аблясова Хадичә Фәйзрахман кызыннан (1954 елгы)
язып алынды.

7. Бармак уены [«Картош» көенә]

Сандугачым, син сайрап тор,

Күгәрченем, син гөрлә.

Үзем монда, күңелләрем

Гел синең белән бергә.

Алмалар өзәсеңме,

Йепләргә тезәсеңме?

Өзелгән алмалар булдык,

Шуларны сизәсеңме?

Аклы ситса күлмәгеңне

Үзем юләгән идем.

Сезнең белән утырырга

Күптин теләгән идем.

Син, син генә, син бер генә,

Минем күңелләремдә.

Синең гайры чәчәк атмый

Сөйкемле гөлләрем дә.

 

Пашат авылында Фатыхова Миңлегөл Нәзибулла (Нәсибулла) кызыннан (1939 елгы) язып алынды. «Үдә шулай дус кызлар җыела да идек, шунда уйный идек. Һәрбер кеше (кызлар) берәр бармак куялар иде и аларга егетләр айталар иде... Җыйнау җырлыйлар иде». «Кемгә нинди йыр цыга инде... мөхаббәт җырлары җырлыйлар иде инде».

8. Бишек җыры

1) Алү-балү итәрсең,

Балам, син йокыга китәрсең.

Ак йомырка(й) ашаган,

Әнисенә(й) о[х]шаган.

2) Балам, балам, бәгърем, балам,

Ике күземнең нуры,

Ике кашымның арасы,

Баламның баласы,

Йөрәгемә дару салмасы.

Чүмбәли авылында Аляутдинова Рахимә
Ширмөхәммәт кызыннан (1923 елгы)
язып алынды.

9. Бишек җыры

1) Йокла, балам, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым.

Ил каршында нур булып,

Матур булыб үс, улым.

2) Йокла, йокла, йоклачы,

Мине эшсез тотмачы.

Йортым тулы эшләрем,

Эшемне калдырмачы.

Сафаҗай авылында
Аббясова Разия Сәмиулла кызыннан (1939 елгы)
язып алынды.

10. Бишек җырлары

1) Вәттүри-вәлбизә,

Юка бии төнтәнә,

Баю-бай...

2) Сәсү сәсем минетте,

Быбыт нәсем минетте,

Сәсү сәсем быбыт нәсем

Хетте-хетте минете.

Мәдәнә авылында Хөсәенова Мөнирә Бәдретдин кызыннан (1933 елгы) язып алынды. «Шулайлап-шулайлап тезә иде... әни минем селкетеп бишекне, көйләп, айтып җырлый иде, ... йокласын өцен».

11. Баланы сикертү

Сендибалы, сендибалы,

Сендибалы сендигач,

Помарок, помарок,

Помарок та самарок.

Сафаҗай авылында Аббясова Разия Сәмиулла кызыннан (1939 елгы) язып алынды. Күршедә торган Рахимә Юсып кызыннан (1925 елгы чамасы) ишетеп калган. «Шундыйларны айтып сикертә иде... Безгә керә иде, әни минем өц ызба аша гына, әниләргә барам, әнинең дусты иде ул, керә анда – оланын ала, сикертә, елый торганны туктата».

12. Түмә такмагы

Агыйделкәйләрдән агып килә

Голаныский[27]казның каколы.

Сөеб алу белә[н] сөеп бару –

Юсеп–Зөлейханың законы.

Сафаҗай авылында Аббясова Разия Сәмиулла кызыннан (1939 елгы) язып алынды. «Аны йырлый идек без... Карцыклар йырлый иде, без аны отып алган идек. Мин дә шулай әле туйда йырлаклый идем».

13. Түмә бәете

I вариант:

Ындыр артларында, әй, зур тана

Бодай богылларын акдара[28].

Үзе дә генә карсак, дөмбер корсак

Кыз аламын диеп мактана.

 

II вариант:

Богы артларында, әй, ак тана

Бодай быгылларын акдара.

Үзе дә генә(й) карсак, дөмбер корсак

Ярлар сөям диеп мактана.

Чүмбәли авылында Алеева Рауза Үмәр кызыннан (1939 елгы) язып алынды. «Түмә бәете»н картлардан ишетеп калган. Текстның икенче вариантын көйгә салып башкарды. Көй вариантын карагыз: Кушымта I, № 6.

14. Түймә такмаклары (Түмә бәетләре)

1) Ындыр артларында, әй, биш милчә

Әйләнәләр җилләр исмичә.

Болай сөюләреңә риза түгел

Элмәк бауларымны тишмичә.

2) Ындыр артларында, әй, ак тана

Богыл бозам диеп мактана.

Үзе дә генә(й) карсак, дөмбер корсак

Кыз аламын диеп мактана.

Үзе дә генә(й) карсак, дөмбер корсак

Кыз аламын диеп мактана.

Мәдәнә авылында Мөхәммәтҗанова Әнисә Хәйрулла кызыннан (1938 елгы) язып алынды. «Картлар, әүвәлгеләр инде йырлыйлар иде... Әүвәл бит тукыганнар: сөлгеләрне анда шулай, урын өстенә җәя торган җәймәләр тукыганнар... Шул тукыган вакытларда «Түймә такмаклары» да булган, башка такмаклар да, бар да булган». «Әүвәл бит җыелышып утырганнар кицен картлар, сүләшеп инде... куыклы лампаларда, бишле лампа, җиделе лампа, унлы лампа шул кысып кына ягып. Вот шулай күршеләр җыелышып, бөтен «Түмә бәетләре»н дә, шул такмакларны да, шуларны йырлап утырганнар».

Көе шул ук: Кушымта I, № 6.

15. Әни җыры

1) Олы юлкайларның, әй, тузаны[н]

Белми дә генә калдым тузганын.

Белми дә генә калдым, сизми калдым

Яшь гомеркәемнең узганын.

Белми дә генә калдым, сизми калдым

Яшь гомеркәемнең узганын.

 

2) Баярлар җигәләр яхш[ы] алаша,

Башлары күренә дуг[а] аша.

Егет сөйгән ярын ал[а] алмаса –

Йөргән юлларыннан адаша.

Егет сөйгән ярын ал[а] алмаса –

Йөргән юлларыннан адаша.

Куй суы авылында Рауза Хөсәен кызы (1941 елгы) һәм Әнвәр Ибраһим улы (1934 елгы) Мостафиннардан язып алынды. Бу җырны Әнвәр абыйның әнисе (Сәйдә Хөсәен кызы, 1915 елгы) яратып башкарган. «Сугыш вахытында эшләп кайталар иде, ирләре сугышта булган. Менә лампа да ул вахытларда булмаган, пәзәкәй диләр ... Шул мамык яктысында берничә хатын җыелганнар да, шуны җырлаганнар».

Көе – «Түймә такмаклары»ның (Кушымта I, № 6) сузыбрак җырлана торган варианты.

16. Рамазан бабай бәете

1) Коритага су саламын

Күлмәгемне юарга.

Бәгърем исемә төшә дә

Тотынамын еларга.

2) Өстемдә бер күлмәгем,

Юып җилгә элмәдем.

Ун ел яттың түшәктә,

Кадереңне белмәдем.

Сафаҗай авылында Аббясова Разия Сәмиулла кызыннан (1939 елгы) язып алынды. «Бер бабай бар иде безнең күрештә..., ул бәет язган үзенә, Рамазан бабай. Аның катыны сурхау иде. Миңа гына яздырган иде, мин дә оныттым инде, бер-икесен генә беләмен».

17. Мәетне елап озату

Каберлеклар юлы ерактыр,

Уртасында тимер йозактыр.

Ул тимер йозакларны мин үтәлмим,

Артларыннан барып җитәлмим

(Әбекәем, артларыннан җитәлмим).

Чүмбәли авылында Арсланова Маһидә (Магидә) Якуп кызыннан (1925 елда Мәдәнәдә туган) язып алынды. Башкаручы әйтүенчә, ул бәләкәй чагында үдерләрдә әбиләр шулай көйли торган булганнар. Бер куплеты гына истә калган.

18. Баласы үлгәч, елау

Балам, балам, бәгърем, балам,

Нәк мине калдырып киттең?

Нәк мине калдырып киттең?

Әй, баламның баласы,

Ике күземнең карасы,

Йөрәгемә яра салма [санә].

Нәк мине калдырып киттең, балам?

Балам, балам...

Чүмбәли авылында Аляутдинова Рахимә Ширмөхәммәт кызыннан (1923 елгы) язып алынды. Рахимә апа 11 бала тапкан булган, шуларның сигезе бәләкәй чагында ук үлеп киткән.

19. Кыска җырлар

1) Агыйделдә күп үрдәкләр,

Санадым барысын да.

Дусларым да дошман икән,

Сынадым барысын да.

2) Агыйделне буйладым,

Буйладым, йөзә алмадым.

Сандугачның сайравына

Еламый түзә алмадым.

3) Аерылсак та, их, дускаем,

Син генә исләремдә.

Былбыл булып гөлгә кунып

Керәсең төшләремә.

4) Ай нурлары якты диеп

Ташка басып су алма.

Бәгърем еракларда диеп

Ятлар белән чуалма.

5) Ай яктысы бер ялгызым

Сулар алам агымнан.

Серле күзең мәҗбүр иткәч

Сөйдем бала чагымнан.

6) Айрым тудык, бергә үстек,

Безнең серләр бер булды.

Үсә-үсә кайгы басты,

Бу дөньяга ни булды?

7) Ак күбәләгем дә син,

Күк күбәләгем дә син.

СССРда син булмасаң,

Ничек яшәр идем мин?

 

8) Ак та була, күк тә була

Алмагачның чәчәге.

Белмим инде ничек булыр

Тормышның киләчәге.

 

9) Аклы ситса күлмәгемне

Кидем тузсынга гына.

Мин бит синең белән йөрдем

Көнем узсынга гына.

 

10) Аклы ситса күлмәгемне

Тегүчеләр юләгән.

Бер сүземне унбиш итеп

Кешеләргә сөйләгән.

 

11) Аклы ситса күлмәгемнең

Итәк очлары атлас.

Яшь вакытлар кире кайтмас,

Кайтса да – чәчәк атмас.

 

12) Ал чиләгем, гөл чиләгем

Сулар белән тулмады.

Ул теләде танышырга,

Минем теләк булмады.

 

13) Аллар өзеп гөлләр тезәм,

Дустым, баскан эзеңә.

Бакчада үскән гөлләр кебек

Күренәсең күземә.

 

14) Аллы-гөлле чәчәк ата

Бакчада алмагачым.

Дошманнар белән кушылып

Сайрама, сандугачым.

 

15) Алсу чәчәк бир, бәгерем,

Күкрәгемә кадармын.

Китеп югалсаң кош кебек,

Кайдан эзләп табармын?

 

16) Алтмыш градус салкыннар

Салкын якта, тайгада.

Ай-һай, кызганыч гомерләр

Үтеп бара кайгыда.

 

17) Артларыңнан барыр идем,

Юлларымда каен бар.

Шат яшәргә ирек бирми,

Башларымда кайгым бар.

 

18) Асыл кошның канатының

Җилләр ала сынганын.

Күрмәмен дә, күрмәмен дә

Җаннарымның тынганын.

 

19) Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр багана.

Кеше ярын тартып алып

Сөя торган замана.

 

20) Әнә килә машина,

Утыр да кит башына.

Исемеңне язар идем

Алтын йөзек кашына.

 

21) Базардан килгән атларга

Салкын су эчермәгез.

Болай да йөрәгем яна,

Исемә төшермәгез.

 

22) Батис кулъяулыгым юдым,

Кибәр, болыт килмәсә.

Мин күптән саргаер идем,

Әгәр хатың килмәсә.

23) Башларымны әйләндердең,

Сепарат дидеңме әллә?

Янмый торган йөрәгемә

Шул кирәк, дидеңме әллә?

24) Бәгеремнән аерылганда

Бигрәк авыр суладым.

Ялгыз үскән ак каенга

Кочакланып еладым.

25) Без бит әллә кемнәр түгел

Бостон костюм кияргә.

Әллә нәрсә түгел инде

Сиңа бәгърем дияргә.

26) Безнең авыл уртасында

Яшел башлы манара.

Чын күңелдән сөяр булсаң,

Юк-бар сүзгә карама.

27) Безнең артта салкын чишмә,

Сулары көмеш кебек.

Әкрен искән җилләр белән

Тавышың килә кебек.

28) Безнең өйнең түбәсендә

Шыпырдап ява яңгыр.

Утыз җирдә аның күңеле,

Унбиш челбәе[29]бардыр.

29) Беләкләрең болай да ак,

Сабын кирәкмәс инде.

Вәгъдәләшкән ярың түгел,

Сагыну кирәкмәс инде.

30) Берне, икене, өчне сөйдем,

Өчесен дә ташладым.

Хәзер таптым саф күңелне,

Өзелеп сөя башладым.

31) Биек тауны менгән чакта

Береткам тиде ташка.

Күңелләрем синең белән,

Тормышым синнән башка.

32) Биек тауның башларында

Трактор белән сабан.

Бер савытта гөлләр кебек

Торган идек бер заман.

33) Бишле лампа начар яна,

Безгә кирәк унлысы.

Таң алдында моңлы сайра,

Сандугачның моңлысы.

34) Брошкаңны җибәрдеңме

Алтынга мандырырга?

Ашыйк тотып уйладыңмы

Ятларга калдырырга?

35) Бу дөньяда бармы икән

Чын мәхәббәт, саф күңел?

Эзләдем, таптым, югалттым,

Хәзер табылачак түгел.

36) Виноград пешкән диләр,

Алып өләшер идем.

Бик сагынган көннәремдә

Күреп сөйләшер идем.

37) Гармонь кечкенә булса да,

Әйтә ни кирәкләрен.

Сикер дә төш агым суга

Янса яшь йөрәкләрең.

38) Гармонь кечкенә булса да,

Әйтеп бирә кирәген.

Кайчанга басылыр икән

Яна торган йөрәгем?

39) Гармонь теле, гармонь теле,

Гармонь теле ун гына.

Сиңа ошаган чәчәк ата

Бакчада лимон гына.

 

40) Дошман сиңа каршы килсә,

Син аңарга кылыч бул.

Ташламам сине, ташламам,

Син ул яктан тыныч бул.

 

41) Дошманнарның алдый торган

Сүзләренә ышанма.

Алар белән бергә булып

Яшь башыңны ашама.

 

42) Җәй башында яңгыр яуса

Тигез җирләр казыла.

Аккан яшем җиргә тамып

Синең исемең языла.

 

43) Җәйгә чыккач, әй, дускаем,

Күлләрдә юынырбыз.

Мәхәббәтем бигрәк көчле,

Ничек соң суытырбыз?

 

44) Җәйгә чыккач, их, дускаем,

Мин киямен ак юбка.

Сине уйлап ак йөземне

Саргайттым ару юкка.

 

45) Җәйнең матур көннәрендә

Ник асыл кидем икән?

Күкрәгемнең саф җиренә

Ник басып сөйдем икән?

 

46) Иртә торып тышка чыктым,

Ай төште беләгемә.

Ай төшмәде беләгемә,

Ут капты йөрәгемә.

47) Исеңдәме, их, дускаем,

Рояльдә уйнаганнар?

Йөзләреңдә кояш нуры,

Ай гына куймаганнар.

 

48) Их, бу немец солдатлары

Кия кызыл ыштаннар.

Серне бирмик, дус булыйк без,

Әрнесеннәр дошманнар.

 

49) Их, дускаем, кавышырбыз,

Килер бер көн безгә дә.

Гыйшыкка чыдаган йөрәк

Түзәр нахак сүзгә дә.

 

50) Их, дускаем, теләк телим

Иртәсен дә, кичен дә.

Күрмә хәсрәт, түкмә күз яшь,

Яшә рәхәт эчендә.

 

51) Их, минем роза чәчәгем,

Их, минем зәйтүн гөлем.

Ышанычсыз мәхәббәткә

Алданды яшь күңелем.

 

52) Их, таң җиле, ни сөйләдең

Нечкә тал яфрагына?

Бир кулыңны, юлдашым бул

Киләчәк тормышыма.

 

53) Кара костюмнарны кимә

Сатин эчле булмаса.

Өзелеп сөймә матурларын

Сознательный булмаса.

 

54) Кара матур күзләреңә

Бер карадым, туймадым.

Мин бит сине ай нурыннан

Яралган дип уйладым.

55) Кара сатиннан да кара

Дошманнырның йөзләре.

Дошман икәнен сиздереп

Косой карый күзләре.

 

56) Кичә төшләремдә күрдем

Карасу кара урман.

Шул карасу кара урман

Без аерылырга булган.

 

57) Костюм кесәләрендә

Ватылган көзгеләрем.

Сине уйлап үтә минем

Төннәрем, көндезләрем.

 

58) Костюм салып пальто кидең,

Туңармын дип белдеңме?

Мине ташлап ятны сөйдең,

Уңармын дип белдеңме?

 

59) Көтмәгәндә очрашулар

Таныштырды бит безне.

Гомерем буйларына, бәгърем,

Оныта алмамын сине.

 

60) Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Гөлхәйдәр.

Бер кавышсак – аерылмабыз

Кыямәт көнгә кадәр.

 

61) Куян йөгерә, куян йөгерә,

Куян йөгерә – тимәгез.

Җырым юктан гына җырлыйм,

Чиртеп җырлый димәгез.

 

62) Күзләрен кыйгачлап ала,

Дошман бит явыз була.

Чага торган елан кебек

Аяк аста чуала.

63) Күкрәгемдә алсу чәчәк,

Кемнәр кадады икән?

Янам гыйшык утларында,

Кемнәр каргады икән?

 

64) Күпме генә йөк булса да,

Паровоз тарта гына.

Сиңа булган мәхәббәтем

Көннән-көн арта гына.

 

65) Кызыл лента, кызыл лента,

Кызыл лента ялгаулы.

Бар мәхәббәт чын күңелдән,

Бар мәхәббәт алдаулы.

 

66) Кышның юеш көннәрендә

Калошыңны ки, маем.

Танышың булмаса – отказ ит,

Танышыңны сөй, маем.

 

67) Матур гөлләр арасыннан

Ал чәчәкләр эзләдем.

Эзләдем, таптым, шулай да

Бер чәчәк тә өзмәдем.

 

68) Матур чәчәкләр атадыр

Безнең бакчаның гөле.

Матурдан матурга куна

Дускаемның күңеле.

 

69) Мәскәү бульварына ошаган

Сезнең йөргән юлыгыз.

Хатларымны тәмам итәм,

Хуш, исән-сау булыгыз.

 

70) Мәскәүләргә барган чакта

Күрдем урман агачын.

Гармонеңны матур уйнап

Күңелемне ачасың.

71) Мәскәүләргә барыр идем,

Анда тимер юл икән.

Ауруларга дарулар бар,

Сагынуларга юк икән.

72) Мендем тауга, салдым тамга

Имәнгә түгел – талга.

Безнең бергә очрашулар

Сагынып сөйләргә кала.

73) Мин танышам, их, дускаем,

Бүтән ярың булмаса.

Ал чәчәктән гөл чәчәккә

Күңел кошың кунмаса.

74) Минем бәгърем эшли икән

Телефон заводында.

Неужели бер без генә

Дошманның авызында.

75) Мочалей, Рбишча,

Ерак түгел Кадымка.

Аруга челбәем юктыр,

Сөймисез ару юкка.

76) Нигә күрдем, ник таныштым,

Нигә тормадым тыныч?

Төштем ашыйк[30]утларына,

Хәзер чыгу куркыныч.

77) Нигә томан каплады икән

Караңгы күгебезне?

Нигә аерым тота икән

Бу фани дөнья безне?

78) Нигә яңгыр ява икән

Нәфисә күлләренә?

Хәлләрен яман сөйлиләр,

Авыр күңелләремә.

79) Өстәлләрдә ике лимон,

Берсе тора ике сум.

Синнән миңа, миннән сиңа

Булса иде телефон.

80) Роза гөлем, роза гөлем,

Роза гөлем, алтыным.

Үлсәм, каберемнән чыгар

Сине сөйгән ялкыным.

81) Роза гөлем, ышандырдың,

Вәгъдә бирдең көтәргә.

Уең юкмы башларымны

Мәңгегә хур итәргә?

82) Роза гөлнең тармагына

Элдем кулъяулыгымны.

Очырдым сандугачымны,

Югалттым саулыгымны.

83) Салкын чишмә, салкын чишмә,

Салкын чишмә басуда.

Кычкырып җырлап җибәрсәң,

Янган йөрәк басыла.

84) Сандугач басып сындырган

Таянган тәхетемне.

Кайлардан эзләп табармын

Югалган бәхетемне?

85) Сандугачлар басмада,

Басмага басмаса да.

Алар күңелемне ача,

Кайгымны басмаса да.

86) Сандугачлар күккә менә

Киң тасмага тезелеп.

Хәзер сөям һәм сөярмен

Киләчәктә өзелеп.

87) Сикерә-сикерә алга атлый

Күгәрчендәй яшь йөрәк.

Рәхәт яшә җир йөзендә,

Миннән сиңа шул теләк.

88) Сирень исенә буялган

Сиреньнәр утыртучы.

Элек болай түгел идең,

Бар сине котыртучы.

89) Сөйгәнемнең бөдрә чәче

Маңгаена салынган.

Гөл яфрагы селкенсә дә,

Мин булырмын сагынган.

90) Сөярсең яр, сөярсең яр,

Исеме дә матур булыр.

Сөярсең туксан тугызны,

Ләкин файдасыз булыр.

91) Станцияда машиналар

Кычкыралар туктарга.

Уйламыйча яшь башымны

Салдым янган утларга.

92) Сура суы ишелеп ага,

Төбе тирәнгә микән?

Исләремнән бер чыкмыйсың,

Өзелеп сөйгәнгә микән?

93) Ташласаң да яр табармын,

СССР күләме зур.

Дошман сүзләренә карап

Ярны ташлау бит позор.

94) Тәрәзә төпләребез

Үрмәле гөлләребез.

Күп дошманның йөрәгенә

Ут салган көннәребез.

95) Тәрәзәмнең наличнигы

Виноград агачы.

Виноград гел яфырак,

Син сандугач баласы.

96) Телеграф чыбыклары

Барысы да кыл кебек.

Синнән башка үткән көннәр

Минуты да ел кебек.

97) Утырам да буш вакытта

Сепарат әйләндерәм.

Үзем бармыйм, ятка бирмим,

Башларын әйләндерәм.

98) Энҗе бетү – энҗе-мәрҗән,

Энҗүләрне элмәгез.

Алдыбызда чәчәк булып

Артыбызда көлмәгез.

99) Эчеңдәге серләреңне

Сөйләмә беркемгә дә.

Эчең пошса – ятып йокла

Бер караңгы бүлмәдә.

100) Ялт-йолт итеп утлар яна

Театр залларында.

Җибәрмичә тотар идем

Бәгерем яннарымда.

101) Яңа өемнең шкафында

Калды сәгать чылбырым.

Хатымны алгач, укып чыккач,

Каршы хат яз, былбылым.

102) Яшь күңелем никтер курка

Алда киләчәгемнән.

Дошманнар аерма кели[31]

Син роза чәчәгемнән.

 

Сафаҗай авылында яшәүче Бакеева Рәйсә Ярулла кызының (1929 елда Петрякста туган) дәфтәреннән күчерелде. «Ишетә дә идем бик якшы йырларны, мин сразу язып ала идем аларны» – ди Рәйсә апа. Шулай итеп җыелган 327 дүртьюллыклар арасыннан кайберләрен генә тәкъдим итәбез. Шигырьләр, нигездә, автор ничек язган, шулай китерелә.

Мондый кулъязма җыр дәфтәрләре халык тормышын аңлау өчен искиткеч кыйммәтле чыганак. Аларда көнкүреш әйберләре, техник яңалыклар, географик атамалар гына түгел, ә бәлки халыкның яшәү фәлсәфәсе, рухи кыйммәтләр системасы чагылыш таба.


[1] Сафаҗай һәм Красная Горка исемнәре күптән түгел генә кулланы- ла башлаган. Халык элек тә, хәзер дә бу авылны Сабачы, Сабацы,Сабацай дип атый, шуннан русча – Собачий Остров килеп чыккан.

[2] Отчет музыкально-фольклорной экспедиции ИЯЛИ КФАН СССР в Горьковскую область 1962 г. // Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 74 ф., 1 тас- вир., 2 сак. бер., 2 б.)

[3] Нигмедзянов М.Н.Татарские народные песни. – М.: Сов. композитор, 1970. – №№ 37, 39, 40, 40а, 40б, 42, 49, 50, 61–64, 70, 72, 76, 79, 83–89, 95, 108, 117–119, 125–127, 130, 130а, 131, 135, 145, 152, 165, 176, 177, 183, 187, 193, 194, 196, 199, 205; Нигъмəтҗанов М.Н. Татар халык җырлары. – Казан: Татар. кит. нəшр., 1976. – №№ 83, 109, 114, 117, 208, 249; Нигмед- зянов М.Н.Татарские народные песни. – Казан: Татар. кит. нəшр., 1984. – №№ 66, 107, 117, 152, 160, 231. Шул исемлеккə чыгышы буенча Кызыл Октябрь районыннан Мəскəүдə яшəүче башкаручылардан язып алынган үрнəклəрен дə кертеп җибəрдек.

[4] Силәзән – селезень (рус.).

[5] Мухамедова Р.Г. Татары-мишари: Историко-этнографическое иссле- дование. – М.: Наука, 1972. – С. 198; Сарварова Л.И. Этнический компо- нент песенной культуры татар-мишарей: Вопросы звуковысотной и фак- турной организации: автореф. дис. ... канд. искусствоведения. – Казань, 2006. – С.6. Р.К.Уразманова уйлавынча, «Җимчәчәк»не йола итеп түгел, ә язгы ташу вакытындагы яшьләр уены дип расларга кирәк: Уразманова Р.К. Обряды и праздники татар Поволжья и Урала (Годовой цикл. ХIХ – нач. ХХ вв.). – Казань: Дом печати, 2001. – С. 88.

[6] Уразманова Р.К. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 88.

[7] Татар халкының җырлы-биюле уеннары / төз. Х.Гатина. – Казан: Та- тар. кит. нәшр., 1968. – Б. 55.

[8] Баязитова Ф.С. Керәшеннәр: Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. – Казан: Матбугат йорты, 1997. – Б. 197.

[9]«Бармак уены» пермь татарларында да таралган булса кирәк. III Бөтенроссия «Түгәрәк уен» фестивалендә (Екатеринбург, 2010) Барда районыннан килгән фольклор коллективының бу уенны сәхнәдә күрсәтүе шулай фикерләргә нигез бирә.

[10] Нигмедзянов М.Н.Татарские народные песни. – М.: Сов. компози- тор, 1970. – № 64.

[11] «Сак-Сок» бәете / төз. Ш.К.Шәрифуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – Б.3. – (Татар халык иҗаты музыкаль җәүһәрләре).

[12] Ганеева Флюра Ибраһим кызы тапшырды, ул 1938 елда Краснай авылында туган, Яндавишчада яши. Бәетне аның әтисе – 1903 елгы Мансуров Ибраһим Фатыйх улы – ире тарафыннан үтерелгән кыз туганына багышлап чыгарган.

[13] Пашат авылында 1921 елгы Җәләлова Нәфисә Җәләлетдин кызыннан язып алынды. 1903 елгы Мансуров Ибраһим Фатыйх улы – ире тарафыннан үтерелгән кыз туганына багышлап чыгарган.

[14] Соймонов А.Д. П.В.Киреевский и его собрание народных песен. – Л., 1971. – С. 126.

[15] Сарварова Л.И. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 18–22.

[16] Нихак – никах.

[17] Кызганчылар – көнләшеп караучылар, көнче кешеләр (кеше бай- лыгына, уңышына кызыгып, көнләшеп йөрүчеләр).

[18] Өз бөтен – өс бөтен.

[19] Ягасы юк – якасы юк.

[20] Какол – хохол (рус.).

[21] Атлы – исемле (Алсу атлы – Алсу исемле).

[22] Эрәктен – ерактан.

[23] Кычегар – кочегар (рус.).

[24] Салаш – шалаш (рус.).

[25] Сындыг ач – сандык ач.

[26] Ошанып – ышанып.

[27] Голаныский – голландский.

[28] Акдара – актара.

[29] Челбәй – сөйгән яр.

[30] Ашыйк – гашыйк.

[31] Аерма кели – аерырга тели.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.