Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Корал эшләр, оста макталыр

Сергач мишәрләренең туку эшчәнлеге

Лариса Илтубаева

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар-мишәрләр этник төркеменең мәдәнияте, катлаулы этник-тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә, үзенчәлекле төсмерләргә баеган. Әлеге бай милли-мәдәни мирасны өйрәнү максатыннан 2010 елның май аенда ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан бу якларга фәнни-тикшеренү экспедициясе оештырылган иде. Без бу өлкәнең Кызыл Октябрь, Пилнә, Сеченов районнары авылларында булып, аерым кешеләрдә, мәктәп музейларында сакланып калган декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре белән таныштык, аларның эшләнешен өйрәндек.

Мишәрләр көнкүрешендә декоратив сәнгать эшләнмәләре киң таралыш алган. Алар матди культура һәм йола гадәтләре белән бәйле әйберләрдә аеруча еш очрый. Гадәттә, өй эчен бизәү һәм киемнәр тегү өчен бизәкләп сугылган (парчалы) тукымалар киң файдаланылган. Халык көнкүрешендә төрле төстәге сөлгеләр, өстәл һәм сәке җәймәләре, пәрдәләр һәм чаршау-чыбылдыклар зур урын алып торган. Димәк, бу якларда борынгыдан килгән һөнәрчелек төрләреннән тукучылыкка игътибар аеруча зур булган. Моны археологик табылдыклар һәм фольклор материаллары дәлилли.

Чигү һәм тукыманы бизәкләп сугу орнаментлары бик борынгы үрнәкләргә, археологик материалларга барып тоташа. Геометрик фигуралардан (ромб, хач, «Х» рәвешле фигуралар, квадрат, свастика һ.б.) гыйбарәт булган орнамент мотивлары Идел һәм Урал буйларында яшәүче башка халыклар (башкортлар, чувашлар, фин-угыр һәм руслар) өчен дә хас. Бу  яклардагы мишәрләрнең күрше халыклар, аерым алганда, руслар һәм мордвалар белән бәйләнеш дәрәҗәсе, бу этник төркемнең декоратив-гамәли сәнгатенең үзенчәлекле булып формалашуына да йогынты ясаган.

Җирле халыкның сәнгать үрнәкләрендә бизәкләп туку борынгы алымнары һәм аларның үзләренә генә хас стиль ачык чагыла. Мишәрләрнең бизәкләп сугылган тукымалары нәфис, зәвыклы төсләр гаммасы белән аерылып тора, һәм бу – тукымага аерым бер декоративлык өсти. Мишәрләрдә чүпләмләп, өлешләп, күпертмәләп (чиккәнсыман итеп), чуптарлап һәм чуарлап сугу киң таралган булган. Тукучылар еш кына бу техник алымнарны катнаштырып та үзенчәлекле декоратив бизәкләргә бай сәнгать әсәрләре иҗат иткәннәр.

Экспедиция барышында безгә очраган тукылган кул эшләренең зур күпчелеген сөлгеләр тәшкил итә. Бу – татар көнкүрешендә аларның функциональ роле зур булу белән аңлатыла. Сөлгеләр көндәлек куллану һәм өй эчен бизәү предметы буларак кына түгел, ә гореф-гадәтләр һәм йолаларны (туй, мәет күмү, халык бәйрәмнәре һ.б.) үтәгәндә дә файдаланылалар. Өй эчен бизәү һәм йолалар үтәү өчен махсус тукылган сөлгеләр төсләргә, бизәкләргә аеруча бай булган. Аларның үлчәмнәре дә шактый зур, хәтта 2,5–3,5 метр озынлыктагылары да бар.

Чүпләмләп туку техникасы буенча сугылган сөлгеләр декоратив эшләнеше ягыннан аеруча бай һәм кызыклы. Бу техника нигезендә аркау җебе (ул гадәттә кызыл төстә була) тукыманың бөтен киңлеге буйлап, йә аның өслегеннән, йә аскы ягыннан бара һәм тукыманың тискәре ягына да бизәк рәсеменең чагылышын бирә. Шул рәвешле тигез чиратлашкан геометрик фигуралардан торган орнамент барлыкка килә. Бер үк рәсемне өске бизәк дип тә, төп фон-җирлек дип тә кабул итәргә мөмкин һәм еш кына тукыманың өслеге белән тискәре ягын аеру да кыен.

Чүпләмләп сукканда сөлгеләрнең урта өлеше еш кына җитен сүсеннән эрләнгән ак җептән, йә булмаса чуар җепләрдән эшләнә. Аларның традицион гаммасы, нигездә, ак белән кызылдан гыйбарәт. Мондый сөлгеләрне тукыганда төп фон өчен аркауга ак (җитен) җеп куялар, ә икенче аркау белән (гадәттә, кызыл төстәге киҗе-мамык җеп) бизәкнең орнаментын тукыйлар.

Татар-мишәрләр арасында сөлгенең баш-башларын күпертмәләп, ягъни чиккәнсыман итеп эшләү техникасы киң таралган. Бу чүпләмләп сугу техникасының бер төре, әмма рәсемнәр төшерүдә аның үз аерымлыклары бар. Монда орнаментның һәр элементы аерым, бизәк төсендәге җеп белән эшләнә. Экспедиция вакытында без күбрәк нәкъ менә шул ысул белән тукылган сөлгеләргә тап булдык. Аларның кызыл (сирәк кенә ак) кыры буйлап өч яруска төрле төстәге геометрик бизәкләр төшерелгән. Сөлгеләрнең иң читенә, бөреп, киҗе-мамык тукыма кисәге тегелгән. Сөлгенең уртасы, еш кына, чуарлап (гадәттә, ак белән кызылдан шакмаклап) сугылган, яки ак җитен җептән тукылган. Кайвакытта мондый үзәк өлеш сатып алынган киҗе-мамык тукымадан булып, сөлгенең төп өлешенә ялгап тегелгән.

Чуар тукыма (аның нигезе дә төрле төстәге җепләрдән эшләнгән) сугу да бу якларда киң таралган була, аннан кием-салым, көндәлек куллану өчен сөлгеләр, өстәл җәймәсе, пәрдәләр һ.б. әйберләр дә тегәләр.

Чуптарлап туку бик үк киң таралыш алмаган булса да, җирле халыкта бу техника буенча эшләнгән әйберләр дә очрата алдык. Чуптарлап туку техникасының үзенчәлеге шунда – бизәк төшкән урыннарда нигез һәм аркау тукыма үрелеше белән үзара тоташып бара. Аркау җебе нигезнең бөтен иңенә түгел, ә шушы төс булган җиренә генә салына. Әлеге ысул туку осталарына тукыманы күптөсле рәсемнәр белән бизәкләргә мөмкинлек бирә.

Җитен һәм киҗе-мамык җепләрдән, тар-тар итеп тасмалап ертылган төрле төстәге чүпрәкләрдән тукылган идән җәймәләрен һәркайда очратырга була. Мондый әйберләрне ХХ  гасырның 70–80 нче елларында һәр авыл өендә диярлек күрергә мөмкин иде.

Татар-мишәрләрдәге бизәкләп туку алымнары белән Идел буе халыклары тукучылыгы арасында уртаклыклар бик күп. Бу аларның бер территориядә яшәүләре һәм үзара тыгыз элемтәләре белән аңлатыла.

Шул ук вакытта Түбән Новгород оста кулларының иҗат җимешләрендә, төп төрки-татар ысул-алымнарыннан тыш, фин-угыр (мордва) һәм рус компонентлары да ачык сизелә. Күп кенә шундый үзенчәлекле орнамент үрнәкләре, буыннан-буынга күчеп, композицион алымнарның сакланып калуына ярдәм иткәннәр.

XIX гасырда – ХХ гасыр башында өй шартларында бизәкләп туку өчен төп материал булып киндер һәм җитен, соңрак – мамык (киҗе-мамык) саналган. Бизәкләрне гадәт буенча йон җепләрдән эшләгәннәр. Ул вакытта рамсыз һәм арткы күшәсез, горизонталь урнаштырылган гади туку станын (ул толымсыман үрелгән нигезе белән терәккә беркетелә) һәр өйдә очратырга мөмкин булган. Археологик тикшеренүләр раслаганча, мондый станның элгәрләре бик ерактагы үткәннәргә барып тоташа. Иң гади саналган, бер-берсеннән әз генә аерылып торган бу станнарны удмуртлар да, мордва, мари, башкортлар да үзләренеке дип саныйлар[1]. XIX гасыр – ХХ гасыр башында рамлы һәм арткы күшәсез (аның урынына үргән толым рәвешендәге нигез җепләре беркетелгән таяк файдаланылган) туку станнары тарала. Соңрак русларныкы кебек рамлы һәм арткы күшәле станнар кулланыла башлый.

Кызганыч, ХХ гасырның 60–70 нче елларында, өй шартларында бизәкләп тукучылык һөнәре әкренләп юкка чыга бара. Моның объектив сәбәпләреннән, беренче чиратта, фабрикада җитештерелгән тукымаларның һәм көнкүреш кирәк-яракларының киң тарала башлавын атарга мөмкин. Җитмәсә, шул елларда авыл җирләрендә өйдә туку өчен чимал булган җитен белән киндерне игүдән бөтенләй туктаталар. Бүгенге көнкүрештә исә кулдан тукылган әйберләрне фабрика эшләнмәләре бөтенләй кысрыклап чыгарды диярлек. Шулай да әбиләребез сандыкларында элекке буын туку осталары эшләгән әйберләр кадерләп саклана әле.

Русчадан Я.М.Абдулкадыйрова тәрҗемәсе


[1] ]Сафина Ф.Ш. Ткачество татар Поволжья и Урала: Историко-этнографический атлас татарского народа. – Казань, 1996. – С. 44



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.