Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Зимә буе арымсак...

Риваятьләрдә – халкыбыз тормышы

Илсөяр Закирова

Бу җыр юллары хәзерге вакытта риваятькә әйләнеп калган «Җимчәчәк» (Зимцәцәк) дигән яшьләр уены җырыннан. Риваятьләрдә халыкның үткәне генә түгел, җырлары да саклана. Аерым сүзләрнең мәгънәсе дә әкренләп онытыла бара. Камка авылы өлкәннәре җырның аерым строфаларын гына искә төшерә алды. Су буйларында гөрләп торган яшьләр уеннары да, аулак өйләр дә әкренләп сөйләкләргә күчкән, алар турында әби-бабайлар риваять итеп оныкларына сөйли. Максатым халык җырлары турында язу булмаса да, бөтен оныкларның әбиләре яки дәү әниләре булмавын истә тотып, бу җыр турында язасы иттем. Яз көне Пьяна елгасында су тонгач, яшьләр «Җимчәчәк» әйтергә су буена яки мәчет янына җыелган. Егетләр кызлар белән танышкан. Бер-берсен ошатып йөргән яшьләр бер-берсен «челбәй» дип атаганнар. Ул яраткан кешең, сөйгәнең дигәнне аңлаткан. Уен барышында кара-каршы тезелешеп баскан егетләр һәм кызлар бер-берсенә багышлап җыр җырлаганнар.

Зимцәцәк, зимцәцәк,

Зимә буе арымсак, арымсак,

Арымсакка ни кирәк, ни кирәк?

Бүдер-бүдер бүз кирәк, бүз кирәк!

Зимцәцәк, зимцәцәк,

Зимә буе арымсак, арымсак,

Арымсакка ни кирәк, ни кирәк?

Бөдрә чәчле кыз кирәк, кыз кирәк!

Зимцәцәк сүзе зим сүзеннән. «Яз көне су өстенә чыккан юка боз», – дип аңлатты безгә бу сүзнең мәгънәсен Оркыя апа (Хөсәенова Оркыя Саттар кызы, 1927 елда туган). Арымсак су буенда үскән чәчәк булырга мөмкин. Галимнәр җимчәчәкне умырзая чәчәге, дип аңлаталар. «Җимчәчәк» уены борынгы мәҗүси ритуал-йоланың бер элементы буларак формалашкан. Ул татарларда гына түгел, башка халыкларда, мәсәлән, таҗикларда, үзбәкләрдә «Бойчечәк» исеме белән мәгълүм булган. Төп эчтәлеге – язгы кояшны мактау, Җир-Ананы котлау, гаиләләргә ныклык, иминлек теләү.

1958 елда узган фольклор экспедициясе вакытында «Җимчәчәк» уены җыры Камка авылында галимнәр тарафыннан язып алынып, «Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары» томында урын алган. 1984 елда «Җимчәчәк» җырының бер версиясен фольклорчы галимә Айсылу Садыйкова да язып ала.

Мәдәнә авылының Шәрык мәчетләре стилендә төзелгән мәһабәт мәчете ерактан күренеп, авылга ямь биреп тора. Ул зур комплекс булып, биредә мәчеттән тыш, туган якны өйрәнү музее, килгән кунакларны урнаштыру өчен кунакханә дә каралган булып чыкты. Авыл ямьле – ике катлы кирпеч йортлар, төзек урамнар, татар авылларының визит карточкасы булган челтәрле тәрәзә йөзлекләре, өй кыеклары... Авыл исеме Мәдәнә елгасыннан алынган.

Халисә апа (Насыйбуллина Халисә Хөсәен кызы, 1915 елда туган) авылның үткәнен, халыкның йолаларын, гореф-гадәтләрен тәфсилләп искә төшерде. Бу якның туй йолалары – кыз багулар, башкода җибәрүләр, задатка бирүләр, чаршау печәргә барулар турында сөйләгәндә ул үзенең унбиш яшьтән кияүгә чыгуын да, тормышының төрле мизгелләрен дә искә төшерде. Сүз арасында Халисә апа үзенең тормышына шөкерана кылып, улы-килене, оныкларына рәхмәт укырга, безгә эшебездә уңышлар, үзебезгә бәхет-куанычлар теләргә дә онытмады. Мәдәнә авылының Ак әбие белән очрашу-танышу күңелебездә якты хисләр, матур тәэсирләр калдырды.

Сафаҗай (Сабачай) авылы бу яклардагы иң борынгы татар авылларының берсе. Риваятьләр буенча, авылга Алтын Урда дәверендә Әстерхан һәм Касыйм якларыннан килеп урнашучылар нигез сала. Шул рәвешле, Сафаҗай авылының килеп чыгуы XIV–XV йөзләргә нисбәт ителә. Документаль чыганакларда авыл исеме беренче тапкыр 1630 елда, хезмәткә билгеләнеп, җир бирелгән кешеләр (служилые татары) турындагы мәгълүматка бәйле рәвештә искә алына.

Сафаҗай авылы һәрвакыт – барлыкка килгән көненнән алып бүгенгә кадәр – үзенең гыйлем ияләре белән мәгълүм авыл. Бу авылда туып-үскән мәгърифәтче галим Хөсәен Фәезхановның исеме бөтен татар дөньясына мәгълүм. Галим 1860 елларда Санкт-Петербург университетында гарәп теле һәм төрки телләр, каллиграфия һәм чагыштырма лингвистика фәннәрен укыта. Татар халкының этногенезын, тарихын, төрки халыклар тарихын өйрәнә. Хөсәен Фәезханов, бигрәк тә, белем бирү системасын үзгәртүгә, европалаштыруга, укыту программасына дөньяви фәннәр кертүгә багышланган хезмәтләре белән мәгълүм. Хөсәен Фәезхановның туганы Габделгалләм Фәезханов та тирән белемле, икътисад буенча фәнни хезмәтләр язган кеше буларак тарихка кергән.

Сафаҗай халкының иң яратып сөйли торган, күп санлы риваятьләренә кергән шәхесләре – Хәбибулла ишан яки шәех һәм аның уллары, оныклары, мөритләре. Хәбибулла Әлмөхәммәтов башта Бохарада, аннары Казанда укый. Казанда Ш.Мәрҗани һәм Х.Фәезхановлардан белем ала. Сафаҗайга кайткач, мәдрәсә сала. Балалар укытудан тыш, медицина белән кызыксына. Хәбибулла хәзрәткә төрле чирләрдән дәва эзләп бик ераклардан килгәннәр.

Хәзрәтнең төрле җимеш агачлары, чәчәкләр үстергән бакчасы да риваятьләргә кергән. Хәбибулла Әлмөхәммәтовның сигез баласы була, күбесе гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган. Хәбибулла хәзрәтнең олы улы Мухсин (Мухисинәт) хәзрәт тә атасының эшен дәвам итүче була. Ул мәдрәсә җитәкли, җәдитчә белем бирүгә корылган сигезьеллык мәдрәсәгә нигез сала, кешеләрне дәвалый, биология белән кызыксына. Мухсин хәзрәт танылган селекционер И.Мичуриннан яңа сортлы җиләк-җимеш агачлары алдырып зур бакча үстерә, умартачылык белән шөгыльләнә. Хәзрәтнең әлифба төзүе һәм балалар өчен китаплар язуы да билгеле.

Хәбибуллиннар династиясеннән 40 тан артык укытучы, зур галимнәр чыккан.

Бүгенге көндә Сафаҗай – 2500 кеше яши торган заманча матур авыл. Авыл халкы үзеннән чыккан укымышлыларны җылы сүз белән, хөрмәтләп искә ала, алар белән горурланып яши. Үзе дә Мухсин хәзрәтләр нәселенең килене булган Фәимә апа (Муксенятова Фәимә Абдрахман кызы, 1947 елгы) безгә шактый гына риваятьләр сөйләде.

Авыл тарихыннан

Безнең авылда иске каберлек бар, ул авылга беренче булып килгәннәрнеке. Әстерхан ягыннан сигез баба килә. Биредә чуваш авыллары була. Чуваш кызларын ислам диненә кертеп аларга өйләнәләр. Бабаларның дүртесе өйләнгән, дүртесе өйләнмәгән була. Чувашлар бу җирдән күчеп китәләр.

Иске зиратны сукаларга телиләр, әмма сукалый алмыйлар, сука төрәннәре сына.

Хәбибулла хәзрәт

Хәбибулла хәзрәт Казаннан укып кайта. Пароходта кайтканда аны суга аталар. Карасалар, ул батмаган, һава куыгы эчендә икән. Пароходка кире күтәрәләр. Бөтен кеше өстендәге киеме дә юешләнмәгәнен күрә. Хәбибулла хәзрәт үзен суга бәргәннәрен дә белми.

Хәбибулла хәзрәт гарәп хәрефләрен сөйли торган хәрефләр, дип атый торган була. Ул 15 яшендә хәреф танымаган. Аннары үзлегеннән укырга өйрәнгән. Аның үзлегеннән укырга өйрәнүен күреп, бурлаклар Казанга укырга бирергә алып китәләр. Казанда 12 ел укый. Мәрҗани хәзрәтнең китапханәсеннән китаплар алып укый. Аннары Бохарага укырга китә. Кайткач халыкны дәвалый.

Июльдә һәр елны ураган була. Ул юлында бөтенесен тетә. Ураган безнең авылга керми.

Халык хәзрәт янына килә. Хәзрәт халыкны җыеп тау башына китә. Болыт болар турысына килә. Ишелеп йөри. Халык тәкъбир әйтә. Болыт ыңгыраша. Хәзрәт камчы белән суга болытка. Болыт икегә аерыла. Шуннан соң Хәбибулла хәзрәт сырхаулый. Әйтә, һәр гаеттә тәкбир белән чыгыгыз, халык укысын, ди. Авылга пәри кермәсен, ди. Безнең авылга ураган бер дә керми.

Фәимә апа авылдагы тынычсыз нигез турында да сөйләде. Бу нигезне дога өмет иткән рух тынычсызлаган икән.

Муксенят бабай

Киләләр, әйтәләр Муксенят бабайга: «Безнең кызыбыз үгә (өйгә) керә алмый, аңа кирпеч белән бәрә», – диләр. Ярый, Муксенят бабай ызбага килә, керә. Моңа бәрми. «Хәзер кызыгыз керсен», – дир. Өстәл төзиләр. Сумар (самавыр) куялар өстәлгә. Кыз керә. Өстәлгә шап итеп мичтән алынган кирпеч килеп төшә. Барысы да чыгып китә. Муксенят бабай гына кала. Ул утыра да, әй, дир, адәм баласы, дир, кил, дир, яныма утыр, дир. Янына кеше килми, Муксенят бабай җил килгәнне генә тоя. И сүләшәләр болар. «Син кем буласың?» – дир хәзрәт. «Мин бу урамда барысының да пицләрен (мич) салган кеше. Әмма мине беркем дә искә алмый. Шуңа күрә мин бик авыр хәлдә. Миңа дога кирәк. Миңа дога кылучы юк. Мине сагынучы булмаганлыктан минем җаным да бозылды», – дир бу. «Мин дога укысам, синең җаның тынычлык табармы? Моннан китәрсеңме?», – дип сорый хәзрәт. «Мин китәм, әмма башкалар бу йортны тутырып торырлар. Бу шундый урын», – ди. Кем генә тормасын, бу нигездә яши алмый. Ул урында йорт та бетә. Хәзер берәү дә йорт салмый.

1921 елда бик каты корылык, ачлык була. Хәзрәт урманга барып кизләү казый. Шуннан кайтканда яңгыр ява.

Куй суы мулласы

Бервакыт Куй суы авылының мулла өен талаганнар. Көзгеләрне, самавырларны алып китәләр. Шул вакыт җил-давыл чыга, бөтен урланган әйберләрне алып кире урынына кайтарып куя.

Су анасы

Бервакыт абзый кайтып килә икән. Караса, берәү судан сикереп чыга. Бер карасаң бүре кебек тә ди, шул ук вакытта хатын-кыз кебек тә икән. Нәрсә булды соң бу дип, яңадан әйләнеп килсә, су анасы чәчен тарап утыра икән.

Яңа Мочали. Галимнәр авыл исеменең килеп чыгышын маҗар кабиләсе исеме белән бәйлиләр. Риваятьләргә караганда, Яңа Мочали авылын Касыйм ягыннан күчеп килүчеләр нигезләгән.

Хәнәфи абзый (Гыймранов Хәнәфи Абдулхак улы, 1944 елгы) үзләренең башка тирә-як авыллардан аерылып торуларын билгеләп үтте: «Без ак тәнлерәк, ямьлерәкләр без», – диде ул.

Авылның бүгенге көне, халкы, йола бәйрәмнәре турында Хәсәнова Роза Хәнәфи кызы (1975 елгы, мәктәп директоры) һәм Низаметдинова Рамилә Ярулла кызы (1974 елгы, китапханәче) эзлекле итеп сөйләп бирделәр. Информантлар, яшь булуларына карамастан, им-томнарны да, йолаларны, ышану-ырымнарны да яхшы беләләр.

Әүлияләр кабере

Безнең авыл янында «Әүлия кабере өсләре» дигән изге җир бар. Алар Иван Грозный узган вакытта аңа каршы, чукындырылуга каршы көрәшкәннәрнең кабере. Иван Грозный Мочалигә керә алмаган. Халкы мөселман булып калган. Халык әүлияләрне җиде булган дип тә сөйли. Хәзер кабер өстенә ташлар куелган. Бирегә ераклардан киләләр. Бер баласы булмаган кеше килеп өч куй суя, шуннан соң баласы туа. Теләк кабул булсын өчен әүлияләр каберен җиде тапкыр әйләнергә кирәк.

Йорт анасы

Йорт анасы һәр ызбада була. Яңа йортка күчкәндә Йорт анасын да күчерәләр. Йорт анасы күчсен өчен иске йорттан яңа йортка ухватка атланып барырга кирәк.

Мунча пәрие

Мунча пәрие дә һәр мунчада була. Аларның вакыты төн. Төнге уникедән соң мунча керергә ярамый. Мунча пәриенең зәхмәте тияргә мөмкин.

Краснай авылы исеменең килеп чыгуын биредә үскән кызыл тал белән бәйләп аңлаттылар. Бу агачлар авылга кызыл төс биргән, ул бер утрау булып аерылып торган. Красный Островта бу якның фольклоры, йола-бәйрәмнәре турында укытучылар – Гүзәл Әхәт кызы Азизова (1957 елгы) һәм Кадрия Сәяр кызы Армиханова (1959 елгы) сөйләде. Зөһрә ападан (Сөләйманова Зөһрә Билал кызы, 1937 елгы) авыл җырлары, түмә (төймә) такмаклары язып алдык. Татар халык җырларының сүзләре мәгънәле, көйләре матур, тагын бер тапкыр халыкның тапкырлыгына, татар теленең байлыгына, сыгылмалыгына сокланабыз.

Агыйделкәй алкын, суы салкын,

Барма якын, дулкын какмасын.

Бер битеңдә кояш, берсендә ай,

Яман күздән Ходаем сакласын.

Зөһрә апа бу яктың үзенчәлекле туй йолалары, яшьләр һәм балалар уеннары турында сөйли.

Чүмбәли – Мәдәнә елгасы буенда урнашкан төзек, матур авыл. Авылда заманча яңа йортлар белән рәттән, революциягә кадәр салынган берничә борынгы йорт та сакланган. Чүмбәли – татар халкының мәшһүр җырчысы Хәйдәр Бигичевның туган авылы. Авыл атамасын бу авылга нигез салган Вәли исемле кеше белән бәйләп аңлаталар.

Чүмбәли

Безнең Чүмбәли шуннан килә. Бер егет булган Чүмбәли (Чын Вәли) атлы. Ул Мәдәнә елгасы буенда яшәр өчен уңайлы урыннарны күреп биредә авыл корырга уйлаган. Авылга аның исемен бирәләр. Бу сүз картлардан килә.

(Шәрәпов Мансур Мостафа улыннан (1929 елгы) язып алынды).

Рәйхана апа (Мусина Рәйхана Аббас кызы, 1927 елгы) гомере буе укытучы булып эшләгән. Ул хәзер балалар аз булуга көенеп, 1952 елда Чүмбәли мәктәбендә меңнән артык бала укуын искә төшерә. Рәйхана апа халыкның йола-бәйрәмнәре, уеннары турында сөйләде. Туй йолалары «кыз күрендерү», «кияү күрендерү», «кыз бирнәсе», «кияү келәте», бала туу һәм бәби чәе, гает бәйрәмнәре белән бәйле йолалар, яшь киленне сынаулар турында мәгълүмат бирде, бәйрәмнәрдә нинди ризыклар әзерләнүен дә тәфсилләп сөйләде. Бу якларда һәрбер бәйрәм табынына умак (коймак), күптермә, төче күмәч куелган.

Яшь киленне сынау

Киленнең һәрбер эшенә бик әһәмият бирәләр иде. Килен идән юганда ничек юганын карыйлар. Мунчаланы турымы йөртер, әллә болгапмы? Тактаны буйдан буйга юса, уңган килен булачак, диләр. Әгәр дә болгап эшләсә, идәнне дә юа белми, болгап бетерә, диләр.

Элеккеләр икмәк бастырганнар. Зур куашняда икмәк басканнар. Килен беренче тапкыр икмәк пешергәндә шуның эченә сала булганнар көмеш акча. Баскан вакытта шул акчаны таба алса, димәк, килен уңган була, ул камырны баса белә. Камырны үзләтә. Әгәр таба алмаса, ул килен уңмаган булыр имеш. Камырны үзләтә алмады.

Килен кеше – ким кеше, дигәннәр. Килен килгәч, гел сынаганнар. Киленгә башкалар белән бер өстәлдә ашарга ярамый, кайнагасы алдында сүләргә ярамый, беләкләре күренмәсен, йөзен каплап торсын.

Күптермә

Күптермә белен кебек була. Тары ярмасын юып, сөттә бүрттерәсең. Ул бераз пешә, бүртә, үтә пешми. Аннан аны суытып, йомырка, май, шикәр комы, чүпрә, он, тоз салып болгатасың. Камыр куе түгел, коймак камыры кебек була. Ике сәгать ачый. Купы (аш чүмече, половник) белән майлы табага саласың, җәелеп китәргә тиеш. Элек мичтә, утка каршы пешерә идек. Хәзер духовкада пешерәбез.

Куй суы атамасының килеп чыгуын галимнәр мордва теленнән кергән дип аңлаталар. Мордвалар авыл буендагы елгачыкны «кууси-ва» дип атаганнар. Татарлар бу атаманы татар теленә яраклаштырып һәм мәгънә бирергә омтылып Куй суы дип үзгәрткәннәр. Куй суы авылы бу төбәктә иң беренче ачылган мәчет-мәдрәсәләргә бәйле рәвештә мәгълүм авыл. Куй суы мәдрәсәсенә 1762 елларда (бу якынча дата, 1806 ел дигән версия дә бар) нигез салына. Аның беренче указлы имамы һәм мөдәррисе Абделҗәлил хәзрәт була. Мәдрәсәгә укырга башка авыллардан да киләләр. Дин нигезләре белән беррәттән гарәп һәм фарсы телләре, арифметика да укытыла. Куй суы халкы Абделҗәлил хәзрәтнең оныгы Садек абзый турында риваять-легендалар сөйли. Садек абзыйның да төп эше мәдрәсәдә балаларга белем бирү була. Соңрак ул ишан була. Озак еллар узуга карамастан, авыл халкы бу кешеләрне онытмый, зур хөрмәт белән искә ала. Абзыйлар яшәгән нигезгә хәзер дә халык барып йөри. Бирегә нәзер әйтеп, төрле проблемаларны чишүдә ярдәм сорап, ераклардан киләләр. Садек абзый турындагы истәлекләрне һәм изге нигез турында шушы йортта яшәүче Зөбәйдә апа (Мирсияпова Зөбәйдә Җамалетдин кызы, 1936 елгы) сөйләде.

Садек абзый

Садек абзый бик изге кеше була. Ул кешеләрнең нинди уй белән килгәннәрен дә белеп торган. Ул үлгәндә әйткән, мин булмам дигән, ишегем бикләнгән булса, дигән, теләкләрегезне әйтеп туфрагыма килсәгез дә теләгегез кабул булыр, дигән. Ихлас күңел, яхшы уй белән сорасагыз, барысын да бирә. Мәскәүнең әүвәлге муллалары бу йортта укып чыкканнар. Үлгәненә ике йөз елдан артык. 41 яшендә үлгән. Ике баласы булган.

Ике тапкыр хаҗга барган. Беренчесендә ялгыз барган. Аннан әнисе әйтә, улым, ди, син хаҗда булдың, ди, мин, үләрмен озакламый, хаҗда булмадым, ди. Садек абзый әнисен аркасына асып икенче тапкыр хаҗга чыгып китә. Ике ел ярым барганнар.

Биредә аның караваты, өстәле, креслосы үзе ясаган. Дисбесе, сондыгы да үзенеке. Аларны хаҗдан китергән. Ул сондык белән китергән булган төрле үләннәр, шулар белән дәвалаган.

Балалары булмаганнар күп килә. Татарлар гына түгел, башка халыклар да килә. Балалары туа.

Нәрсә кирәк, караватына тотынып сорарга кирәк, ихлас күңел белән, кешеләр морадларына ирешә.

Бу авылдагы икенче информантыбыз – Роза апа (Зиннәтова Роза Хәсән кызы, 1937 елгы). Ул хәзер Горький шәһәрендә яши, авылга җәйге ял вакытында һәм бәйрәмнәрдә генә кайта. Роза апа Су анасы, Әздака турында сөйләде. Ул башкарган җырны да без биредә беренче тапкыр ишеттек. Озын көйгә башкарыла торган бу җыр бәлки җырчылар репертуарында да урын табар дип ышанасы килә.

Киндерләр җәйдем кибәргә генә

Киндерләр җәйдем кибәргә генә,

Яңгыр булмаса, кибәрләр генә,

Яңгыр булмаса, кибәрләр генә.

Бу хәсрәтләрдән үләргә генә,

Ходаем үзе бирмәсә ярдәм,

Ходаем үзе ярдәм бирмәсә.

Карай урманның урталарында

Кырау сукмасмы яшел мәләшне,

Кырау сукмасмы яшел мәләшне.

Үзебез яшьләр, йөрибез сәфәр,

Ятлар сөймәсме безнең кәләшне,

Ятлар сөймәсме безнең кәләшне.

Безнең асларда, түгәрәк күлләрдин

Сукмакларындин сары су ага,

Сукмакларындин сары су ага.

Безнең сөйгәннәр тәрәздин бага,

Маллар юклыктин ятларга кала.

Үзем егъламыйм, күздән яшь ага.

Әздака

Бер хатынның ире үлә. Ул көне-төне ирен уйлый, бик елый. Аңарга әздака ияләшә. Ул төнге сәгать уникедә елан булып трубадан төшә. Ире кыяфәтендә гостинцалар китерә, бага, анда гостинцалар түгел, куян тизәге. Синяклар белән йөри инде бу хатын. Бу түзми, иренең сеңлесенә сөйли. Шуннан теге тагын төшә. Суга бу хатынга. Шуннан бу хатын Коръән укыта. Теге китә бөтенләйгә.

Бу якларда Семочки авылында булган фаҗигале хәлләрне белмәгән кеше юктыр. Ул вакыйгаларга гасырга якын вакыт үтсә дә, авыл хәтерендәге тирән яра әле дә төзәлмәгән, аннан һаман да кан-яшь саркый кебек. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Бу фаҗига берәүне дә читләтеп узмаган, күп гаиләләр аталарын яки улларын югалткан. Продразверстка елларының канлы фаҗигасе дә авыл тарихына язылган.

Шәһидләр кабере

51 кешене аталар ул көнне. Продразверстка отрядлары авылны талап йөриләр. Кемнең тавыгын, казын, сарыгын күрсәләр, әйтәләр, бүген без сездә ашыйбыз, диләр. Кешеләрнең киемнәрен, туннарын салдырып алалар, соңгы казаннарын яки самоварларын алып чыгалар. Авыл бай була. Волостной авыл.

 Бер вакыт яшьләрне учебкага җыялар. Красная армия өчен. Шул яшьләр занятие беткәч таудан төшәләр. Шул вакыт отряд бер йортны талый. Яшьләр шуңа туры килә. Отрядтагы берәүне үтерәләр. Башкаларын кыйныйлар. Продразверстка отрядына ярдәм килеп җитә. Авылны чолгап алалар. Активный участникларны «без суда и следствия» шул көнне үк аталар. Январь аеның салкын көне була. Атылганнарны эчке киемгә калдырып чишендереп, урамга чыгарып ташлап баралар. Икенче көнне муллаларны, хәллерәк кешеләрне ату дәвам итә.

15 январьда мәрхүмнәрне авыл зиратыннан ерак түгел, юл буена, елга янындагы уйсу җиргә җирлиләр. Язын ташу вакытында бу кабер су астында калырга тиеш була. Әмма шул яз елга ярларыннан чыгып яңа юл яра, туганнар каберен урап уза. Бу урынны «40 мулла күмелгән җир» яки «шәһидләр кабере» дип атыйлар.

Хәйретдин мулла

Хәйретдин муллага әйтәләр: «Корәнне аяк астына салып таптасаң, без сине җибәрәбез», – диләр. Ул: «Семьям белән барып күрешим, сөйләшим», – ди. Җибәрәләр. Өенә кайта күрешергә. Өендә әйтә: «Юк, шәһид булам, таптамыйм», – ди, бәхилләшә. Кире бара, аталар аны.

Семочки авылында Абдуллина Хава
Абдулла кызыннан (1932 елгы) язып алынды.

Бозлау авылының «бәйрәм-сабантуйлары», халыкның йола-гадәтләре турында, озак еллар шушы авылда колхоз рәисе булып эшләгән Салихҗанов Рамил Әхмәт улы мәгълүмат бирде. Авыл халкының элекке җитәкчесенә хөрмәте зур. «Безнең Рамил», «Безнең матур Рамилебез», – дип сөйлиләр аның турында. Үзе дә һәр әби-бабайның, һәр баланың хәлен сорап, һәр кешенең шатлык-кайгысын белеп, уртаклашып яши ул. Рамил абый авылны яратып, авылдашлары белән горурланып сөйли. Горурланмаслык та түгел. Мәчет картларының мәчеткә җыелган хәерне шифаханәгә дарулар алырга, картлар йортына, авылга газ кертергә, Сабантуйлар уздырырга бирүләрен кайда күргәнегез бар?! Сабантуйны бу авылда һәр елны икешәр көн бәйрәм итүләре турында да яратып сөйләде ул. Сабантуйның беренче көнендә кунаклар кайта. Бу көн мәрхүмнәрне искә алу көне. Авыл халкы да, кайткан кунаклар да башта зиратка баралар. Зиратны, кабер өсләрен чистартып, хәтем укып кайталар. Нәзер корбаннары да шушы көнне суела. Икенче көн – кунак көне. Иртәнге уннан 3–4 ләргә кадәр кунакка йөрү башлана. Башта берсенә, аннары икенчесенә, туганнарга, дусларга, күршеләргә. Шулай туганлык җепләре яңартыла, яңалыклар сөйләшелә, алып кайткан күчтәнәчләр тапшырыла.

Дүртләрдә Сабантуй башлана. Көрәш сәгать тугызларга кадәр дәвам итә.

Бозлау авылының бу күркәм традицияләрен башка төбәкләр дә кабул итсен иде.

Түбән Новгород өлкәсендә бай һәм кызыклы фольклор материаллары җыеп гына түгел, кунакчыл, эшчән, күркәм халкы белән танышып кайттык. Халыкның телне саклавына сокландык. Мәскәүдән каникулга кайткан балаларның татарча сөйләшүләрен ишетү дә күңелгә хуш килде.

Ыргу авылында Рәхимә апа (Садекова Рәхимә Билал кызы, 1950 елгы) 1970–1971 елларда магнит тасмаларына яздырып калган бәет-мөнәҗәтләрен яздырганнан соң, Мәскәүдән кайткан кунак кызы Диләрә (Хәярова Диләрә Илдар кызы, 1998 елгы, 6 сыйныф укучысы) дә, безне сокландырып, балалар өчен язылган берничә татарча җыр башкарды.

Актук авылына кунакка кайткан балалар берсен-берсе уздырып авыл янындагы «Тораташ» турында сөйләделәр. Халык иҗаты яшәвен дәвам итә, традицияләрне сакларлык яшьләр үсеп килә.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.