Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Сүзгә сүз ялганыр хикмәт белән

Җөмлә төзелешенә җирле сөйләш йогынтысы

Ләйсән Тукмачева

Бүгенге көндә татар теленең үзенчәлекләре турында күп төр­ле хезмәтләр язылган. Шуңа карамастан, телне өйрәнү, аның байлыгын энә күзе аша үткәрү барыбер дәвам итә. Чөнки күп кенә мәсьәләләр әле дә хәл ителмәгән, фәндә актуаль проблемаларыбыз җитәрлек.

Теге яки бу телне, сөйләшне халыкның үзе белән аралаш­мый­ча, ягъни читтән торып кына өйрәнеп булмавын күздә то­тып, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре күп еллар дәвамында төрле районнарга экспедицияләргә йөриләр.

Чираттагы ун көнлек экспедиция Түбән Новгород өлкәсендә уздырылды. Без Пилнә, Сеченов, Кызыл Октябрь, Сергач, Спасс, Кнәген районнарының татар авылларында булдык. Һәр авылның үзенә генә хас үзенчәлеге бар, ләкин биредәге татар авылларын бер нәрсә берләштерә: анда кунакчыл һәм милли җанлы кешеләр яши. Якташлары турында «Мишәр дөньясы» газетасында шул як язучысы, журналист Әнвәр абый Камалетдинов болай дип яза: «Асылында мишәрләр тормышка гашыйк, батыр, горур һәм бик мөһим булган азатлыкның бәясен белүче халык».

Мишәрләр, мәгълүм булганча, Татарстанның Буа, Чүпрәле, Чистай, Алексеевск, Аксубай районнарында, Башкортстанның кайбер районнарында һәм Россиянең Түбән Новгород (элекке Горький), Пенза, Рязань, Тамбов, Ульяновск, Самара (элекке Куйбышев), Саратов өлкәләрендә яшиләр. Аларның саны бер миллионга җитә. Алар Казан татарларыннан тел, кыяфәт ягыннан берникадәр аерылалар. Мишәрләрне кайбер эзләнүчеләр татарлашкан фин-угырдан дип тә әйткәннәр. Татар милләтенең шактый зур өлешен тәшкил иткән халыкның «мишәр» дигән ата­масы кыпчаклар мөселман динен кабул иткән гасырда барлыкка килгәне билгеле.

Мишәр сөйләшләре ике типка – ч-лаштыручы һәм ц-лаш­тыручыга бүленә[1]. Икенче төркем нәкъ менә Түбән Новгород гу­бернасыннан чыккан дип тә санала. Фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре ягыннан караганда, бу төбәктә яшәүче мишәр­ләрнең сөйләше шуны исбатлый.

Мәгълүм булганча, бу төбәктә көнбатыш (мишәр) диалек­ты­ның сергач сөйләше киң таралган. Фәнни әдәбиятта әлеге сөйләш вәкилләре «нижгар мишәрләре» буларак мәгълүм.

Тел тарихы һәм тарихи диалектология мәсьәләләрен хәл итү­дә җирле сөйләшләрнең синтаксисын өйрәнү зур роль уйный. Ләкин, кызганычка каршы, диалектларның үзенчәлекләрен тикшергәндә, синтаксик күренешләр еш кына игътибардан читтә кала бирә.

2008 елда басылып чыккан ике томлык «Татар халык сөй­ләшләре» хезмәтендә татар теленең урта, көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш диалектлары сөйләшләренең фонетик, грамматик һәм өлешчә лексик үзенчәлекләре тасвирланган. Бу китапта мишәр диалектының сергач сөйләшенә аерым бүлек багышланган. Анда сөйләш фонетик, морфологик һәм лексик яктан тәфсилләп күрсәтелгән, ә синтаксик үзенчәлекләрдән бары тик -мы/-ме сорау кисәкчәсе турында гына мәгълүмат бирелгән[2].

Бүгенге көндә диалекталь синтаксис проблемаларын өй­рәнүне җәелдерү татар диалектологиясе каршында төп бу­рычларның берсе булып санала[3]. Шуны күздә тотып, без «нижгар мишәрләре» сөйләшендәге кайбер синтаксик үзенчәлекләргә игътибар бирергә булдык.

Сүзтезмәләр.Ияртүчесе фигыль булган сүзтезмәләрдә бер төркем фигыльләр, әдәби тел белән чагыштырганда башка килешне башкаралар: Былдырны (болдырдан) менгән вакытта кийәү белән кыз култыклашкан булалар. Мында йегетләр, кызлар җийылалар бу ызбада (ызбага – йортка). Үлек ызбасындагы кешеләргә (кешеләрне) күршеләр сыйларга тийеш.

Хәбәр. Исем хәбәрләр зат кушымчалары ала: Бик тәртипле иде безнең ул вакытта йегетләребез дә, кызларыбыз да бик тәртиплеләр ие (тәртипле иде). Ирләр зийылган ызбага кемнәр куркымсызлар(куркусыз), (шулар) бара.

Гади җөмлә. Мишәр диалектының башка сөйләшләрендәге кебек, сергач сөйләшендә җөмләдә инверсия күренеше, ягъни җөмлә кисәкләренең үзара бәйләнеш тәртибе ирекле булу хас. Төрле җөмлә кисәкләре инверсияләнә.

Ия инверсиясенә мисаллар: Бездә кунаклар йәшкән вакытта да умак пешерәбез без. – Без кунаклар чакырган вакытта да умак пешерәбез. Әле аларны белмиләр йәшләр. – Яшьләр әле аларны белми. Шының белән бик тиз табабыз без. – Без шуңа күрә бик тиз табабыз.

Тәмамлык инверсиясенә мисаллар:Быз күп китсә, быйыл кызлар күп китәләр кийәүгә. – Боз күп китсә, быел кызлар кияүгә күп китә. Зеңи ала инде ул акцаны. – Ул акчаны җиңги ала иде. Җир астында казыйбыз подвал. – Җир астында подвал казыйбыз. Урманга бардык күрешем белән, тийәдек урманны. – Күршем белән урманга бардык, агачны төядек.

Хәл инверсиясенә мисаллар: Кышкы вакытта бара идек тав­ларга. – Кышын тауларга бара идек. Үлене куйалар түндәккә күтәреп. – Үлгән кешене урынга күтәреп куялар. Калхузга пецән­гә бардык йәш вакытда. – Яшь вакытта колхозга печәнгә бардык.

Аергычларның инверсияләнүе юк диярлек. Мишәр диа­лек­тының чистай сөйләшендәге кебек, сергач сөйләшендә дә иялек килешендәге исем яки алмашлыклар белән белдерелгән аергычларның инверсияләнү очраклары[4] бар: Пример, бәрәмнәр шылай уза безнең. – Мәсәлән, безнең бәйрәмнәр шулай уза.

Югарыда китерелгән үрнәкләрдә хәбәр җөмләнең төрле урынында урнашкан. Хәбәрдән соң гына җөмләнең башка кисәкләре килә (ия, аергыч, тәмамлык, хәл). Кайбер мисалларда хәбәр составындагы фигыльләрнең генә урыннары алышына. Мәсәлән, Арзамаска крахмалга йөрдек келәнергә (теләнергә йөр­дек). Кыз белән йегетне китергәннәр күрешергә (күрешергә китергәннәр). Әле бу йегет тытынган ашарга (ашарга тотын­ган). Син тотынасың кацарга (качарга тотынасың).

Җөмләдә сүзләрнең кире тәртибе Нижгар ягының барлык районнарына һәм авылларына хас. Өлкән яшьтәге кешеләрнең дә, яшьләрнең дә сөйләмендә хәбәр һәрвакыт алда килә. Әлеге сөйләш бу үзенчәлек белән әдәби телдән аерыла.

Гади җөмләләрдә тиңдәш кисәкләр еш очрый: Үлекне күмеп килгәц, өстәлгә он куйалар, тоз куйалар. – Үлгән кешене кү­меп килгәч, өстәлгә он куялар, тоз куялар. Туй өстәлендә ­әпәй­ме ан­да, суп, бутка, картуф. – Туй өстәлендә ипи, аш, ботка, бә­рәңгеме. Без менә җийылышабыз: картлар, карцыклар, кар­дәш­ләр. – Менә без җыелышабыз: картлар, карчыклар, туганнар. Бе­рәр калак шәкәр, берәр әцмуха цәй бирәләр. – Берәр кашык ши­кәр, берәр әчмуха чәй бирәләр. Зур көтү була иде: сыйырлар, куйлар, кәзәләр. – Зур көтү була иде: сыерлар, сарыклар, кәҗәләр.

Сорау җөмләләр -мы/-ме кушымчасыннан башка, бары тик интонация ярдәмендә генә дә формалаша: Шыны да белмисең (белмисеңме)? Бергә анда барасың (барасыңмы)? Сез үзегез тырмышталар (тормыштамы)?

Кушма җөмлә. Мишәр диалектының башка сөйләшләреннән аермалы буларак, сергач сөйләшендә кушма җөмләләрнең ана­литик төренә караганда, синтетик төре ешрак очрый.

Иярчен хәл җөмләләр: Лугка салам цыктык тийәп, мин үзем генә калдым, майым. – Болынга (саламны) төяп чыктык, мин үзем генә калдым, маем.

Иярчен вакыт җөмләләр: Бызлар ташкан вакытта инде, бик зур су булганда, йегра идек багарга. – Бозлар ташкан вакытта ин­де, бик күп су булганда, карарга йөгерә идек. Йегет кыз үвенә килгәц, цәй эцәләр мында. – Егет кыз өенә килгәч, монда чәй эчә­ләр. Башкода кергәц, йомшак цепрәк куйып утырталар ийе. – Башкода кергәч, йомшак чүпрәк куеп, утырталар иде. Без укып цыккац, сикес йыллык булды. – Без укып чыккач, сигез еллык булды.

Иярчен шарт җөмләләр: Ул сине йаратса, йыр йырлый. – Ул сине яратса, җыр җырлый. Олан күзеккән булса, ишек бауларын йувалар. – Балага күз тигән булса, ишек бауларын юалар. Уласа, күбрәк шикләнәләрдер. – Уласа, күбрәк шикләнәләр. Катык китерсә, катык белән ашаган ашны цумар дибез без. – Катык китерсә, катык белән ашаган ашны без чумар дибез.Баланың эце авыртса, җебетеп йабалар иде мунцаланы эценә. – Баланың эче авыртса, эченә мунчаланы җебетеп ябалар иде.

Иярчен кире җөмләләр: Элгәре йәш килен миннән бер йәшкә олы булса да, әүвәл аныкын йувабыз, аннары безнекен. – Элек яшь килен миннән бер яшькә олы булса да, башта аныкын юабыз, аннары безнекен. Ницек кенә элеккеге гадәтләргә кайтырга теләсәләр дә, кийенү йулын, тәртип йулын үзгәртмичә булмый. – Ничек кенә элекке гадәтләргә кайтырга теләсәләр дә, киенү ягын, тәртип ягын үзгәртмичә булмый.

Кушма җөмләләрдә шулай ук инверсия күренеше чагылыш таба: Туй башлана, кыз төшкәч. – Кыз төшкәч, туй башлана. Балешне атәләр бездә ит белән картош куйсаң. – Ит белән бәрәңге куйсаң, бездә бәлеш дип әйтәләр.

Шулай да мишәр сөйләшенә характерлы булган аналитик тө­зелешле җөмләләр дә бар: Анда нәрсә белән ашатасың, кем белсен (гади җөмләләре үзара мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәй­ләнгән аналитик иярченле тәмамлык җөмлә). Нәрсә кәрәк, шыны пешерәм (гади җөмләләре үзара мөнәсәбәтле сүзләр яр­дә­мендә бәйләнгән аналитик иярченле тәмамлык җөмлә). Кайчан сугыш уже бетә башлады, шыл вакытта калхузга килә башла­ды он (гади җөмләләре үзара мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнгән аналитик иярченле вакыт җөмлә). Кемнең исемен кыц­кырды, ул мәцене тотарга тийеш (гади җөмләләре үзара мөнә­сәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнгән аналитик иярченле ия җөмлә).

Сөйләмгә аерым җөмләләре үзара санау интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр дә хас: Без йәшлегебезне сагынып ерлауларыбыз бар, йәшлегебезне сагынып бийүйебез бар. – Безнең яшьлегебезне сагынырлык җырларыбыз бар, яшьлегебезне сагынырлык биюебез бар. Бетен нацийәнең дә кыңгыраты бар: йапон бар, немец бар, китай бар, әрмән бар, гру­зин бар. – Бөтен милләтнең дә кушаматы бар: япон бар, кытай бар, әрмән бар, грузин бар. Күрешләр пешерә, туганнар пешерешә. – Күршеләр пешерешә, туганнар пешерешә. Малайым да йакшы, килнем дә йакшы, нукларым да йакшы. – Малаем да яхшы, киленем дә яхшы, оныкларым да яхшы. Бичеркага кемдер ике бәрәңге илтә, кемдер шының хәтле ит илтә, кемдер икмәк илтә, кемдер шәкәр илтә. – Вечеркага кемдер ике бәрәңге илтә, кемдер шуның хәтле икмәк илтә, кемдер шикәр илтә.

Сөйләштә модаль кисәкләр, ягъни сөйләүченең чынбарлыкка, тыңлаучыга, җөмлә эчтәлегенә, төзелешенә мөнәсәбәтен бел­дерә торган кисәкләр бик актив кулланыла. Арада бик үзенчәлекле сүзләр очрый, шуңа күрә аларга аерым тукталып китәсе килә.

Җирле халык белән аралашкан вакытта диалог төп сөйләм сти­ле булып тора. Шуңа күрә сөйләүченең тыңлаучыга яки го­мумән табигать күренешләренә мөрәҗәгатен, мөнәсәбәтен бел­дерә торган эндәш сүзләр[5] игътибарыбызны җәлеп итте. Ниж­гар мишәрләренең ачык йөзле, киң күңелле, күркәм гадәтле булулары да аларның бер-берсенә эндәшкәндә кулланыла торган сүзләрендә чагылыш таба. Шулай төрле районнарда һәм авылларда туган-тумачаларга, дусларга, хәтта таныш булмаган кешеләргә карата әйтелә торган маем, алмай, анай, брат (хатын-кызларга карата да) сүзләрен күрсәтергә була. Май сүзе Ходайга (Аллага) мөрәҗәгать иткәндә дә кулланыла. Эндәш сүзләргә мисаллар: Без башакка йөрдек, тирмән (тегермән) тарттык, майым. Минем Асийә май цабата кигән. Алла май дидем дә, цыгып киттем. Майларым, мин бик авырлык күрдем. Алийә алмай белеп ала да, белгәнен укырга тора. Күз тигәндә хатеме (догасы) бар иде, анайым. Менә шул, анайларым. Әллә ниндиләре бар инде, брат, искә төшми бит.

Билгеле булганча, кереш сүзләр сөйләүченең сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә һәм сөйләм обстановкасына мөнәсәбәтен белдерәләр[6].

Сергач сөйләшенә рус сүзләрен файдалану хас. Рус теленнән кергән модаль сүзләр белән бирелгән кереш сүзләр еш очрый: Вот пример, минем абзыйым үләнде. Ул бәрә дә, например, штандыр дип кыцкыра. Шындый тәкем (шуның хәтле) көрәк, сабы озын, идән йува торган тайак кебек микән, да.

Сөйләштә татар теленең модаль сүзләре очрамый диярлек. Шул ук вакытта татар һәм рус сүзләрен берләштереп әйтү дә бар. Вот шылай кереш сүзе шундыйлардан. Ул җөмлә башында да, ахырында да килә ала: Вот шылай, каждый кызлар утыралар. Аннан шикләнмисең инде, мацы керде инде, вот шылай. Кайбер авылларда менә вот шылай кереш сүзе очрый: Менә вот шылай, л'убой йортта йорт анасы бар диләр.

Бу сөйләштә кереш сүзләр төрле сүз төркемнәре белән би­релә: алмашлыклар (ни, шулай), рәвешләр (исән-сау), фигыльләр (әйтим инде, беләсеңме; бак, ягъни кара) белән. Мәсәлән: Тимә­сә, ни, кире киләләр. Исән-сау, ул күмәцне үзебез пешерә идек. Без инде, атим инде, бетенесен эшкәртеп нитеп готовийны. Ул бит йырлый йырлый гына искә төшә, бак, нинди йыр!

Сөйләштә кереш җөмләләр дә күзәтелә: Кушылып ерлаганбыздыр инде, ни атим инде. Третий лишме (лишний) уный идек, беләсеңме аны.

Гомумән алганда, сергач сөйләшендә кулланыла торган эндәш һәм кереш сүзләр халыкның сөйләм телен баета, аңа үзенчәлекле төсмер өсти һәм мишәр диалектының кайбер башка сөйләшләреннән аерылып торуын күрсәтә.

Йомгак ясап, шуны әйтергә була: сергач сөйләшендәге синтаксик үзенчәлекләр көнбатыш диалектның башка сөйләшләренә охшаган. Шулай да сүзтезмәләр ясалышында, гади һәм кушма җөмлә төзелешендә үзенчәлекле яклар да бар.

Авылдагы өлкән яшьтәге кешеләр әйтүенчә, күп кенә яшьләр Мәскәүгә китеп урнаша һәм шуңа күрә русча гына сөйләшә. Шулар йогынтысында һәм якын-тирәдә күпләп урнашкан рус халыклары тәэсирендә сөйләштә рус сүзләре күпләп кулланыла. Бу бигрәк тә грамматик үзенчәлекләрдә, модаль сүзләрне  куллануда чагылыш таба.

Җирле халыктан язып алынган материаллар

 

Рухи мәдәният (гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, йолалар)

 

Пилнә районы, Сафаҗай авылы. Каз өмәсендә гармуннар иде. Каз өмәсендә йырлап-йырлап йолкалар иде, бииләр иде, йырлыйлар иде. Мунцада йылкалар, тышта йуалар. Бәлешен пешерәләр, аш пешерәләр. Өстәлен кырасың бит, майым, пироглар, бәлеш, бер каз асасың.

Рузә байраме бар иде. Халык бездә рузә белән котлап бар да халеннән килгәнцә азерләнә, калдырмаска тырыша. Элек тә шылай. Бездә халык коммунист заманда да ураза тытты. Йәшер­тен тыттылыр, бик кысынкы вакытта да тыттылар. Укыган вакытта безнең уразаларыбызны ацтыралар иде, совет заманында. Зийан дийәләр иде. Даже фел'дшерыбыз килеп дарулар эцереп китә иде.

Аннан корбан байраме. Халык корбаннар суйып, кунаклар йәшеп, үткәрә иде. Традицийалар элеккецә. Примерно мин үзем дә үдәрдән килдем бүген. Үзем башкардым. Мәйетне үзем башкардым, йудым.

Безнең бит заманда торпа суга идек. Вота сыйырның мусоры була бит, туарларның навозы, аны йандыралар иде пицтә. Безнең оланнарның эше шул иде, уйнарга вакыт йук иде. Торпа сугалар иде. Аны айландыралар иде, картук бутыйлар иде. Зур көтү була иде: сыйырлар, куйлар, кәзәләр. Шында саклап торалар иде, куып кертәләр иде. Көтүцегә ике-өц йомырка цыгарасың. Первый көнне көтүцегә бирәсең. Чулпан бабай рухына, дип дога күтәрәсең (ул әвәлге гөнаһсыз бер карт булган). Ул туарларның патшасы була инде. Аның рухына катем укытасың.

Йаңгыр алласына дувасын укыйлар. Каберләр өстенә менгәц, дувалар укыйлар. Күке кыцкырса, шул йортта (берәү) үлә диләр. Без ырымнамадык, майым.

Җомга көнне айет көне әбәрендә. Муллалар катем укып йөриләр. Кругом ул вакытта туылган сөлгеләр бар иде, туылган сөлгеләрне барсын да ыштаннарны крепкий итеп ясыйлар. Эцкырлы ыштан, вот шылай. Җомга көнне кереп, катем укып йөргән муллалар. Ызбаларны җыештырып, муллаларны көтеп тыра идек. Муллалар хәр ызбага керәләр ийе. Байрәм көн шикелле. Без катлама пешерә идек, картуш йаккан табак күмәч. Менә камыр басасың, аны җәйәсең, пичтә пешерәсең бер кат. Аннары соң картушны төйәсең, йомырка сытасың, сөт саласың, шул җәймәгә шул картушны йагып тагын да пешерәсең. Кып-кызыл була. Җәймәнең өстендә картуш кала.

Пилнә районы, Чүмбәли авылы. Сабантуйга алашалар җигеп бара идек. Питрякска бара идек. Алашалар куйыштыра иде. Сатулар бара, колгага менәләр иде. Кем йакшы менеп төшкәнгә – нәрсәдер бирелә иде.

Сулар аккан вакытта гармуннар белән ирләр, кызлар су алырга төшәләр иде. Март айларында багарга бара идек. Йегетләр кызларны багалар. Быз күп китсә, быйыл кызлар күп китәләр кийәүгә. Терәлеп-терәлеп китсә, кызлар әз китә.

Корбан байрәменә умаклар пешерә идек. Цәйләр куйып, урам беткәнцә йөри идек. Толпом-толпом йөри идек. Анда йырлау йук, нитү йук.

Сергач районы, Камка авылы. Каз йолки идек. Бу инде ийәсе пешерә иде. Казлар суйа иде. Без инде, атим инде, бетенесен эшкәртеп нитеп готовийны. Кайсы кызлар йәшә иде. Үдә утырта иде. Шурпа пешерәләр иде. Бәлеш пешерәләр иде. Умак пешерәләр иде.

Сеченов районы, Краснай авылы. Йаз көне паска бар. Балалар йомырка йыйалар. Корбанга куй суйалар. Мөгезле бул­сын, ранлары булмасын. Мәҗлес кыралар. Күрешләрне чакыралар. Итне кисәкләргә бөлеп ләшәсең: йәтимнәргә, ирсез хатыннарга.

Туйлар

Пилнә районы, Сафаҗай авылы. Бездә башка авылларга бакканда, барәмнәр, туйлар, ницектер йәмле, тәртипле була. Халык бездә усал тегел, йәрдәмчел. Башкода килү булды, ул килә дә инде утыра шылай. «Без сезнең кызны йаратабыз, аны безгә бирегез», – дип атәләр. Берсәк йылап та ала идек инде. Кызга атәләр: «Ул йегет сиңа тиң тегел». Башкода кергәц, йомшак цепрәк куйып утырталар иде. Аның кырыйына чашка, кашык, савыт китерәләр. Ул ызбада бит инде чаршау эләләр иде, өстәлгә кләйенка.

Туганнар арасында да бар. Вот пример, минем абзыйым үлән­де, сем´йаланды. Мин аңарга «зеңи» аттем, абзыйның хатынына. Ә ул миңа «тансык абыстай» дийә иде. Иренең туганнарына «кунак абыстай» атә иде. Вот примерно шылай. Иренең братына «сүәр агай» дийә булганнар. Без «әни» атә идек, «әти» атә идек, ә минем оланнарым «әннә, әттә» атәләр, ә нукларым минем үземне кызык интерес китте әле. «Кызым, майым, аппагым» атә идем. «Кызым, майым» – нугыма, ә ул миңа «әннә майым» атә, «әннә май». Ә күбесе «карт әни, карт әти». Бездә килен килеп төшкәч, каннә (каенана) сладкий цәй каптыра, былдырдан. Былдырны менгән вакытта кийәү белән кыз култыклашкан булалар. Артта монда туй килә, халык керә. Каннә кеше цыгып, монда бу йактан каршы алып, бисмилла атеп, пирут малайына каптыра, аннан киленгә каптыра цәйне. «Бәхетле булыгыз» дип атә. Тыштан ук былдыр эстенә цәпәй җәйелә. Цәй каптыргач, үгә кертәләр. Өстәле кырган була. Туй башлана, кыз төшкәч.

Кийәү бирә мәхәр, ул мәхәр акчасына родител'ларга зуррак әйберләр алалар. Вот пример, безнең заманада цигә идек без, селге кырыйлары цигә идек, кул'йаулыклар цигә идек. Йуклык иде, үзе­без эшли идек. Кагыздан эленге тегә идек. Ызбаларда туңа идек.

Туй ашына элек пешерәләр иде, атәләр иде йомшак дийеп, камырдан йасыйлар әпәй, шылай йомшак кына, ул әпәйне ки­сәкләп кисәләр дә, шундый табакка төйиләр, табак белән китереп өстәлгә куйалар. Без оланнар, кецкенәләр тезелешеп утырган бу­ла идек. Вут шул әпәй белән туйда шулбасын да, цәен дә. Цәй йанына лимун турау бар иде. Цәйне йомшак белән эцәләр иде. Элек кодагыйлар китерәләр иде күмәц. Минем исемдә әле әни минем туйга китсә, үзе пешерә иде күмәц. Теце камырныкы ул, эстенә йомырка сертә, сеткә баса. Бик йахшы күтәрелә иде. Аннар соң аны инде йәмне генә пешкәц, күмәц итә иде.

Кыз белән егетне китергәннәр күрешергә. Первай өстәлгә ки­мак куйалар. Кийәү дә кереп утыра инде арага. Ашамаска ти­еш була икән. Кийәүне китерәләр иде кызны күрергә, элек китергәннәр. Кызны күрергә кергинцә, аның кулында подаркасы да бар икән. Бу йегетләр белән өстәл артына кереп утра. Бу өстәл­гә куйылган кимак. Йегетләр шул кимакларны кабалар. Кийәү тиеш акца цыга­рырга. Әле бу йегет тытынган ашарга. Кимакны ашый гына дийер, ашый гына дийер. Әле бер кеше бусагадан кергән дә кийәүгә ымлый дийер: «Анда бар кыз янына, нәрсә анда ашап торасың?». Йегет күрсәтә диер: «Кимак бар бит». «Әй, кимак ашап торасың» – дигән дә, өстәл аша сузылган да, кийәүнең гурласыннан эләктереп, ызбадан алып та цыккан.

Тубал ашын нихак көнне китерәләр. Аны инде кыз йа­гын­дагылар кабакка ийылышып торалар. Тубалны тиз генә эләк­терәләр дә, паэтка кереп тә китәләр. Шунда ашыйлар. Аннан соң эцемлек тә була. Тубалга цәпе цорнаган. Эцендә садакасы да бар.

Балага кабыктан бишек йасыйлар иде. Йүкә кабыгыннан. Аны айырым кешеләр йасыйлар. Баланың баш кийеменә мәрзән куйалар иде. Анарга «йылан башы» дийәләр иде. Йәмне сәдәпме шунда. Йәмне сәдәпләр бар иде бит элек тә. Ниндидер цветнуйлар була бит инде.

Сеченов районы, Краснай авылы. Кыз­ларны ырлыйлар иде. Минем туйым булмады. Башкода йе­бә­рә­ләр, йат кешене. Анда мәһәр сүли. Кызлы кешегә ир кеше килә, башкода. Анда кергәцтен йастыгын алып, астына куйа. Шуннан соң инде то­тына, шул кешегә синең кызыңны алырга келибез дийе. Ну анда бирәсеңме, бирмисеңме, бирергә риза булса, килешәләр. Мәһәр диләр инде шул, урыста әйтелә калым дийеп. Туйны узды­рырга. Кызның анасына, атасына акца бирергә кыз өцен. Туйның расхотын сорыйлар кийәүдән. Шәкәр күпме кирәк, цәй күпме кирәк. Берәр калак шәкәр, берәр әцмуха цәй бирәләр. Анда шылай бирәләр иде. Күлмәк бирәләр иде, подарка нәстә булса.

Туй өстәлендә әпәйме анда, суп, бутка, картуф. Ну самогонка диләр инде, аракы. Йегет кыз үвенә килгәц, цәй эцәләр мында. Алар бер-берсен күрмицә торалар. Даже кем икәнен дә белмицә, безгә кадәр заманда. Атлар белән булган әвәл, атлар дҗигәләр. Урам буенца баралар, мәцет кырыйына баралар. Теге инде атларның, «нар'аженый» диләр. Сөлгеләр эләләр.

Туйда кардәшләр, күрешләр була. Кардәшләр күбрәк була. Ынукларны биргәндә, мин хакын сүләдем – унбиш-егерме мең. Әле бит шылай сүлиләр.

Башкода килеп килешәләр. Мәһәр сүлиләр, кызны килешеп киткәч инде. Кийәү күрендерәләр. Вот шылай цигелдәк китерәләр иде. Йәш килен кара күлмәк кийә иде. Башында калфак кидерәләр иде. Минем Асийа май цабата кигән.

Кызыл Октябрь районы, Яндавишча авылы.Исем кушканда мулла килә. Оланны йастыкка куйалар. Уф, уф дип өрәләр, колагына кыцкыралар. Ну вот, йәшәсең бәбәй цәйенә. Ул инде сиңа или илле тәңкә акца китереп бирә, или бәбәйгә иске цәпләр, күтенә цорнарга. Акца бирәләр инде, бәбәй цәйенә килдек диләр. Цәй эцерәләр, балын куйалар, әпәй куйалар. Күз тимәсенгә маңгайына төртәләр зеленка белән. Цамбыр белән төтәштерәләр күзексә. Шындый үлән бар, цамбыр. Ут йебәрәләр дә төтене цыга, оланга иснәтәләр. «Ак күз, күк күз, шунда түз», – диләр. Ныгы кувыралар. Вот шындый көрәк алалар, агац көрәк, лопата, күргәнең бар? Шындый тәкем (шуның хәтле) көрәк, сабы озын, идән йува торган тайак кебек микән, да.

Шында оланны бәлиләр, пицкә тыгалар да, да. «Нишлисең, әби?» -«Ныгы куырам». Тагын бер кат тыга шында баланы. Да, да. Агац көрәккә бәлиләр. Аны тиз генә пицкә тыгалар, син керәсең дә тиз генә атәсең: «Нәрсә кувырасың, әби?» – «Ныгы кувырам. Өц кат тыгып аласың, сырхау төшеп кала.

Малайларны йәш оланнарны пецәләр инде. Әвәл йөриләр иде. Абдалцы кацып йөри иде, чөнки ул доктор тегел.

Кендек әбисе кендек кисә инде. Кемнең хале ницек, майым, кем йаулык бирә, касы садакасын бирә. Менә олан тугац, айакларын җыйа. Пицкә көрәгенә куйасың: «Ни кувырам?». «Ныгы кувырам», – диләр. Агац көрәккә бәлиләр дә, оланны пицкә тыгып алалар иде.

Сергач районы, Камка авылы. Җиде көн йөриләр иде. Пи­рут йөрешәләр инде. Башкода килә, сүз салалар, килешеп китә­ләр. Аның арты тойга көн куйалар. Аннан нихакка киләләр, да. Икенце көнне зеңи кеше инде мунца йага. Мунцаның тәрәз төбе­нә кийәү белән кыз акца сала. Зеңи ала инде ул акцаны. Вот, икен­­це көнне кызны кийәү ызбасына төшерәләр. Тубал итәләр. Аның эченә пирок куйалар. Каршы алалар. Шуннан анда була той. Икенце көнне кеце сый була кыз үвендә. Аннан йегет үвен­дә. Аннан кодалар йәшәләр. Аның оцы кырый йук. Бер ай кыз анасы ызба­сына кайтып тора. Йәш килен су ташый инде. Ул кайнана­сына чаршаулар элә, кыргыцлар элә, тәрәз цәпеләре. Подарка итеп күл­мәк китерә иде йәш килен. Кайнага бер сөлге, кайнатага бер сөл­ге. Кем ызбасында бар, килен кеше бөтенесенә дә подарка бирә.

Мени мине пирут килештеләр, аннан бер атнадан соң акца китерәләр иде. Аннан туй көнен куйалар иде, аннан туй эшләнә иде. Мени бездә бирнә йөз тәңкә иде. Килен төшергәндә метла белән себерәләр иде. Аннан мендәргә бастыралар иде. Киленгә кайнә бал белән май каптыра. Килен цәпеләр китерә иде, ызба эцендәгеләргә бирәләр иде. Кийәүгә падаркалар бирәләр иде. Кемнең ницек халеннән килә. Безнең вакытта мени ак күлмәкләр йук иде. Кемнең нәрсәсе бар.

Пирут ат кушалар, аның арты кунак йәшәләр. Бәбәйне ки­терә, өстәлгә куйа. Карт-коры акца куйа йастыкка.

Кеше күмү йоласы

Пилнә районы, Сафаҗай авылы. Үлгән кешене йәмне ки­леш күтәреп алып китәләр туганнары, дуслары. И монда, ыз­бар­да да, мәетне чыгарып куйалар шыл ченазага. Шында че­на­за намазы укыйлар вот, аннан инде садака эләшәләр. Аннан цыгарып урамга куйып, анда ченаза намазы укыйлар. Выт шы­лай итеп аны күтәреп алып китәләр каберләр өстенә. Каберләр өстендә инде минем барганым йук, белмим нәстә, анда теше­рә­ләр инде каберенә күмәләр, күмгәннән соң садака эләшә торганнардыр инде. Выт шылай.

Эц кице бар, биш кице бар, йеде кице бар. Эц кицне, биш кицне алай бик зурламыйлар, биш алты кеше йәшеп кенә хатем укыталар. Йеде кицне бик зурлыйлар, күп кеше йәшәләр: дусларын, туганнарын да. Анда да садака эләшәләр. Аннан сон кырык кицен уздыралар. Кырык кицтән соң илле бер кицен уздыралар. Бер йыл үткәц зурлап уздыралар. Бездә инде күбрәк гарабодай буткасы була. Гарабодай буткасы пешерергә дә йеңел. Бер киц кунса, берни дә булмый, бузылмый.

Кеше үлә, элекке формаца, йаткыралар. Авылда ирләрне ирләр тезәтә, хатыннарны хатын-кыз тезәтә. Мәйетне йаткырып куйалар, и укып торабыз, дисбеләр тартабыз. Алладан аның гө­нах­ларын йарлыкауны сорыйбыз. Менәдҗәтләр укыйбыз, күләп укыйбыз. Илаһи теләп бирсен, сынап бирмәсен. Бездә кор´ан белән амәл кылабыз. Вот примерно, бездә элеккеге бабайларның гореф-гадәтләре белән. Күреш авылларда, вот примерно Питрякста булсын, анда ырым белән. Анда ырымлы халык. Анда чуашлар күп. Анда, пример, ырымнар күп. Мин атәм андый ырымнар белән шикләнеп торгынца сез иманны өрәнегез.

Үлек цыккац, ашамыйлар бездә. Үлек эстендә дә ашамыйлар, үлек үвендә. Күрешләр йәшәләр. Менә шылай күрешләрдә ашый­лар. Йеде кицендә кырк кицендә куй суйалар. Кырк ки­ценнән суң илле бер кицен уздыралар, анда да кеше күп йәшмиләр.

Үлекне күмеп килгәц, өстәлгә он куйалар, тоз куйалар. Хатем ашына пируклар разный пешерәләр, умак, күптермә куйалар. Өстәл йанына чыгаралар да куйалар. Нәстә генә куймыйлар. Алай ук күп йарамый да. Үзе инде пешерәлми, күрешләр пешерә, туганнар пешерешә. Калган ашларны кунакларга эләшәләр, бүләләр. Үлгәнгә аш суйалар, үлгән кеше рухына.

Пилнә районы, Чүмбәли авылы. Без менә җийылышабыз: картлар да, карчыклар, кардәшләр. Йасин укыйбыз: бер укыйбыз, ике укыйбыз. Үлекне йундыргац, дува кылалар. Аңа йасиннарны багышлыйлар. Аннан төнәтәләр, йасин укып утыралар. Өчендә ирләр җыйыла, бишендә – әбиләр. Кырыгында да әбиләр, бабайлар. Илле бер көнен дә үткәрәбез. Үлекнең тәненнән иттән сүвәге куба.

Өчесенә кадәр үдә ашарга йарамый. Үлек ызбасындагы кешеләргә күршеләр сыйларга тийеш. Үлекне алып киткән көнне кемдер йәшә, аннан тагын берәр кем, кицен тагын да. Өц киценә бер куй суйыла. Халеннән килгән кеше өц киценә дә суйа, җиде киценә дә суйа. Ул бик савап, үлек өстендә кан цыгару диләр.

Сергач районы, Камка авылы. Үлене куйалар урындык кү­тәреп урындыкка. Без йылыйбыз гына, тәсбик тарталар. Мулла йувындыра, катынны – катын. Бик авыр көннәр була, анайларым. Җидесен үткәрәләр. Илле бер көнен үткәрәбез. Гүрдә куйган көне бик авыр көне була икән. Кеше кемне җисаң да була. Без әтийемә куй суйдык.

Уеннар

Пилнә районы, Сафаҗай авылы. Аннан инде үсеп киләбез. Кызлар утыралар вечеркада, йегетләр уты­ралар. Имештер мыселләрен беләләр. Аның өчен римен алалар. Вот имештер синең целбәйең йыгылган. Ул сине йаратса, йыр йырлый. Шул римен белән бәрәләр.

Бер әбинең ызбасына кереп, тәрәзләрне кырып, шәмнәр йандырып, шылай бик каты тәртипле утыра идек. Бик тәртипле иде безнең ул вакытта йегетләребез дә, кызларыбыз да бик тәртиплеләр ийе. Алар безне әлеге кулдан да тытмадылар, әлеге нишләмәделәр дә. Рәхмәт үзләренә безнең тиңнәргә, рәхмәт үзләренә. Шындый хәлләр.

Күңел ацу иде инде ул. Кылупка безне әти-әниләр йебәр­мәделәр. Без кылупка йөрмәдек. Бичеркага кемдер ике бәрәңге илтә, кемдер шының хәтле ит илтә, кемдер икмәк илтә, кемдер шәкәр илтә. Шылай йыйналабыз да, цәй эцеп утыра идек, сүләшеп йегетләр белән, йәшләр белән.

Йырлар инде элеккеге «Сарман» иде, «Рамай» иде. Иске урам йырларын йырладык. Анда әти-әниләр безнең анда киткәнне белмиләр иде. Бичерка гул'ат итәсең. Безне йегетләр йанына йебәрмәделәр. Кемдер жалауа бирсә, вот кызың шул йегет белән сүләште, дисәләр, безне курлыйлар иде. Әни дә курлый иде, әти дә курлый иде. Йебәрмәделәр, үз теләгәннәренә, үз теләгән йегетләренә бирделәр.

Цийырта уйни идек без үскән вакытта, аны уйни идек, умали уйни идек. Умали уйни идек балцыктан йасап, кулларыбыз йарылып бетә. Ул биш ыштук йасыйсың да, цуэп-цуэп уйнисың, оланнар утырып. Ару балцыктан үзебез әвәли идек, түгәрәкләр йасый идек. Биш ыштук. Аның төрле-төрле спосуплары бар. Ницек аңлатыйм соң мин сиңа? Иң беренце берәрне куйып аласың, аннан икешәрне куйып аласың, аннан эчәрне куйып аласың, ике йакка. Цүэп-цүэп аласың аннары. Йәш вакытта без шыларны уйни идек, әле аларны белмиләр йәшләр.

Мәц тидереш уйни идек. Бездә бит мәц диләр. Вот без йәшлегебезне сагынып сүләрлегебез бар, без йәшлегебезне сагынып йырлауларыбыз бар, йәшлегебезне сагынып бийүвебез бар. «Әпипә» бии идек, рускины бии идек, бийегән вакытта. Мәктәптә укыган вакытта «Шәл бәйлимен»не бии идек.

Бызлар ташкан вакытта инде, бик зур су булганда, йегра идек багарга. Бызлар таша, бызлар таша. Шул гына.

Безнен цакта атәләр иде бичерка дийеп. Тотынышып төшә идек пол'анага. Кызларның дус йегетләре була. Йәшмәгән кеше йөрми. Кызлар күп йийыла.

Сеченов районы, Краснай авылы. Кыла сугыш уный идек. Шар уный идек. Шар дийәләр иде, түгәрәк шындый. Тукмар белән шыны суга идек. Шар казанышлары йасый идек.

Йиде йәшемдә йәтим калдым. Кецкенә цакта шылай йәтим ка­лып үстек. Укырга булмады, әни йук, әти фронтта. Урам урта­сында калдык, алай да алабута ашыйдек. Беләсеңме алабутаны. Картук терергә картук. Всиравно үзебезне тоттык, майым. Вичер­лар кора идек, көлә идек, уный идек. Бийергә йөри идек йырларга йөри идек. Третий лишни уный идек, беләсеңме аны?Аннан шундый клеткалар йасый идек, шуннан сикереп уный идек. Аннан күзне бәләп уный идек. Әллә ниндиләре бар инде, брат, искә төшми бит. Җийылышып урамга цыгып нитә идек. Әүвәл, майым, нәрсә бәләм ташый идек. Кырдан ырлап саламга цыга идек. Кырга бара идек, тыцкан үве йасый иде. (Цыкма, Ибрай, әлдә кәрәк син!) Аның үвенә башаклар ташый иде тыцканнар. Без барып айак белән баса идек. Йымшак была иде. Аннан чис­та башаклар цыга иде. Аны мишукка төйи иде. Шындый азап­ландык сугыш вакытында, аннан соң да инде. Үсә төшкәч тә.

Урамга кайа булса шылай малай белән сүләшергә бара идек. Ласкутларны беләсеңме ласкутны? Аңардан йупка йүнәтә идек. Аны краскага мана идек: берсе яшел, берсе күк, берсе кара иде, берсе кызыл иде. Йаңгыр яуса, бөтен краскаларыбыз йөзебезгә төшә иде. Какуй анда ни кап-кара була иде. Әнә күзегезне сылыйсыз бит. Анда нәстә, майым, шылай сүләшә идек тә китә идек. Каца идек, боларны күргәц.

Пилнә районы, Чүмбәли авылы. Түгәрәккә уты­ралар, бай­кал­га утырып суга батыралар иде. Тойларда, ниләрдә бер ке­ше­нецыгаралар иде уртага, аннан соң аны «Байкал күле»нә ба­ты­ралар иде. Җырлап-җырлап батыралар иде. Аннан кемдер тартып цыгара аны, аның урынына үзе керә. Тартып цыгаргац. «Байкал күле» өстенә батырабыз, аны балык ашасын. Шындый җырлар җырлана, аны кемдер булса белә торгандыр, да. Ни, аны инде полностью батыралар, и арада бер кеше аны инде йахшы җыр белән сүгән йегетеме или анда кызымы тартып чыгара. Син бит ми­нем йакын дустым дип тар­тып ала. Тартып алгац, моны батыралар. Вот шуның белән шылай дәвам итә. Туйгач, уйын бетә.

Элегрәк аулак өйләр дә булган, менә, җыйыла торган булганнар шылай аулак өйләргә кызлар күбрәк. Малайлар килгән шында. Уйыннар уйныйлар нитә. Бер кыз белән бер йегетне чоланга җибәрәләр. Аннан үзгәләре чыга. Җырлар җырлыйлар, уйыннар уйныйлар.

М'ач белән бәреп нитә идек, менә җыйыласың, кемдер булса бәрә. Шылай уйныйлар иде. Штандыр атала иде. Ул бәрә дә, например, «штандыр» дип кыцкыра. Бар да сибелә. Кемнең исемен кыцкырды, ул мәцен тотарга тиеш. Ул мәцне ала кулына и круг тирәли баса, туктала инде. Стоп дип әйтәләр, и аны бер йакынрагы сайлый да, бу шул мәце белән өч шаг атлый шул мәце белән тидерергә тиеш. Тимәсә, ни кире киләләр, да.

Сергач районы, Кучкай Пожары авылы.Вот сем'йадан кемдер кунакка китә. Алар китәләр кунакка. Мында йегетләр, кызлар җийылалар бу ызбада. Урнаш аталадыр. Урнаш ашыйбыз. Ул урнаш инде алардан башка отделный аш пешерәләр. Кем нәрсә китерде, вот дийер, берәр чогыр дийер. Касы йарма китерер, касы нәрсә. Вот уйлыйлар да, аш пешерәләр. Тегеләр как будто кунакта ашыйлар, болар мында. Катык китерсә, катык белән ашаган ашны «цумар» дибез без.

Без җийылышып, шул ызбада пәтәнә уйни идек. Күзләрне йаулык белән бәлисең, үзең тотынасың эзләргә. Тегеләре каца, да. Тоткац инде аныкын бәлисең. Син тотынасың кацарга, бу инде ызбада.

Кызыл Октябрь районы, Рбишча авылы. Айак сикереш, ике кыз шылай утыра. Айак башына бар­мак­ларны куйа. Килеп берсе сикерә, батыррагы. Аннан уйни идек кулйалык салыш. Басалар кызлар, берсе кулйалыгын тотып йөри йөри дә, сизми дә кала, берсенең кулына сала, вот шылай. Аннан күпер күпер уйни идек. Алышасың шылай. Выт шылай уйни идек.

Уйыннар, ни, кышкы вакытта бара идек тауларга. Салазкалар белән бара идек. Кызык. Урамда гармуннар уйныйлар иде. Әле бит ул йук. Кызлар йәшәләр иде йегетләрне. Вичерлар иде инде. Кушылып йырлаганбыздыр инде, ни атим инде. Ниндидер уйыннар уйныйлар иде. «Бармак салышлы» уйныйлар иде.

Сергач районы, Камка авылы. Кызлар утыра идек без ме­нә үдә. Цыра белән утыра идек. Йегетләр белән бергә. «Римен сугышлы» уни идек. Тышка цыгаралар инде имеш.

Без ашык уни идек. Йорт эцендә дә. «Түмә салыш» уни идек. Җирне казый идек. Уй казый идек. Шында түмәләр салабыз. Шобак (шобага) тота идек. Кемгә пирут бәрергә цыга. Сиңа ницә цыга, да.

Кызыл Октябрь районы, Татар Моклокасы авылы. «Ка­чыш» уни идек инде. «Гөр гөр» атә идек. Аты аның «гөр гөр». Берәү күзләрен бали дә, без каца идек. Утыра да идек, такмак атә идек бер беребезгә.

«Түмә» уйный идек. Түмә кецерәк шындый, сәдәп, шыны базга сала идек. Аны ун тийенлек акца белән бәрә идек. Отсаң – сиңа, отмасаң – үңгә уйынцыга. Менә шул, анайларым. Калганы истә түгел инде, анай.

Тагын соң нәрсә? «Сакцы» уйни идек. Бер йегет белән баса­сың. Бу бер йакка йогыра, теге бер йакка йогыра. Кем йетешми, нишләгәннәрдер инде.

Солдатка озату

Пилнә районы, Сафаҗай авылы. Йегетне солдатка ызат­канда үдән арты белән цыгаралар иде. Элек кецкенә күмәцләр салалар иде. Шул күмәцне тешләтеп, теш эзен калдыртып, китүце кеше үзе йота иде. Ә калганы монда калып, аны саклыйлар иде, ул катып килгенцә. Ул күмәцне үзебез пешерә ийек. Вот пример, минем малайымны ызаткан вакытында. Мин башканы белмим.

Сеченов районы, Краснай авылы. Армийәгә киткәндә, тә­мәке савыты теге кисет диләр, кулйаулык бүләк иткәннәр. Вичер утыралар иде, кем бер кисәк әпәй китерә, кем нәрсә. Солдат озату вичеры.

Аш-су

Пилнә районы, Сафаҗай авылы. Бездә кунаклар йәшкән вакытта да умак пешерәбез без. Камырдан менә шындый ке­це­рәк кенә плюшкилар пешерәләр. Плюшки өстенә песок сибәләр, ә монда просто шылай пешерелә. Табаларга куйып пешерәләр. Балешне атәләр бездә только ит белән картош куйсаң, или ит белән йарма.

Вот, кунакларга барганда төрле мәзәкләр була торгандыр. Аны бит уйлап табарга кәрәк. Нәк? Була торгандыр, бездә күбе­рәк рус телендә.

Умакның эцендә бер ни йук, түгәрәк кенә ул, ну бик йахшы камыр була, и шундый түгәрәкләр, пирожкилар йасыйлар.

Сеченов районы, Краснай авылы. Нәрсә кәрәк, шыны пешерәм: пәрәмәц, өцпоцмак, умак, катлама. Ул шылай тесто йасыйсың да, әнә шылай круг йасыйсың, тес­тоны изәсең.

Салма эшлиләр иде, «игәрче» икенче исеме. Игәрче салма диләр. Бар нәрсә дә бар, шөкер Кодайга.

Кызыл Октябрь районы, Пашат авылы. Преженчә пеше­рәләр иде. Милцәдә тарттырган он. Шылай пешерәләр иде. Әни бер савыт картуш пешерә иде. Картуш кәкәше эшли идек.

Сергач районы, Камка авылы. Камыр басасың, пилмән камыры. Бөкмә йасыйсың. Береп эшләгән йәмле бөкмә була иде.

Шул кунак йәшәләр иде. Шул туй килә. Кийәү белән кыз акца калдыралар. Кибеш сувына көмеш акца салалар иде. Мунцадан соң кимак пешерәләр. Эремцектән кәкәш пешерәләр. Эремцеккә майын саласың, йомыркаңны сытасың. Түгәрәк кенә кәкәшләр йасыйсың. Шул ватрушка инде ул.

Өстәлгә кәптер куйалар. Таба күмәц ул. Сөткә камыр басалар. Шының калынлыгы була, начинкасы да кирәкми.

Җир-су (төрле ышанулар)

Пилнә районы, Сафаҗай авылы. Йаңгыр теләүгә цыгуны «истискага цыгабыз» диләр ийе. Истиска намазы укыйлар ийе, белмим ницек. Минем әни белән барганым бар. Безнең тау башында анда иске каберлек бар. Ул каберлекләр инде бик күптәнге каберлекләр. Шул каберлекка менәләр иде. Бийыл да йаңгыр йаумица торды. Бийыл да бардылар. Мәцеттән картлар бардылар. Шыннан соң гына йаңгыр йауды. Анда Илахидан сорыйлар инде. Без кецкенәләр идек, атәләр иде безгә әниләр: «Йылап-йылап сорагыз, – дийеп, – Илахидан бир, – дийеп, – ацлыкта калдырма». Без куркып-куркып йылый идек.

Ходайга ышанмастай, хәлгә төшсә, ызбага аждахы төшә. Ул ут шикелле булып төшә ызбага. Кемне сагына, шуның кыя­фәтендә төшә, имеш. Без белмибез инде, безгә эләкмәде. Атәләр иде керде дип. Ирләр зийылган ызбага, кемнәр куркымсызлар бара. Ызбада атканнар – мылтык тавышы цыгарганнар. Йергәме атканнар, күккәме атканнар.

Шылай сүләгәннәр иде. Фатыматтайның ире үлгән. Ире үл­гәц, бик уйлаган. Аннан ире күзенә күренә башлаган. Бу хатын кецкенә бүлмәгә йаткан. Монда ишетелә тавышы, шыпыр-шы­пыр сүләшәләр. Кемгәдер сүли. Ибрахим иде аның аты. «Абрам» дийә иде ул аны. «Абрам шул тенлә килә», – ди. «Нишләргә соң?» – дийә. Вот шындый хәл булган, имеш. Болар бик элеккеләр.

Муцалакурик кийаш байыгац йөри булган, көндезен күренми ул. Төнлә генә, кийаш байыгац.

Сеченов районы, Краснай авылы. Йорт анасы тора кай­ва­кытта. Ул ницектер звук цыгара, улыймы анда. Уласа, күбрәк шикләнәләрдер. Цәцләрне ул бутый. Кемне ул сүми, аның цәцен бутап бетерә. Тоз куйып китәсең, йорт анасына өстәлгә.

Пилнә районы, Чүмбәли авылы: Йорт аналары ниләр алар инде бездә менә инде бар. Без ышанабыз да. Кайчан-кайчан йорт анасы сүми диләр. Алашларны сүсә, йалларын үрә икән. Сүгән ту­варларын йорт анасы үреп тора икән. Ул кешегә күренеп тормый.

Кызыл Октябрь районы, Пашат авылы. Пашатта атәләр иде мырмыр бар, дийеп. Бер хатын кеше чыга нигә әле охотага. Бер мужик инде аны тотмак кели. Әле үгә керә, тәрәзәләрне йаба. Бу инде мырмыр үгә кереп кала. Ул бит хайван да тегел, кеше дә тегел. Морзәдән цыгып киткәндә бармагы кысылып кала. Икенце көнне кем собранйага килмәгән. «Нәк килмәгән?» – диләр. Мицкә менеп йаткан, шул колдун булган.

Элек адәмнәрне бозганнар. Ул бозыкны бер-берсенә пере­да­вать ителгән имеш. Берәү ызба йанында тора, дийер. Берәү үтеп бара, дийер. «Йә инде нәрсә соң сиңа кирәк? – дийер. – Ашаган, эцкән, тамагың тук, йөрмә инде, кешеләрне куркытып», – дийер. «Йахшы сүз белән атәм, – дийер, – начар сүз белән айтмим», – дийер. «Серавно бер-ике мәртәбә әйләнде ызба кругымны», – дийер. Бу Ләлләр (кеше исеме) йанында булган хәл. Мәүлет ба­бай: «Төнлә тешләрем сызлый, – дийер, – йоклый алмыйм, – ди­йер. – Азбарга тчыктым да, – дийер. – Йаныма мырмыр кил­де», – дийер. Әле син дә килдеңмени дидем дә, – дийер, – ишек терәүгец белән бәрдем, – дийер. «Ә-ә, Мәүлет, запомню», – дип әйтте», – дийер.

Озын цәцле хатын-кыз кыйәфәтендә су ийәсе булган, да, да. Йорт анасы хайваннарның йалларын үрә иде.

Сергач районы, Камка авылы. Берсендә мунцага кердем. Бактым, уголда баскан тора иде. Үзе баскан. Тцыкты, ишек тә ацылмады. Кешегә ошаган, борыны да. «Алла май», – дидем дә, тцыгып киттем. Белмимен ницек цыкканымны да. Шуннан үзем генә кергәнем дә йук мунцага.

Йорт хуҗалары бар, анай. Хуҗа Бахаветдин электән элек кил­гән. Сыйырың бугаз була, саклап йөрисең, сыйырың бозауламый. Көтәсең, көтәсең, бер цыкмаган көнең була. Шында йорт хуҗасы кычкырып уйата. Безнең күргәнебез йук аларны, анай.

Мунцада мәләвен була. Бисмилла атеп керегә кирәк. Бис­мил­ла атеп цыгарга кирәк. Бер әби йаңгыз гына керә мунцага, ире нәк кермәгәндер инде – белмим. Пәпи Али алмай була бу. Бу йаңгыз гына була. Мәләвен сеңлесе булып керә. «Нишлисең анда?» – дип сорый. «Нишлим – кулым авырта, цәцемне дә үрә ал­мыйм», – ди. Теге шайтан керә дә, үрәсе итә. Алийә алмай бе­леп ала да, белгәнен укырга тора. Ут булды да, йук була теге шайтан.

Йорт салу

Пилнә районы, Сафаҗай авылы. Йорт салганда бисмилла атеп тытыналар халык. Ишкәк эшлиләр, ан­нан йорт беткәц, нәзер хайваннар суйып, корбаннарга куйалар, суйып нәзер эстәлләр кыралар. Йорт хуҗаларына бар да по воз­можности подаркалар белән килә. Элек бар иде, майым. Йорт йуварга күрешләрне, туганнарны җыйалар. Мин мында кил­гәндә йәш килен булып вот, алдымда да, йанымда да киленнәргә булыша идек. Әлеге йәш килен миннән бер йәшкә олы булса да, әүвәл аныкын йувабыз, аннары безнекен. Ике йак күрешебезнекен дә йуабыз. Бер көнне беребезнекен, икенце көнне икенцебезнекен йувабыз, вот. Шылай итеп ызбалар йувышып, йырлап-йырлап йуа идек, майым. Әле алай йук.

Мацы кертү бар. Мацы кертеп йебәргән идек без йаңа ызбага кергәндә. Аннан инде әйберләр ташыла. Иске-төцкыларны кертмиләр инде. Матца астына дувалар куйып калдырдык. Ызбага кергәц, аш суйалар, шул куй суйалар инде.

Сеченов районы, Краснай авылы. Ызба котлыйлар. Хозяин керсә, үлә диләр, мацы кертәләр – мацы үлә диләр. Аннан шикләнмисең инде, мацы керде инде. Вот шылай.

Пилнә районы, Чүмбәли авылы. Бер ызба­дан икенце ызбага күцкәндә туфрагын алып күцәләр. Иң берен­це ызбага, әвәл заманда, йаңа ызбага бер ике кой кертеп калдыралар. Ул йортта хайваннар булсын өцен.

Тормыш-көнкүреш

Пилнә районы, Сафаҗай авылы. Ул ва­кытта бердән сугыш иде, икенцедән бик засуха булды ул вакытта бездә. Игеннәр урырлык тегел иде, тебе белән сугып йейдылар, вот. Аннан йаңгыр йаумады, картош та шиңде. Бердән ацлык, икенцедән засуха, шыңардан булды сугыш вакыты. Калхузда, ул вакытта мин эшләдем калхуз кантурында, калхузнын бетен складтагы игеннәрен барысын да сугышка ызатып бетерделәр. Анда халыкка булмады, кайчан сугыш уже бетә башлады, шыл вакытта калхузга килә башлады он. Тоннами иген килә иде. Аннан безгә атәләр иде, без – кантор работникларына, давайте список тезегез, ызбада ницә кеше бар, кеше исәбенә. Без список тезебиз дә инде анда онның количествосын алып бүләләр. Дүртәр киломы, бишәр киломы, шылай он бирә башладылар, шыннан соң халык ацка үлүдән туктады. Бу конце войны була иде инде. Выт шындый хәлләр.

Мин бигерәк бәхетле. Малайым да йакшы, килнем дә йакшы, нукларым да йахшы. Икесе дә йаш. Икесе дә йегетләр инде. Берсе йегерме дүрттә, берсе йегерме алтынцыда инде. Үләндерергә кирәк аларны. Әле торалар да китәләр урамга. Бушка йөремәгез мәтәм, үләнергә кирәк.

Сеченов районы, Краснай авылы. Киттем кырык өценце елны фронтка, вот. Фронттан соң кырык дүртенце йылның соңында кайттым аннан. Аннан тотындым учетчик тракторной бригады эшләргә.

Мин булдым Кривой Рогта, Хар'ковта. Иң элек илттеләр Казанга. Вот, ийун' айында сорок первыйда Украинага Харьковка кадәр. Анда киттек поход белән пешком. Кривой Рогта бойга кердем. Анда беренце ранение булды. Аннан госпиталь, аннан тагын строй. Кременчукка эләктем. Аннан Белорусийә, Румынийәгә җиттек. Кырык дүртенце йылда инде бу. Колхозда сикзән бишенче йылга кадәр эшләдем.

Йылга аша цыкканда бик немецкий самолетлар бомбит иттеләр. Безнең самолет немецларны кува, алар безне кува. Мурталар кебек. Безнең железный бочкалардан тектек. Ан­нан рәттән немецкий взводта булдык. Анда противогазлар, спец­одеждалар күп иде. Постларда тора идек, саклап тора идек.

Минем әтийем генә иде. Повестка килгәч, күрештем дә киттем. Вот киттем абзый йанына. Турыдан-туры киттем Уразовкага. Киттем Сергачка. Тауварный вагонга утырттылар инде безне, вот шылай. Мине Себер йагына озаттылар.

Бара идек шындый ниләргә, анда л'убой кину була, кылуб була иде. Үдә берсәк әти-әниләр курлыйлар да. Йәш вакытта берсәк йөрисең дә, аннан салам белән мунцалар йага идек. Кырдан салам китерәбез, иртә белән мунца йагабыз. Анда кызыклы малайлар бар, без уналты-унҗиде йәшендәгеләр, без дә шылай, алар да шылай. Мунца йаккан вакытта алар безнең берсәк вакытны, эцтә анда тәрәз бар, салам белән йаккан мунца. Әли зеңи безгә кызыклы хәлләр сөйли, без шыны тыңлап торабыз. Сәләмә күлмәкләребезне алганнар да малайлар, кызык итеп инде. Әле берцәк торгац йунырга цыктык инде, тишендек инде. Бер казанда су йылына бер тамцы, шуның белән дә йунып торабыз инде. Кайа соң барырга – заман бит шындый. Әле тәрәзәдән «На рубашка, на штана», - дийәргә тотындылар малайлар. Аннан бирәләр инде. Цыккац орыш йук инде, әле йәшләр орышалар. Ул вакытта безнең орыш йук. Шышылай гына сүләштек тә. Аннан бер малайның шындый бер кисәк әпәйе булган. Тамагыбыз да ац бит инде. Кыр буйында йөрибез тыцкан ойалары ашап. Шул әпәйне безгә бүлеп бирә шул малайыбыз.

Сугышка минем ирем китте дүрт йылга. «Үгә кайтым дигән вакытта сугыш башланды», – ди. Әле алар биш йыл сугышта бу­лалар. «Даже күн итекләренең төпләрен ашадылар солдатлар», – ди. «Йуклык бит», – дийер. «Бетенесе үлеп бетте», – дийер. «Түлке мин тере калдым», – дийер. «Башкирийәдән берәү бар иде», – дийер. «Халык ашап беткәц, миңа берсәк норма бирә иде, – дийер. – Шуннан исән калдым мин», – дийер. Әле аннан инде мескенкәйем килә. Мин инде әле аннан кецкенә кыз калган идем, буй кыз булыпмын. Мин звеноводка булып эшли идем. Кешеләрне эшләтәм. Мин эшлимен сетмой поледа, калхуз бүленгән иде. Безнең бригатта йегерме кыз иде. Ул вакытта олан салу йук, таба да таба тап кына. Анда нәрсә белән ашатасың, кем белсен. Минем үземнеке дә алты. Әле бер мужчинадан салам сук­тырам, аркама асып киләм. Ике кеше басканнар. Аркама астым да капчыкны, киттем кырга. Кызларга атәм: «Солдатлар кайткан, берегезгә була». Алар атә: «Берсе сиңа». Миңа йурап куйдылар. Элеккеләр истә калган шул инде. Ирем белән безнең урамыбыз бер. Әле кырга баралар алар. Солдатларның берсе атә: «Цалгына кем алып цыкты бу йорттан?»

Мин кантурга кереп киттем, болар мине көтеп торалар. Нә соң болар мине көтеп торалар? «Урамга цыгасызмы?» – ди. Мәтәм: «Цыгабыз». «Синең белән сүләшергә можномы?»Мин атәм: «Пожалуста». «Мин сине күрүгә тәнем кайнарланып китте», – дийер. Алтмыш йыл тордык татарым белән, вот.

Мәгълүмат бирүчеләр исемлеге

Кнәген районы, Ыргу авылы: Идрисова Мәхмүдә, 1926 елгы; Мөлекова Рабига, 1937 елгы; Шамсунова Хәмдия, 1956 елгы.

Кызыл Октябрь районы, Рбишча авылы: Абдрахманова Афия, 1926 елгы; Насыбуллин Хәйрулла, 1922 елгы.

Кызыл Октябрь районы, Пашат авылы: Али­әкбәрова Гүзәл, 1976 елгы; Алиәкбәрова Халимә, 1930 елгы; Сәй­фетдинова Бибинур, 1930 елгы.

Кызыл Октябрь районы, Яндавишча авылы: Җиһаншина Мәрзия, 1946 елгы; Шакирова Алия, 1928 елгы.

Кызыл Октябрь районы, Татар Моклокасы авылы: Айзатуллина Наилә, 1921 елгы; Закирова Әминә, 1927 елгы; Нивнанова Рауза, 1940 елгы.

Пилнә районы, Сафаҗай авылы: Баһаутдинова Сара, 1931 елгы; Галәветдинова Фәһимә, 1925 елгы; Иматова Фатыйма, 1946 елгы; Таһирова Зәйнәп, 1924 елгы.

Пилнә районы, Чүмбәли авылы: Аляутдинова Равиля, 1947 елгы; Бигичева Назыймә, 1918 елгы.

Сергач районы, Камка авылы: Абдуллова Наилә, 1952 елгы; Мангусова Мәгрифә, 1929 елгы; Салкина Мөхлисә, 1928 елгы.

Сергач районы, Кучкай Пожары авылы: Усманова Равилә, 1929 елгы; Юнисова Фәридә, 1928 елгы.

Сеченов районы, Краснай авылы: Әбүлханов Ибраһим, 1925 елгы; Әбүлханова Сания, 1928 елгы; Җәләева Әминә, 1925 елгы.

Спасрайоны, Бозлауавылы:ГанееваНаимә, 1936 ел­гы; ИсхаковаРәшидә, 1937 елгы; СалихҗановЗиннур, 1932 елгы; СалихҗановРамил, 1950 елгы.


[1] Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Икенче китап / Ф.С. Баязитова, Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хәйретдинова һ.б. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 8.

[2] Шунда ук. – Б. 184.

[3] Рамазанова Д.Б. О достижениях и задачах татарской диалектологии // Научный Татарстан. – 2000. – № 3. – Б. 83.

[4] Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Икенче китап / Ф.С.Бая¬зи¬това, Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хәйретдинова һ.б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 235 б.

[5] Зәкиев М.З. Татар синтаксисы: Югары уку йортлары өчен дәреслек / М.З.Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 113.

[6] Шунда ук. – Б. 114



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.