Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Кардәшемә якын итеп дәшәм

Туганлык атамалары үзенчәлекләре

Дария Рамазанова

Барлык татар сөйләшләренең тасвирламасы тупланган «Татар халык сөйләшләре» (2 китапта, 2008 ел) дигән хезмәттән аңлашылганча, татар телендә 50 дән артык сөйләш бар. Алар көнбатышта Рязань өлкәсеннән башлап, көнчыгышта Кемеровога кадәр сузылган территориядә таралганнар. Ләкин әлеге сөйләшләр татар халкының таралуы нәтиҗәсендә түгел, бәлки татарларның тарихи ватанын төрле административ үзәкләргә бүлгәләү, өлкәләр һәм республикалар составында үзенчәлекле тарихи үсеш-үзгәреш кичерү аркасында формалашканнар.

Башка халыклар чолганышында (еш кына изоляцияләнү шартларында) көн итү, күршеләр белән тормыш тәҗрибәсе уртаклашу һ.б. факторларга бәйле рәвештә сөйләшләрдә берникадәр үзенчәлекләр барлыкка килгән. Аларда татар теле үсешенең борынгырак чорларына хас архаик күренешләр сакланып калган. Мәсәлән, пермь сөйләше борынгы болгар теленә хас үзенчәлекләрне, башка сөйләшләргә караганда, күбрәк саклап килә. Кавказ ареалындагы карачай-балкар, кумык, шулай ук чуваш телләре, татар теленең керәшен, нократ сөйләшләре белән аерым уртаклыгы булу пермь сөйләше турында шундый фикер әйтергә мөмкинлек бирә. Нократ сөйләше вәкилләренең бабалары монгол яуларыннан соң Идел буеннан төньяккарак күчеп утырырга мәҗбүр булганнар һәм татар теленең шул тарихи чорга хас авазлар системасын, грамматик формаларны, диалекталь лексиканы хәзергә кадәр саклап киләләр. Кызганычка каршы, хәзерге чорга хас көчле глобальләшү шартларында аларга, касыйм татарлары кебек үк, руслашу яный.

Түбән Новгород өлкәсендә таралган сергач сөйләше дә шундый ук уникаль, фән өчен бик әһәмиятле сөйләшләрнең берсе. Аның авазлар системасында да, сүзлек составында да башка сөйләшләрдән аерылып тора торган кызыклы күренешләр табыла. Мәсәлән, у  ү, о  ө авазларын борынгы төрки телгә хас вариантта да әйтү шундыйларның берсе: уорман – урман, уорам – урам; күөп – күп, күөлмәк һ.б. Мондый типтагы әйтелеш мишәрләрнең башка сөйләшләрендә инде сирәк очрый.

Түбән Новгород өлкәсендәге авылларда и авазының әйтелешендә дә борынгылык шактый тотрыклы. Билгеле булганча, безнең борынгы бабаларыбыз хәзерге ә, и авазлары урынына иэ авазы, о, ө урынына у, ү, у – ү урынына уо – үө әйтеп сөйләшкәннәр. Әлеге авазларны шулай үзара алыштырып сөйләү хәзерге татар сөйләшләрендә сирәк күзәтелә, аерым сүзләрдә генә сакланып калган, сергач сөйләшендә исә иэртә – иртә, иэмән – имән, иэтек – итек рәвешендә сөйләү әле дә актив. Бу исә бик борынгы, уникаль күренешләрнең берсе.

Шундый ук уникаль, тел тарихы күзлегеннән караганда гаҗәп әһәмиятле күренешләрнең берсе – ц-лаштыру. Бу да Көнчыгыш Европа территориясендәге телләрнең бик ерак заманнарга тоташа торган характерлы үзенчәлекләреннән берсе. Ч-лаштыру – ц-лаштыручы төркемнәргә бүлү, татар теленнән тыш, Кавказ ареалы телләрендә дә күзәтелә, 1303 елда төзелгән мәшһүр Коман сүзлегендә дә ц-лаштыру чагылган. Ә бу сүзлекнең мишәр диалектына бигрәк тә якын икәнлегенә В.В.Радлов, Л.Т.Мәхмүтова кебек танылган галимнәр күптән игътибар иткәннәр һәм зур-зур фәнни хезмәтләр язганнар. Рус галимнәре дә (мәсәлән, Л.П.Смолякова) ц-лаштыру күренешенең рус сөйләшләрендә дә таралган булуын язып чыктылар.

Кыскасы, татар теленең тарихы бик бай һәм кызыклы. Аның шундый оригиналь сөйләшләрен саклау бик мөһим.

Мишәр сөйләшләрен өйрәнү белән махсус шөгыльләнү барышында, сергач сөйләшенең туганлык атамалары системасында да үзенчәлекле күренешләр, аерымлыклар булуына игътибар иткән идек. Биредә бу мәсьәлә белән бәйле берничә фактны яктыртып үтәргә уйлыйбыз.

Туганлык атамалары системасы халык тарихының бик борынгы чорында ук формалаша һәм, шуңа күрә дә, тарих өчен, тел тарихы өчен аеруча әһәмиятле лексик төркемне тәшкил итә. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, аерым сөйләшләрдә шул төбәктәге кайчандыр йотылган этник төркемнәрдән кергән атамалар да табыла.

Сергач сөйләшендә төп мишәр сөйләшләреннән аермалы туганлык атамалары һәм кайбер атамаларның башкачарак мәгънә төсмерләре күзәтелә. Билгеле булганча, татар теленең Урал төбәге сөйләшләрендә картата (бабай), картәни (әби) атамалары кулланыла. Мишәр сөйләшләрендә дә бу атама бар, әмма ул башка мәгънәләрдә йөри: бабайның әтисе (темников сөйләшендә), әтисенең бертуган апасының ире (ләмбрә сөйләшендә), әнисенең беренче ире (хвалын сөйләшендә) һ.б. Картәтий сүзенең шушы ук мәгънәләре сергач сөйләшенә караган авылларда да очрый. Ләкин әлеге сөйләштә бу атаманың төп мәгънәсе Урал төбәге татар сөйләшләрендәгечә: бабай, әтисенең яки әнисенең әтисе.

Сергач сөйләшендә иренең энесен (каене) йанагай атамасы белдерә. Шулай итеп, әлеге сөйләш, янәшә территориядә таралган чүпрәле сөйләше белән берлектә, төп мишәр сөйләшләреннән аерыла һәм татар теленең борынгылыкны аеруча нык саклап килә торган керәшен, нократ һәм шулай ук минзәлә, тау ягы сөйләшләре төркеме, Оренбург өлкәсендә, Башкортстанда таралган сөйләшләр белән уртаклык күрсәтә.

Туганлык атамалары өлкәсендә сергач сөйләшенең тагын бер үзенчәлеген билгеләп үтәргә кирәк. Бу сөйләш мишәр диалектының туган сүзен бертуган эне мәгънәсендә куллана торган сөйләшләре төркеменә керә: ләмбрә, кузнецк, байкыбаш, алтата сөйләшләрендә туган – эне; стәрлетамак сөйләшендә туган сүзе I, II, III зат кушымчалары ала һәм үзеннән кече булган туганнарга яисә чит кешеләргә эндәшү сүзе буларак кулланыла (туганым, туганың, туганы). Чагыштыр: минзәлә сөйләшендә апайым, апайың, апайы.

Сергач сөйләшендә дә иренең кече туганнарына иркәләп, матур сүзләр белән эндәшү йоласы киң таралган. Бу эндәшү сүзләре әлеге сөйләштә бигрәк тә цәцәк сүзенә нигезләнгән: йаным цәцәк, гөлемцәцәк, гөлцәцәк һ.б. Мишәр диалектының башка сөйләшләрендә бу очракта абыстай, абыз, апа, астай, туташ сүзләрен әйтү хас: сүгәнем абыстай, абыз лачын, абыз туташ һ.б.

Сергач сөйләше каенегә эндәшү сүзләренең составы белән дә аерылып тора. Башка мишәр сөйләшләрендә иренең энесенә зурлап, яратып кевәз абзикай, шәкерт абзий, абызагай, күркле морза дип эндәшү гадәткә кергән булса, сергач сөйләшендә төп сүз ролендә йанагай, йегет (чагыштыр: себер диалектларында егет – бала, малай) сүзләре йөрүчән: сылу дҗанагай, мулла дзанагай, севәр дҗанагай, яки күөркле йегет, сылу йегет, ак (русча: благородный) йегет һ.б.

Сергач сөйләшенең үзенчәлеге итеп тагын тутак – әдәби телдә туташ – кыз кешегә мөрәҗәгать итү формасы, татарым – ирем сүзләрен дә күрсәтергә мөмкин, алар башка мишәр сөйләшләрендә күзәтелмиләр.

Чит тәэсирләргә тиз генә бирешми торган, борынгылыкны даими саклый торган туганлык атамалары системасында шушындый аерымлыклар булу сергач сөйләше вәкилләренең этник формалашуы тарихы катлаулы юл үткәнлеген күрсәтә. Керәшен, тау ягы һәм казан арты төркемнәре сөйләшләре белән уртаклык әлеге аерымлыклар барлыкка килүнең болгарлар тарихы белән бәйләнешле булуы турында фараз итәргә мөмкинлек бирә.

Кайбер аерымлыклар исә рус дәүләтенең чукындыру сәясәте алып баруы белән бәйле рәвештә барлыкка килергә мөмкин. Билгеле булганча, XVIII– XIX гасырларда Тамбов губернасында һәм Түбән Новгородта чукындыру гамәлләре башкарылган. Миссионерлар бик зур җитезлек белән керәшен телендәге әдәбият таратуга керешәләр, әмма, барыбызга да мәгълүм булганча, чукындыру кампаниясе туктатыла. Шулай да, сергач сөйләшендә чукындыру мәгънәсендә ал′андыру/аләндерү фигыле сакланып кала. Бу сүз керәшен сөйләшләрендә дә очрый.

Сергач сөйләшендәге үзенчәлекле сүзләр башка тематик төркемнәрдә дә табыла. Биредә без шуларның кайберләрен генә күрсәтеп үтәбез: беде – дөге, целенце – вак сәдәп, целтер – чулпы, целдер(т) – чәчкапның бер төре, цәцә бармак – чәнчә бармак, цәцәк тузаны – серкә (үлән үсемлекләрдә), цәпитек – сукно кунычлы аяк киеме, цәнтер айак – яланаяк, цәке – хәтле, сабак – куныч, цырцык – сыерчык, кыр эләге – җир җиләге, өргә – өрәңге, астан кигец – эчке күлмәк, умак – ачыга пешерелгән вак кабартма, турпин – пәрәмәч, титибаш – аңгыра, бөтү – муенса  һ.б.

Гомумән, ничә гасырлар буе башка халыклар чолганышында, төп татар халкыннан аерымланган хәлдә тормыш итүгә карамастан, нижгар мишәрләре үзләренең гореф-гадәтләрен, рухларын саклап гомер кичерәләр, диннәрен саклыйлар. Аларның гаять әһәмиятле һәм матур яңгырашлы туган телләре дә сакланып калсын иде.

Түбәндә сергач сөйләшеннән сөйләү үрнәкләре китерелә.

Сергач сөйләше

Авыл тарихы турында. Безнен авылга иске йортлардан йегерме сигез баба килгән: Сарука, Сурмали, Мәрҗәни, Курмай, Чынвәли. Авылнын исеме дә шыннан энде Чембилей. Искеләр диләр, бабалар шуннан килгәннәр, аран[1], пайыт[2] тезегәннәр. Курмайдан дүөрт тармак киткән: Кантимер, Җәгфәр, Актимер, Биктимер. Иске йортлар йырак төгөл, тугыс киламитыр, каберләр бар анда. Варис бабай кабере бар, чардуганнары таштан. Чүмбәли бер мең алты йөз дүртенче йылда Искеләрдән килгән. Йакшы урын эзләгәннәр, булдыклы булганнар бабалар. Анын аты йугала да китә эзләп. Ике күлне күрә, ад'агыз, күценәбез, ди. Карт абиларыбыз зийәрәт кылырга баралар анда, минен бабакай үөлде инде, эз-дүөрт йыл үтте энде. Искелеккә[3] барып теләккә цыга тырган булганнар. Шаари Булгардан сибелгән калык без. Без бабаларыбызны булгар, дип йерибез. Монда керәшеннәр дә булган, аларны куганнар, безнекеләр цугынгысы келәмәгәннәр, бик каты карыша булганнар. Авыллары да Тәрбиле – тәре бирелде, Чүте – чүт цугындырмаганнар, дигән сүз. Тоугзан йәшлек бабабыз әтә иде, Кызыл җарда керәшеннәр күбрәк булган. Питр'акста (ав. ис.) керәшен урамы булган.

Сөйләүче: Шияпов Вәдүт Хуҗи улы
Сергач районы, Чүмбәли авылы. 1988.

Йорт анасы бар диләр. Йорт анаңны китердең ол. Бер катын ат'а, мин китердем. Ницек? Ад'а киттег инде, ад'а калма инде. Бер тайак башына цәпе[4] бәләгән, пумала белән цакыра, ад′а инде, мин сине калдырмимын инде дийеп, кэтердем, дийер. Мин кэтердем йорт анасын, дийер.

Күз тигәндә. Маңгайга кыранташ сертәләр, кешенең күзе шынарга бәрелсен пирут. Элке бәләгәннәр, йылавык була балага. Бәбәй анасына бал кертәләр иде, бишек кабыкныкы булган. Цәпе[5] китерәләр иде, бәбәй цәйенә йәшә идек. Кендек күлмәге китерәләр тугац кийә тырган. Имезек йасый идек, кайа да булса кэтсэк, тамак тугайтырга төгел инде, авызы бош төгел, йыламый.

Туйлар турында. Элке әни-әтине тыңнаганнар, дөрт, биш кеше йөри башкода. Иң әвәл кызны килешергә киләләр иде, селге бирәләр инде берәр. Кецкенә күмәц белә дә йөрешәләр иде. Зур задатка биреп йибәрәләр, кан'н'ага зур селгеләр берәр тәңкә көмеш куйып өстенә. Зур задаткасыннан сун балын китерә көпме сүли, цәйен, шәкәрен. Зур задатка була, аннан күмәцли киләләр, нәсел-нәсәбе бар да килә, кыз цигелдәк (төш) ала, аннан кийәүне күрендерәләр, падарка бирәләр барысы да. Күмәцли барганда күрендерәләр кийәүне. Әвәле күмәцләр алып баралар иде, әл инде кем нәстә. Кыз үвенә пирут киләләр, анан икенце кенне йегет үвенә баралар, кыз бармый, кайда эшең тешкәндә генә бара. Әвәл кеце күмәц тә бар иде, пирвый кеше әз килә, зур күмәцкә кеше күбрәк килә.

Кыз артыннан сийлашу була. Нихактан ике кен узгац, каниш ийенә китерәләр. Тубал ашы китерә келәткә йебәргәндә: күмәц, киймак, күпермәләр. Нихакның артыннан бик зур той була. Карындашларың алдыра, бер он ызбага йериләр иде ашап, нихакнын иртәсен йәшешәләр.

Кызны тешерәләр арганнар белә. Кыз кукиш калфак кигән, шарыплар бәләгән, пар алашада килә, алыннарында кучыр. Мында тешәләр, каршы алуцы зеңәләр кетеп тыра. Кайнатаң йортына кергәндә бусагаларга күлмәкләр салып керәсең, кан'га, кан'н'ага күлмәк, ботка болгаганнарга күлмәк-йаулыклар. Йәш килен кергәц үк царшау кора, эстәкерләрен йаба, селгеләрен элә. Кадаклык цәй бар иде, әвәл йәш киленгә шыны башлаталар, гал'никлар дийә идек без, тәнә[6] касы тыра вед, цәйнек. Икенце кенне партык будыралар да акца салалар. Кой[7] тувары бирәләр, іоры айаклы дип тавык бирмиләр. Кыз атасы үвенә йери. Казны бездә бар'амда пешерәләр бездә күберәк, муллалар турый. Цигелдәкнең эценә тейәгәннәр цитлавыкны да, сабынны да, кырым цитлавыгы[8], вак цитлавык[9], айбагар цитлавыгы[10].

Сөйләүче: Алимканова Зәйнәп (1904 нче елгы).
Сергач районы, Чүмбәли авылы. 1988.

Туганлык атамалары. Без Казанга бардык кыдага. Йырлар да бар.

Сары сандал, сары цулка

Килешми безнең суртка.

Килешер иде безнең суртка,

Йуктыр ул безнең йортта.

 

Кыдага баргы кели, керәсең күрешкә, тыңнап тыр[11] кост'умыңны.

Безнең җизни тәтәйне үләнде, китте акца зийарга эшкә. Хатында йаза була:

Сары туфл'аларың кийеп

Вак-вак кына атлыйсың;

Син бит минем ыруза гелем,

Цәцәк кенә атмыйсың.

 

Кан'анасына кий[12] казыттылар. Аг ызбасы, карызбасы сәстрасының улына калды. Әле күрдем ийе үзен, йәшәйепсен дир, шылай ике җәйәгемне[13] тытып, маңлайымнан үпте, н'әмуй[14] кызы бар.

Безне әтиләребез эрексәт бирмәделәр. Без бармадык узгынча гына. Башкода йебәрелде күреш катны дзеңи, әткәйнен быратынын катны. Анан мәгәр сүләделәр, мәгәре бит аның акца. Сездә дәме шылай әтелә? Анда картлар үләндерә, аннары сың туй, нихак келәткә[15] йебәрәләр. Мәәрне түлә, түләмәсәң бирмиләр кызны. Пуховой йаулык, пал'тә, беләзек, кылакка элә тырган кылагалка. Килне, ике нугы йанында, абзий, минән эз йәшке ылы, дывайуртний бырат, анын әнисе, минен әти туган ыланнары. Быратымнын катны бире киләдер, анын бер уолы бар. Бувысы туганым (сеңлем), кеце минән, әнинен туганының кызы. Иремнең тәтәсенең (апа) кызы калды, бар'ам бит, шының кырк киче иде.

Мәскәүдән кызым килә картуш эзәргә авыз[16] азактамы. Ил'вира айтә, әнкәй, джума, путалакны[17] сырларга[18] кәрәк. Ике сира[19] сырлаган идем. Кайенем, иремнең быраты да килде сырлашырга. Быраты булгац иремнән кеце, олысын кан'ага әйтәбез. Абыстай дир миңа, әнинең тәтәсенә[20] тәт'ай ат'абез. Кайынсеңлемнең ыланнары, аның кан'игәценең ыланнары бу. Карындашларыбыз ызванит итте. Ийалцан ийем, йерәгемнен уртасы[21], зин[22] болмаган, авылда калдым. Кәләшем бала түрәми[23], таза әмән ирләр. Ике мал'унка ипи китерә, килә зәрә тамагыннан[24]. Килендәше белән дускынай атешәләр иде. Абыз тутай, алма тутай ат'асын олы кешеләргә, тутакай, абыз тутакай, олылыйсын энде. Минем әнекәй укытучы булган, анарга бөтен авыл әтә иде абыс тутай дип. Биг әвәле әтешәләр иде тудыкалар, дусай дир, дуслар энде. Туган ланнары, үги ланнары көп болган ол тутамның. Тумацу туган дигән сүздер. Нугым[25] килде килен белән җан тартырга[26]. Сез килепсез, без үдә булмапбыз. Иремнен эз быраты үлде суогышта, малайым, кызым Мәскәүдә, ыланнар да күөп төгелбез. Иргә килгәндә кан'ым, кан'анам иде. Әвәлге картлар ат'кәннәр, ирсез катынның кене, ген'аглы кешенең гүре дип. Бер тәтәм тыра Мәскәүдә, әбети ат'амын мин анарга. Әни-әтинең тәтәләре булса тутай була. Күөп болсалар алма тутай, чәчәк тутай, абыз тутай ат'абыз. Бик өлкәннәргә – туташ, тутай йәшрәк кеше. Туган абий бертуган була. Әни-әтинеке абийларын абзий/дәдәй ат'абыз. Йәшмәгән кунак – дзунмаган тайак. Без ике туган, мының әнийесе минем әтийем бертуганнар.

Иргә кэлдем. Татарым (ирем) йакшы кеше иде, кан'сеңелләренә йаным цәцәк, гөлцәцәк, энесенә севәр җанагай әттем. Татарымнын ике туганынын кызына дә гөлцәцәк, аппак кыз, улына – сылу җанагай. Кан'амнын туганына[27] абыстуташ.

Тудыкай булса, йакын туганнар, дывайуртный булса да, тумаци – тырайуртныйлар буладыр. Картанайыбыз[28] бар иде, картәни, картатайлар да була вет, выт анайнын анасы, әткәйнен атасы. Әнекәйеннен иң олы тәтәсе абыз тәтәй, кецерәкләре икәү иде, Асма тәтәй, Айникамал тәтәй, әтинекен тутакай дидек без, олырагы – абызтутакай. Үзеңнекеләргә алма тәтәй, эләк тәтәй, аларнын ыланнары миңә әтәдер үземә берсе алма апа, берсе – эләк апа.

Патима апам абыстай, бун'ы тулы петү[29], ак күлмәк, аг алйапкыц йабынган ул. Күкрәк[30] эләләр иде көмеш түмәле, пелүш белән түгәрәкләтеп теккән, тәңкәләр уртасында. Артларында өцәр ойа алка, дөрт ойалы да була иде, өцәр ойалы да була. Зур ойалысын алканын цәцкә бәләп куйа иделәр, кецкенәсендә дә айлы кашлы, зурысында цәцәкләр[31] була иде. Кыстиңка ике рәт цәпегә йегермешәр тин тезгән була иде. Алка тәмам эшләгән, сабы белән бау кадап, хыт цәцеңә эл, кыт нишлә. Алканы да, кыстиңканы да үзебезнең авылда сугалар иде безнен. Целтер[32] цәцнең оцында була, мәдәкце[33] сата иде. Йандар тумада[34] тәңкә тезгән петүләр була иде, мәрд'ән петүләр. Кырук калпаклар, кукуш калпаклар булган әвәле, карсагырак[35] кыруклы бүрек, сай бүрек, алнысы цигешле. Әвәл тастар бәләп йериләр икән, ул нинди тастар булгандыр. Кецкенә, цәцәкле шәлләр, шакмаклылар бар иде. Кызыл астан бәләгецләр[36]бәлиләр иде, эц цитле[37] генә, кызыл булырга тийеш, фыранцузыскийны.

Кием-салым, бизәнү әйберләре. Үөремдә[38] линта, былай кырку[39] төгел, кызыл линта, малинни[40] линталар өреп саласың. Эшкә цыккан цакта цабата иде, кәркешләрен[41] куйабыз да ийокны тешертмәсен, кәркешләр күөренмәсен дийеп. Әвәле инде урак белән генә уралар икән, касы цалгы цаба, касы ураг ура. Калфакны цумарцаклары була сәлендергән, йәмне. Йегетләр айытта багалар ийе, айыт укыганда без йийылабыз, катыннар. Алар карап җериләр шунда, багып йериләр, йеңәсеме. Тәңкәләр безгә ләкмәде ул. Безнең әни сүли иде. Цәцкә кыстиңка артка, өрем белә өрәләр иде. Цәпегә[42] тәңкәләр тезгәннәр. Анын йанында ацкыцлары да була. Әбиләр киленнән кацырып бикләп куйалар. Тәңкәләр цәпегә тезгән, түшкә икән. Кемештән былаугалар (булавка) эләләр иде, сәлеңгеце дә була иде, ике кемеш була иде. Беләзекләр кийә иделәр кашлыларны, касы кийә әл дә. Сәдәпләр тезелеп, тәңкәләр әкерт кенә алалар икән дә батыррак киленнәр. Әвәл, бездән әвәл ызба булган, ишек башында тишек булган, төндөк. Әл дә безнен белгәндә ызба төндөкле иде, дөнҗа көреп тырмаганнар. Битләрне буйый идек, ай-ай куваналар иде. Без бой кызларны күрә идек үскәндә, кершән йагыналар иде. Кырк йәшенә йеткәц үләнәләр икән йегетләр. Әни әтә иде, мине ад'ур арбага[43] утыртып төшерде атагыз мине, ат'ә иде. Партык дибез, запун ат'елә, баулы тегел, кигецле. Ул вахытта кигецле атәләр иде, алнына петү шикелле кызыл тасма тыткан, канатлы була. Бабайларныкы фарт'ук балта эшендә эшләгәндә, мишукныкыннан[44]. Безнен йак вед шундый тел белә сули. Йүкә башмагы үдә, тәрән[45], йаз башында[46] да кийәләр. Цабатанын асына су кермәстән калутка сугалар. Бай кызлары, йаза белмәгәннәр, безнен әнигә йериләр иде. Муллаларга биргәннәр, картлар алганнар аваннап[47], кыз баргысы келәми, атасы бирә. Бик хыват[48] иде бабайым, шәм шырагацы кебек. Мин татарыма[49] көреп килдем. Той белән, өцәр алаша, ул вахытта бит тырантас, ызбыруйлар, берне алынга йебәрәләр, кылакуллар белән, селгеләр бәләп алашаның дугасына. Зата киләләр иде унбишәр олау белән, бер оцы Мәдәнәдә (ав. ис.) иде минем тойымның, бер башы Цүмбәлидә, ике цагырым. Йауцы, башкода диб әйтәләр, күп китергән иде, йакшы, сәленә тырган өрфәк, йакшы пал'толар, кылаг алка, кылаг элгец алка[50], элгец кадыйлар, анда бау гына. Сай бүрек кийәләр икән, безнен заманда тастымал дийәләр иде, анын эстенә йаулык, кецкенә инде тастымал, бер цит[51] кебек кенә. Ак йаулык бәлисен бумажныйны[52], йынныкын. Бар'амда ләште картларга, Мәскәүдән җүләп җибәрде бу тастымалны[53].

Сондокта искедән кийә тырганнарың, йаңыдан кийә тырганнарың. Сөлге бит себерә тырган, цашкалар себерергә дә бирәләр, кешеләр алндан йибәрәләр (табында) селге, аны китерәләр. Айагыңны күрсәтергә йарамый иде кан'ишка. Бер сира[54] йакшы тапычкалар кидем дә, кан'н'ам, бул'шы бу эшең, булмасын, дир. Айагыңны күөрмәсен ыштубы. Чаршау асында эцә идең цашканы әкерт кенә килеб аласың.

Тездән цолка бәлиләр, кызыл бойлы да яшел бойлы алача ыштаннар кийә идек. Батиңка[55] буладыр цергедән[56]. Ул вахытта итек, цергитек. Цергедән ул вахытта урдыкка[57] йабарга йасыйлар икән. Церге камыт астында да була. Күн итек булган, кайышныкылар[58]хырмовой итек була. Бәбецләр[59] ул вахытта сирәк булган. Күлмәкнен цабулары әвәле бит ызын була, йиләнне муллалар әвәл кигәннәр, хазер йуктыр чәй[60].

Сак пелүштән, катыннар кийә, җиңнәр белән, кесәләре дә бар, йагысын[61] үзеннән үк тешергән. Кара линта куйган йагага, кушаклары да була, арка пр'амой. Озон йиңне бишмәт, тез титен[62], бөргән, арты сынны чапан атластан. Казан бәбецләр, башмаклар, күннән, сай. Бариткалар кийәләр мәскәүцеләр.

Мәзәкләр. Кийәүли бара икән. Кер инде, аш сувына дир. Кийәү әткән, йарар аш түгел, сувынми, ашлык төгел кийылми.

Кунак килде, кунак сүләр дигәннәр. Ниндине сүлим. Күргәннеме, ишкәннеме? Анда бер батыр булган. Канишны күргәнне, ишкәннән күргән артык, дигән.

Ацыдан ацы ни ацы, үлем ацысы. Катыдан каты ни каты, ат тийагы. Татлыдан татлы ни татлы, үләнмәгән йегет кызга үләнсә ул татлы диләр.

Ул бик башлы кеше диб әйтә, дир. Китерегез, дир, үгез бозау, үгезне суй күршеләргә бирәдер. Әти үдә йук, хамләсе бар, мунцага китте бала түрәргә[63]. Бу килә, кызны алып китә. Тора. Ике сукацы киләдер, ә ахмак, кыннаган алашанын сете бер, кыннамаганныкы йук. Патша кат'кац, әтәләр, әле дә катның булды, бер-беребезне үтерә идек. Патша әтә катынына, булмый, син тырмыйсын, теләгәнеңне алып кит, дир. Катын ашата, эцертә патшаны, алып китә. Берцәк[64] киткәц патша ан'ий[65]: «мин каа барам?» Син вет теләгән нәстәңе алып кит, дидең. Вәт шылай йарлының да зихнесе[66] булган.

Кеше кас'агы тәмне,

Кеше катыны йәмне.

Сөйләүче: Алимханова Зәйнәп (1904 елгы). 
Кызыл Октябрь районы, Чүмбәли авылы. 1988.


[1] Аран – бураган абзар.

[2] Пайыт – лапас.

[3] Искелек – элек яшәгән ќирләр.

[4] Цәпе – чүпрәк.

[5] Цәпе – биредә: бала искесе.

[6] Тәнә – әнә.

[7] Кой – сарык.

[8] Кырым цитлавыгы – әчтерхан чикләвеге.

[9] Вак цитлавык – урман чикләвеге.

[10] Айбагар цитлавыгы – эрбет чикләвеге.

[11] Тыңнап тыру – биреп тору.

[12] Кий – кое.

[13] Җәйәк – яңак.

[14] Нихак келәт – зөфаф кичәсе өчен билгеләнгән урын, гадәттә келәт.

[15] Н'әмуй – телсез.

[16] Авыз – август.

[17] Путалак – түшәм.

[18] Сырлау – буяу.

[19] Сира – мәртәбә.

[20] Тәтә – апа.

[21] Йерәгемнең уртасы – иркәләп эндәшү сүзе.

[22] Зин – зиџен.

[23] Түрәми – тапмый.

[24] Зәрә тамагыннан – иртә таңнан.

[25] Нук – онык.

[26] Җан тарту – ял итү

[27] Туган – сеңел.

[28] Картанай – әтисенең беренче хатыны.

[29] Петү – муенса.

[30] Күкрәк – изү (бизәнү әйбере).

[31] Цәцәк – биредә чулпының челтәре урыны күздә тотыла.

[32] Целтер – чулпы.

[33] Мәдәкце – кырыктартмачы.

[34] Йандар тума – янтарь муенса.

[35] Карсак – биредә: сай.

[36] Астан бәләгец – яулык астыннан, чәч күренмәсен өчен киелә торган башлык.

[37] Цит – почмак, як.

[38] Үөрем – толым, үрем.

[39] Кырку – киселгән.

[40] Малинни – рус. малиновый.

[41] Кәркеш – киндерә.

[42] Цәпе – чүпрәк, тукыма.

[43] Ад ур арба – арбаның бер төре.

[44] Мишук – биредә: киндер.

[45] Тәрән – тирән.

[46] Йаз башы – яз көне.

[47] Аваннап – көчләп, ирексезләп.

[48] Хыват – гайрәтле.

[49] Татарым – ирем.

[50] Кылаг элгец алка – махсус чылбыр ярдәмендә муенга бәйләп куела торган зур алка.

[51] Цит – почмак, косынка.

[52] Бумажный – ситсы.

[53] Тастымал – ситсы яулык.

[54] Сира – мәртәбә, тапкыр.

[55] Батиңка – киез ката.

[56] Церге – киез, цергитек – киез итек.

[57] Урдык – сәке.

[58] Кайыш – яхшы күн

[59] . Бәбец – кәвеш.

[60] Чәй ( < рус. чай) – ахрысы.

[61] Йагысын – якасын.

[62] Титен < тиңетен – хәтле.

[63] Түрәү – табу, тудыру.

[64] Берцәк – бераз.

[65] Аний – айный.

[66] Зихнесе – зиџенлесе.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.