Кулъязма мирас һәм ташъязмалар
Рәшит Кадыйров
Хәзерге Түбән Новгород өлкәсе җирләрен болгарлар бик күптән үзләштергән. Монгол яуларына кадәр үк монда берничә болгар шәһәре булуы билгеле. Соңрак чорларда нигезләнгән Сараклыч исемлесе (хәзерге вакытта Россиядә атаклы Саров монастыре биләмәсенә керә) хакында «ул турыдан-туры Болгар дәүләте чикләре эчендә булган» дип язылды[1]. Чыннан да, монголлар явына кадәр мәмләкәтебезнең җирләре бик киң һәм иркен булган.
XVI гасырда, ягъни Казан ханлыгыбыз яшәгән чорларда, аның гаскәренең хәзерге Түбән Новгород (заманында – Ибраһим-кала) һәм Муромнарга кадәр барып йөрүләрен бары элекке нигезебезгә «кайтып килњ» генә дип тә аңларга мөмкин. 1552 ел көзендә, Явыз Иван чирүе Казан өстенә ябырылганда, Нижгардан көньякка таба урнашкан авыллардагы һәм утарлардагы кавемдәшләребезнең аңа каршылык күрсәтүләре хакында мәгълүматлар бар.
XVII–XIX гасырларда милләтебезнең бердәмлеген ислам дине тәэмин иткән. Бу җәһәттән, Түбән Новгород мөселманнарының ислам динен һәр яктан яклавы, саклавы һәм үстерүе аерым игътибарга лаек. Сергач тирәсендәге һәм аның күрше төбәк авылларындагы мәчет-мәктәпләр, мәдрәсәләрнең күплеге үзе үк бик гыйбрәтле күренеш. Бу яктагы авылларга оештырылган фольклор, тел, археографик экспедицияләр вакытында милләтебез тарихы өчен шактый ук бай материал тупланган. Заманында (ХХ гасыр башларында) Түбән Новгород мишәрләренең гореф-гадәтләрен атаклы тарихчыбыз Гайнетдин Әхмәрев өйрәнә һәм бу хакта мәкаләләр язып бастыра. Сафаҗай авылында туган мәшһүр галим Хөсәен Фәезханов милләттәшләренең тормышын һәрьяклап тикшерүгә күп көч куя, болгар эпиграфикасы өлкәсендә зур ачышлар ясый, эпитафияләрнең телен (һәрхәлдә, андагы даталарны) дөрес уку юлын беренче булып таба.
Нижгар–Сергач төбәгендә яшәүче милләттәшләребез һәрзаман үзләрен бердәм милләт әгъзалары итеп тоеп яшәделәр һәм яшиләр. Бу хакта, бәлки, иң куәтле дәлилләрнең берсе – 1920 елда мөфти Галимҗан Баруди язып калдырган истәлектер. Көндәлек характерында язылган «Хәтер дәфтәре»ндә ул Мәскәүдән Казанга кайтышлый Сергач тимер юл станциясе перронына чыкканын каләмгә ала. «Минем яныма ике мишәр абзый килеп, үзләренең бик тә «Казан җөмһүрияте» (ТАССР) эченә керергә теләүләре, кызганычка, ул өметләре тормышка ашмавы турында сөйләделәр», – дип яза Галимҗан хәзрәт.
Сергач авылларындагы милләттәшләрен Казан арты яки Сембер якларында яшәгән актив милләтпәрвәр һәм дин әһелләре булган затлар һич тә онытмыйча, игътибар уңында тотканнар. Аларның иң күренеклеләре – Казан артындагы Оры авылыннан Хәбибулла бине Хөсәен әл-Орыви әл-Болгари (1762–1816) һәм Саратов губернасына кергән Кулаткы авылыннан Мөхәммәдсәед Җәгъфәр әс-сани әл-Кыпчакый әл-Болгари (1790–1862)[2]. Идел буе – Нижгар якларында соңгысы аеруча популяр булган. Нәкышбәнди шәехе Җәгъфәр әл-Болгари Сергач тарафы мөселманнарының иң көтеп ала торган мөршиде (дини остазы) була. 1980 нче еллар ахырында үткәрелгән археографик сәфәр вакытында Чүмбәли саласында табылган бер кулъязма читендә олуг шәех турында «мөбарәк кадәмен (аягын) Мәдәнә авылына басты, анда бераз торып, Чүмбәлигә юнәлде», дигән сүзләр язылган. Бу хәбәр генә дә Җәгъфәр әл-Болгаринең Сергач төбәге мөселманнары арасында ифрат зур ихтирамга ия булуын ачык күрсәтә[3]. Шул исәптән, алар арасында Ханморза әл-Болгари исемле кешенең Казан арты Бәрәскә авылы мөселманнары белән якын элемтәдә булганлыгы (ихтимал, Бәрәскә мәдрәсәсендә белем алганлыгы) шулай ук кулъязмалардан билгеле булды.
Гомумән, Нижгар төбәге фәнни яссылыкта шактый өйрәнелгән. Бигрәк тә 1960 нчы елларда бу җирлек тарихын өйрәнүгә игътибар арткан. Археографик эзләнүләр биредә Миркасыйм Госманов җитәкчелегендә алып барылган. Ул үзе дә Сафаҗай (җирле әйтелештә «Сабацай» дип тә йөртелә) авылында шактый ук тикшеренү эшләре башкарып, шулар нәтиҗәсендә «Заветная мечта Хусаина Фаизханова» исемле китап (1980) бастырып чыгара, «Сафаҗай авылы тарихы» исемле кулъязма таба.
Әйтергә кирәк, ТӘһСИнең 2010 елгы комплекслы экспеди циясе барышында Сергач якларыннан бик күп китаплар яки аерым өзекләр табып кайттык, дип мактана алмыйбыз, чөнки, әйткәнебезчә, моңарчы Нижгар төбәгендә археографлар җитди эзләнеп, шактый күләмдәге табышка ия булганнар иде инде. Хәзер ул якта гарәп хәрефле кулъязма китап табу шактый авыр (алар бик аз һәм сирәк). Дөрес, басма китапларга килгәндә, алар кайбер гаиләләрдә саклана әле. Араларында «Мөхәммәдия», «Бәдәвам», «Рисаләи Газизә»ләр, һәм әлбәттә, Коръән нөсхәләре бар.
Аерым табышларга килгәндә, Камка авылында атаклы фарсы шагыйре Сәгъдинең «Гөлстан» поэмасы барлыгы ачыкланды. Зур Рбишчада авылның инкыйлабка кадәрге чорларда мәншүрле (указлы) муллалар тарафыннан бик пөхтә итеп язып тутырылган метрика дәфтәре табылу безнең өчен зур куаныч булды.
Нижгар якларына чыкканда, XIX–XX йөз башы гарәп язулы кабер ташлары (билгеташ) ягъни эпиграфика истәлекләре күбрәк очрар, дигән уебыз бар иде, ләкин чынлыкта алай ук булмады. Моның сәбәпләрен төгәл генә атау кыен. Ул тарафларда кабер ташлары кую традициясе бик үк тамырлы түгел дисәк, ялгышуыбыз ихтимал, чөнки, мәсәлән, Темников тирәләрендә XVII гасыр кабер ташларының табылып торуы мәгълүм. Әлегә, Нижгар төбәгендәге мөселман авылларында ташлар куелган очракта да, алар озакка чыдамый торган материалдан ясалган, дигән фаразга килергә туры килә. Мәсәлән, Чүмбәлидәге каберлектә берничә таш өслегенең тышкы язулы катламы кубып төшкәне күзгә бәрелеп тора. Аның өстенә яңа эпитафия язылып куелган. Даталары исә XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башына карый.
XIX гасырдан башлап кабер ташларын Казаннан һәм Ижаудан китерә башлаганнар. Бу хакта безгә авыллардагы тәҗрибәле, белемле кешеләр сөйләде. Әлеге ташлар, аерым алганда, олуг шәехләр һәм мөдәррисләр авылы Сафаҗайда (бу авыл төбәктәге карьяләрнең иң борынгыларыннан, XII–XIII гасырда оешканнарыннан санала) һәм шулай ук борынгылыгы белән аерылып торган Камкада шактый санда бар.
Сафаҗайдагы эпиграфик истәлекләрнең язулары Казан ягының бик оста хаттатлары тарафыннан башкарылган. Иң әүвәл игътибарны мәшһүр Хәбибулла ибне Әлмөхәммәт ишанга куелган таш җәлеп итә. Ул – Идел буенда иң нык таралган «нәкышбәндия» тарикате шәехләреннән берсе (сүз уңаеннан, атаклы дин әһелләре Баһаветдин Вәиси Нәкышбәнди әл-Болгари, Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Зәйнулла Рәсүли әл-Болгари һәм башкалар һәммәсе нәкышбәнди булганнар). Аннан ерак түгел Шәрәфетдин ибне Сираҗетдин Нәкышбәнди җирләнгән. Аның ташындагы язу бик оста, матур башкарылган. Сафаҗай зиратында мондый төзек ташларның саны җидегә җитә.
Сафаҗайның күп кенә дин галимнәре һәм имамнары Казан мәдрәсәләрендә укыганнар. Мисал өчен, Хәбибулла шәехнең улы Мөхсин хәзрәт Печән базары мәчетендәге (хәзер «Нурулла» мәчете дип йөртелә) мәдрәсәне тәмамлаган. Аның остазы – танылган композитор Мансур Мозаффаровның әтисе Хуҗиәхмәт ахун Мозаффари булган.
Камка авылындагы зур зиратта уннан артык гарәп язулы ташларны күрдек. Аларны билчән-тигәнәкләрне ера-ера күрсәтеп йөргәне өчен авыл имамы Габделкадыйр хәзрәткә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Ташлары шактый ук зур, күбесенең язуы алда, артта һәм ян кырларында да бар. Хәзрәт әйтүенә караганда, ташлар Ижаудан кайтарылган.
[1]Арсюхин Е. Сараклыч: и все-таки он был! (Рассказ о том, как сначала «от¬крыли», а потом «закрыли» золотоордынский город). – Нижний Нов¬город, 2006.
[2] Бу хакта укы: Усманова Д. Мусульманское «сектантство» в Российской империи. – Казань, 2009.
[3] Мәгълүм булганча, Җәгъфәр әл-Болгаринең дәвамчысы Баһаветдин Хәмзә улы Вәисзадә әл-Болгари 1862 елда «Фирка-наҗия» оешмасын төзеп, дини вә милли азатлык хәрәкәте башлап җибәрә