Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Без – бер милләт балалары

Китапны каршы алу сүзе
Дамир Мөхетдинов

Халык җәүһәрләрен туплаган әлеге җыентык искиткеч кызыклы һәм әһәмиятле. Миңа ул хәзерге Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар-мишәрләргә багышланган булуы белән бигрәк тә якын. Бу этнографик төркемнең Урта гасырларда оешуы билгеле. Шулай да, татар-мишәрләрнең, аерым алганда, нижгар мишәрләренең кайчан, ничек, ни рәвешле барлыкка килүе турындагы сораулар әлегә кадәр ачык килеш кала бирде. Мәсәлән, җыентыктагы бер мәкаләдә әйтелгәнчә, телче галимнәр Түбән Новгород мишәрләре сөйләше белән кайбер борынгы төрки телләрдә сузык авазлар әйтелешендәге охшашлыкларга игътибар итәләр. әлеге этнографик төркем сөйләшенең төп фонетик үзенчәлеге булып ц-лаштыру күренеше тора. Н.А.Баскаков фикеренчә, ц-лаштыру савир-хәзәр союзы төркиләренә хас. Шулай ук аның борынгы хәзәрләрдә дә булуы билгеле. Икенче яктан, галимнәр мишәр этнонимын һәм Түбән Новгород өлкәсендәге кайбер татар авылларының атамасын Урта гасырларда яшәгән маҗар халыклары (кайбер белгечләр фикеренчә, алар мадьяр яки төркиләр белән тугандаш булган) белән бәйләп аңлата. Шулай итеп, нижгар мишәрләренең этногенезы хакында бер юнәлештәге яисә бер-берсенә каршы килгән фикерләр шактый булса да, күп кенә сорауларга галимнәрнең уртак бердәм җавабы юк иде әле. Үзебезнең үткәнебезгә, тарихыбызга ачыклык кертү өчен «Мәдинә» нәшрият йорты (Мәскәү – Түбән Новгород), Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте һәм Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород Ислам институты берничә киң масштаблы тикшеренү эшләре башлап җибәрде. Аерым алганда, Түбән Новгородның этник, милли, дини тормышын, үткәнен яктыртуны максат итеп куйган һәм әлеге төбәктә туып үскән танылган мәгърифәтче һәм акыл иясе Хөсәен Фәезханов хөрмәтенә 2005 елдан алып үткәрелә торган фәнни-гамәли конференция («Х.Фәезханов укулары») – шул чараларның берсе.

2007–2009 елларда Пилнә, Сеченов районнарында Түбән Новгород һәм Казан археологлары катнашында яңа гына табылган урта гасыр һәйкәлләре – Кормыш һәм Грозная крепость (Мурзицы) поселениеләрендә археологик казу эшләре алып барылды. Бу җитди эзләнү һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә чыгышы белән төрки-мөселман һәм шул ук вакытта күпмилләтле Кормыш һәм Грозная крепостеның Алтын Урда чорына нисбәтле булуы ачыкланды. Бу, бер яктан, Түбән Новгородның көньяк өлеше Урта гасыр чорына каравын раслый, икенче яктан, нижгар татарларының килеп чыгышы турындагы элеккеге фикерләребезне тулысынча кире кага.

әлегә кадәр Түбән Новгород татарларының бабалары дип патша хакимияте тарафыннан XVII гасырда көнбатыш Мещера төбәгеннән (Кадом, Темников, Касыйм) күчерелгән йомышлы татарлар саналды. әмма әлеге фикер төп сорауларга җавап бирми иде: ни өчен әлеге төркемдә темников һәм касыйм татарлары сөйләшләренә хас ч-лаштыру таралмаган? С.Б.Сенюткин тарафыннан Рбишча, Сафаҗай, Петрякс, Краснай авылларында XVII гасырда яши, дип искә алынган йомышлы булмаган татарлар (неслужилые татары) кемнәр алар? Ни өчен Түбән Новгород аксакаллары буыннан-буынга үз авыллары Казан ханлыгы, Алтын Урда яисә хәтта Бөек Болгар чорында нигезләнгән, дигән риваятьләр тапшыра килә?

Бүген инде Түбән Новгород өлкәсендә Казан ханлыгы чорыннан безнең көннәргә кадәр сакланган берничә авыл барлыгы билгеле. Шулай ук археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә Алтын Урта чорында Түбән Новгородның көньягында татарлар нигез салган һәм төрле халык вәкилләре – фин-угырлар, славяннар, төркиләр яшәгән берничә шәһәр тибындагы авыл булуы ачыкланды.

Түбән Новгород татарларының үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле күптөрле сорауларга җавап табу максатыннан 2010 елда Түбән Новгород өлкәсе мөселман Диния нәзарәте һәм Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең комплекслы экспедициясе оештырылган иде. Экспедиция материаллары шушы җыентыкта урын алды. Укучыларыбыз галимнәрнең әлеге мәкаләләрендә якташлары һәм авылдашлары тормышына, яшәешенә, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолаларына кагылышлы бай материаллар табар дип ышанабыз. Бу аеруча бүгенге көндә төрлечә кысрыклана һәм кулланылыштан төшеп кала барган туган телебез, халкыбыз милли-мәдәни тарихының җанлы күрсәткече булган, әмма инде онытыла барган җырлы-биюле йола традицияләре, үзенчәлекле этнографик һәм фольклор материалларына кагыла.

Хәзерге Россиядә үзенең этник йөзен югалткан дистәләгән халык юкка чыгу алдында. Алар арасында, ни кызганыч, Түбән Новгородның көньягында сакланып калган борынгы мишәр төркеме дә бар.

Без бүгенге көндә Татарстанны татар мәдәниятен һәм телен торгызуга йөз тоткан республика итеп күрәбез һәм аңа зур өметләр белән карыйбыз. Мишәрләрнең беркайчан да үзләрен бердәм татар милләтеннән – Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, Г.Тукай, К.Нәҗми, Ф.Кәрим, Р.Ваһапов милләтеннән аеру турында уйлаганнары юк.

Татар милләте бай үткәненә таянып, үзенең киләчәге турында вакытында кайгырта белеп, үз бөеклеген саклап кала алыр. Үзебезнең шул милләт кешеләре булуыбыз белән горурланып, әлеге горурлык хисен балаларыбызга, оныкларыбызга да тапшырырбыз, иншалла.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.