Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Төрлесеннән
19.05.2009

Төрлесеннән

Керсез булсын иде күңелләр

Ап-ак карлар яуган бакчаларда
Эзләр юктыр диеп уйладым.
Төрле җәнлек чуарлаткан карны,
Ялгышканбыз бүген, уйларым.
Алмагачны куян бозып узган,
Төлке узган аның эзеннән…
Ап-ак килеш карлар сакланмаган,
Аның эт тә узган өстеннән.
Яңа яуган карга тиңләгәннән
Кешеләрнең керсез күңелен,
Эт эзе дә күргәч ап-ак карда,
Тигезләргә диеп бөгелдем.
Бер уемча киртә кирәк димен,
Ярый димен, киртә тоттырдык…
Алмагачны киртә саклап калыр,
Ә күңелгә киртә – тоткынлык.

Күгәрчен

Утлы күзен текәп мәче
Шуышты күгәрченгә.
Чүп-чарларга ышыкланды
Күгәрчен күрмәсенгә.

Инде тотамын дигәндә,
Күгәрчен очты күккә.
Канат җиленнән чүп-чарлар
Җыелды аскы читкә.

Инде гарьлегеннән мәче
Тырнагына карады:
– Синнән көчле, дидеме ул,
Күгәрченнең канаты!

Сафаҗай

Зверю – берлога,
Страннику – дорога.
Мертвому – дроги,
Каждому – свое.
Женщине – лукавить,
Царю – править.
Мне – славить
Имя твое.
(М. Цветаева)

Рухи чишмәм, көең ялыктырмый.
Кире кайтам кат-кат укып та.
Я моң, я зар, я мәхәббәт анда,
Алар сеңми гади такмакка.

Нинди тирән гади адәм уе,
Көчле сүзләр – юлга яктылык.
Ә мәхәббәт, чынлап Ватан сөю,
Үлмәс фикер – шиксез хаклылык.

Тирән фикер – акыл уяткычы,
Зур этәргеч төптән аңларга.
«Минлек» белән тәмам иткән эшне
Туры килә һаман башларга.

Сүз тезмәсе – көйсез гади такмак,
Шигъри фикер анда сирәктер.
Күңел оча – канат сынар дими,
Читенлекләр нигә кирәктер?

Нәкъ синеңчә аңлап җитә алмам,
Кат-кат укысам да һәр сүзең.
Тик сизәмен сихри канатларның
Синнән илһам алып үсүен.

Хыяллар

Әй йолдызым минем, инде сүнмә,
Яшә әйдә, нурларың сибеп.
Яктырт, дустым, минем хыялларны,
Болыт катлауларын да җиңеп.
Мин сайладым сине кече яшьтән,
Иң яктысы миңа син булдың.
Әй йолдызым, синең нурларыңа
Гомерлеккә чын гашыйк булдым.
Йолдыз атылуга сиңа карыйм,
Мондалыгың тизрәк тикшерәм.
Сиңа карап хыялланалардыр
Җир шарында күбесе кешеләр.
Әй йолдызым, һаман җемелдисең,
Нидер әйтер төсле күп еллар.
Космосларның серен беләләрдер
Күктә булган барча йолдызлар
Әй йолдызым, әйтә алсаң иде,
Кайдан бездә шундый кардәшлек?
Күңелемне һаман юатасың,
Кайдан сеңде сиңа сердәшлек?
Бер серем бар, әгәр юрый алсаң,
Тыңла, дустым, минем сагышны.
Юрама син, зинһар, галәмнәргә,
Ятим иткән каһәр сугышны.

Габдулла Тукайга

Көнемдә дә, төшемдә дә һаман
Ашкынамын сиңа барырга.
Җырларыңны яттан өйрәнәмен,
Сөйләрмен дип баргач алдыңа.

Күңел ташып, кайчан җырым туа,
Шунда мин дә язып-сызгалыйм.
Күпме җырың язылмыйча калган,
Синең өчен әрним сызланып.

Ташлы кабер менә алда хәзер,
Күкрәгемдә ярсый хисләрем.
Башлар иеп моңсуланып калды
Сафаҗайдан килгән гөлләрем.

Кабер өсте тулы гөлләр икән,
Мин дә урын эзлим куярга.
Гөлчәчәкләр төрле җирдән икән,
Туфан абый җыры уйларда.

Синең җырлар – рухи көчем бүген,
Яшәү көче эчә гөлләрдән.
Хак сүзләрең кояш булып балкый
Һәм күренә төрле илләрдән.

Балачактан җырың юлдаш иде,
Хак сүзләрең – маяк алдымда.
Амин тотып синең җырың укый
Бер шәкертең бүген алдыңда.

Чишмә

(Зәкия ханым
Хәбибуллинага багышлыйм)

Тауда түгел, тигез үзәнлектә
Мөлдер-мөлдер ага көмеш су.
Сусасам да эчми туктап калдым,
Саф көзгедәй чишмә икән бу.
Ул көзгедә кояш нурлар сибә,
Ак болытлар ага төньякка,
Тау битләре чәчәкләре белән
Әйтерсең лә җылы кочакта.
Тургай сайрый көзге түрләрендә,
Канат кагып казлар узалар.
Агачлар юк, тик куаклар гына,
Каен шаулый, ахры, еракта.
Йөрәк белән чишмә тавышлары
Кушыламы шулай колакта?
Чишмә тулы, мөлдерәмә тулы…
– Мә, эч, – дип тора, – әнкәң биргәнен.
Җан сихерли, мөлдер-мөлдер тавыш
Җырлый төсле ниләр күргәнен.

Сүнмәс хәтер сине сагынсын
(Измайлов Рәшит Җәфәр улына)

Көтмәгәндә якты йолдыз сүнде…
Сөендереп янган бер өмет
Тирә-якка яктылыгын сипте,
Җылысын да бирде үз итеп.
Туган авылын яктыртырга яшьнәп
Туры калды олы васыятькә.
Әтисенә биргән ант сүзләре
Дәва булсын иде хәсрәткә.

Читенлеккә башың идермәде
Чын гаиләдә алган тәрбияң:
Халкың өчен «егылып җаның бирдең»,
Узмыш юк шул, дустым, тәкъдирдән.

Бәхил бул, дус, җаның тыныч булсын,
Очкыныңнан йолдыз кабынсын.
– Аныкыдыр, якты яна, – диеп
Сүнмәс хәтер сине сагынсын.

Сагыш

Үткән көннәр нинди аяз иде,
Бүген инде яңгыр. Әллә ни
Яшем катыш яңгыр тамчылары
Кабер өсләренә тәгәри.

Бәгырь өзә йөрәк сызлаулары,
Тамак төбем – төен мәңгелек.
Табигать тә елый минем белән
Аңлап җитмәс нинди бәйлелек.

Нигә, әтием, сакламадың үзең?
Тыгыздыр бит салкын кабердә,
Мине дә бит сынык канат иттең,
Елак иттең ирне мәңгегә.

Мишәрләр

Хунн кавеме – мишәр – агацилар
Баш имәгән Батый патшага.
Алтын-көмешкә дә кызыкмаган,
Инанган гел Тәңре – Аллага!

Изге халык, горурлык та җиткән,
Җуймаган бит нәсел төбен дә.
Киләчәген уйлап күченсә дә,
Югалтмаган туган телен дә.

Без мишәрләр – урман кешеләре,
Туган төбәк – Алтай яклары.
Байкүл яннарыннан алып килгән
Бабайларны батыр атлары.

Казанлылар безгә кардәш халык,
Тик низаглы алар чыгышы.
Бердән, анда монгол ханлык итсә,
Үткәнендә – хазар «ызгышы».

Без төркиләр, кыпчак – мишәр халкы,
Нәселебез тирән тамырлы.
Төпне саклап калган бабайларга
Яусын әйдә дога яңгыры.

Изге эшләр

Мин узгынчы, яшәү, синең юлда,
Шуңа рәхәт һәрбер мизгелең.
Йөрәк тибә, тизрәк эшлә, диеп
Яшәешкә бер-бер изгелек.
Ни соң эшлим, мин бит гади кеше,
Бакча коям, сөям күк йөзен.
Гади кирпечләрдән йортлар салам,
Кайдан алыйм эшнең изгесен.

Өйгән өйне кыңгыр күрсәтмәсә
Яшәешнең күңел көзгесе.
Миңа инде шушы була төсле
Эшләремнең иң дә изгесе.

Һәйкәл

Төшкә иңгәч уйчан күзләре
Якын бармый түзә алмыймын.
Ялларына тасмалар үрәм,
Уянам да, атны күрә алмыйм.

Кабат күзем йомам күрергә
Ялларына тасма үрергә.
Әле инде буем да җитми,
Ат та никтер сәер күренә.

Күзләрендә бушлык шәүләсе,
Җилфердәми җилдә яллары.
Ташка сенгән атым гәүдәсе,
Сискәнерлек салкын ташлары

Бер карачкыга

Карачкы кара була,
Мәңгелек төсе кара.
Якын килми карга да,
Чөнки куркыта бара.

Яшелчәләр янында
Яшәргән сыман була.
Болыт күләгәсендә
Кабат каралып туа.
Шул вакыт бик тырышып,
Каралык, курку сибә.
Тик каралмый яшеллек,
Яшәреп яши бирә.

Упкын

Кыя ташларын тишәргә
Ашкынган дулкын кебек
Кеше һаман алга бара,
Ятмаса күктән көтеп.

Тау ташса да упкын туа
Көчле су агымында.
Адәм дә эшләп эз сала
Оныгы сагынырга.

Дулкын чыгалмый диңгездән,
Таш тишү белгән эше.
Уйласа, упкын төзергә
Тиеш түгел лә кеше.

Көзге

Синең арттан
Ишек «шап» ябылды.
Ара өзде
Тезгенсез мизгел.
Өй тетрәгәч
Җебе чыдамады,
Икәү бергә
Элгән көзгенең.
Аска төшеп
Челпәрәмә килде.
Сынамыштан
Канат киердереп,
Сүз әйтәлми
Басып каттым.
Син дә ишетеп
Кире кайттың.
Ишекне дә әле
Яптың тавышсыз,
Көзге ватыклары
Җыеп алгач,
Шул идәндә
Кабат кавыштык

Килешү адымы

Бары тик бер адым
Агарта чәчләрне,
Нәфрәтне, ачуны
Шайтаннар чәчкәндер.

Тәкәббер адашыр,
Нәфрәтле юл сүтәр.
Бары тик мәрхәмәт,
Чалайса да көтәр.

Күңелгә шом керсә,
Карачкы – чәчкәләр…
Көтмәсәк тә әле
Агарыр бу чәчләр.

Мин-минлек әсире –
Син дә, мин – мәхәббәт.
Читлекле тойгыдан
Бәйсезе күп рәхәт.

Бары тик бер адым,
Тик бер сүз арада.
Ә анда – ак бәхет,
Көферлек – карада.

Шул адым тоткарлый
Килешү бәйрәмен.
Син дә мин, мәхәббәт –
Назлылар бәйләме.

Йозак

Җирдән чыгулар бәхәсле,
Анда кайту хакыйкать,
Күпме кеше бу бәхәсне
Чишә алмыйча киткән!

Уйланылган! Фәннәр – урман,
Тик ачылмый ул йозак.
Ачкыч алдына куелган
Җир тартымыннан тозак.

Җир тартымына буйсынмый
Фәлсәфәче уйлары,
Кайбер фикере дә хактыр
Ачарга! Юк куллары.

Айга да менеп бактылар –
Ачыш ягы, шулай ук.
Кояштан эзләр эзләргә
Эзтабар бар, олау юк.

Ярый! Бар татлы хыяллар,
Мәхәббәт, бәхет-рәхәт.
Хәсрәт тә бар, тик барыбер
Яшәү биргәнгә рәхмәт!

Теләк

Я, Раббым, төнге авылыма
Ял итәрлек йокы насыйп ит!
Эшче көче яңарырлык
Рәхәт төшләреңә алып кит.
Мин дә менә арып-талып яттым,
Тик йокысы таулар артында…
Әй авылым, бер мөртәтең кинәт
Пычрак атты минем күңелгә.

Аңарга да тыныч йокы телим,
Төгәл акыл сорыйм яңа айдан.
Кешеләргә фарыз вөҗдан сорыйм,
Соң булмаса әгәр Ходайдан.

Нигә?

Нигә күңел йолдызларга оча?
Нәрсә дәшә безне галәмгә?
Галәм тынлыгыннан килгән сүзләр
Шигырь булала бит адәмгә.

Күңел канатлары елгыр инде,
Тыялмасаң, күрми ахырын.
Кояш янына да очар иде,
Икар кебек белми янарын.

Аяк асты – хәтирәләр шары,
Алларыбыз яңа мизгелләр,
Кайчанга соң рәхәт татыр инде
Тир, яшь түккән изге кешеләр!

Шул сорауны, Раббым, сиңа бирәм,
Читен сорау, килми җавабың.
Ялгыз сорау әллә җитми инде?
Күмәк тавыш – күңел газабым.

Соравыма җавап бирде илһам,
Күңелемә иңде тавышы,
Шул җавапны җырга салып язам,
Йөрәгемә гарьле алкышы.

Уйдырма

Чегәннәр дә алдалыйлар,
«Таро» да гади кәгазь.
«Одиссея»ңнең артыннан
Сөйләнә язмыш-вәгазь.

Сабыйлата тарта калсаң
«Соломон»ның сакалын.
Инде билгеле әйтелер
«Тозлы» суда акканын.

Мәрхәмәтле кентавр да
Очрамый калмас юлда.
Сул ягында «Иблис» йөрсә,
«Җәбраил» булыр уңда.

«Иблис» тартыр уйнаш өйгә,
«Киркалар» мәңге яшәр,
«Пенелопа» ишеләре
«Җәбраил» фәрештәдән.

Тау тикле алтын тапсаң да,
Сусасаң су татлырак.
Туганда да шыр ялангач,
Үлгәч тә бит калтыран!

Һава ананың «алмасы»
Һәркемнең алга куйган.
Язмышың, Адәм баласы,
Кояш җылытып уйган!

Айда бер кыз!

Әнә анда бер кыз бала
Зур чиләкләр күтәргән.
Үги ана тау артына
Аны суга җибәргән.

Әйдә, күңел, канатлан да,
Менеп карыйк тауларын.
Таулар булгач үзәнлектә
Бардыр каен шаулавы.

Рухи җаннар җире диләр,
Айны кайбер кешеләр.
Әйдә, күңел, гөнаһлар юк,
Булган – юлда сүрелер.

Сусасак та сулар алмыйк,
Су барыбер түгелер.
Җирдән сәламнәр тыңлагач,
Зөһрә су да эчерер.

Чиләкләрен куеп тыңлар
Туган җире хәлләрен.
Безнең илне сөйләмәбез
Бозмаска кәефләрен.

Мизгел

Базар буйлап әрле-бирле
Бер эт иснәнеп йөри.
Аңлашылды! Бер дә шиксез
Эт бит иясен эзли.

Тимерчыбыкка тезелгән
Бер көтү чыпчык-фәлән.
Чыркылдашалар, әйтерсең,
Кирәкмәс… эт, мәсәлән.

Эт кинәт башын күтәрде
– Кайдан, – дип чыркылдавыш.
Шул чак ишетте, ахры,
Үзенә таныш тавыш.

Өрә-өрә чабып китте
Базар очына табан.
Хуҗасы коткарды аны
Сагыш тулы дөньядан.

Җиңеләеп зыңлап калды
Салынкы чыбыклар да.
Эт өрүдән куркып очкан
Гайбәтче чыпчыклардан.

Бәхет

Тирбәлә күңел бишегем
Якты уйларны сайлап.
Ул йөзә уйлар эчендә
Йөрәк вөҗданын саклап.

Тугрылыктан аерылмаска! –
Олы аның теләге.
Бу антына авыраймас ул,
Үзе шуны теләде.

Читен аңар кайсы вакыт
Сул юлга китмәүләре.
Язмышны ничек яктырта
Ялгышлык итмәүләре.

Хәтер бакчасы кошлары
Теләкләргә көч бирә:
Дөреслекне алды сайлап,
Аннан ди бәхет килә.

Һәр күңелнең, тумышыннан,
Вөҗданлы булу – эше!
Көчләмәскә генә аны,
Бәхетле була кеше!

Талатма

Талдылар канатлар талпынып,
Кайда син, җан көткән яктылык?
Кайда син, мәрхәмәт дөньясы,
Кайда син, тәмгысыз яхшылык?

Туктаусыз дәрт сипкән карашлар
Өметсез йокыга талганмы?
Ярабби, ярдәм ит адәмгә,
Ярлыка иелгән башларны!

Талатма адәмнән адәмне,
Бер байны баета йөз ярлы.
Кирәкми кан сеңгән мәрхәмәт,
Вәхшилек, бүреләр дөньясы.

Салават

Һәр халык үз батырларын истә тота. Һичшиксез, ул батырлар арасында
кардәш башкорт халкының батыры, шагыйре, халык өчен яшьлеген кызганмаган
Салават Юлаев та бар


Таулар… Тынлык, бөркет канат киерә,
Курай моңы иркен далада.
Тынам-тынам була, моңлы тавыш,
Канатланып кабат яңара.
Тау арасы, бөркет канат җилпи,
Атлы җайдак чишмә янында.
Су эчте дә, аннан тезөсләнде
Ташны тишкән чишмә янында.
Тау итәге, бөркет таштай төшә,
Ялгыз курай кабат моңлана.
Көчле тавыш, моңга кушылып китеп:
– Тормыш читен! – диеп зарлана.
Тау түбәсе, бөркет елан өзә,
Атлар кешни яшел үзәндә.
Һәр кешенең күзләрендә шатлык,
Көткән батырларын күргәнгә.
Тауда –аваз, бөркет елан өзгән,
Үзәнлектә – бәхәс-өметләр.
Таныш тавыш кабат җырын башлый:
– Бәхет өчен алга, егетләр!

Су буенда

Атлар кешни, сайрый кошлар,
Саз уйныйлар камышлар.
Түгәрәкләр сыза суга
Көмеш күлмәк балыклар.

Ә болары нинди күзләр
Миңа карап катканнар?
Әйтерсең лә, гайбәтләрен
Тиз генә туктатканнар.

Атлар кешни, кошлар сайрый,
Иҗатыңда балыклар.
Тик гайбәтче бакаларны
Куркытканнар тавышлар.

Бөркетем

Күрәсеңдер, бәхет бөркетем,
Тирә-якны айкап очканда,
Һәрбер кеше җәфа кичерә
Кайгы төшеп, хәсрәт кочканда.

Кайгы-кошлар җиргә күп төшә,
Сизгер кошым, син соң тоямсың?
Ышанамын сиңа бөркетем,
Ул кошларны барыбер тыярсың.

Соңгы еллар тормыш үзгәрә,
Күп кешегә тими синдәй кош.
Әй, бөркетем, мин… мин түзәрмен,
Аларга да бәхет булып төш.

Күтәр күңелен күбрәк кешенең,
Капламасын хәсрәт ил өстен.
Читтә үскән кайгы кошлары
Канат астын сагынып тиз китсен.

Алдамасын йөзне бер адәм,
«Күлмәк белән туу» буш сүз ул.
Һәрбер кеше хаклы бәхеткә,
Мә хәлемне, кошым, зинһар түз!

Кун, бөркетем, кайгы сыртына,
Тилмермәсен Адәм баласы.
Кайберәүне уят, аңласын,
Кешелекнең уртак анасы!!!

Агачка

Тамырларың иш булганга
Җирнең хәлен тоясыңдыр.
Бер һаваны да сулагач
Моң-зарына сыясыңдыр.

Җылы яңгыр яуган саен
Матурлана тармакларың.
Хәзер ява тозлы яңгыр,
Сизә микән тамырларың?

Тозлы яңгыр, хәтта канлы
Үсешең дә туктап калды.
Яшел яфрак арасында,
Ал яфраклар, эх!…
Канлы… Канлы…

Ал яфраклар арта бара,
Тирә-якны каушау алды.
Тамырларга саф су кирәк,
Туктатырга кирәк канны!

Дуслык туу

– Ничә гасыр ялгыз яшим,
Нигә шулай үстем икән?
Булмас инде миңа иптәш, –
Уфтанды тау кайгы-шиктән.

Бүген тауның түбе күктә,
Бөркет кунды аның чиккә.
Тик чыраен каралатты
Болыт килеп шушы читкә.

Болыт килгән, җыерып кашын,
Юа тауның өстен-башын.
Ут чыбыркысын уйнатып,
Сугып яра, коя ташын.

Үз эченнән тау ялварды:
– Бөркеткәем, курыкма, китмә!
Агарган чәч, мин картлачны
Мәңгелеккә ялгыз итмә.

Шул чак күрде тау бөркетнең
Аз гына да курыкмаганын.
Яшен шары белән кошның
Куыш-куыш уйнаганын.

Түзмәде тау, ачты серен:
– Сине көттем, бөркеткәем!
– Тыныч бул, дус! – диде бөркет,
Бәхет ташлап мин китмәмен.!

Диңгез

Бер тамчы мин, диңгез илем булса,
Ә дулкыннар – хыял бишегем.
Адашма син, дулкыныңнан дипме,
Тулы ачкан күгем ишеген.

Озак еллар менә бер үлчәм дә
Калмый агам дулкын эчендә.
Ашкынсам да кыя ташларына,
Мизгелгә дә калмыйм өстендә.

Кире агам үз дулкыным белән,
Гомерлеккә аны сайладым.
Зур диңгезнең дулкыны да көчле,
Ялгыз ташта, димәк, кайнадым.

Кое

Юл читендә тулы чиләктән
Озатып калдың бәхет тармагым.
Нигә китәм икән мин синнән,
Рәхәт табармынмы соң тагын.

Ялгыз коем таллар эчендә,
Күз яшьләрем күзем читендә.
Авыз кибә, төен күкрәктә,
Нишләрмен соң синсез мин җирдә.

Сиңа йөрткән изге сукмакка
Үлән шытып, эзем капласа,
Юлыкмаммы ялгыш эзләргә,
Суга сусап күңел кайнаса.

Ялгышабыз, язмыш, ахрысы,
Тынсыз йөрәк, кая чабасың?
Бәхет табу инде икеле
Ташлап киткәч җирең шифасын.

Я бар, я юк

Күңел, син бишек түгел лә,
Тирбәлмә юллар сайлап.
Югалтмабыз юлыбызны
Йөресәк вөҗдан саклап.

Тугрылыктан аерылмаска
Синең олы теләгең.,
Мин дә риза шушы антка –
Үзем шуны теләдем.

Соңгы еллар бик тә читен
«Сул юл»га китмәүләре.
Вөҗданга һаман хәл өсти
Ялгышлык итмәүләре.

Күңел… вөҗдан тынычлыгы
Һәркемне сөендерер,
Иң таләпчән, чын бәхет тә
Алар юлыннан йөрер.

Җиһан үлчәвендә дир бит
Һәрбернең кылган эше.
Тик вөҗданын үлчәмәсә
Бәхетле була кеше!

Өстәл

Килеп тезләнгәнем сизми калдым
Яңа уҗым шыткан басуга.
Әйтерсең лә өстәл япкан әнкәй
Балалары эштән кайтуга.
– Рәхмәт, димен, – әнкәй,
Бик зур рәхмәт,
Мин тук бүген, рәхәт тирә-як.
Һәр ел яшәрсәләр кырлар,
Мәңге яшәр иде туган як.

Күк – көзге

Нәрсәдән соң зәңгәр күк йөзе?
Әйтерсең түбәдә зур көзге.
Шикле уй юллыйсың күңелгә,
Күрсәтмәссең төсле һәр йөзне.
Кайда соң калдылар болытлар?
Ничек соң тараттың аларны?
Тыңлармын! Шәкертең итеп ал
Болытсыз итәргә хыялны.
Көзгедә ике кош күренә
Көз инде, юллары ерактыр,
Җитсеннәр бәхетнең түренә.
Ике кош быелгы баладыр,
Тапсыз көзгедә юллары.
Һичшиксез парлашкан мизгелдә
Эчкерсез булгандыр уйлары,
Теләкләре бер булса очышта,
Тукталыш китерсә болытлар,
Бергәләп яктыга чыгарга
Сөйгәнгә һәрвакыт өмет бар.
Нәрсәдән син зәңгәр, күк йөзе,
– Кара, – дип җәйдең көзгеңне.
Әллә инде тапсыз күңелләр
Шул төстә була ул дисеңме.

Бер авыздан

Бирче, дустым, бирче кулыңны,
Ярдәм итим тауга менәргә.
Әйдә, дустым, башла җырыңны,
Җыр бөркеттәй була үрләрдә.

Кара, дустым, кара җиреңә,
Моннан торып бар да күренә.
Талпын, дустым, айка кырларны,
Канат үсә бу чак күңелгә.


Аңлыйм, дустым, тоям хисләрең,
Күңелләрең оча офыкка.
Бер авыздан җырлыйбыз икәү,
Таралсыннар кара болытлар!

Мәктәп

Кат-кат вакыт пәрдәләрен ачып,
– Синме бу, – дип биргәч кулларың,
Бер-бер артлы бик тиз араларда
Искә төште мәктәп дусларым.

Сөйләгәндә кемне күргәнеңне
Гаҗәпләтеп мине сүз саен,
Таралдылар вакыт сөреннәре
Синең өстән яшьлек дускаем.

Үзгәргәнсең син дә, бу толымнар!..
Очкан күбәләктәй ак бантың!
Ягымлылык чәчәк аткан синдә,
Яшьлегемне кабат тыңлаттың.

Әнә шаулый яшел алмагачлар,
Җилдән саклап агач мәктәпне,
Һәр ишеге, һәр тактасы аның,
Һәр остазы мең-мең рәхмәтле.

Шау-гөр килә, зур тәнәфес икән,
Соңгы тапкыр чыңлый кыңгырау,
Яшь аралаш шатланабыз бергә,
Язмышыбыз билгесез сорау.

Тау башында таңны каршылыйбыз,
Булсын, дибез, истә калырлык,
Бер-беребезгә кат-кат багышабыз,
Булсын, дибез, мәңге танырлык.

Әйдә, дибез, соңгы тапкыр бергә
Аш пешерик җәйге урманда.
– Исеңдәме, – дисең, таралыштык
Аннан кайткач шушы урамда.

Бар да исемдә, мәңге онытылмас
Ул көнгедәй моңсу күзләрең.
Сүз бирсәк тә очрашулар сирәк,
Комачаулый тормыш хәлләре.

Ул чакларда «тирән» белмәсәк тә,
Җаннар сизгән ничек буласын.
Күңелләргә бер талисман итеп
Сеңдерелгән мәктәп дөньясын.

Кызыл йолдыз

Усман абый өе читендә
Кызыл йолдызны күрәсеңме син?
Өе алдында сирень куагы
Кайдан икәнен сөйлим, тыңла син.

Сөйләгән иде яраланганын,
Күп каны агып хушсыз калганын,
Аңына килгәч, тизрәк каравын
Санитарларның пилоткаларын.
Кызыл йолдызлар күреп шатланып,
Әрнү сизмичә озак ятканын.
Ул калкулыкны яулап алганда
Күп егетләрнең каны акканын.
Шушы сугышта ахирәт дустын –
Казан егетен югалтканлыгын.
Сагынмалык дип кабере яныннан
Сирень куагы алып кайтканын.
Өйнең читендә тарихи йолдыз,
Үткән юллары – һәйкәл хисапсыз!
Азатлык өчен көйгән йөрәкләр
Төсен туплаган ул кызыл йолдыз.
Өйнең алдында хуш исле сирень,
Һәр ел шул айда ул чәчәк ата,
Казан егетенең соңгы теләген
Безнең алларда майда яңарта.

Төш

Мин ял итәм, йокы җәелә тәнгә,
Ә балалар уйный идәндә.
Тавышлары ерагая, сүнә…
Мин урманга килеп кергәндә.
Шаулы урман, нинди карачкылар?
Әллә шүрәлеләр көтүе…
Миңа каршы алар мөгрәп килә,
Көтүчесе – зәһәр көлүле.
Ә артымда уйный бала-чага,
Рәхәтләнеп уйный идәндә.
Эх, йокымнан уяна алсам иде,
Зөбаныйлар килеп кергәндә.
– Туктагыз, – дим, – мин курыкмыйм сездән,
Юл бирмимен тыныч өемә,
Артыгына көч-хәлегез җитмәс,
Җиткән кергәнегез төшемә.
Туктадылар, ә көтүче мәкер,
Әй тырыша үзен акларга.
Тик ышанмыйм, кулга күсәк алам,
Идән өсте «халкым» сакларга.

Әңгәмә

Ферма малын каравыллый
Якуб исемле абый.
Сердәш булала аңарга
Хәтта кечкенә сабый.
Бүген бәйрәм – җиңү көне,
Мин аңар аек иптәш.
Сугыш турында сорашам,
Әңгәмә җае җиткәч.
– Мин әле малай идем,
Мылтык алган чагымда.
Бер тамчыны тәшкил иттем
Фашист баткан агымда.
Безнең теләк бер иде:
Чигенеп кол булмаска,
Җиребезнең тузанын да
Әсирлектә тотмаска.
Тимер «тигр»га ташлангач,
Бер шешә янгыч белән,
Ватанын шулай сөйгәнне
Кайчан соң дошман җиңгән?!
– Менә, – ди ул, кара, улым,
Тәнем җөйле, яралы…
Ватан җиңүче итте, – ди,
Синең кебек малайны.

«Маяк»

Газиз йөрәк – шәфкать оясы,
Кечкенә, ә күпне җыясың.
Һәркемгә дә синдә өмет бар,
Өмет, нәфрәт, игътибар.
(Мөхтәр Әлләмов)

Әкиятләр дә, бәетләр дә,
Такмаклар да бик кирәк,
Шагыйрьләр күп, бусы шатлык,
Чын шигырьләр бик сирәк.

Такмакчыны таныр өчен
Бик кирәк авылдашы,
Ятимгә бәетләр якын,
Горурга карындашы.

«Канатлы ат» таныганга
Төпле сүз, шигырь кирәк,
Йөрәккә өн ташлый алмас,
Нәфис моң – фикер кирәк.

Күкрәк эчең җырламаса
Файдасыз оста эзләү,
«Канатлангач» адашмаска
Кирәктер «маяк» күзләү.

Сүнмәс маяк Тукаебыз,
Такташның телдә якташ,
Каләмдәше Мөхтәр утын
Сайлаганда адашмас!

Ни әйтсәң дә…

Ни әйтсәң дә, кыска инде,
Кыска инде бу гомер.
Үткәннәрне уйлый калсаң,
Сыйдырыла бер мизгел.
Ярый әле өмет-хыял
Киләчәккә тагылган,
Бәхет-рәхәт, якты тормыш
Көтәсең һәр адымнан.

Соңгы чара

Җир сукасы бүген ышанычым,
Башка чара күрмим алдымда.
Сөенә-сөенә аңа сузыла куллар,
Өмет иңә һәрбер адымга.
Йөрәгемнән шушы җырым шыта,
Башакларга сарыла күңелем.
Беләкләр тамыры бүртә
Күрсәтергә көчен үзенең.
Күзләр менә яшьсез булдыралмый,
Тирә-юне әче күренеш.
Көнкүрешнең асты-өскә килде,
Өсте – бүлеш, асты – үтереш.
Кара канат җәйде ызгыш-газап,
Гаилә бүлә телем икмәкне.
Җир әнкәем, ышанычым синдә,
Шуңар сызганамын беләкне.
Ызгыш күләгәсе сукаланса,
Тузынып очар коты газапның.
Әйдә, сукам, сүзнең мае чыкмас,
Тәвәккәлләп эшне яңартыйк!

Көтмәгән көз

Әйлән-бәйлән сары яфрак ява,
Әйтерсең лә, язмыш сагышы.
Өзгәләнә күңел,
Көздән генә түгел –
Тына бара аяк тавышы.

Чуалалар уйлар яуган яфрак төсле,
Үткән гомер калды бер мизгел,
Ә киләчәк китте,
Туктатырлык түгел,
Нигә, язмыш, бирдең бу көзне?

Кыска бит ул гомер,
Шуны да бит никтер
Уртасында көзле итәсең.
Тукта, китмә, хыял,
Язмыш сиңа дошман,
Чын юлдашың ташлап китәсең.

Әйдә, яфрак, коел,
Ташлап китте хыял,
Синдер инде язмыш сагышы.
Аяк тавышлары туктамады, китте…
Салкын кармы басар сагышны?

Кем соң көткән көзен, әллә язмыш үзе
Сагыш ямаулыгы салырга?
Кем риза булыр, язмышымдыр диеп,
Кипкән яфрак тотып калырга!?

Дустан хат

Ник язмыйсың, нәрсә булды,
Сүз чишмәңме саекты?
Әллә Цирроз Реформасы
Сине дә бәреп екты?

Мине дә сукты сары йөз,
Аякта калалмадым.
Гомере җыйган акчамны
Шуннан соң табалмадым.

Күршенең дә хәле яман –
Мескенне дә талаган.
– Бер ыштанга – бер «Волга», дип,
Соңгы ыштанын салган.

Ыштан хәзер гармунчыда,
Әйтерсең, шулай тиеш:
Ул бит уйный, Реформага
Җырлата, понимаешь!

Нигә ыштан, ни бар эштән?
– Әйдә, ди, җырлыйк кына.
Без, ди, «Волга»лар бирербез
Ялангач калгач кына.

Мине маймыл ясамасын,
Миңа эш булсын, икмәк.
Соңгы ыштанын салдырган
Реформа кемгә кирәк?

Мираж

Яуган кар – җиргә ак юрган,
Салкыны җәйнең – бәхет.
Эт яткан, печәнне саклый,
Аңар эскерт тә тәхет.

Язмыштан да узмыш юктыр,
Тәңредән һәр могҗиза.
Исерекләргә алкаш – патша!
Ә айныкка – хур, җәза!

Диңгез тубыктан тилегә,
Һаман суны куерта,
Ә күршесе кул чәбәкләп
Соңгы балыкны тота.

Соңгы эскерт печәнгә дә
Өнсез сарыклар килгән.
Йокы аралаш кына патша
Кыркырга әмер биргән.

Кыш уртасы. Кырыккан сарык
Озакмы яшәр икән?
Балык бетсә дә туктамый –
Тиле айнымас икән!

Төшме бу, әллә өнемме,
Әллә зомбилык, мираж?
Исерек булсам, айныт, зинһар,
Я Рабби, күземне ач!

Балалар

Күрсә дә талны,
Бөркет сайлый тауны
Үстерергә кыю балалар.
Болыт үбә тауны,
Суы юа талны,
Шатлык-хәсрәт йота аналар.
Күк күкрәүләре,
Томан афәтләре
Якынрак ачык тауларга.
Бөркет балаларын саклый аналары
Канат җәеп боздан-карлардан.
Ут тубаллары, бөркет балалары
Качыш-куыш уйный бер заман.
Батыр балаларга ата-аналары
Ышансалар да,
Барлыйлар һаман.
Озакмы-тизме үткән,
Балалар үскән.
Яшен шарларын
Куышлар беткән.
Канат җәйгәннәр
Зәңгәр күкләргә.
«Җитәр» дигәндәй
Әнкәйдән көткән!

Төштә

Очам түбән төнге йокылардан,
Тирә-ягым бик тә караңгы.
Күрер идем кайдан төшкәнемне,
Кыскарталмыйм үткән араны.

Колагыма гүя җил дәшә,
Очасың дип туар җиреңә.
Язмышың һәм әнкәң бик тырыша
Син җиткәнче бишек үрергә.

Бөркет

– Яшә син, тау,
Мин бөркетең булыйм.
Тирә-ягың иркен далалар…
– Ә кояшым?

– Кояш һаман булсын,
Елмайсыннар аңа балалар.
– Боз капчыгын асып давыл килсә?
– Канатларым каршы җәярмен.

Кара хыял өскә үрмәләсә?
– Аямамын башым, бөркетеңдәй
Ташланырмын комсыз хыялга…
Шул җырымны көйли-көйли менәм,
Киләм якын таныш ояга.
Яшь бөркетләр монда…
Ә олысы?
Юл бирмәгән кара хыялга!

Страус

Сәрби тутай, Мәстүрәттәй
Бик дус гомер кичерә:
Сәрби сөя Мәстүрәне –
Ул аш тәмле пешерә.

Сылтау эзли Сәрби тутай
Килеп хәлләр белергә.
Зур теләккә сылтау да күп –
Пәрәмәчкә йөрергә.

Я Мәстүрләр ат суялар,
Я Сәрбигә төш иңгән.
Ишеткән дә имеш-мимеш,
Белергә диеп килгән.

Дөнья булгач, бар да була –
Мәстүр ята больницта.
Дуслар йөри, күрше фәлән,
Хәл белү – хәл! хәл юкта.

Сәрби генә сылтау эзләп,
Төн арты көн уздыра.
Ник йөресен больницларга,
Кем анда ит кыздыра?

Уңайланыр, кайтыр Мәстүр,
Шул шатлыкка барырмын.
Пәрәмәчләрен мактасам,
Бәхиллек тә алырмын.

Башын комга тыккан коштай,
Сәрби акыллы, ыспай.
Аны ашат, аны эчер,
Буласың килсә «дускай».

Мәстүр шат якты дөньяга!
Кил бәхил, өстәл корган.
Башыңны комда тотсаң да,
Артың күренеп торган.

Йорт эшләре

– Өй эшләре эшмени? – дип
Котдус абый сөйләнгән.
Зәйтүнә апа, сабыр кеше,
Каршы бер сүз дәшмәгән.

Вакыт үткәч балалары
Калага китеп төпләнгән.
Зәйтүнә апа хаты саен
Гел барам, – дип сөйләнгән.

Котдус абый таш түгел бит,
Ялгыз калмыйм димәгән.
Өй эшләре эшмени дип
Такмаклап ук җибәргән.

Озак та үтмичә күренгән
Өй эшенең хәтәре…
Көл-күмерләр яулап алган
Пөхтә ашлар өстәлен.

Ухваты да сынып куйган
Чуенны күтәргәндә.
Күтәрмәдән дә егылган
Күкәй эзләп менгәндә.
Котдус абый түземлеге
Выт-выт шартлыйм дигәндә,
Арып-талып йоклап киткән
Яртылаш юган идәндә.

Бер өмет бар

Ил өстенә аздякымы төште,
Һава ананыңмы каргышы!?
«Тел батыры» ятып икмәк ашый,
Эш батыры сүгә язмышын.

Күзләр – борчу, күңел – караңгы төн,
Юк сөенү таңнар атуга.
Үткәннәрне ватып утка яккач,
Бәхет түгел кире кайту да.

Бер өмет бар
(Кемнең кем икәнен
Вакыт инде безгә аңларга):
«Тел батырын» түгел, эш батырын
Бастыралсак алгы сафларга.

Коррида

Алып китегез үгезне,
Алып китегез аны;
Йөресен яшел чирәмдә,
Күрмәсен иде алны.
Тореро, тукта, сабыр ит,
Кылачак эшеңне аңла,
Чигенмәсәң бу уеңнан,
Чирәмнәргә кан агар.

Алып китегез үгезне,
Алып китегез аны,
Яшеллекне буямасын
Ал төскә үгез каны.
Кыен була алны күрсә
Үгез туктатулары.
Чирәмнәрдә каршы алсын иде
Ул да таң атуларын.

Алып китегез үгезне,
Алып китегез аны,
Бала-чагасын кочардай
Саф булсын кеше даны.

Имгәнмәгән гаиләләрсез
Артсын гасырлар саны,
Алып китегез үгезне,
Алып китегез аны!!!

Йөрәк

Төрткәләмә чыгар өчен,
«Икар»мы син очар өчен?
Элгәре бел, аның өчен
Җитәрлекме синең көчең?

Кайнамачы ташар өчен,
Борчылмачы күкрәр өчен.
Бу дөньяда яшәү өчен
Иң мөһим ул – синең көчең.

Онытылган йорт

Тыгыз тезгән яңа койма
Йортны җилдән саклады.
Җил ни хәтле тузынса да
Зыян итә алмады.
Хуҗа матур итеп
Такталарын буяды,
Койма капкаларын ачып
Ничә туй каршылады.
Бер-бер артлы капка ябып:
– Ник шакымый узалар?
Еллар үтә, йозак күрми,
Төссезләнде такталар…
Чәчәкләр урынына үсте
Әрсез алабуталар.
Буяу, кибеп, җыерчыкланды,
Көтә-көтә таянды
Кайчандыр балкыган койма.
Җилгә мәсхәрә калды:
Ул тырыша такталарын
Куралардан коярга.
Ә бер әби бөкерәйгән
Килә утын җыярга.

Спартак

Арыслан тик батыр егетләрнең
Язмышларын карыйм тарихтан:
Кайнаган су сыман ташкан алар
Бикле ишек – зиндан-тәмугтан.

Богау сөйрәп, хайван хәлләрендә
Кат-кат бикле ишек артында
Киң агымлы ташкын сулар уйлап
Көчле күңелләре ярсыган.

Патрицийлар күңел ачсын өчен
Бер-берсенә хәнҗәр кадарга
Яшәү өчен! Дустын үтерергә
Күрсәткәннәр «өстән» аларга.
Тоткын тормыш, сызлау, көлү…
Хәсрәтләре булган тик уртак.
Бердәмлекнең көчен аңлап җитеп,
Киң күңелле, көчле Спартак:
– Безгә үлем, – дигән монда калсак!
Шул өндәүгә бар да кузгалып…
Сүтеп ташлаганнар түрәләрнең
Яшьлекләрен изгән зинданын!!!

Бер әби

Судан кайта бер әби,
Көянтә аскан.
Гомерендә мескен әби
Күпме эш ваткан.
– Балаларым өйдә,
Ялга кайттылар.
Әле чәйгә тикле
Ялга яттылар.
Көянтәдән дә көчлерәк
Әби бөгелгән.
Киленнәре чәй сорагач,
Суга йөгергән.

Сизелсә генә иде…

Тезләнәмен, яшьлек, синең алда,
Үбәм хәтта юлың тузанын.
Телгәләнгән йөрәк бик тә әрни –
Күпме гөлләрең таптап узганмын…

Кая шулай ашыгылды икән,
Нәрсә төрткән очсыз яшьнәргә?
Җил-давылдай үттең-киттең, яшьлек,
Өлгермәдем дә бит яшәргә.

Үләннәр дә анда яшел иде,
Инештә сулар да туп-тулы,
Күк йөзе дә ачык, зәңгәр иде…
Бар да үзгәрде, миңа ни булды!?

Нәрсә булды, ник үзгәрде дөнья?
Үләннәр дә соргылт я шиңгән.
Кояшны да һаман болыт каплый,
Бәрәңге дә кортлы – күз тигән.

Икмәк исе, пыклы бәрәңгесе,
Оныттырмас безнең учакны.
Ел буена тәме китми иде
Бер ашасаң яшел борчакны.

Ник соң болай ашыгылган икән
Яшьлектәге яшел җәннәттән.
Үкенсәм дә – парадокс бит бу,
Яшәвемне тагын тизләтәм.

Әле инде ашыкмас та идем,
Күктән-җирдән агу сибелә,
Кырда аммиак, елга сасы хәлдә,
Әллә миңа шулай сизелә.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.