Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Якыннарыма
19.05.2009

Якыннарыма

Бабаема

Кыр уртасы… Чәчкеч машинадан
Мин күзәтәм орлык төшкәнне.
Бодай чәчәм, бабай, кырларыңа,
Синдәй шатланырга көзләрне.

Белмим, шатлык бертиң булалырмы?
Мин бит алга тубал элмәгән,
Чабатаның тишекләре аша
Табаннарга яра төшмәгән.

Шатлыгымны бергә бүлешергә
Чыксаң иде килеп каршыма.
– Менә, бабай, сиңа, – дияр идем,
Тубал түгел, чәчкеч машина.

Рәхмәт

Рәхмәт сезгә, якын якташларым,
Шуннан татлы бүген сүзем юк.
Күңелем көчле ялкыннарга түзде,
Мәсхәрәгә түзәр хәлләр юк.
Шуңа күрә язган сүзләремне
Кайсы вакыт кат-кат төзәтәм.
Синең күңел рәхәт алсын өчен,
Йөрәк җигеп сүзләр эзләтәм.
Әгәр анда тибеш үзгәрмәсә,
Канат үсми калса күңелемдә,
Ул язманы хур хатама санап,
Күрсәтмәмен, калыр үземдә.
Инде кинәт шатлык хисе туса,
Җан сөенә язган язмама,
Шатлыгымны бер дә кызганмыйча
Бүлеп бирәм «Туган як»ка да.

Көтмә…

Көтмә көз, әнием,
Яз килсен.
Чәчкә-гөл йөрәккә
Ял бирсен.
Яз бит ул – яңару.
Дәрт һәм көч.
Яз күрми көз җитсә –
Үкенеч.
Көз, байлык көткәнгә,
Бер килер.
Чәчләргә көмеш тә
Сибелер.
Тәрәзәң ачмасаң
Язларга,
Көзме соң җанга хәл
Китерер?
Көтмә, әни, ахырын
Гомернең.
Җан язны каршылап
Йөресен.
Син барга куанып
Оныклар
Чәчәкләр җыярга
Сибелсен!

Әниемә хат

Олы юлдан көтәсеңдер
Яшьле күзләреңне талдырып.
Солдат булып киткәннән соң
Сине ялгыз калдырып.

Мине озатып ялгыз калдың,
Сагындыра һәр мизгел.
Хатларыңны укыймын да:
Һәр сүзең хак һәм изге!

Үгет-нәсихәтең изге,
Сөялләнгән кулларың.
Истән чыкмый әйткән сүзең,
Чал чәчләрең, юлларың.

Туган якларыма карыймын да,
Күп эшемә үкенәм.
Булган гаепләрем өчен,
Кичер, әнкәй, үтенәм!

Әй, әнкәем, ике күзем,
Ходай язса, кайтырмын.
Кояш чыгып, баткан саен
Сезгә таба атлыймын.

Рәхәт

Мин туганмын яз көнендә,
Эшләр кызу вакытта.
Миңа көйләр көйләр өчен
Җитешмәгән вакыт та.

Иркәләү дә читләп үткән
Табан имгән сабыйны.
Бишек белән сөйләшүдән
Рәхәт-ләззәт алыпмын.

Соңыракмы әллә шуннан
Җанкай җырга ашкына.
«Канатлы»рак уйларымны
Көйгә салып талпына.

Бәйрәм иртәсе төше

Ай уйлана, Кояш ялга яткан,
Күңел эзли сихри иркәсен.
Күкрәктә дә тыгыз – җырмы шыта
Каршыларга бәйрәм иртәсен.
Нидер күрәм! Ә, бүләкләр икән…
Тик алалмыйм, күзем күрсә дә.
– Акчаң булса, алаласың, – диләр,
Улсы да юк икән кесәдә.

Акча кыры тау артында икән,
Тау аллары тулы бүреләр.
– Исән килеш үтә алсаң, – диләр,
Анда, бәлки, акча бирерләр.

Ай югалды, мин адаштым,
Бүре улый тирә-ягымда.
Тезөсләндем, – зинһар, коткар, – диеп
Ялга яткан Кояш алдына.

– Коткар, әнкәй, – диеп күзем ачам
Иңбашыма төшкән нурларга.
Сабый сыман алдансам да рәхәт!
Тиңләпмен ич нурны кулларга!

Тәрәзәгә бәйрәм килгән икән,
Җылы чәчә, күңел иркәли.
Ул бәйрәмнән әнкәй карый сыман
Җәй башында һәрбер иртәне.

Ә нурлары әйтерсең лә куллар,
Күкрәкләргә сеңә җылысы.
Бу җылыда үреп шыткан җырлар,
Җырларымның иң дә олысы.

Сыну

О Боже!
Не дашь мне лукавить,
Ведь знаешь как
Для сына просил,
Жаль!
Несовершенен мир,
Прости!
Я тоже.
А как сын?
Спасибо Боже!
Он лучше… Он выше… он…
Так!
Значит и ты
Не зря приходил!

Әтиемә

Колагыма мәңгелеккә сеңгән
Шыгыр-шыгыр арба тавышы.
Арба артыннан яланаяк килгән
Ятим калган бала сагышы.

Әти иде минем ул арбада,
Соңгы юлы иде ул аның.
Бүгенгәчә әле исбат итәм
Нидән шыгырдавын арбаны:

Әллә ул да елый-елый барды,
Әллә хәтеремә эз салды?
Әллә: балам, инде сынатма, – дип,
Әти өчен миңа ялварды.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.