Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Туган ягым
19.05.2009

Туган ягым

Кызыл Атау

Алсу төскә җирне төрендереп,
Кояш барлый һәрбер җисемен.
Ә нурлары күләгәләр кузгый –
Эзлиләрме авыл исемен?!

Бу бик таныш, бик билгеле авыл,
Халкы эшчән, уңган куллылар.
Шагыйрь Кави, Риза батырлары
Күп татарга үрнәк булдылар.

Ә елгасы бабайларның – табыш,
Яшел бакча – безнең көнкүреш.
Тик районда бер ялгызы яши,
Мәчеткә дә кирәк ян күреш.

Шул мәчеттә Илаһидан сорыйм:
Чын сыйфатлы тормыш төзелсен.
Һәр кешебез тормыш дәверендә
Күрсен иде күңел көзгесен.

Кайтсын иде таралышкан яшьләр,
Ачсын иде йортлар ишеген.
Нәкъ шул вакыт күңел көзгесендә
Күрсен иде алар үзләрен.

Ышаналмыйм, туган яктан китеп,
Бик бәхетле булдым дигәнгә.
Сау булыгыз! – дигән сүзләрдән соң
Күзләрендә яшьләр күргәнгә.

Изге мәчет! Үткәннәрне күрмим,
Тарих сөреме каплый күзләрне.
Тик кабатлыйм, амин белән бергә
Кызыл Атау дигән сүзләрне.

Табигатем

Синдә күңелем, хозур табигатем,
Яшьтән бирле күреп туялмыйм.
Синнән алган илһам-рәхәтләрне
Тулысынча язып куялмыйм.
Көч бирәсең тормыш юлларымда,
Матурлыгың бизи күңелне.
Мөлдерәп аккан чишмәләрең булып
Хис итәсем килә үземне.
Каеныңа килеп сөялсәм дә,
Хыялланам-шауныйм җилеңдә.
Бер дә шиксез намус билгеседер
Ак каеннар изге җиреңдә.
Аеруча җәй көннәрең ямьле,
Кошлар моңы зәңгәр күгеңдә
Энҗеләтеп нурлар чәчкән кышың
Шатлык уята бит күзләрдә.
Табигатем, мин дә синең өлеш,
Төптәнрәк алып уйласаң.
Җанга җәннәт отып китәр идем,
Сиңа зыян итми узалсам.

Алмагач

Алмагачтан тагын яфрак төште,
Әйлән-бәйлән җилдә уйнаклап.
Аны озатып соңгы юлларына
Уйчанланып калды тармаклар.

Сердәш, диеп сызгырды да җилләр,
Шәрә тармакларга сарылды.
Ә алмагач яфракларга карап
Яшел якты язны сагынды.

Сагыш-уйны сизеп сизгер җилләр
Карлы кышны барып чакырды.
Яфракларны буран яба килде,
Тармакларга карлар асылынды.
Үзәгенә суык җиңел үтте,
Яфракларсыз агач ялангач.
Бөтенләйгә яшәү сүнә, дипме,
Калтырана җилдә алмагач.

Кояш нурын кара болыт япкан,
Җитми җиргә бәгырь җылысы.
Түз алмагач! Килгән болыт китәр,
Син дә кабат яфрак ярырсың.

Тал

Кыш буенча тал тибрәлде
Яшел күлмәген уйлап.
Шәрә тәнгә җил бәйләнде
Йөрде тармаклар буйлап.
Бирешмәгән тал салкынга,
Ул бүген яфрак ярган.
Әллә инде салкыннардан
Уйлары саклап калган.

Бозлар озатканда

Әйдә ургыл, ташкын елгам,
Дулкын ярга бәрелсен.
Ашкынучы суларың яр
Каршыларга өлгерсен.
Яшьлек, син дә якта калма,
Яшьнә, яктылык тусын.
Тарт гармунны, сайрат җырны,
Күңелләр моңга тулсын.
Мәхәббәтләр тапсын юлдаш,
Ә елгабыз кушымта.
Йөрәк типсен, аксын елга
Яшәү өчен узышка.

Яз юллары

Тирә якта әле бил тиңентен кар,
Асфальт өсте инде каралган.
Тиз арада су агыза кояш,
Кача-куба яуган карлардан
Үзе көн дә югарырак менә.
Әйтерсең лә барлый кырларны.
Хәзер тота, карланырга бирми
Яз килүгә асфальт юлларны.

Бакчада

Киткән кышның кайтавазы булып
Канат җилпеп кырау узса да,
Һәр агачның бөреләре тулып,
Яшәү өчен ничек кузгала!

Бер-бересен сөеп кочаргамы,
Менә суза алар яфраклар,
Бәхет рәхәтеннән исерепме
Чайкалалар икән агачлар?

Яшел яфрак илһам өләшәме,
Җырчы кошлар тулы тармаклар?
Үләннәр дә моңга ашкынамы,
Уздырышка сузган сабаклар?

Көләч кояш күләгәләр кузгап,
Илһам юллый иҗат эшенә –
Тирә-ягың хозур, сакла, – диеп
Әйтә төсле һәрбер кешегә.

Күл янында

Күл яннары тулы ак каеннар,
Әллә кызлар уен уйныйлар?
Көчле имәннәр дә шул тирәдә
Әйтерсең лә кызлар сайлыйлар.

Хәрбиләрдәй чыршы агачлары
«Чикләрнеме» әллә карыйлар?
Кышын-җәен яшел киемнәрдән
Бәхет-мәхәббәтме саклыйлар?

Урманда

Саумы урман, хисләр хәзинәсе,
Рөхсәт итсәң керәм, каршы ал!
Җәрәхәттән дәваларлык итеп
Яшел бишегеңә күңелем сал.

Сайрат әйдә, җырчы кошларыңны,
Бер туйганчы тыңлыйк янәдән,
Уят әйдә, шаулы каеннарны,
Әйлән-бәйлән уйныйк бергәләп.

Кабат кәккүк тынлык көтеп алсын,
Уен бүлеп уем башларга.
Саумы, урман, кабат килдем сиңа
Җанкаемны кердән акларга.

Каен кызы

Исте давыл, бер яшь каен
Җир-әнкәйгә иелде.
Давыл-егет аның саен
Көчлерәк итеп өрде.

Әллә шулай каен-кызга
Мәхәббәтен белдерде,
Ә җир-әнкәй назлы кызын
Юатырга өлгерде.

Кызга сыенган арада
Җир аңа әйтер төсле:
– Басып тор, тукталыр давыл,
Синең тамырың көчле.

Тугай

Атлар чабышкан
Яшел тугайны,
Сабый эзләре
Калган юлларны
Хәтергә алып
Сагынган саен
Җырга керергә
Сүз эзли җаен.
Кадерен белми
Яшәлгән яшьлек,
Булса да рәхәт,
Ләззәт мәңгелек!
Эх, яшьлек-яшьлек,
Кайталмас еллар,
Ташкын сулардай
Тезгенсез уйлар!
Түргә узыгыз,
Күңел түремә,
Илһам өстәгез
Шигъри сүземә.
Әнә ул малай,
Янында яшь тай,
Йөгән кигезгәч,
Булган чын аттай.
Атланды малай,
Пошкырды яшь тай,
Очтылар алга
Атылган уктай!

Күлдә

Киң зәңгәр күлдә
Әйләнә көймә,
Көймә эчендә
Без икәү генә.
Берәр пар җанвар
Алмадык әле,
Нух пәйгамбәрдән
Үзгәрәк хәлләр.
Кояш нурлары
Җемелди алда,
Тирә-як тыныч,
Ишкәкләр ялда.
Тезләр калтырый,
Уйлар чуалган,
Сөйлисе сүзләр
Ярдамы калган?

Чумып-чумып юыналар
Күлдә каз бәбкәләре.
Һәр бәбкәгә җавап бирә
Ана-каз әнкәләре.
Әтиләре – ата каз да
Төрле һөнәр өйрәтә,
Күл гаиләне дулкынланып,
Бишектәме тирбәтә.

Кара диңгез

Кырым таулары ярлары
Кара күздәй назлы диңгез.
Я ярсулы, я тыныч ул,
Күзәтәдер төсле безне.

Менә тагын дулкынланып,
Күбекләнеп-ярсуланып,
Гаделсезлек бармы ярда,
Ярны бәрә ачуланып.
Яр буйлары бушап калган,
Тиздән тына изге диңгез.
Ялгызлыктан сагыш килеп,
Моңаядыр ул да, шиксез.

Көндез тулы яр буйлары,
Сагындырган талган диңгез.
Коенабыз кочагында,
Ә моң-зарын ишетмибез.

Риваять

Туган якның риваяте хозур:
Урман, аю, кыргый умарта…
Юл читендә ялгыз үскән каен
Уем бүлде… Үзен тыңлата.

Шаулый каен, искә алган төсле
Үткән гасыр урман шаулавын,
Бию көен өйрәтергә диеп,
Бабайларның аю аулавын.

Кыргый корт та бабайларга күнеп,
Авылларга күчә башлавын,
Кинәт, язмыш урманнарны кисеп,
Бал кортына шикәр ташлавын.

Сездә бармы саф, җайлы кыр
Авыл утырыр өчен?
Яңгырыймы гармунлы җыр
Аның өстендә кичен?

Сездә бармы «Акъяр тавы»,
Сездә бармы «Озын саз»?
Кырларыгыз күкләрендә
Кычкырамы киек каз?

Сездә бармы «Болан кыры»,
Аның куе таллары?
– Тыныч яшә, авылым, – дип
Пәрдә корган таулары?

Сездә бармы «өч каенлык»,
Бөек тарих «марлары»?
Җир сөргәндә чыккалыймы
Сугышчы калканнары?

Сездә бармы «шарылдавык»,
Ишелеп карлар төшүе?
Шушы көнне бозлар җигеп
Кышның качып китүе?

Сездә бармы серле елга,
Салкын сулы кизләвек?
Шуңа бит без Сафаҗайдан
Җайлар эзләп китмәдек!

Охшаш хисләр

Һәркемгә дә үз әнкәсе якын,
Һәркемнең дә туган җирләре,
Һәркемгә дә югалтулар – ялкын,
Һәркемнең дә бардыр серләре.

Һәркемнең дә туган ягы кыры
Җәелебрәк киткән еракка,
Һәркемнең дә туган теле – җыры
Мәңгелеккә сеңгән колакка.

Һәркемнең дә яланаяк чапкан
Чирәмнәре бардыр күңелендә,
Һәркемнең дә мөлдер-мөлдер аккан
Чишмә суы тәме хәтерендә.

Һәркемнең дә күз алдында яшәр
Туган җирнең моңсу таңнары.
Бәгырендә сагыш булып үсәр
Туган якка озак кайтмавы

Җилгә

Карга өшеп талга кунган,
Кар эрегәнне көтә.
Җил карганы егаргамы
Һаман талны селкетә.

Карга кайчан «карр» дип куя,
Җилгә «кит» диямени,
Үз-үзенә хуҗа түгел,
Син ялчы диямени.

Март

Март иртәсе тәрәзәгә килеп,
Нурлар чәчеп күңел иркәли…
Тәрәзәдән әнкәй карый сыман
Яз башында һәрбер иртәне.

Әнкәй кулын хәтерләтә нурлар,
Иңбашымда тоела җылысы.
Шул җылыдан үреп шыта җырлар,
Күкрәк эчем шуңа тыңгысыз.

Төкле аяк белән, март ае,– дим,
Мәңге фатихалы юлларың…
Әнкәй сүзе белән сине тәбриклимен,
Кулы белән тиңлим нурларың.

Июль

Таралалар бал исләре
Печән эскертләреннән.
Бытбылдыкларны сәламләп
Чиртә чикерткәсе дә.

Торналар да җептә оча
Зәңгәр күк йөзен бизәп.
Ашлык ташу! Әйтерсең лә
Кошлар күләгәсендә.

Бал исеннәнме исергән,
Җил дә төрлечә исә.
Кыр корабы – комбайн да
Ашыга, ашлык кисә.

Авылда

Төшкә иңеп сискәндерде
Әтәч тавышы.
Керфекләрне сыйпап узды
Кояш яктысы.
Аяк тавышлары узды
Капка янына.
Мөгри-мөгри көтү узды
Өйнең алдыннан.
Тәмле ис таратты
Яңа сауган сөт.
Гөрли өстәлдә самавыр –
Кунакчыл бөркет.
Сак кына әнкәем дәште:
– Торырга вакыт.
Менә шулай каршы алды
Авылда … бәхет!

Кар

Кар бөтерелә азбарда –
Эзли чыгар ишеген,
Әллә җилгә ачуланган
Ташлатканга бишеген?
Әллә бала-чага аңар
Качыш уены өйрәткән –
Тишек саен кереп ята
Эзләтергә көрәктән

Кыш

Күрче, ничек кыш тырыша
Җәйдән көч сынатмаска –
Яфрак кебек тезеп куйган
Энҗеләр һәр агачка.

Безнең холыкны беләме, –
Кәефен гел үзгәртә,
Боздан бизәк, карлы җилләр
Төрле көннәр күрсәтә.

Кемдер сөя кар-буранны,
Кемгәдер кыш урамы!
Кемдер көтә кар яуганны,
Кемгәдер – кыш урманы.

Ә энҗеле иртәләрне
Яратадыр һәр кеше.
Ак бүрекле кар таулары –
Балаларга! дигән эше

Яңгыр

Күктә тавыш: даңгор-доңгыр!
Болыт мәтәлчек ата.
Болытларны көтү итеп
Чыбыркы кем шартлата?

Җил дә никтер каушап калган,
Давыллый да тын кала.
Шуны көткән көтү-болыт
Җиргә шәүләсен сала.

Кошлар оча куркынышып
Сынык чыбыркы уттан.
Болыт-көтү яшьләр коя,
Чыбыркыданмы курыккан?

Умарта кортлары

Умарта кортлары
Чәчәкләр өстендә,
Шифалы бал исе
Ягымлы күңелгә.
Көнозын эшлиләр,
Аруны белмиләр,
Чәчәк таҗ ачуга
Ул инде өлгергән.
Күр ничек тырыша:
– Мин, дими, кечкенә.
Мыжылдый, тәмле дип,
Эш тәмен белгәнгә.

Тургай

Чәчү беткән көн –
Бәйрәм бит бүген.
Әллә ни тулды
Җырга күңелем.
Очасым килә
Айкап кырларны,
Биектә очкан
Кошлар шикелле.
Шулчак бер тургай
Җыр суза күктән,
Аны сәламләп
Болгыйм кулымны:
– Тургаем, – димен,
Күкрәгемнәнме
Очтың биеккә
Алып җырымны?

Кошчык

Су эчәр өчен бер кошчык
Килеп кунды чиләккә.
Тик суы яртылаш булганга
Эчәлмәде ничек тә.
Тирәсендә озак йөргәч,
Ул кинәт очып китте.
Мин савыт алып килгәнче
Яшен ташыдай төште.
Су акты ауган чиләктән,
Кошчык чыланды суда,
Яшәргә яшьнәгән үлмәс!
Тиз очты минем кулдан.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.