Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Балаларга
19.05.2009

Балаларга

Балачак

Балачагым искә алган көнне
Төшкә иңә елга буйлары.
Яланаяк сары чәчле малай
Килә сузып нәни кулларын.
Исәнме, – ди, хәтерлисеңме син
Йөргәнеңне шушы сукмактан?
Тып-тын кала иде елга буе
Куркынышып озын кармактан.

Утта пешкән балык шулпалары,
Көлгә күмгән тышлы бәрәңге.
Ат көтүең елга буйларында
Хәтерләтә мине дә мәңге.

Сүзен бүлә атлар кешнәүләре,
Мин дә уянам кинәт шул чакта.
Ә ул малай һаман эзли кала
Бәрәңгесен сүнгән учактан.

Күк тай

Яшел чирәмнәрдән йөгерер идем
Йөгән кигезергә күк тайга.
Атлануга, җилгә әйтер идем:
– Узышабыз, безне тот әйдә!

– Исеңә төшер, әгәр таный алсаң,
Ялан тәпи шаян малайны.
Сине узган күк тай кешнәүләрен
Җанландырып яшел даланы.

Каршы алуларын,узып кайткач,
Кешни-кешни барча атларның.
Аеруча ак аргамак байтал
Күк таена каршы чапканын.
Эх, хыяллар, ерак калсалар да,
Төштә күреп барыбер куанам.
Күк таемның ялларына сыенып,
Җилне узып китеп уянам.

Ишек алдында

Кара мәче капка түбәсендә,
Эт сикерә аны өзәргә.
Ә мәчебез әзерләнә сыман
Эт өстенә сикереп төшәргә.

Ерак түгел шунда тавыклар да,
Мыштым гына тирес актара.
Гел бер әтәч: ызгыш кирәкми, дип
Торып-торып тавыш куптара.

Туп (Сеңлем Садиягə)

Җиргә тими очып төште суга
Әйләнеп лә… әллә уйланып.
Соңгы тибү тышын тишкəч тупның,
Төпкә китте эче суланып.

Булган гомере тузанлыкта үтте,
Кече типте олы күрсәткәч.
Сыенудан өмет өзде ул туп
Бишенче чит көн дә эзләткәч.

Ятимлек бит телсез – куркак куян,
Сынган канат – читтә урыны.
Әти-әниләре хуплап торгач
Баласының җәбер уены.

Эзләмәсләр… туп токымы телсез!
Ятар шулай дулкын астында…
Елга түгел, зур диңгез дә кибә,
Туп та ятмас ләмле ястыкта!

Фокус

Марат фокус күрсәтәм дип,
Суган өрә йөземә.
Тик, ди, аны күрер өчен
Кирәк түзә белергә.

Төшем кысып фокус көтәм,
Күзләремнән яшь ага,
Ышандым бит, фокус дигәч,
Алдыймы … әллә елмая?

Булган хәл

Марат кайта мәктәптән,
Хәлләр күренми шәптән:
Икелене чәпәгәннәр
«Кәҗә-сарык» әкияттән.

Әдәбият укытучы
«Тәкә» Әхәте икән,
Бүре башы дигән төштә
Марат менә ни дигән:

– Ничек инде бүре башы
Кәҗә-сарыкта булсын?
Тәкәнең башын кисмичә,
Ничек куй кәҗә алсын?

– Капчыктагы тәкә башы
Унике-ке микики…
Әхәт әйткән: «Атаң башы,
Утыр сиңа зур ике!»

Әнә йорты ул Әхәтнең,
Аңар кунаклар килгән.
Әллә төнлә мунчасының
Пулын борычлыйм микән?

Әллә бакчасына кереп,
Кишерен утыйм микән?
Әллә нибар кәҗәләрне
Аларга юллыйм микән?

Шулай уйлап кайткан чакта
Күрше авылдан бер хатын
Кәҗә сөйрәп уфылдаган
Маратка килә каршы.

– Әйтче, улым, сезнең якта
Тәкәләр бар дип ишеттем,
Породалы минем кәҗәм,
Иң яхшысы әйтерсең.

– Алла бар бит, – диде Марат,
Әнә алар йортлары!
Әбине кәҗәсе белән
Әхәтләргә юллады

Нәни бала

Чирк та чирк, кычкыра чыпчык,
Тыңлатамыни сүзен.
Канатларын җилпеп карый –
Аңлаталмый бит үзен.

Аңар таба бер атлауга,
Ул очып күчә бара.
Әйтерсең лә минем алга
Барачак юлым сала.

Шулай җиттек тал төбенә,
Талда чыпчык оясы.
Егылган булган оядан
Соры авыз – баласы.

Алып куйгач оясына
Нәни чыпчык баласын,
Бик озак канатлар җилпеп
Чиркылдады анасы.

Көлке

Эчен тотып көлде Марат
Эт талаган мәчедән.
Таш белән дә бер ыргытты,
Туялмагач көлкедән.
Кинәт таш тигәч аякка,
Эт туктап, шыңшып куйды,
Таш очкан якка абайлап,
Мәчене күздән җуйды.
Мәче Марат иңбашына
Бик тиз менеп атланды.
Эт тә, тешләрен ыржайтып,
Мәче артыннан ташланды.

Хәйлә

Әлифбада күргән идем:
Эт җиккәннәр чанага!
Этебез бар, бик үтенгәч
Алдылар бит чана да.

Этне җиктем, я аңа
Карасыннар, – дим, – хәзер.
Тик Акбаем бик ашыкмый,
Белмим, нәрсә көтәдер.

Икмәк бирдем, ялт иттерде,
Чана тартыр ният юк.
Әлифбаны да күрсәттем –
Аңлашулар шулай ук.

Көне буе җәфаландым,
Хурладым я мактадым…
Мәче кирәк бу ялкауга,
Бүтән хәйлә тапмадым.

Хәзер бар да шаккаталар –
Акбайның да бар көче!
Алга суздым озын таяк,
Очта уенчык мәче.

Йокы аралаш

– Уян инде, Буян,
Бакчада бит куян
Шатор-шотыр итә алмагач!
– Уяттың бит йөрәк,
Тик төшләрем күреп туялмыйм.
– Үзең уян, Марат.
Бакчада эш харап,
Түтәл сүтә әрсез тавыклар.
Йокым бүлмә, зинһар,
Төшләре бик тәмле,
Кимертәләр итле сөякне!
Менә сиңа сөяк.
Итләре дә калган,
Тик, Буяным, алдан
Куяннарны кучы бакчадан.
– Уяттың бит йөрәк,
Кая итле сөяк?
– Ау! Ау! Ау!
Булыр дигәч булыр,
Нигә өрү кирәк?
Йокым бүлгән өчен
Сиңа итсез сөяк.

Ата каз

Гөлназ казлар куа китте
Ындыр артына таба.
Озак үтмәде Гөлназым
Никтер кирегә чаба.
– Мине озатып, – ди, – ата каз
Бурычлы калалмады.
Ярый әле сукканыма
Җавап бирә алмады.

Хәлләр

Озын сазда булды бу хәл,
Хәл дә түгел фаҗига.
Туган җирең якын күрсәң,
Таныш түгел хәл димә.

Билдән иде яшел үлән
Күлләренә үткәндә,
Дистәләгән зәңгәр күлләр
Бүгенгесе кипкәннәр.

Камыш назы җилдә калса,
Күлләре кайда икән?
Нигезләре елга да бит,
Ел да буганнан кипкән.

Юкка түгел үткән язлар
Тырышкан бака иле.
Урамыбыздагы картлар
– Җылытыр, – дигән иде.

Һәр күл саен ярыш-тавыш,
Җыеннары җылыда.
Бик тырышып җырладылар:
– Вот-вот, бак-бак, җылыта.

Нәкъ шул вакыт Чихать абый
Тимер әмере белән,
Бакалар көенә көйләп,
Елга буасын өйгән.

Су азаеп җылынганда
Барган бака съезды.
Үлән корып, күлләр кипкәч,
Бакылдаулар тыелды.

Алдаткан

Гөлназ салган итекләрен,
Су түгә эчләреннән.
Суы агып беткәчтен дә,
Суккалый төпләреннән.
– Нәрсә көтәсең соң? – дигәч,
– Балыкны көтәмен, – ди.
Миңа бит олы кешеләр
Балык тоттыңмы, – диде.

Белмиләр

Уянам да теш тазартам,
Битем юам һәрвакыт.
Буем җитә бит югычка,
Куймыйм инде урындык.
Ә олылар шуны күреп,
– Гөлназ инде зур, – диләр.
Ярый әле җиң очына
Су акканны белмиләр.

Ышаныч

Күз алдында гел шул малай
Авыз колак артында…
Ашлык кырын сукалый ул,
Әтисенең «атында».
Аты – корыч, шаулый-гөрли,
Теләктән канатланган.
Артларыннан җир дә калмый,
Яңарудан шатланган.
Күз алдында гел шул малай,
Ышанычлар уята!
Ул бүген чиксез бәхетле,
Корыч атны тыңлата.
Иген чәчәргә әзерләп,
Колхоз кырын яңарта.

Җим

Әй, кошчыгым, кошчыгым,
Бөтенләй буш томшыгың.
Тиз алып чыгыйм сиңа
Тәмле икмәк валчыгын.
Чакыр бакча кошларын,
Иң тәмле җим сибәрмен.
Ашыкмыйча ашарсыз,
Беткәч тагын сибәрмен.

Бала

Чабып йөри бер бала
Көмеш чыклы чирәмдә.
«Аты» аның бер таяк,
Җеп тапмаган ияргә.
Җилдән тула күлмәге –
(Әтисеннән истәлек).
Кайчак оча «атыннан»
Үләннәргә чорналып.
Күзен каплый шул вакыт
«Тын океан» кепкасы…
Торып баса тиз генә,
Серне бирми, кыскасы.

Сорау

Яследәге апага мин
Бер читен сорау бирдем:
– Ник миңа кояш көндез дә
Йокларга боера? – дидем.
– Кайдан алдың, Гөлназ, – ди ул,
Төшендер сүзләреңне?
– Нигә, дим, аңа карасам,
Йомдырта күзләремне.

Туган көн

Даниягә бүләк итеп
Күлмәк бирде апасы.
Итәкләре дә сибелә,
Чәчәк чикле якасы.
Дус кызы Садиягә дә
Тиздән алты яшь тула,
Аңар кунакка барырга
Бик инде ярап куяр.
Кайчан киячәген көйләп,
Көзге алдында әйләнә.
Маем, алты ел көткән, – дип
Үз-үзенә сөйләнә.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.