Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Җиде бабаңның исемен бел
19.05.2009

Җиде бабаңның исемен бел

 

Бу әйтем безгә әби-бабайлардан калган. «Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге дә өметсез» дигәннәр акыл ияләре.

Дөрес, соңгы елларда нәсел, авыл тарихы белән кызыксынучылар арта бара. Нәсел агачы яки шәҗәрә төзүче гаиләләр байтак. Бу шөгыль туганнарны, кардәшләрне, әби-бабайларны хәтерләү, аларның рухларын шатландыру һәм киләчәк буыннар өчен иң кыйммәтле мирас. Еллар үтә, буыннар алмашына, «үзләре турында мәгълүмат та калдыра белмәгәннәр бит!» димәсеннәр иде бездән соң килгән буын кешеләре.

Сафаҗайда яхшылап 3-4 буын бабаларының исемен белмәүчеләр белән беррәттән 7-9 буынга кадәр белүчеләр дә бар. Мисал итеп Әхматҗан бабайдан таралган нәселне алыйк. Сафаҗайда бу төптән чыккан гаиләләр бик күп. Алар – Аймалетдиновлар, Асадуллиннар, Айнетдиновлар, Багаутдиновлар, Закировлар, Кәлимуллиннар, Бакуниннар, Мусиннар, Аляутдиновлар, Санятовлар, Гыйльмановлар, Басыйровлар, Мотал-лаповлар... Тагын бик күпләрне күрсәтергә була, тик бу язмада шул нәселнең бер тармагы вәкиле Моталлаповлар турында сүз күбрәк барыр.

 

Очеркның төп персонажы – Хәлил Закирович. Аның уллары Хәлим белән Хайдәр абый үз нәселләре, авыл, гомумән, тарих белән ныклап кызыксынучылар, мәгьлүматлар туплаучылар булып чыктылар. Алар әти-әниләре нәселләрен 7-8 бу-ынга кадәр беләләр. Алар төзегән нәсел агачында Әхмәтҗан бабай җиденче буын бабайлары икән. Бу хакта Хәлим абый: «Бүгенге кардәш гаиләләр Әхмәтҗан бабайнын оныгы Батыйдан, аның уллары Мөхәммәт белән Ниәмәтулладан килә». «Нәселебездән Пугачев ягында Кормышны яулауда катнашкан кешелер дә, Батый бабайның фамилиясен йөртүчеләр дә бар. Ә без Мөхәммәт улы Моталлап бабайның исемен йөртәбез. Ул 1820-елда туган. Авылның сотнигы булган. 1881-елда халык исеменнән Сембер губернаторына мөрәҗәгать итә hәм кырык кеше сыярлык мәчет төзетергә ризалык алып кайта. Мөселманнар фетнә оештырырлар дип, бер урынга 40 кешедән артык җыелу тыелган ул елларда. Әтинең әтисе Заһир бабай 1881 елда туган булган, 1903 елда 5 еллык хәрби хезмәткә алына. Кормышта рекрутлар арасыннан озын буйлы, таза егетләрне патша гвардиясенә сайлаганда аңа да күз салалар. Ләкин христиан диненә күчүдән баш тарткач, гвардиягә алмаганнар үзен.

Хәрби хезмәттән кайтып, Заһир иген игә. Колхозлар оеша башлагач, берен-челәрдән булып шунда керә. Озак еллар агроном булып эшли. «Нәселебездә дистә тирәсе агрономнар булу Заһир бабайның каныннан бирелгән дә булгандыр инде», – ди Хәлим абый.

Хәлил Моталлапов 1907 елда Сафаҗайда Заһир белән Рәхимә гаиләсендә дөньяга килә. 1929 елда Кызыл Армия сафларына алына, атлы артиллерия частенда хезмәт итә. 1932 елда хәрби хезмәттән кайтып Кочко-Пожар пед-техникумында эшли башлый. Аннан Сафаҗайга эшкә чакыралар. Шунда башта бригадир, соңрак Киров исемендәге колхозның рәисе булып, 1938 елга кадәр эшли. 1938 елда Хәлилне Кызыл Октябрь районына МТС директоры урынбасары итеп күчерәләр. Берничә айдан инде директор итеп билгелиләр. Хәлил абый Уразавылда, ә аның дусты Шикаев Каюм Петрякста МТС директоры булып, бер-берсеннән тәжрибә алып, якын аралашып, озак еллар эшлиләр. Аларның хезмәтенә өлкә, ил җитәкчеләре дә югары бәя биргәннәр. Бер елны Мәскәүдә үткән партконференциядә Л.М. Каганович илнең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар арасында аларның фамилияләрен әйтеп, алар җитәкләгән МТСларга тәҗрибә-үрнәк алырга барырга тәкьдим иткән.

Бу җыелыштан ике җитәкче дә дәүләт бүләкләре һәм МТСларына яңа автомобильләр алып кайталар. Кызыл Октябрь районына бирелгән машинада шофер булып яндавишчалы Измайлов Абдулла эшләгән, анардан соң рульгә сафаҗайлы Мирхайдәров Бари утырган һәм шул автомобиль белән фронтка да киткән.

Хәлим Хәлилович ул елларны исенә алып:

– Уразавылга күченгәндә миңа алты яшь тулды. Бик авыр еллар иде: юклык, ач-лык, төрле чирләр... Уразавылда 30 ел яшәдек. Сафаҗайдан районга килгән кешеләр барысы да бездә туктала иде. Юклык булса да, әни һәрберсенә урын җәеп, ашатып-эчертеп җибәрә иде. Кунак килмәгән көн булмады. К. Шикаев (Петрякс МТСы директоры), Х. Сөләйманов (райисполком рәисе), Р. Насыйров (райсовет хезмәткәре), М. Сабиров (Мөтеравыл колхозы рәисе), М. Радионов (өлкә партия комитетының беренче секретаре) һәм башка бик күп танылган кешеләр безгә килеп йөрделәр.

Бөек Ватан сугышы елларында җитәкче булып эшләве җиңел түгел иде. Сталин тәртипне нык тотты. Репрессия шәүләсе дә hәркемнең артында торды. 1943-нче елда МТСның ягулык складында янгын чыгып, бер ЧТЗ тракторы янган иде. Безнең әтине дә кулга алдылар. Төнге сәгать дүрттә , өстенә дә киенмичә, янгын сүндерергә йөгергән директорны «мин үзем ут салырга әмер бирдем» дигән протоколга кул куйдырыр өчен берничә көн төрмәдә җәзалаганнар. Нәкъ шуннан әтинең ютәл сырхавы башланды да.

Әтиебез үзенең дуслары В. Чкалов (бөек очучы), И. Панфилов (генерал) белән аралашып торганын да сөйләп калдырды, – ди.

1958-елда Н. С. Хрущев МТСларны үзгәртеп кору, техниканы колхозларга бирү юлына басты. Хәлил Закировичны «30 меңлеләр» арасында, туган авылына «Аван-гард» колхозына юллыйлар. Авылдашлары аны рәис итеп сайлыйлар. Партия карары нигезендә авылларга юллама алган җитәкчеләр колхозларны торгызырга тиеш булалар. «Авангард»та 5 ел эшләгәч Хәлил абыйны (гаиләсе Уразавылда яшәү сәбәпле) «III-Интернационал» исемендәге колхозга рәис итеп күчерәләр, ә 1963 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле,ул бөтенләй эштән китәргә мәҗбүр була.

Безнең Нижгар төбәгендәге олы яшьтәгеләр Хәлил абыйны ашыгыбрак сөйләүче, оста мәзәкче, кешелекле, таләпчән, әмма гадел кеше буларак хәтердә саклый.

Бөтен гомерен хезмәткә багышлаган шәхеснең балалары да тынгысыз, hәp эшне күңел куеп башкаручы, халык өчен яшәүчеләр булдылар. Әминә апа белән Хәлил абыйның олы уллары Мәлик хезмәт биографиясен Уразавыл заготконторасында бухгалтер ярдәмчесе буларак башлап җибәрә. 1953 елда Кызыл Октябрь райкомы секретаре А. Ибатуллин аны агрономга укырга юл-лый. Шуннан кайтып Киров исемендәге колхозда егерме ел агроном, аннары Мамешево колхозында ун ел рәис булып эшли. Соңгы елларда Мәлик абый Уразавыл райпосында, өлкәнең орлыклар җитештерү станциясендә эшләде. Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән кеше.

Икенче уллары Хәлимның да төп һөнәре – агроном. Актук авылында эшли башлый, соңрак Сафаҗайга кайтып егерме еллар тирәсе мәктәптә биология һәм музыка дәресләре бирә. Соңгы елларда колхоз бакчасында эшләде, лаеклы ялга чыгып, үз бакчасында төрле үсемлекләр, сирәк очрый торган чәчәкләр белән мавыкты. Авылда аның кебек оста каз-үрдәк асраучы да сирәктер. Баянда уйнап җибәрсә, җырламыйча калмый идең.

Хәлим абыйның олы улы Илдар да төп һөнәре буенча агроном. Ул колхозның алдынгы механизаторларының берсе, «Полесье» комбайнында үткән елларда уракта югары нәтиҗәләргә иреште. Икенче улы Наил Мәскәүдә яши, төзүче, ә кызы Алсу медицина хезмәткәре.

Өченче уллары Хәйдәр авыл мәктәбендә укытучы булып эшләде. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап агроном һөнәрен алды. Пилнә районы комсомол комитетында оештыру бүлеге мөдире, аннары «Медянский» колхозында парторг булып эшләде. Колхозчылар аны рәис итеп тә сайладылар. Шунда гаиләсе белән күченеп 11 ел колхозны җитәкләде. Соңгы елларда «Родина» колхозында парторг, рәис урынбасары, Сафаҗайда тегүчеләр цехы директоры иде. «Знак почета» ордены белән бүләкләнгән кеше. Улы Рушан Горькийда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, «Газпром» системасында эшләде. Бүген эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Игезәк уллары Марат белән Артур Мәскәүдә яшиләр.

Ә 1938 елда туган Рауза исемле кызлары медицина хезмәткәре буларак Яндавишчада хезмәтен башлый. Шунда гаилә коралар. Свердловск шәһәренә китеп яшәгәндә 1971 нче елда вакытсыз вафат була. Аның кызы Гүзәл Омск шәһәрендә яши, врач. Улы Рушан диңгезче, чит илләргә йөри торган корабльдә йөзә.

Язмамны Хәлим һәм Хәйдәр абыйларның сүзләре белән тәмамлыйсы килә. Ул: «Мин нәсел-тамырымны белүемнең уңайлыкларын тоеп яшәдем. Бервакыт Барятино авылында эшләгәндә бер карт кеше яныма килеп: «Сынок, меня Семеном кличут, Ильич я, Макаров. Вот гляжу на тебя и удивляюсь, как ты похож на своего деда. Мы с ним на службу в Курмыше вместе призывались. Закира тогда из-за иноверства в царскую гвардию не взяли. Глядят – не русский! Мне пришлось царя пять лет ох-ранять. Здоровым, умным и верным был твой дед!» – диеп сөйләгәнен тыңлаганда җаным рәхәтләнде.

"Әтиебез 1982 елда вафат булды, – ди Хәйдәр абый. – Аны соңгы юлына озатырга тирә-як авыллардан, районнардан бик күп аңа рәхмәтле кешеләр җыелды. «Авыр елларда гаиләбезне үлемнән коткарды. Соңгы телем икмәге белән уртаклашты», – дип, соңгы юлга озатып калучыларның ихластан әйтелгән сүзләре онытылмый. Барыбызга да шундый булырга кирәк! Бездән соң яшәгән нәселдәшләр дә исемнәребезне гел яхшы яктан ишетеп, сөенеп яшәсеннәр иде».



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.