Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — ХЕЗМӘТТӘН ЛӘЗЗӘТ АЛЫП
19.05.2009

ХЕЗМӘТТӘН ЛӘЗЗӘТ АЛЫП

 

Сафаҗай авылы администрациясе башлыгы «Туган як» газетасында: «Авылыбызда ундүрт фермер хуҗалыгы бар, ләкин Камалетдинов Хәмзәдән гайреләре әлләни зур эш күрсәткәннәре юк», – дигән иде. Бу фикерен ачыклауны үтенгәч, Вафа Абдуллович: «Хәмзә Хәлилович фермер хуҗалыгы оештыргач, эше бармас дип кем дә шикләнмәде, чөнки кырчылыкта да, хайван асрауда да үзен оста белгеч һәм оештыручы итеп таныткан иде инде. Әле совет елларында, эшлекле сыйфатларын исәпкә алып, аны бүлек җитәкчесе итеп куйдылар. Бу урында ул тиз арада күп нәрсәләр эшләп өлгерде. Каралтылар тирәсендә берничә ел җыелып яткан тиресне кырларга ташытты. Игенне яңа ысул белән чәчте. Нәтиҗә озак көттермәде, уңыш 19 центнердан 38 центнерга менде.

Иген булгач икенче елны 90 баш урынына 200 баш үгез симертүне оештырды. Фермаларга бетон плиталардан юл төзү мөмкинлеге туды. Ике яңа сарай эшләнде. Бүлек хезмәткәрләренә якмышка 3 мең кубометр утын ташытып бүлде», – диде.

Сез туганнармы әллә, дигәч Вафа Камалетдинов: «Юк, безнең авылда берничә нәсел шундый фамилияне йөртә», – дип өстәде.

 

Ничек яши соң Сафаҗай фермеры?

Капканы ачып, гаҗәпләнеп туктап калдым: Хәмзә Хәлилович чибәр кыз кебек матур бер атны «дөрес йөрергә» өйрәтә.

– Нәрсә күргәзмәгәме әзерлисез? – диюемә:

– Атларым арасында берничәсе чиста токымлы рысаклар. Шуларны көндә чыгарып йөртәбез. Түбән Новгород ипподромына илтмәкче булам, спорт белгечләре тиешлечә тәрбияләсен, өйрәтсен. Киләчәктә ярышларда катнашып призлар алырга ниятебез, – диде.

Фермер хуҗалыгының төп юнәлеше – үгезләр симертү. Хәмзә Хәлилович мине үгезләр янына алып керде. Каралты чиста, якты, җылы, һәр җирдә хуҗа кулы сизелә. Хайваннар, авырлыкларына карата, төркемнәргә бүленгән. Иң авырлары 550 килограмм икән. Кайбер үгезләр, яшенә карата, тәүлеккә уртача 1 килограмм 450 грамм артым бирә.

Хайваннар алдындагы азыкны учыма салып карадым – югары сыйфатлы төрле ашлык катнашмасы. Хәмзә Хәлилович та:

– Азыкны үзебез әзерлибез. Монда борчак, арпа, солы, бодай, жмых бар. Төрле витаминнар да өстибез, – диде, нәрсә эзләгәнемне аңлап. – Биредә ашату-эчертү, тирес чыгару тулысынча механикалаштырылган.

Хуҗалыкның иген кырлары да бар. Һәр ел яхшы уңыш алына икән. Мәсәлән, 2003-елда һәр гектардан уртача 42,1 центнер, ә үткән елда 29,7 центнер алганнар. Игеннең төп өлеше фуражга кулланыла.

Бер фермер хуҗалыгы үткән елда 31 тонна ит саткан (статистик бирем). Берничә ел рәттән район администрациясе алдынгы хуҗалыкны Мактау грамотасы белән бүләкли, призлы урыннар бирә. Шул грамоталарны караганда Хәмзә Хәлиловичның спорт ярышларында алган дипломнары, чемпион һәм көрәш остасы исемен дәлилләгән таныклыклар килеп чыкты. Һәм шуннан әңгәмәбез «икенче сулыш» алды: йорт хуҗасы спортка гашыйк кеше икән. Ул мине спорт залына алып керде. Аның өендә бу шөгыльгә иң якты, иң зур бүлмә бирелгән булып чыкты. Бүлмәдә төрле тренажерлар, герләр, штанга, бокс капчыгы, көрәшче чучелосы, бильярд, теннис һәм башка төрле спорт җиһазлары.

– Хәмзә Хәлилович, монда керергә вакытыгыз артамы соң? – дигән соравымны бирмичә түзмәдем. Ул:

– Һәркөн диярлек йөрим. Монда рәхәтләнәм, яшәеп китәм. Улларым Хасил, Рамил, әле оныкларым да шунда мәш киләләр. Безгә бит яшь вакытта мондый җиһазлар булмады. Ләкин барыбер Аллаһ Тәгалә биргән көчкә урын табылды, – дип түбәндәгеләрне сөйләде.

Хәмзә яшьтән ук спорт белән шөгыльләнгән, 17 яшендә районда, өлкәдә ирекле көрәш ярышларында катнаша башлаган. 1976 елда, Лыскауда үткән өлкә ярышында, атказанган спорт мастеры А. Минеевны финалда җиңеп чыга. Призлар тапшырганда көрәш остасы Хәмзәне кочып: «Эстафетаны сиңа тапшырам», – дип фатихасын бирә.

– Хәрби хезмәткә алынгач, Мәскәүдә КГБ частеның спорт ротасында самбо белән шөгыльләнә башладым. Беренче тапкыр зур күләмле ярышта Одессада катнаштым. 27 команда ярышты. Шунда, авыр үлчәүдә, КГБ частьләре арасында СССР чемпионы исемен яуладым. Җиңүем өчен авылга кайтырга ял биргәннәр иде. Аннан соң да бик күп шәһәрләрдә булырга, төрле келәмнәрдә көрәшергә туры килде. Бер елны КГБның бөтенсоюз спартакиадасы Львов шәһәрендә үтте. 45 команда катнашты, авыр үлчәүдә 23 көрәшче иде, 8 белән бил алыштым. Шушы ярышта,чемпион исеме белән бергә, самбо буенча СССР спорт мастеры исеменә дә лаек булдым, – диде спорт остасы.

1973 елда хәрби хезмәттән кайткан Хәмзәнең сабантуй мәрәсенә чыкканын көрәш яратучылар көтеп алдылар. Ул елларда сабантуйларда бу көрәшчегә тиң табылмады. Петрякс, Мочали, Уразавыл, Мәскәү сабантуйларында батыр исеменә лаек булды пәһлеван. Әле 1999 елда, 46 яшенә булуына карамастан, Рбишча сабан туенда иң көчле көрәшчеләр белән бил алышып кыйммәтле бүләк яулаган иде.

Искитәрлек көч бирелгән бу кешегә. Авырлыгы 130 килограмм булса да, җитезлеге яшь егетнекедәй, алдыннан йөгереп узган атны ялыннан тотып екканын үз күзем белән күргәнем бар.

Көч тә, тырышлык та, интеллект та нәселдән килә торгандыр. Хәмзә Хәлиловичның бабасы Хәсән абзыйны коллективизация вакытында кулак итеп Себергә озаталар. Тик ул күпмедер вакыт үткәч авылга кайтырга рөхсәт ала һәм землянка казып Сафаҗайда яши башлый. Эшчән гаилә тик тормый, аяк киемнәре, балон калошлар ясарга керешә. Бераз хәлләнгәч, Хәсән бабай берничә өй кора, тик аларны һаман дәүләт файдасына тартып алалар. Ике метр буйлы, киң җилкәле, рухи һәм физик яктан көчле кеше соңгы көненә кадәр «единоличник» булып яши, 12 кешедән торган гаиләсен туендыра.

Хәмзәнең әтисе Хәлил абый сату-алу эшенә бик сәләтле булган, ул 6 баласын үстергән, рәткә салу өчен кызганмаган.

– Әти гомере буе ял күрмичә эшләде. Балтачылар бригадасында йөрде, бик оста сәүдәгәр дә иде. Миңа беренче йортымны корырга булышты, берүзе пает эшләп бирде. Һәм, өлешемә тигән әтинең барлыгы белән бүгенге эшемне дә башлап җибәрдем.

Әти безне эшкә дә өйрәтте. Ун яшемдә колхозга ат җигеп эшләргә чыккач: «Молодец, улым, эше барның ашы бар!» – дип мактаган иде. Хәзер нәкъ мин эшли башлаган атлар дворы урынында йортым, хуҗалыгым урнашкан, – диде фермер, истәлекле уйларга бирелеп.

Хәмзә Хәлилович тормыш иптәше Әлфия Абдулловна белән Хасил, Шамил, Рамил исемле өч бала үстергәннәр. Өч оныклары да үсә. Бу фермер хуҗалыгында дипломлы агроном, зоотехник, фермер-экономист хезмәт итә – Хәмзә Хәлиловичның уллары авыл хуҗалыгы уку йортларын тәмамлаганнар. Теләсә нинди техникада эшли алалар, һәр эшне үзләре башкара белә.

Хәмзә Халилович җыр-моңга оста икән, ә гармунда җырлаган чакта, дипломлы артистларың якта торсын. Фермер хуҗалыгына киңәш-ярдәм сорап килүчеләр дә байтак. Минем алдымда гына Түбән Новгородтан, Сарансктан, Чувашиядән вәкилләр килеп аралашып киттеләр, ә кәрәзле телефон бер туктамады.

Хуҗалык җәмгый эшләрдә дә читтә калмый, авылны газлаштыру вакытында Хәмзә Хәлилович үз урамнарына арзангарак торбалар табыштырган һәм эшне җитәкләшкән. Яңа трансформатор алып урамнарны яктырткан. Авылның 550 еллыгына багышланган сабантуй батырына аның аты бүләк ителде. Мохтаҗларга, Кормыш, Столбище балалар йортларына, хастаханәләргә булыша.

Менә шулай, эш белән, эштән ләззәт алып һәм файда күреп, матур гына яши фермер Хәмзә Камалетдинов.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.