Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Югалту
19.05.2009

Югалту

 

Сергач шәһәре юкка гына мишәрләр башкаласы дип әйтелми күрәсең, вокзалында әйтерсең базар. Ә «Сергач-Мәскәү» поездын трамвай урынына куллана инде безнең халык. Кайсы вагонның тәгәрмәчләре тавышсыз, кайсында мәрхәмәтле проводник булганы да күпләренә билгеле. Әнә 15 номерлы вагонның төбендә халык күбрәк җыелган, димәк, тавышсыз вагоннарның берсе бу дигән сүз. Күрше авылның димчесе Миләүшә юкка гына шул вагонга билет алмагандыр. Вагон ишеге ачылуга ул беренче булып проводникка билетларын сузды, апагыздан узып керергә юк дигәндәй, вагон болдырыннан җәһәт кенә менеп тә китте. Купега кергәч тә каршында утырган юлчыларны көлдереп алды. «Мәскәүгә юбилейга барам, Афзал абыегыз сыер сава калды. Ачтым картны: кемгә мәҗлескә барырга, кемгә сыер саварга дип шобага тоттык. Ике кулым да буш икәнне аңламады. Мин әйтәм: «Афзал, акча кайсы учымда икәнне белсәң, син барасың, белмәсәң сыер савасың! Барырга бик кирәктән алдадым инде. Менә энемне дә алып барам. Өйләндереп булмасмы икән, картая, авылда кыз калмады. Кызларыбыз мәктәпне бетерәләр дә, уңны-сулны аермыйча, Мәскәүгә таялар».

Тагын бераз сөйләнгәннән соң Миләүшә әби тынып калды һәм купеның сигезенче урынына килеп утырган ир кешене күзәтә башлады. Бер төенсез, кулларын кесәсенә тыккан бу адәм әбидә шик тудырды күрәсең. Җитмәсә тагын, вагонга яңа кергән берәү бу төенсез адәмгә сүз кушып: « Ни хәл, авылдаш? Тагын очраштык бит, теге вакыт эшең уңдымы соң? – дип сорап узды. Миләүшә әбинең төсе китте. Болар икәү, тегесенең дә кулында берни юк, ә үзләре Мәскәүгә бара…

Шикле уйларын җиңәргә тырышып, Миләүшә әби юлдашыннан хәлен сораша башлады. Сораша торгач, бу ир ышанычлы кеше, хәтта бик ерак кардәше булып чыкты. Бераз тынычланып, әби тагын мәсхәр итә башлады. Туалеттан кайтып килгәндә күрше купе өстәлендә пешкән тавык күкәе күреп: «Җәмәгать, уйламагыз да, бүген йоклап булмаячак. Менә әйтте диярсез, күршеләр төне буе тавыкча кытаклап утырачак, чөнки закускалары күп, – диде. Аннан сумкасыннан пешкән тавык алып, – бу әтәч иде бездә, бирешеп калмабыз, әйдәгез, ашка җитешегез», – дип юлдашларын көлдерде.

Бераз вакыт әби купеда күренмәде. Аннан бик ашыгып килеп йокларга әзерләнгән энесенә: «Әхмәт, йокларга түгел, вагонның теге очында яр башы Исмаеның кызы Гөлүсә утырган. Ул бит кайчандыр сиңа гашыйк тотып йөрде. Кабат ачык авыз булып утырма, бәлки язмыштыр. Ходай язган булса, ни дә әйтмә», – диде.

Әби чакырып киткән булса кирәк, озак та үтми Гөлүсә үзе килеп буш урынга утырды. Аны күргәч Әхмәтнең башына суктылармыни: «Әй атай, танымаслык булып үзгәргән. Арабызда ун яшь булуга карамастан, ул бит мине яратып йөрде, ә мин чынлап та, апа әйтмешли, ачык авыз икәнмен», дигән уйларын бүлеп, ул Гөлүсәдән хәлләрен сораша башлады. Дөрестән дә, егерме дүрт яшьләр тирәсендә булган, шәһәрчә киенгән бу кыз, кинәт урамда очратсаң, танымаслык булып үзгәргән иде. Йокы вакыты җиткәч, Миләүшә әби, энесен чакырып: «Йоклама, сөйләш, үзе килде… Әле соң түгел», -дип кабыргасына төртте. Әхмәт чыраен сытып: «Чү, апа, яхшы итен, сөйләрлек түгел, сулыш алырлык та калдырмадың», – дип ыңгырашты.

Озакламый купеда йокламаучылардан Әхмәт белән Гөлүсә генә калды. Алар авыл һәм шәһәр хәлләреннән башлап, узганнарны искә ала-ала, үзләренең араларында булган мөнәсәбәтләрне ачыклауга керештеләр. Әхмәт үзен төтене дә чыкмаган учакка ошатса да, уңай сүзләр эзләде. Ә бит ул Гөлүсәнең мәхәббәтен кире кагып, күрше урыс авылы кызы Галяга йөрде. Гөлүсәгә кайтып ул чакта: «Галя белән төне буе йөреп була, йомшак урыннарын сыйпап җәеләсең. Теләсәм, бүгеннән өйләнмичә ир белән хатыннарча яшәүгә керешә алам», – дип мактанган иде. Янәсе, татар кызы тавыклар белән йокларга ята, тотынсаң, кулга суга, никах укытмыйча, янына җибәрми. Әй, яшь чак, тиле вакыт, тирән уйлап тормыйсың шул. Әхмәт Гөлүсәгә элеккеге ялгышуы өчен үкенгәнлеген әйтергә тырышты. Аларның сүзләрен кыскартуны таләп иткән кебек, вагонда утлар кабызылгач, Әхмәт ашыгып-ашыгып: «Гөлүсә, җаным, гафу ит. Әйдә, теләсәң кайда яшибез, бергә булыйк. Мине ялгыз калдырма…», дип ялварды. Гөлүсә күз яшьләрен сөртә-сөртә: «Әхмәт абый, мин сезне бала чагымнан ук яратып үстем. Авылда яшәгәндә һәр кичем сезне көтеп үтте. Сезнең һәр эшегез, шөгылегез мине сокландыра иде. Менә урыс кызы белән йөргәнегез дә сокландырган булган. Минем дә өйләнешергә вәгъдә кушкан кешем урыс кешесе, хәтта исеме дә Алексей. Сезне дә бит Галя шулай дип атый иде ахрысы?! – диде. Әхмәтнең өстенә салкын су сипкән кебек булды. Аны калтыравык алды күрәсең, хәтта тешләре шакылдавы ишетелгәндәй булды…

Мәскәүдә, вагоннан чыкканда,Әхмәт көч-хәл белән : «Гөлүсә, йөрәк маем, мин дә сине ярата идем. Әле дә яратам, гафу ит», – дигән булды. Аның сүзләрен перроннан: «Гуля, родная, с приездом! Я по тебе соскучился», – дигән сүзләр каплады.

Төне буе өметләнеп, керфек какмый күзәтеп яткан Миләүшә әби Әхмәткә ярсулы тавыш белән: «Әй, улым, тимерне кызуында сугалар шул. Гөлүсә бездән киткән инде. Әнә исеме дә Гуля инде. Әйдә, җебеп калма, татар кунагына барабыз ич, быел мин сине барыбер башлы-күзле итәчәкмен», – дип вокзал бинасына ашыктырды.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.