Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Нуримановлар
19.05.2009

Нуримановлар

 

Сафаҗай егете Рамил Нуриманов Төркиянең башкаласы Стамбулда үткән өченче Дөнья чемпионатыннан җиңеп кайткач, аның белән әңгәмәләшү өчен махсус очраштым.

 

Рамил белән әңгәмә алып барышында аның үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы, кечелеклеге һәм һәрнәрсәгә игътибарлы булуы аңар карата ихтирамны тагын да арттыра төште. Бер үк авылда яшәгәнгәдер инде, ул миңа һәр мизгелдә яшьтән үк аралашып яшәгән әтисе Хәйдәрне хәтерләтте. Хәйдәр Әнәс улы да бит үз вакытында күп сабантуйларда катнашып, тамашачы алкышларын җыя торган көрәшче иде. Ул Сафаҗайда 1953 елда Әнәс абый белән Майрә апаның ишле гаиләсендә икенче балалары булып дөньяга килә. Авылның урта мәктәбен, аннары Арзамас техникумын тәмамлый. Беренче мәртәбә көрәш мәйданына 17 яшендә чыгып, Красный Остров авылы сабан туенда өченче урынга лаек була.

Туганнары арасында Хәйдәр Әнәс улы аеруча нәтиҗәләр күрсәтте. 1976-елда Мочали сабантуенда батыр калды. Бозлауда ике, Мөтеравылда ике тапкыр сабантуй батыры исемен яулады. Мәскәүдә , 1979 елда, Измайловский парктагы сабантуйда беренче урынга лаек булды. Ул бу ярышны исенә төшереп: «Теземне авырттыргач, Мәскәүдә хастаханәдә дәвалана идем, паркта сабантуй булганны ишеткәч, түзәр хәлем калмады, тәрәзә аша чыгып качтым да, көрәш карарга паркка йөгердем. Анда тезем авыртканына да карамыйча, көрәшергә чыктым, соңгы парда Әхмәт Мөҗипов белән көрәшкән идек», – диде көрәшче. Аннары сөйләвен дәвам итеп: «Танылган көрәшчеләр: Мидихат, Рафек, Харис, Мәлик, Мөҗиповлар, Хәмзә, Рафаэль, Равил белән көрәшергә туры килде, безнең заманда бит призга одеколон гына бирсәләр дә, көрәшчеләр күп иде», – дип өстәде Хайдәр Әнәсович.

Хәйдәрнең хәрәмләшмичә көрәшүен һәм аның төп алымы булган «милчә канатын» күп кеше хәтерлидер. Бу алымны аның кебек чиста итеп башкаручы сабантуй мәрәләрендә әлегә күренгәне дә юк дияргә була. Кызганычка, Хәйдәр Әнәсовичка үзенең көчен һәм осталыгын тулысынча күрсәтергә насыйп булмады, ул сырхаулады һәм дәвалану юллары эзләп хастаханәләр буенда йөрергә мәҗбүр булды. Аның хезмәт биографиясе заготконтора белән бәйле, анда директор урынбасары булып эшләде. Чын егет мәйданда гына түгел, тормышта да көрәшче була шул. Хәйдәр Әнәсович бүген дә һәр көн эштә, үзенә генә түгел, тагын берничә кешегә тормышын алып барырга булышып яши. Таза-сау кешеләр дә эш таба алмыйча иза чиккәндә, бу күренеш үзе зур батырлык.

– Үзем авырап, көрәшүне ташларга туры килсә дә, улларым Рамил белән Рифат дәвам итәләр, балаларыбызның уңышларына хатыным Надирә белән сөенеп яшибез, – ди Хайдәр Әнәсович. Чын күңелдән сөенечләрен уртаклашасы килә, чөнки әти-әни булган кешеләр бу тойгының нәрсә икәнен белеп-тоеп яшиләр. Ә инде Дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән егетнең әтисе нәрсә әйткәнне көтеп торганы бу гаиләгә ихтирамны тагын да өсти төшә.

Кумиры итеп әтисен сайлаган егет әңгәмә барышында да сүзне гел әтисенә борды. Мәсәлән: «Әтием 10 яшеннән мине көрәшергә өйрәтә башлады, әле дә көчемә ышаныч, яшәвемә дәрт өсти бара», – ди Рамил әтисе турында.

Рамилның батыр исеме яулаган авыл сабантуйлары дистәнең өстенә, шунарга өстәп, Мәскәү сабантуйларында өч тапкыр, Уразавылда ике тапкыр, Рбишча сабантуенда 2000 елда батыр исеменә лаек булды. Иң бәяле бүләкләренең берсе – «ВАЗ-2105» автомобиле. Сүз уңаенда шуны әйтеп узасы килә, ул бу машинаны өйгә алып кайтуга, әтисенә бүләк итеп биргән иде.

1999 елда Мәскәүдә үткән IV Россия чемпионатында милли көрәш буенча ярышта Рамил беренче тапкыр Россия чемпионы исемен яулый.

2002 елда V Россия чемпионаты оештырыла. Рамил монда да сынатмый, икенче тапкыр Россия чемпионы! 2003 елның 20 сентябрендә үзенә һәм әтисенә, туган көннәре бүләге итеп, Рамил кабат Мәскәүдә оештырылган Россия чемпионатында батыр исемен яулый. Булачак Дөнья чемпионатына вәкилләр сайлап алу өчен Пермь шәһәрендә 2004 елның 17-19 сентябрендә чираттагы Россия чемпионаты оештырыла. Бу чемпионат турында Рамил: «Көрәш ике төрдән оештырылды, берсендә алымнарны аяк белән куллану бар, берсендә юк иде. Мин беренчесендә катнаштым. Беренче көндәшем Карачай егете иде. Аны ике минут үткәч, чиста ектым. Икенчегә Пермь шәһәpe спортчысы туры килде, аны «күкрәк аша» чиста егып хәрәмләшергә урын калдырмадым. Өченчегә Казаннан 165 килограммлык Илдар Әббәсов туры килде. Аның билен кысып «табан тарту» һөнәре белән аудара алдым, дияргә була. Аннары ике төрдә өстен калган көрәшчеләр өчен супер-финал оештырылды. Супер-финалда әлмәтле Ильяс Галимов белән көрәштек. Ильяс белән әлегә кадәр көрәшкәнем бар иде инде, тик бу юлы ахырга кадәр көрәшмәдек, ул травма алып, алышны туктаттылар. Бу ярышны оештыручылар булып Татарстан, Башкортстан республикалары, Пермь шәһәpe вәкилләре һәм сөлгеләр белән көрәш буенча Бөтенроссия Федерациясе президенты Риф Гайнанов һәм башкалар чыктылар. Беренче урын өчен 10 мең сум акча, медаль, кубок, дипломнар бирелде. Мин супер-финалда чемпион исемен яуладым. Кабат туган көннәребез туры килде, медаль дә ике булды, берсен финалда, икенчесен супер-финалда әтиемә багышлап яулаган идем. Бу ярышта милли көрәшебезне киләчәктә Олимпия уеннарына кертү турында сүз барды. Көрәшнең тарихы да искә алынды. Искитәрлек хәл – Багдад шәһәрендә табылган көрәшчеләр статуэткасы моннан 5 мең еллар элек эшләнгән икән, димәк, безнең милли көрәшебезнең тамыры тирән. Шуңа сөлгеләр белән көрәш Олимпия уеннарына кертелер дигән өмет урынсыз булмас кебек.

Пермьда чемпионаттан аерым, спонсорлар сабантуй оештырып бүләккә автомобиль куйдылар. Бу ярышта яхшылап катнашып булмады: якташларыбыздан чемпионатта Рафаэль Ибраһимов үз авырлыгында өстен булды, ә авылдашыбыз Рафаэль Атауллин үз авырлыгында өченче урынны алды», – диде Рамил, Пермьдә үткән ярышны искә алып.

2004-елның 17-декабрендә Төркиянең Стамбул шәһәрендә сөлгеләр белән көрәш буенча өченче Дөнья чемпионаты булып үтте. Рамил бу ярыш турында түбәндәгеләрне сөйләде: «Дөнья чемпионатына барыр алдыннан без Подольск шәһәренең спорт комплексында 10 көн буена ярышка әзерләнү программасын үттек. Тренерыбыз Наил Мәхмүтов безне төрле көрәш алымнары белән янәдән сынап карады, киңәшләр бирде, көтелмәгән күренешләргә әзерләргә тырышты. Төркиягә сөлгеләр белән көрәшнең Россия һәм халыкара федерациясе президенты Риф Гайнановның шәхси самолеты белен очтык. Стамбул шәһәрендә 5 йолдызлы «Хая рамадан» отеленең 26 катында яшәдек. Шуны әйтәсем килә, анда hәp нәрсә искитәрлек кыйммәт, мәсәлән, бер чашка чәй эчсәң дә биш доллар түләргә кирәк.

Риф әфәндегә күп чыгымнар тотарга туры килгәндер, безнең һәркайсыбызгада Мәскәүдә ук меңәр долларлык киемнәр бирелде, шуннан өстәлә барган чыгымнарны санасаң, милләтебезнең мондый кешеләренә баш иясе килә».

16 декабрьдә үлчәнүләрне үттек. Ярышта 41 ил вәкиле катнашачагы билгеле булды. Абсолют авырлыкта 26 көрәшче язылган иде. Миңа аларның 5се белән бил алышырга туры килде. Тренерым Харис абый Аюповның киңәшләре, ярдәме күп булды, рәхмәт үзенә. Беренче көндәшемнең кайсы илдән булганын әйтә алмыйм, игьтибар итеп өлгермәдем, чөнки көрәшергә тотынуга ук ектым.

Икенче көрәшче Канададан иде. Аны 30 секундта чиста алым белән җиңдем. өченчесе Үзбәкстан егете Кашшапов иде. Аның белән озак көрәштек, ул очколар белән 9:3 алып барганда, нибар көчемне «тез аша» күтәрү алымына туплап, үзен бик чиста ектым.

Дүртенче көндәшем Төркмәнстаннан булды, ул да очколар җыя башлады. 5:3 исәбенә җиткәч, аны «күкрәк аша» ташлап келәмгә кыстым.

Финалда Украина егете Михаил Кравченконы җиңүгә ирешеп, чемпион исемен яуладым. Россия командасыннан 90 килограммга кадәр авырлыкта Ринат Акбаев беренчене (Карачаево-Черкессия), 80 килограммга кадәр Азнаур Адажеев икенчене (Карачаево-Черкессия), якташыбыз Рафаэль Ибраһимов 73 килограммга кадәр авырлыкта өченче урынны яуладылар. Җитәкчеләребез Риф абый Гайнанов, федерациянең вице-президенты Харис абый Әюпов ярыш нәтиҗәләре белән канәгать калдылар дип уйлыйм», – диде Рамил Нуриманов.

Язманың соңында шуны әйтәсе килә: милли спортның киләчәген кайгыртып яшәүчеләр Р. Гайнанов, Х. Әюпов һәм тагын бик күпләр барыбызны да сөендерә, киләчәккә өмет өсти. Хәйдәр һәм аның улы Рамил кебек батырлар, һичшиксез, бу тойгыларга горурлык та өсти бара.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.