Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — «Таза Ярук» малае
19.05.2009

«Таза Ярук» малае

Илленче елларда сабантуй батырларына бүләккә одеколон, күлмәк, сәгать, я булмаса пар костюм бирелә иде. Нәкъ шул елларда, турысы 1959 елда, Уфа шәһәрендә оештырылган сабантуенда «Таза Ярук» малае Рафек Себер ягының нибар батырларын егып, бүләккә мотоцикл алганын ишеткәч, безнең як авылларда бала-чагаларның көрәш белән кызыксынуы тагын да арта төште.

Кем соң ул, якташларына горурлык, шатлык, яшь буынга өмет һәм дәрт өсти алган егет?

Гөрләгән Сабантуйларын, төбәгебезнең батыр егетләрен яңадан искә алып язар өчен легендар көрәшчеләре белән дан тоткан Петрякска юл тоттым.

Юлым баштан ук уңышлы булды. Рафек Ярулла улын ике авыл арасында очраттым. Ул Сафаҗай базарына килгән булган, кайтып бара иде. Бу озын буйлы, киң җилкәле, олы яшьтә булса да төз гәүдәле кешене озактан белсәм дә, якыннан сөйләшергә туры килгәне юк иде.

Дөрестән дә көчле кешеләр мәрхәмәтле, сабыр һәм кечелекле була икән. Рафек абый да әнгәмә барышында нәкъ шул яктан ачыкланды. Сафаҗай белән Петрякс арасын узганда ул бабасын һәм әтисен искә алып сөйләде:

«Бабабыз Сөләймән исемле иде. Ул буйга бик зур һәм көчле булган. Аның турында, атны да астына кереп күтәрә алган, ялгыз егып аякларын бәйләгән, дагалар сындыра торган булган, дип сөйлиләр иде.

Әтиебезнең исеме Ярулла, 1900 елда туган. Халык телендә ул «Таза Ярук» кушаматын да йөртте. Дөрестән дә, бик көчле адәм иде. Талызино базарында йөргәндә танылган көрәшче Иван Заикин белән танышып дуслашып китә. Ул вакытта әтигә 18 яшь булган. Алар Заикин белән Идел буе пристаньнәрендә йөк төяүче булып эшләп йөриләр. Циркларга кереп көрәшә дә башлыйлар Шулай цирк җитәкчеләре күзенә чалына башлагач, аларны көрәшчеләр белән ярышу һәм авырлыклар белән тамаша кылу өчен алалар. Иван Заикин, Иван Поддубный белән дә бил алыша. Алар бергәләшеп Франциядә оештырылган дөнья чемпионатында да катнашалар. Әти узганнарны искә алып: «Россиянең барлык циркларында да көрәшергә туры килде. Ектым да, акча өчен егылырга да туры килгәләде», – дип сөйли иде.

Ярулла абыйның яшь вакытларын Рафек үз күзе белән күрмәгән, чөнки ул туганда әтисенә инде 38 яшь булган. Ләкин күреп хәтерендә сакланганнары да аз түгел. Яруллада искитәрлек көч булган. «1960 елда әти Петрякс сабантуе мәрәсенә чыгып дага сындырып күрсәткән иде, – ди Рафек абзый. Анда булган халыкның әле дә исендәдер».

Яшьтән үк әти безне көрәшергә өйрәтә башлады. Һөнәрләр өчен аның янына танылган якташларыбыз Әхәт Хаджин, Риза Дианов, Вәлит Сөләймәнов, Мидихат Хөснетдинов һәм башкалар йөреде. Әле дә алар күз алдымда. Йортыбыз су буенда иде. Каршысында чирәм. Шунда җыелып әтидән һөнәрләр өйрәнәбез, үзара көрәшәбез. Әти безне цирк програмамасы буенча сабантуйларга әзерли. Бер сәгать күнегүләр ясыйбыз. Тәнәфестә: «Су коенырга, инешкә!», – дигән әмерләре әле дә колагымда яңгырый».

Рафек абыйны тыңлаганда Ярук абзыйны ничек кенә күз алдыма китерергә тырышсам да, булмады. Ә бит халык хәтеренә «Таза Ярук» дип кереп калган пәһлеван турында риваятьләрне яшьтән тыңлап үстем…

1950-70-нче елларда Петрякста бик зур базар булган. Ярулла абзый базарга утын алырга килә. Сатулашканда сатучыга: «Утының бу хакны тормый, чанага аз төяпсең», – ди. Ә теге: «Син бер кискәсен күтәреп кара, аннан белерсең», – ди. Янәшәдә булган кешеләр утын сатучыга: «Ул кискәне генә түгел, атыңны да күтәреп алып китә ала», – дип көлешәләр. Шуннан сатучы кызып китә: «Әгәр утын төягән чанамны әнә шул тау түбәсенә мендерә алсаң, чанам да, утын да синеке», – дигән чуаш мужигы.

Ярулла абзый сабыр, ләкин тәвәккәл кеше булды, күрәсең. Туарып тормыйча чуаш алашасы астына кергән дә, күтәреп чанасы белән тау башына мендергән. Чуаш мужигы хәйран калып: «Ал, пәһлеван, алашамны да, утынны да. Гомер итеп мондый көчле кеше күргәнем юк иде!» дигән.

Шундый риваятьләрнең берсен Рафек Ярулловичтан сөйләтәсем килде. «Халык сөйләве буенча әтиегез Сезне пает башына бәргән булган. Дөресме бу хәл?» – дигәч, ул «Әй, булды инде ул хәл», – дип сөйли башлады: «Мин армиядән кайткач аракы эчеп багарга ниятләдем. Ул көнгә кадәр авызыма аракы кабып караганым юк иде. Бер кечкенә шешәне сатып алдым. Шуны бакчада эчеп утырганда әти килеп чыкты да: «Ялгыз алкашлар гына эчеп утыра», – дип шешәне тартып алды да, аракыны түкте. Бакчадан төрткәләп чыгарганда мин бераз каршы тордым булса кирәк. Әти әйләндереп алып җиргә салды да, аякларымнан тотып янәшәдәге салам япкан пает башына ыргытты. Мин ул чакта өч ел армиядә булып, ике төр көрәш буенча спорт мастеры исемен яулаган көрәшче, җитмәсә, сабантуй батыры да идем инде. Әтигә каршы торсам да, пает башына килеп төшкәнемне сизми дә калдым. Әтигә бу вакытта 63 яшь иде инде. Ләкин бик көчле иде. Мин аның кулларын беркайчан да алдыра алмадым», – ди Рафек абзый.

Ярулла абый белән Алия апа тугыз бала үстергәннәр. Бүгенге көндә дүртесе исән әле. Ярулла абзый олы яшькә җиткәч өлкә спорт комитетыннан пенсия алып торган, димәк, ул зур спортка дәүләт тарафыннан онытылмаслык өлеш кертә алган!

Ярулла абзыйның балалары барысы да буйга зур һәм көчле булсалар да, арада Рафек кына көрәш белән чынлап мавыга алган. 16 яшеннән сабантуйларда көрәшә башлаган. 1956 нчы елда Петрякс сабантуенда беренче мәртәбә батыр калган. Бу бәхетле мизгелләрне искә төшереп ул:

– Элекке елларда үлчәү белән көрәшү юк иде.Мәрәгә кергәч егылганчы көрәшә идек. Ничә көрәшчене екканмындыр ул көнне, анысы инде исемдә юк. 18 яшемдә беренче тапкыр батыр калдым, бүләккә патефон биргәннәр иде, шул хәтеремдә.

1957 елда 19 көрәшчене егып өстә калдым. Монда иң зур бүләк самовар иде. «Победителю сабантуя 1957 года» дип чокып язылган самовар-истәлек әле дә саклана.

1958 елда Свердловск шәһәрендә яшәүче дусларым Хәлил белән Бари Аллямовлар, Кадыровлар, Хафизовлар шәһәр сабантуена чакырып киттеләр. Әтиемнең Россия циркларында көрәшеп йөрү «чире» миңа да йоккандыр, күрәсең, шул елдан башлап төрле шәһәрләрдә, республикаларда оештырылган сабантуйларда көрәш ярышларында катнашырга туры килде. Унсигез ел көрәшеп йөрдем. Җиңдем дә, имгәндем дә, мине җиңүчеләр дә булды, тик беркайчан да хәрәмләшмәдем!», – ди көрәшче-ветеран.

Свердловск шәһәрендә меңләгән якташларыбыз яши. Озак еллар шул шәһәрдә яшәгән, бүген Сафаҗай авылында үз хуҗалыгы белән көн күрүче Таһир абый Кадыров ул елларда гөрләгән сабантуйларын искә төшереп: «Свердловск шәһәрендә һәр елны сабантуй уздырдык. Ул елларда бәйрәмебез Маяковский ис. шәһәр ял паркында уза иде. Без дә сабантуйда актив катнаштык. Мин гер күтәрдем, дустым Мөнир Хафизов көрәшә иде. Петрякста яшәүче яшь пәһлеван турында ишетеп, аны сабантуйга чакырдык. Бу хәл 1958 елда булды. Көрәштә катнашырга теләүчеләр, авырлыкларына карамыйча, исемлеккә теркәлгән тәртиптә чакырылып көрәшә иде. Берничә ел сабантуй батыры булып калган УПИ студенты Салават, фамилиясе исемдә юк инде һәм Рафек Сөләйманов соңгы парда гына очраштылар. Безнең якташлар мәрәнең бер ягында, Салаватның якташлары икенче ягында тын калып егетләрнең көрәшкәнен күзәтә башладык. Рафегыбыз Салаватны күтәреп алды да, тез аша борып чирәмгә күтәреп бәрде. Мәрә «ах» итте, ә без бу җиңүне «Ур-ра» кычкырып, алкышлар белән хупладык.

Хәрәмләргә эш калмады, Салават Рафекка кул биреп мәрәдән чыгып китте. Шул елны Рафекка бүләккә спорт велосипеды биргәннәр иде.

Икенче елны Рафекка соңгы парда капитан чинындагы спорт остасы белән көрәшергә туры килгән иде. Рафек аны да бик чиста екты. Хәрби көрәшче судьялар янына барып: «Мине болай ега алган кеше юк иде, чиста екты! Зинһар, тагын бер көрәшергә рөхсәт итегез», – дип үтенде. Судьялар Рафекка күрсәтеп: «Ул риза булса, без каршы түгел», – диештеләр. Егетләр кабат билләренә сөлге салыштылар. Озак та үтми, капитан тагын сырты белән чирәмгә килеп төште. Тик бу юлы аңа аяк өстенә басарга Рафек булышты.

Бу сабантуйда Рафек 18 егетне сыртка салган иде инде.

Шатлыклы хәбәр бит тиз тарала, сабантуйларыбызга Төмән, Чиләбе, Уфа, Омск, Томск һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдән сабантуйлар чемпионнары килә башлады. Тик безнең якташыбыз барысын да ега барды. Мәрәдән чыкканда алар: «Тимердәндер бу мишәр», – дип сөйләнәләр иде. «Шул җиңүләрдән соң Рафекны сабантуйлар уздырылган башка союздаш республикаларга чакыра башладылар», – дип сөйләде.

Свердловск шәһәрендә озак еллар яшәгән Зәйнәп Сөннәтулловна да ул елларны яхшы хәтерли. «Свердловск шәһәренә килеп батыр калган көннән бирле Рафек шәһәр сабантуен безнеке итте. Ул безнең Сергач-Нижгар мишәрләрен Уралда, Себердә, Урта Азиядә яшәгән милләттәшләребезгә, казахларга, башкортларга һәм тагын башка бик күпләргә танытты..

«Мишәр егетен» күрергә бик күпләр сабантуйга йөри башладылар. Хатыны Рауза белән Рафек сабантуйларның бизәгенә әйләнделәр. Рауза Шакирова бик матур җырлый иде. Чыгышы белән Краснай авылыннан булганга, шәһәрдә яшәүче төрле авыллардан булган якташларыбызның дуслыгы күзгә күренеп артты. Рафеклар Югары Исеть заводы районында яшиләр иде, аларның торагы якташларның очрашу урынына әйләнде.

Сабантуебызга танылган артистлар Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов, Зифа Басырова, Фәридә Кудашева, Нәфисә Василова килеп концерт куялар иде. Биш сеңел Нәҗметдиновалар нәфис гимнастика күренешләре белән чыгыш ясыйлар. Шәһәр бәйрәменең авылдагысыннан бер аермасы бар иде: Свердловск сабантуенда гөрләп торган самовар кайнатып, татар-башкорт халык ашлары куелган бәйрәм өстәлләрен бушлай корып, кунак сыйлап бәйрәм итәләр иде.

Гадәттә, сабантуйларыбызның асыл затлары булып Рафек белән Рауза саналдылар. Рафек мәрәгә чыгуга чәй эчүче дә, җыр тыңлаучы да «мишәр егетен» карарга йөгерде. «Аполлон»ны хәтерләткән якташыбыз, чынлап та, татарның горурлыгы булып торды. Ә хатыны Рауза җырлаган туган яклар, басу-кырлар, болынннар, чишмә-су буйлары күз алдына килеп, күңелләрне рәхәт бишегенә сала иде», – дип сөйли иде Зәйнәп ханым.

Рафек Яруллович Урал якларында яшәгән елларында Свердловск, Уфа, Алма-Ата, Түбән Тагил, Чиләбе шәһәрләрендә рәт еллар буе сабантуй батыры булып кала.

«Мине сабантуйларда таный, курка башладылар. Көрәшергә теләүчеләр булмагач, судьялар чыгып торуымны үтенәләр иде», – ди Рафек абзый. Тик көрәшергә яраткан кешегә ничек түзеп торырга?! Төрлечә киенеп тә кереп карадым. Мәсәлән, Түбән Тагил шәһәрендә алтыны еккач кына таныдылар. Иң зур приз – «Иж-Юпитер» мотоциклын Уфа сабантуеннан алып кайттым. Анда 5 ел рәттән батыр калган Әхмәтбаев фамилияле спорт остасы белән соңгы парда көрәштек, аны күкрәк аша бәргәндә кабыргаларым җәрәхәтләнде, монысы инде шифаханәгә баргач кына билгеле булды».

Солдат елларын да искә алды Рафек Яруллович. Армиягә алынгач спорт ротасына юллыйлар аны. «Беренче көннән үк ирекле көрәш буенча ярышларда катнаша башладым. Өч ел эчендә көрәшнең ике төре буенча спорт мастеры нормасын үтәдем. Классик көрәшне үзләштерүем соңыннан аяк чалу кулланылмаган сабантуйларда «үз» булырга ярдәм итте. Мәсәлән, Алма-Атадагы сабантуйда аяк чалган өчен берничә көрәшчегә көрәшергә рөхсәт итмәделәр. Ә миңа күбесе казах спортчылары белән көрәшергә туры килде. Кайнар холыклы булгангадыр инде, казах егетләре бик тиз арый иделәр иде. Алма-Атада мин ике ел рәттән батыр калдым. Беренче елны бүләккә дигән нәрсәне күргәч шаккаттым. Миннән көләләр дип тә уйлап алдым. Дөрестән дә, кучкар диярлеге юк иде: мөгезсез, койрыгы төбенә капчык асылган… Ул казахларның иң яраткан курдюклы сарыклар токымыннан мөгезсез кучкар булып чыкты. Сабантуйдан соң көрәшчеләр белән җыелышып шашлык кыздырганда исем киткәнне сөйләдем булса кирәк, икенче елга батырга зур мөгезле кучкар әзерләгәннәр иде», – дип көлеп алды көрәшче.

Рафек абыйның сөйләгәннәрен исбатлаган документлар арасында ике таныклык аңа аеруча кадерле икән. Шуларның берсе – хәрби хезмәттә языла барган спорт мастеры зачет дәфтәре. Мәсәлән, классик һәм ирекле көрәш буенча ил күләмендә ярышларда ул 12 мәртәбә катнашкан. Турнирлар күбесе Мәскәү шәһәрендә үткән. Бу таныклыктан гел призлы урыннар яулаганы күренә. Хәрби хезмәтен Чукот ярымутравында узган.

Танылган сабантуйлар батыры туган җирендә Петрякс, Краснай, Ыргу, Сафаҗай һәм башка авыл сабантуйларында да күп тапкырлар өстен калган. Тик Уразавыл сабантуенда көрәшә алмаган, судьялар ни сәбәпледер мәрәгә керергә бирмәгәннәр. «Бер елны Мочали сабантуенда да көрәшне алып баручы яшьтәшем Ринат Җамалетдинов: «Мондагы көрәшчеләр арасында сиңа тиңнәр юк», – дип, мине тыеп калган иде. Турысын әйткәндә, минем көрәшкә кермәвемне үтенә башладылар. Әллә куркыталармы? Үсеп утырган агачны суырып алырдай көчем булса да, мин бит егып кемне дә имгәтмәдем», – дип пәһлеван уфтанып та алды.

Рафек Яруллович бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Матур җәйләрне Петрякста уздыра. Аның белән очрашуым кайгылы көннәргә туры килде, күптән түгел тормыш иптәше Хәйрия Якубовнаны җирләгән икән. «Хәйрия белән 1967 елда өйләнештек. Ул тумышы белә Ыргудан. Ике кыз үстердек, Наилә белән Надия Мәскәүдә яшиләр. Ике оныгым бар инде», – дип сөйләп алды Рафек абзый. Аның язмышында Хәйрия апа икенче хатыны. Рауза Шакирова белән озак яшәмәгән. Балалары да булмаган. Кайчандыр җыр-моңы белән якташларын иркәләгән хатын бүген Чикагода яши икән.

Рафек Яруллович озак еллар Киев вокзалында йөк ташучы, аннары «Селезневский» мунчасында массажист булып эшләгән. Ул массаж ясаган кешеләр сәламәтлекләре артуны сизеп, аңар өзлексез йөри башлыйлар. «Мин ихласымнан кешеләргә булышырга тырыша идем. Без спортчылар бит, төрлечә массаж ясарга өйрәнгән идек. Мәскәүнең медицина институты профессоры бик озак миңа массажга йөрде, умырткасы авыртулы булган икән. Ул беренче булып: «Рафек дус, бу эшеңне ташлама, Аллаһ Тәгалә сиңа дәвалый алырдай һөнәр биргән», – дигән иде. Аллаһыга мең шөкер, дәва эзләп килгән кешегә булышырга тырышам. Ярдәмем өчен кемнән дә акча сораган юк», – ди мәрхәмәт иясе Рафек абый.

Дөрестән дә, мәрхәмәт иясе, башкача әйтергә сүз табалмыйм. Аның өйләренең ишеге һәрчак ачык. Бакчаларында үстергән җимешләрен, яшелчәләрен күршеләренә өләшә. Янында йорт-җирсез Ринат исемле авылдашы яши. «Мәскәүгә киткәндә бер өемне аңа калдырырмын инде, җәл бит, кая барырлыгы да юк», – ди Рафек абый кырык яшьләр тирәсендәге бу кеше турында.

Әңгәмәбезнең азагында тагын спорт, көрәш темасына кайттык. «Рафек абый, нәселегездә пәһлеваннар синең белән бетмәсме?» – дидем. Ул тагы да ачыла төшеп: «Юк, ике оныгым бар бит. Дамирым төрле якка оста, теннис, музыка һәм рәсем белән шөгыльләнә. Ә Ринат безнең тамырдан, нәселне искә алып сөйләтерлек ир-егет булып чыгарга тиеш. Аллаһ Тәгалә теләсә, бик өметле алмаш үсә!» – диде горурланып.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.