Татар укучысына тагын бер җыентык, Сафаҗай авылында туып-үсеп, шунда хезмәт итеп яшәгән милләттәшебез Әнвәр Камалетдиновның җимешләреннән торган шигъри-прозаик бәйләм тәкъдим итәбез. Бу җыентык Милли-мәдәни мөхтәрият тарафыннан чыгарылган булганга, мин бу оешманың рәисе буларак, бу китапчыкка кагылышлы фикерләремне язып, укучы белән уртаклашырга кирәктер дип таптым.
Нәрсә соң ул шигърият? Минемчә, шигърият адәм баласының йөрәгендә яшеренгән иң тирән хис-серләрне үзеңә рухи яктан якын булган кешеләр белән уртаклашудыр ул. Чөнки матур, мәгънәле шигырь күңелдә соклану, кызыксыну тудыра, күңелләрне нечкәртеп, йөрәккә ял бирә, эсселектән салкынга чумдыра, хыял диңгезендә йөздереп, мәхәббәт упкынына батыра.
Тырышып укып, шигъри юллар ничек язылырга тиеш икәнне өйрәнеп, шигырь кебек нинди дә булса такмак әвәләргә була, тик ул әйткәнемчә, яндырмый да, көйдерми дә.
Рәссамнар өчен киңлек һәм пропорциясен «үтәли күрү» ничек мөһим булса, шагыйрь өчен Сүзнең куәтен, матурлыгын, гүзәллеген, мәгънәви егәрлеген бөтен барлыгың белән тоя алу иң кирәкле зарурлыктыр.
Бу китапның авторы Сафаҗай авылыннан. Бөтен Ислам дөньясына билгеле булган атаклы галимнәр Хөсәен Фәизхановны, Габделгалләм Фәизхановны, дин әһелләре Хәбибулла ишан һәм Мөхиссиннә хәзрәтне һәм башка күренекле шәхесләрне дөньяга биргән мәшһүр, еракларга тәкъвалыгы, зәвыгы һәм эшмәкәрлеге белән билгеле булган авыл бу Сафаҗай. Кайсы вакытта уйланып та куям, бәлки бу авылның сулары шифалы, һавасы сихерле, җирләре тылсымлыдыр?! Минем фикерем буенча, бу җир Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте яуган җирдер. Бәлки шуның өчен дә бу китапның авторының таланты мул. Ул шагыйрь дә, прозаик та, җәмәгать эшлеклесе дә.
Шундый күпкырлы сәләтнең нәтиҗәле җимешләре инде бу китап. Әлбәттә, әдәбият һәм шигърият яратучы милләттәшләребез бу җыентыкка тиешле бәясен бирерләр. Һәм бу китап татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын табар дип ышанасы килә.
Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе
Гаяз Салих улы Закиров