Ибраһим Хәлфин – татар грамматикасына нигез салучы галим

А. Шакурова

Тезис

Татар тел гыйлеме һәм мәдәнияте тарихында Хәлфиннәр нәселе күренекле урын тота. Ибраһим Хәлфин 1778 нче елда Казанның Иске-Татар бистәсендә Сәгыйть бабасының агач йортында, бабасы татар әлифбасы өстендә эшен тәмамлап килгәндә, дөньяга килә. Казанда Ибраһим мөселманча төпле белем ала.Мәскәү университетын бетерү белән Хәлфин 1800 нче елдан, әтисе һәм бабасы эшен дәвам иттереп, Казанның беренче ирләр гимназиясендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Ә вакытлар үтү белән, гимназиядә Азия типографиясе оешкач, аның цензоры да булып китә. 1804 нче елда Казанда университет ачылгач, анда да татар теле укыта.  Кайбер мәгълүматларга караганда, ул бик шук, шаян, җиңел һәм шул ук вакытта бик җаваплы кеше була. 1812 елда университетның Шәрык телләре кафедрасына күчерелә. 1823 елда татарлардан беренче булып “адъюнкт-профессор”(профессор ярдәмчесе) гыйльми дәрәҗәсенә ирешә, профессор вазифасын үти. 1828 елда төрки телләр һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе итеп билгеләнә.

Ибраһим Хәлфин үзенең бөтен гомерен, белемен туган халкының тарихын өйрәнүгә багышлый. Бу эшчәнлек, беренче чиратта, Казан гимназиясе каршында ачылган басмаханәгә бәйле. 1802 елдан алып 1828 елга кадәр И. Хәлфин аның цензоры булып эшли. Гимназиядә һәм университетта укыту белән бергә, Ибраһим Хәлфин типографияне татар халкының борынгы әдәби, тарихи ядкәрьләрен саклап калу өчен файдалана. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә кыйммәтле тарихи ядкәрьләр Көнбатыш Европа галимнәренә дә билгеле булган.Ибраһим Хәлфиннең фәнни һәм гыйльми эшчәнлеге, чит ил галимнәре белән элемтәсе. Бу яктан Ибраһим Исхак улы Хәлфин эшчәнлегенә аерым игътибар итмичә мөмкин түгел. А.Казембек, И. Березин, П. Пашино һәм башка галимнәр аның хезмәтләренә еш таяналар. И. Хәлфин фәнни әйләнешкә керткән мәгълүматлар, Австриянең Көнчыгышны өйрәнүче тарихчы галиме Йозеф Гаммер хезмәтләре аша, К. Маркс белән Ф. Энгельска да билгеле була. Казан галиме, иске төрки кабилә диалектларын өйрәнүче Әбрар Кәримуллин Ленинградта Пушкин йортында бик кызыклы фактка тап була. Ибраһим исеме Россия һәм Европа илләрендә генә түгел, ә Америкада да билгеле булган, 1861 елның 8 июлендә Америка врачы, галиме Отто Рериг, Казанга хат язып, И. Хәлфиннән Сиу-Сиу индеецлары теленең татар теле белән уртаклыгы мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирүен үтенә, һәм үзенең татар телен бик күптәннән кызыксынып өйрәнүен дә искәртә.

Галим буларак, И. Хәлфиннең татар тел белемен үстерүдәге хезмәтләреннән берсе – Татар теленең грамматикасы. Урыс телендә Казанда 1809 нчы  елда басылган “Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения...” китабы татар телен фәнни өйрәнү юнәлешендә мөһим адым иде. Анда татар әдәби теленең XVII-XVIII гасырлардагы төп нормалары чагыла, үзенең тулылыгы белән аңа кадәр чыккан грамматикалардан аерылып тора. Ул 1804 нче елда ук төгәлләнгән булса да, аның басылып чыгуын шактый көтәргә туры килә. Грамматикада терминология татар, гарәп телләрендәге сүзләргә нигезләнгән.

И.Хәлфин халыкта медицина белеме булдыру, фәнни төшенчәләр тудыру өчен мөһим китаплар тәрҗемә итә. Ф. Волковның “О привитии коровьей оспы” дигән китабы аның тәрҗемәсендә 1803 елда Петербургта басыла, 1812 елда Казанда икенче тапкыр дөнья күрә. “Наставление, как распознать истинную смерть от мнимой” дигән китап та И. Хәлфин тәрҗемәсендә (“Тәгълимнамә” исеме белән) 1813 һәм 1820 елларда басылып чыга. Мәгърифәтче-галим И.И.Хәлфиннең куйган хезмәте татар халкы тарихында гына түгел,  дөнья-күләм әһәмияткә ия. И. Хәлфин, ана телен һәм тарихны өйрәнүгә чакырып, күп мәртәбә матбугат аша халыкка мөрәҗәгать итә. Балаларны Казан һәм Әстерхан гимназияләре һәм халык училищелары кебек уку йортларына җибәрергә өнди. Университет һәм гимназия җыелышларына, концертларына халыкны да якынайтырга омтыла. Ул туган халкы культурасын үстерү чаралары турында күп уйлана һәм 1819 елда “Любопытные соображения И. Халфина к просвещению татар”дигән план-проект төзеп университет советына кертә. Татар халкының атаклы галимнәре арасында иң абруйлы урынны И. И. Хәлфин алып тора дигән фикергә берәү дә каршы килмәс. Татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә нигез салган Хәлфиннәрнең исемнәре, татар халкының горурлыгы булып, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Хәлфиннәр нәселенең халкыбызга кыйлган мәрхәмәтле эшләре турында яңа табышлар да булыр, яңа хезмәтләр дөнья күрер әле.

Хәлфиннәр нәселе турында

Татар тел гыйлеме һәм мәдәнияте тарихында Хәлфиннәр нәселе күренекле урын тота. Аларның иң өлкәне Сәгыйть Хәлфин (1732–1785) Казан гимназиясенең татар теле укытучысы була. Россия тарихында беренче тапкыр русча-татарча ике томлы сүзлек һәм татар теле грамматикасын төзүче, “Татар әлифбасы” авторы буларак билгеле ул. Аның эшен улы Исхак Хәлфин дәвам итә. Ә Исхакның улы Ибраһим Хәлфин (1778–1829) заманында дөнья-күләм танылган галим була. Ибраһим Хәлфин 1778 нче елда Казанның Иске-Татар бистәсендә Сәгыйть бабасының агач йортында, бабасы татар әлифбасы өстендә эшен тәмамлап килгәндә, дөньяга килә. Казанда Ибраһим мөселманча төпле белем ала.

Мәскәү университетын бетерү белән Хәлфин 1800 нче елдан, әтисе һәм бабасы эшен дәвам иттереп, Казанның беренче ирләр гимназиясендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Ә вакытлар үтү белән, гимназиядә Азия типографиясе оешкач, аның цензоры да булып китә. Аның катнашы нәтиҗәсендә типографиянең беренче 8 ел эшәнчелеге дәверендә, “Аттагаджи”, “Гәфтиек” һәм тагын 24 төрле мөселман китабы дөнья күрә. Беренче өч ел эчендә генә татар һәм гарәп телләрендә 31 мең данә китап бастырыла. Ә иң уңышлы һәм рекордлы ел дип, 1806 нчы ел санала, бу елда 27 мең данә дөнья күрә (Коръән китаплары, әлифбалар, грамматикалар...). Күп кенә чит ил әгъзалары да, бу китапларны күргәндә, Россиядә мөселман халкына нинди киңлекләр ачылганына таң кала торган булганнар. Бу вакытта аңа бары 22 яшь кенә була. 1804 нче елда Казанда университет ачылгач, анда да татар теле укыта.  Кайбер мәгълүматларга караганда, ул бик шук, шаян, җиңел һәм шул ук вакытта бик җаваплы кеше була. 1812 елда университетның Шәрык телләре кафедрасына күчерелә. 1823 елда татарлардан беренче булып “адъюнкт-профессор” (профессор ярдәмчесе) гыйльми дәрәҗәсенә ирешә, профессор вазифасын үти. 1828 елда төрки телләр һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе итеп билгеләнә.

Ибраһим Хәлфин үзенең бөтен гомерен, белемен туган халкының тарихын өйрәнүгә багышлый. Бу эшчәнлек, беренче чиратта, Казан гимназиясе каршында ачылган басмаханәгә бәйле. 1802 елдан алып 1828 елга кадәр И. Хәлфин аның цензоры булып эшли. Гимназиядә һәм университетта укыту белән бергә, Ибраһим Хәлфин типографияне татар халкының борынгы әдәби, тарихи ядкәрьләрен саклап калу өчен файдалана. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә кыйммәтле тарихи ядкәрьләр Көнбатыш Европа галимнәренә дә билгеле булган.

Ибраһим Хәлфин татар халкының мәгарифен үстерүгә дә игътибар бирә. Татар теленең фәнни терминологиясен булдыру буенча зур эш башкара. Моннан тыш, ул – университет китапханәсенә төрки-татар, гарәп һәм фарсы кулъязмаларын туплау эшен башлап җибәргән тынгысыз галим дә.

И. Хәлфин вафатына бер ел кала аның тормышында аеруча мөһим бер вакыйга була: аның улы Шаһингәрәй Хәлфин Казан дәүләт университетына укырга керә һәм анда иң беренче татар-мөселман студенты була. Университетны тәмамлау белән аны гимназиягә татар теле лекторы буларак чакыралар. Хәлфиннәр нәселендә Шаһингәрәй дүртенче буын педагогы булып урын ала.

Шулай итеп, Хәлфиннәр династиясе татар мәгърифәтчелеге тарихында тирән эз калдырган.

Хәлфиннәр арасында сәүдә белән шөгыльләнүчеләр  дә булган. Йосыф Хәлфин дигән кешенең Казанда сабын кайнату заводы эшләгән. Бертуган Хәлфиннәр 1902 елда Минзәлә шәһәрендә эре сәүдә йорты ачып җибәргәннәр.

Хәлфиннәрнең бер утары Татарстанның хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында булган. Бу тармак Садыйктан башлана. Аның алты улы һәм алты кызы була. Садыйкның улы Шакир ике мәчет төзеткән. Хәлфиннәр утарында татарча спектакльләр куелган.

Бу зур нәселнең хәзерге буыннары да Урта Азиядә, Себердә, Уфада, Санкт-Петербургта фән, мәгариф өлкәсендә эшлиләр.

Ибраһим Хәлфиннең фәнни һәм гыйльми эшчәнлеге, чит ил галимнәре белән элемтәсе

Казан университетының Көнчыгыш бүлеге галимнәре Х. Д. Френ (1782–1851), А. К. Казембек (1802–1870), И. И. Хәлфин, И. Н. Березин (1818–1896), О. М. Ковалевски (1801–1878), М. Г. Мәхмүдовларның эшчәнлеге университетны бөтен дөньяга таныта. Казан университеты галимнәре гуманитар һәм табигать фәннәре буенча дәреслекләр язалар.  И. Хәлфин, мәсәлән, үзенең студенты П. Юнаков белән бергә, рус теленнән “Кыскача Россия тарихы һәм географиясе” дигән китапны һәм арифметика китабын татарчага тәрҗемә итә. Казан галимнәренең уңышлары белән Көнчыгышны өйрәнү үзәкләре – Берлин, Вена, Лондон, Парижда танышып баралар. Аларның хезмәтләре чит илдә дә басыла. Ул чорда Казан университеты Европаның 37 университеты белән элемтәдә тора, галимнәрнең фәнни хезмәтләрен алмаша.

Бу яктан Ибраһим Исхак улы Хәлфин эшчәнлегенә аерым игътибар итмичә мөмкин түгел. А. Казембек, И. Березин, П. Пашино һәм башка галимнәр аның хезмәтләренә еш таяналар. И. Хәлфин фәнни әйләнешкә керткән мәгълүматлар, Австриянең Көнчыгышны өйрәнүче тарихчы галиме Йозеф Гаммер хезмәтләре аша, К. Маркс белән Ф. Энгельска да билгеле була.

Франциянең тарихчы галиме, Гарәп Көнчыгышы белгече Густав Дюга, XII–XIX гасырларда Европада Көнчыгышны өйрәнү белеменең үсешен күзәтеп, Россия галимнәренең зур уңышларын әйтеп үтә, И. Хәлфин, И. Березин, А. Казембек, О. Ковалевский, В. Радлов хезмәтләрен аеруча югары бәяли. О. Ковалевский турында язганда аның укытучыларының берсе И. Хәлфин булуын да искәртә.

Чыннан да, О. Ковалевский, Я. Верниковский, А. Курбаковский кебек сөргендәге революцион поляклар белән И. Хәлфин якын мөнәсәбәттә тора. Революционер Ян Верниковский укытучылык эшенә хокук алу өчен имтихан тоткан вакытта И. Хәлфин теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итә. Шулардан О.Ковалевский – Көнчыгыш белән кызыксынучы А. Мицкевичның якын дусты – зур галим булып җитешә, русча-татарча сүзлек төзи, Казанның кыскача тарихы (аның поляк телендәге кулъязмасы Вилет университеты библиотекасында саклана) турында хезмәт бастыра (1835).

Г. Дюга, аерым бер җылылык белән, А. Казембек һәм И. Березинның оештыру һәм фән өлкәсендәге эшләрен бәяли. Россиянең “Көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә беренче классик китаплар бастыру даны” И. Хәлфин исеменә бәйле, ди.

XIX гасыр ахырында немец галиме Мюллер, төрек грамматикасын язганда, И. Хәлфиннән башлап К. Насыйрига кадәр булган чордагы сүзлекләрне һәм грамматикаларны өйрәнә.

Бу уңай белән С. Хәлфин эшчәнлеген искә төшерү урынлы булыр.

Мәгълүм булганча, И. Хәлфиннең бабасы – Казан гимназиясенең татар теле укытучысы Сәгыйть Хәлфин (1732–1785) – Россия тарихында беренче тапкыр ике томлы русча-татарча сүзлек һәм татар теле грамматикасын төзи. 1819 елда Петербургның Азия музеена бу сүзлек сатып алыну ядкярләрне фәнни өйрәнә башлау факты булып тора. Шул заманның филология фәне үсешенә җавап биргән бу хезмәттән, соңыннан, якут сүзлеге структурасын һәм принципларын эзләгәндә рус-немец көнчыгыш белгече О.Н. Бетлинг файдалана.

Казан галимнәре табышларын немең галиме К. Брокельман (1868–1956) “Гарәп грамматикасы”н язганда файдалана. Бу грамматика унҗиде тапкыр басылып (соңгы Лейпцигта 1969 елда), хәзер дә әле ГДРда һәм башка илләрдә кулланышта йөри.

Казан галиме, иске төрки кабилә диалектларын өйрәнүче Әбрар Кәримуллин Ленинградта Пушкин йортында бик кызыклы фактка тап була. Ибраһим исеме Россия һәм Европа илләрендә генә түгел, ә Америкада да билгеле булган, 1861 елның 8 июлендә Америка врачы, галиме Отто Рериг, Казанга хат язып, И. Хәлфиннән Сиу-Сиу индеецлары теленең татар теле белән уртаклыгы мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирүен үтенә, һәм үзенең татар телен бик күптәннән кызыксынып өйрәнүен дә искәртә. Кызыгы да шунда, бу хат саф татар телендә гарәп хәрефләре белән язылган була. Әллә кайда, Филадельфиядә яшәүче кеше И. Хәлфин китапларын табып, алар буенча телне өйрәнеп, Казан университетының иң беренче тарихчысына мөрәҗәгать итеп аның белән элемтәгә керергә тырыша. Әмма бу вакытта инде И. Хәлфин үлгән була (1829), һәм бу хат 1861 нче елның 6 нчы сентябреннән Казан университетының яңа ачылган төрек-татар телләре кафедрасында эшләүче Н. И. Ильминскийга барып ирешә. Ул үз чиратында Отто Реригка җавап хатында, азчылык милләтләрдә мөстәкыйль фикерле галимнәр, язучылар юк, дип исбатларга тырыша. Мәгълүм булганча, Отта Рериг бер генә хат түгел, ә төрле вакытларда икене җибәрә. Бу аның мәгънәсе буенча да ачык аңлашыла. Ләкин беренче хат төрек-татар кафедрасы ачылганчы ук килә һәм чит кулларга эләгеп югала. Бәлки әле хәзер дә университет архивларында саклана торгандыр ул...

Бу документлар төркиләр өчен бик зур тарихи әһәмияткә ия. Алар төрле халыкларның нинди зур , тыгыз мөнәсәбәттә торганлыкларын ачык күрсәтә һәм И. Хәлфиннең  тарихта төп урынын билгели.

Көнчыгыш телләр бүлегенең мондый уңышы галимнәр коллективының күп милләтле булуыннан да килә. Ректор Н. И. Лобачевский бу хакта мәгариф министрына болай дип яза: “Көнчыгыш телләре укытыла торган университет һәм гимназиядә, укучыларның уңышка ирешүе өчен, чын төрек, фарсы укытучыларын булдырырга кирәк. Алар, мөмкин кадәренчә, Европа белемен көнчыгыш телләре буенча нигезле теоретик һәм практик белемнәр белән бәйләсеннәр”.

XIX йөз татар язучылары һәм галимнәренең борынгы кулъязмаларны бастырып чыгара башлаулары тарихи әһәмияткә ия иде. Бу эшне И. Хәлфин башлады. И. Хәлфин тапкан, матбугатка әзерләгән “Дастане Чыңгыз хан вә Аксак Тимер” (1819–1821) һәм Хива ханы Әбелгазый Баһадир ханның (1603–1663) “Шәҗәрәи төрек” (“Төркиләрнең нәсел агачы”) китаплары (1820, 1825) төрки телдәге тарихи чыганакларны басып чыгаруның башлангычы булды. Болардан тыш, галимнең Казан губернасы географиясе турында 1818 елда язган китабы кулъязма килеш кала.

“Дастане Чыңгыз хан вә Аксак Тимер” ун елдан соң Англия тюркологы Артур Давидс тарафыннан Лондонда кабат бастырыла . Немец галиме Ценкер дә аны үз хезмәтенә кертә. Шулай итеп, бу мөһим чыганак Көнбатыш Европага барып ирешә, фәнни бәхәсләр кузгата. И. Хәлфин “Шәҗәрәи төрк”нең аерым бүлекләрен русчага тәрҗемә итеп, Петербургка җибәрә. Бу әсәрнең дә И. Хәлфин әзерләгән басмасы чит илләрдә тарала. Аны төрек Әхмәт Вафикъ патша (1823–1891), швед И. А. Стринберг (1848–1912) һәм башка чит ил галимнәре дә файдалана. (Михайлова С. М. Казанское востоковедение..., 151–154бит ).

И. Хәлфиннең тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге

XIX йөзнең беренче чирегендә татарлардагы европалашу тенденциясе рус культурасына игътибар рәвешендә дә күренә башлый. Ул Казанда татар матбугаты туу һәм университет ачылу белән тыгыз бәйләнештә тора. Татар укымышлылары университетны һәм матбугат казанышларын халыкның культурасын яңарту, халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү өчен файдаланырга омтыла. И. Хәлфин эшчәнлеге – моңа ачык мисал. Ул, мәсәлән, халыкта медицина белеме булдыру, фәнни төшенчәләр тудыру өчен мөһим китаплар тәрҗемә итә. Ф. Волковның “О привитии коровьей оспы” дигән китабы аның тәрҗемәсендә 1803 елда Петербургта басыла, 1812 елда Казанда икенче тапкыр дөнья күрә. “Наставление, как распознать истинную смерть от мнимой” дигән китап та И. Хәлфин тәрҗемәсендә (“Тәгълимнамә” исеме белән) 1813 һәм 1820 елларда басылып чыга. (Кәримуллин А. Г. У истоков татарской книги. Казан, 1971, 149 бит.) 1818 елда И. Хәлфин Карл Сент-Анденың “Краткая география Казанской губернии” дигән китабы тәрҗемәсен матбугатка тәкъдим итеп карый. И. Хәлфин тәрҗемәләре татар телендә фәнни терминология тудыру ягыннан беренче нигез ташлары иде. Аның элекке укучылары да шул эшкә керешәләр. Я. Ярцев, мәсәлән, И. Ф. Яковкинның “Российская история” китабын татарчага тәрҗемә итә.

Русчадан матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итү юнәлешендә дә беренче адымнар ясала. Казан университетының бер студенты “Друг юнешества” журналында басылган “Добрый калиф, или остров испытания” повестен татарчага тәрҗемә итә. Ләкин И. Хәлфин тәрҗемәне уңышсыз дип таба, әсәр басылмый кала.

1810 елда Казан укыту округы башлыгына профессор Кондырев берәр мәдрәсә каршында “Көнчыгыш уку йорты” (“Восточное училище”) ачарга тәкъдим итә. Татар яшләренә дөньяви белем бирергә тиешле бу уку йортын татар байлары иганәсе – ярдәме хисабына тоту планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру эшенә И. Хәлфин дә актив катнаша: Россиянең төрле өлкәләрендә яшәүче татар байлары белән шул хакта хатлар языша, яңа училище өчен русчадан дәреслекләр тәрҗемә итүгә керешә. Әмма мондый уку йорты ачылмыйча кала.

Фәнни-публицистик юнәлеш И. И. Хәлфиннең тәрҗемә эшчәнлегендә ачык чагылды. Аның тәрҗемә хезмәтләре татар күльтурасын рус һәм Европа фәненә ориентацияләү – чор таләпләренә якынаю юнәлешендә перспективалы адым иде. Ул татар әдәбиятында фәнни публицистикага, фәнни-публицистик стиль һәм фәнни терминологиягә нигез салучыларның берсе булды.

Хәлфиннең татар теле грамматикасы

Галим буларак, И. Хәлфиннең татар тел белемен үстерүдәге хезмәтләреннән берсе – Татар теленең грамматикасы. Урыс телендә Казанда 1809 нчы  елда басылган “Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения...” китабы татар телен фәнни өйрәнү юнәлешендә мөһим адым иде. Анда татар әдәби теленең XVII–XVIII гасырлардагы төп нормалары чагыла, үзенең тулылыгы белән аңа кадәр чыккан грамматикалардан аерылып тора. Ул 1804 нче елда ук төгәлләнгән булса да, аның басылып чыгуын шактый көтәргә туры килә. Грамматикада терминология татар, гарәп телләрендәге сүзләргә нигезләнгән.

Хезмәт ике бүлектән тора: 1) графика һәм фонетика дигән беренче бүлектә (62 бит), әлифба-язу мәсьәләләренә, сузык һәм тартык авазларга, сингармонизм закончалыгына һ.б. фонетик күренешләргә игътибар ителә. Икенче бүлектә (106 бит күләмендә) грамматик (морфологик) категорияләргә анализ ясала. И.Хәлфин татар телендә сигез сүз төркеме күрсәтә: исем, алмашлык, фигыль, сыйфат фигыль, рәвеш, бәйлек, теркәгеч, ымлык. Ибраһим Хәлфин грамматикасында әдәби нормаларның халык сөйләү теле нигезендә үсә бару тенденциясе ачык күренә. Шулай итеп, биредә фонетика, орфография һәм морфологиядән шактый гына белем тупланган. Бигрәк тә татар фигыльләренең байлыгы киң яктыртылган.

Бу хезмәт  озак вакытлар, бирелгән тематика буенча, бердәнбер уку китабы булып алдагы буын авторлар иҗаты өчен үрнәк булып торган. Үз вакытында Европа тюркологлары: Сильвестр де Саси, А. Давиде , Парч, Шпулер, Чарльз Рей, шулай ук Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс югары бәяләгән немец тарихчысы Йозеф Гаммер-Пургештел И. Хәлфиннең эшләрен югары бәяләделәр.

Ибраһим Хәлфиннең «Татар теле конспекты»

Татарстанның Үзәк дәүләт архивында Казан университетының тарих-филология факультетында укытылган фәннәрдән укытучыларның конспектлары саклана. Алар арасында Ибраһим Хәлфиннең “Татар теле конспекты” да бар. Аңа “1826 елның 15 феврале” дигән дата да куелган. Әйтергә кирәк, шушы ук авторның шундый ук конспекты Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдәге Көнчыгыш секторының сирәк очрый торган китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә дә саклана. Ләкин хикмәт шунда ки, 4043 нче номерлы әлеге конспект тегесеннән ике елга якын элегрәк, ягъни 1824 елның 15 сентябрендә язылган. Бу ике нөсхәнең эчтәлегендә аерма зур түгел: үзгәлек тик кайбер стилистик әйләнмәләрдә һәм конспектның соңгы өлешендә генә. 1824 елгы вариантында автор, мәсәлән, “быел мин үземнең тыңлаучыларым белән, университетта башка дәреслек китаплары булмаганга, Әбелгази Баһадир ханның быел патша галиҗәнапләре рөхсәте белән Казан император университеты типографиясендә басылып чыгачак “Татар шәҗәрәләре тарихы” дигән хезмәтеннән тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнәчәкмен”,- дигән сүзләрне яза.

Шуннан соң И. Хәлфин “Татар тарихы”ның эчтәлеген бүлекләп-бүлекләп сөйләп чыга.

Ә менә 1826 елгы нөсхәдә исә ул инде ике уку ярдәмлеге хакында сүз алып бара: “1 нче бүлегендә Чынгыз-хан тормышы”, 2 нчесендә – мин төзегән хрестоматиядән Тимерлан тормышы, 3 нчесендә – Әбелгази Баһадир ханның “Татар тарихы” әсәре”,- ди.

Бу ике нөсхәнең калган урыннары бер-берсенә туры килә.

Әлеге “конспект” университетның гарәп-фарсы кафедрасы студентларына татар теле курсыннан программа һәм шул ук вакытта методик эшкәртмә вазифасын да үтәгән.”Конспект” татар теленең тарихына кыскача күзәтү ясаудан башлана. “Татар теле үзенең башлангычын төрек теленнән ала, - ди автор. – Барлык сүзләр, грамматик үзгәрешләр, синтаксик конструкцияләр төрки телләрнең бөтенесе өчен дә уртак”. И. Хәлфин шунда ук төрки кабиләләрнең кайберләрен телгә алып үтә. Телләре турында сөйләгәндә ул: “әлеге халыкларның галим-голәмасе өчен барысы да уртак, язганда да, сөйләшкәндә дә алар төрек теленнән файдаланалар, төрле җирләрдә язылган хәзерге һәм борынгы төрек китапларын укыйлар, үзләренең проза әсәрләрендә дә, шигырьләрдә дә гарәп һәм фарсы сүзләрен кулланалар. Шундый сүзләрне куллану ул халыкларда галимлек һәм гыйлемлек билгесе дип санала. Хәер, бер тел дә үзе генә тәмам тулы була алмый, шуңа күрә әлеге халыкларның укымышлы булмаганнары да үзләренең үзара сөйләмнәрендә гарәп һәм фарсы сүзләрен дә куллана”. Шундыйлардан ул түбәндәге сүзләрне күрсәтә. Гарәп сүзләре: алла яки хода, пәйгамбәр, газиз яки әүлия, дөнья, вәзир, хөкем, җәза, савап, каләм; фарсы сүзләре: тәңре, фәрештә, җиһан,падишаһ һәм башкалар.

Күренә ки, И. Хәлфин китергән әлеге сүзләр хәзерге татар телендә дә сакланып калганнар. Ләкин шуны әйтергә кирәк, аларның күбесе дини лексика. Шуңа күрә кулланыш даирәләре дә чикләнгән. Кайбер сүзләр һәркемгә аңлашылса да, хәзерге вакытта тарихка бәйләнешле лексика буларак кабул ителә. Шундыйлардан, әлбәттә, падишаһ, тәңре кебек сүзләрне сүзләрне күрсәтергә булыр иде.

И. Хәлфин үзенең “Конспект”ында үзе яшәгән заманда язма һәм сөйләмә телләре арасында шактый аерма булуы хакында да әйтеп үтә: “Төрки халыкларның лексикасында аларның төп сүзлек фондына ныклап кереп урнашмаган сүзләр дә очрый. Андыйларның күбесен кара халык тиешенчә әйтә алмый. Шуңа күрә аларның сөйләме укымышлыларныкыннан шактый аерыла”, - ди.

Галим төрки телләрнең грамматик төзелешендәге үзенчәлекләрне дә читләп үтми. Бу хакта ул болай ди: “Төрек теленең үзенчәлеге бөтенләй башка: грамматик үзгәрешләре һәм синтаксисы белән Европа телләреннән, гарәп һәм фарсы телләреннән аерылып торганлыктан, ул үзенә аларның конструкцияләрен дә кабул итми”.

Тарихи экскурсны дәвам иттереп, И. Хәлфин төрки телләрнең үзара элемтәләре турында да кайбер мәгълүматлар китерә: “Алар үзара тату гына, тыныч кына бер-берсе белән җиңел аңлашып, сәүдә итешеп яшәгәннәр”. Шуңа күрә дә төрки кавемнәрнең һәм халыкларның аралашу телен ул “гомуми төрек теле” дип атый. “Әлеге гомуми төрек теле, - ди И. Хәлфин, - киң җәелгән җиңел тел булганлыктан, ул хәзерге урысларның славян-рус теле кебек, бик нык таралыш тапкан һәм Азиянең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклый. Шунда ук ул: “Әлеге халыкларның теле шулай гомуми һәм җиңел булса да, сүз дә юктыр, бу телдә дөрес укырга һәм язарга өйрәнү Европа телләренә караганда шактый кыенрак”, – дип тә өсти.

Татар теленең үзенчәлекләрен өйрәнү өчен И. Хәлфин үзенең дәреслеген тәкъдим итә: “төрекләр яки татарлар, шулай ук фарсылар да гарәп алфавитын кабул иткәннәр, шуңа күрә татарча-төрекчә укый-яза белгән һәр кеше гарәпчә дә, фарсыча да укый-яза ала, гәрчә алар аермасын белергә теләүчеләр мин төзегән һәм 1809 елда Казан император гимназиясе типографиясендә бастырып чыгарган татар теле әлифбасы һәм грамматикасыннан күрә алалар”, – ди И. Хәлфин.

Үзенең “Конспект” ында гарәп язуындагы җиде стильне санап чыгып, аларга характеристика биргәннән соң, И. Хәлфин “Татар төрек теле укытучысы” нишләргә тиешлеге турында аңлата. Методик киңәшләренең беренче юлларында ук ул тел өйрәтүне иң элек алфавиттан, хәрефләрдән, аннары иҗекләрдән, шуннан соң гына татар, гарәп һәм фарсыларның җиңел сүзләрен үзләштерүдән башларга кирәк дигән фикер әйтә. Күренә ки, И. Хәлфин биредә хәзерге дидактиканың җиңелдән – авырга дигән төп принцибын алга сөрә. Шуның белән бергә ул өйрәнелә торган материалны тактада язып күрсәтү белән бәйләп алып барырга киңәш итә. Шуннан соң гына грамматиканы өйрәнә башларга, моның өчен балаларга әйтеп торып, тактага яздырылган сүз төркемнәрен тикшерергә һәм татарча сүзләрне ятларга тәкъдим ителә. Шушы эшләрне тәмамлагач кына синтаксиска керешү күздә тотыла.

Билгеле булганча, И.Хәлфиннең грамматикасында синтаксис бүлеге юк. Ә менә “Татар теле конспекты”нда И.Хәлфин сүзләрдән җөмләләр төзү мәсьәләсенә җитди игътибар иткән, һәм, ихтимал,  киләчәктә үзенең грамматикасын кабат эшкәртергә һәм синтаксис бүлеге белән дә тулыландырырга уйлагандыр.

Автор, татар теленең грамматик төзелешен өйрәнергә, тәрҗемә эшенә керешергә, шул уңайдан сүзләрнең мәгънәсен һәм синтаксик конструкцияләрне аңлата барырга киңәш итә. И. Хәлфин төрле почерклар белән язылган төрле проза һәм шигырь китапларын уку белән шөгыльләнүне тел өйрәнүнең соңгы этабындагы эш дип саный. Аныңча, бу эш тагын тамыр сүзләрне, төрле тәгъбир һәм конструкцияләрне шәрехләүне дә үз эченә алырга тиеш. Менә шуңа күрә дә И. Хәлфин укучыларны һәм студентларны иске татар телендәге, шулай ук гарәпчә һәм фарсыча әдәбият белән тәэмин итүгә нык әһәмият биргән. Аның китапханә өчен китаплар сатып алу хакында күп тапкырлар университет советына мөрәҗәгать итүе дә әнә шуны раслый.

Кыскасы, И. Хәлфиннең “Татар теле конспекты” бүгенге укучы өчен дә кызыклы. Ул, беренчедән, Казан университетында татар телен укытуны башлап җибәргән беренче укытучының эш системасы белән танышырга мөмкинлек бирсә, икенчедән, без аның нигезендә татар теленең шул чордагы торышы һәм башка төрки телләр арасындагы ролен ачыграк күз алдына китерә алабыз. Бу исә бүгенге көндә дә татар телен өйрәнүнең кирәклеген ныграк аңларга ярдәм итәр.

И. Хәлфиннең татар халкы тарихында тоткан урыны.

Шулай итеп, мәгърифәтче-галим И. И. Хәлфиннең куйган хезмәте татар халкы тарихында гына түгел,  дөнья-күләм әһәмияткә ия.

1819 нче елда “Дастане Чыңгыз хан вә Аксак Тимер” китабын татар телендә Казанда публикацияли. Анда шулай ук татарча-русча сүзлекләрен дә бастыра. Бу хезмәтләрен күздә тотып император Александр I аны кашлы алтын йөзек белән бүләкли.

Татар мәгърифәтчеләренең тарихи әсәрләр, борынгы кулъязмалар белән кызыксынуы, әлбәттә, очраклы хәл түгел иде. Ул – яңару хәрәкәтенең бер билгесе.

И. Хәлфин, ана телен һәм тарихны өйрәнүгә чакырып, күп мәртәбә матбугат аша халыкка мөрәҗәгать итә. Балаларны Казан һәм Әстерхан гимназияләре һәм халык училищелары кебек уку йортларына җибәрергә өнди. Университет һәм гимназия җыелышларына, концертларына халыкны да якынайтырга омтыла. Ул туган халкы культурасын үстерү чаралары турында күп уйлана һәм 1819 елда “Любопытные соображения И. Халфина к просвещению татар”дигән план-проект төзеп университет советына кертә.

Татар халкының атаклы галимнәре арасында иң абруйлы урынны И. И. Хәлфин алып тора дигән фикергә берәү дә каршы килмәс. Татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә нигез салган Хәлфиннәрнең исемнәре, татар халкының горурлыгы булып, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Хәлфиннәр нәселенең халкыбызга кыйлган мәрхәмәтле эшләре турында яңа табышлар да булыр, яңа хезмәтләр дөнья күрер әле.

Татар әдәбияты һәм мәдәнияте тормышы елъязмасыннан И. Хәлфин турында истәлекләр

1800, август – Ибраһим Исхак улы Хәлфин, әтисе Сәгыйть Хәлфин үлгәннән соң, Беренче Казан гимназиясендә татар теле укыта башлый. Бу эшен гомере буе дәвам итә (Библиографический словарь отечественных тюркологов. М., 1974, с. 281).

1802, 19 декабрь – И. Хәлфин (рәсми булмаган хәлдә) цензор итеп билгеләнә (А. К. « У истоков...», с. 125).

1803, 11 февраль – И. Хәлфин Казанда хөкүмәтнең рәсми цензоры итеп раслана (А. К. “ У истоков...” с. 125).

 1803, 1812 – И. Хәлфин тәрҗемәсендә Ф. Волковскийның “О привитии королевской оспы” хезмәте басыла (А. К. “ У истоков...” с. 149).

1804 – И. Хәлфин татар теленең әлифбасы һәм этимологиясе турындагы хезмәтен тәмамлый (С. М. “Формирование...”, с. 109).

1809 – университет типографиясенең беренче китабы буларак, И.Хәлфиннең “Шаһиншаһның Казан гимназиясендә лисан төрки вә хатт гарәби үгрәтелә торган әлифба илә кечекчә нәхү вә сарыфыдыр” дигән әсәре басылып чыга. Бу китап рус мәктәпләрендә татар теле өйрәнү өчен дәреслек рәвешендә чыгарыла (Ә. К. “Китап...”, 37 б).

1813 – Французларны җиңү турындагы 1812 ел, 25 декабрь манифесты И. Хәлфин тарафыннан тәрҗемә ителеп, Хәмзә Мамышев тарафыннан җыелып, Азия типографиясендә басылып чыга (С. М. “Формирование...” с. 65).

1813, 1820 – И. Хәлфин тәрҗемәсендә  “Наставление как распознать истинную смерть от мнимой” (“Тәгълимнамә”) дигән хезмәт басыла (А. К. “У истоков...”, с. 149).

1819 – И. Хәлфин, һәм Х. Френ Көнбатыш Европа ориенталистларының венада чыга торган журналында Тимер-Котлуг ярлыгын бастыралар (С. М. “Формирование...”, с. 126).

 1819, январь – И. Хәлфин, университет советы һәм Х. Френ тәкъдиме белән, “Дастане Чыңгыз хан вә Аксак Тимер” (1630–1660 елларда язылган) исемле китапны басарга әзерләп бетерә. Китап - 1819 елда, аның сүзлеге 1821 елда Казан университеты типографиясендә басыла. Ул Россия уку йортлары өчен чыгарыла. Бу хезмәте өчен И. Хәлфин бриллиант йөзек белән бүләкләнә (А. К. “Уистоков...”, с.147).

1819 - И. Хәлфин “Җәмгыят-тәварих»ның (Кадыргали бәк тәрҗемәсе) 1641 елгы күчермә нөсхәсен  табып университет типографиясенә тапшыра. Шул кулъязманы И. Н. Березин 1851 елда “Библиотека восточных историков” сериясендә бастыра (М. Г. “Тат. Лит. XIX в.”, с. 15).

1819 – И. Хәлфиннең “Любопытные соображения И. И. Хальфина к просвещению татар” исемле хезмәте языла (С. М. “Формирование...”, с. 68).

1823 – И. Хәлфин, татарлардан беренче булып, адьюнкт профессор дәрәҗәсенә күтәрелә (С. М. “Формирование...”, с. 105).

1829, 14 январь – Ибраһим Хәлфин үлә. 1778 елда туган (С. М. “Формирование...”, с. 22).

 

Кулланылган әдәбият.

1.   Гайнуллин М. Х. Татар әдәбияты тарихы II том. Казан, 1985.

2.   Галимов Галим. Открытки из коллекции Азата Сафина. №88 от 26 апреля 2005 г.

3.   Григорьева  С. Ибраһим Хәлфиннең  “Татар теле конспекты”. Мәгариф, 1991.

4.   Зәкиев М. З., Ганиев Ф. А., Зиннәтуллин К. З. Татар грамматикасы I том. Мәскәү, Казан, 1998.

5.   Каримуллин А. Г. “Прототюрки и индейцы Америки. По следам одной гипотезы”.

6.    Кәримуллин Ә. Г. “Татар басма әлифбасына 200 ел”.

7.  Леонид Девятых. Казанские ведомости. (21.10.2003). “Первый преподаватель и первый студент из татар”.

8.    Мәгариф. 2004 нче ел ноябрь (34 нче бит).

9.   Миргазизов Рафаэль. “Ибрагим Хальфин, адъюнкт-профессор, к которому за помощью обращался американский коллега”.

10. “Мәдәни җомга”, 2003 нче ел.

11.Сафиуллина Ф. С. Мәгариф. 2000 нче ел октябрь. (49-50 битләр). “Ибраһим Хәлфин...”.