«Нижгарларым»
(Нижгар татарлары гимны)
Ә. Саттар сүзләре, Н. Фатехова көе
Меңләп яши нижгар татарлары,
Идел суы сыман чорлар ага.
Халкыбызның изге тамырлары
Әкрен генә гүзәлләнеп бара.
Кубрат ханның батыр балалары,
Эшкә батыр минем мишәрләрем.
Ока, Сура, Пьяна далалары
Авыз иткән көмеш чишмәләре.
Вагаповның моңлы тавышына
Сандугачлар сайрый, ахрысы.
Бегичевның моң-җыр тавышында,
Халыгымның тарих сагышы.
Сафаҗайның хәтфә тауларында
Хәтерләшик җиләк җыйганны.
Рбишчаның төнге урамында
Гармунчылар гармун сызганны.
Кушымта:
Туганнарым газиз нижгарларым,
Бу дөньяда матур яшәгез.
Якташларым, батыр мишәрләрем,
Барлык диңгезендә яшәрбез.