Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Материалы третьего заседания Совета улемов ДУМНО 12 августа 2011 г. / 12 Рамадана 1432 х.
28.03.2012


 

Хатын-кызларга багышланган вәгазь

Газиз дин кардәшләрем! Берничә көннән, 8 мартта, бөтен җир шарындагы барча халыклар хатын-кызлар бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Әүвәлдән мөселман хатын-кызлары олы, матур, күркәм холык ияләре иделәр. Балаларыбызны тәрбияләүдә, йортларыбызның эчке торышын саклауда да алар беренче урын алып торалар.

Ислам динебез, шәригать инде 1400 ел буе, ягъни 15 гасыр, хатын-кызларның хокукларын саклап килә. Динебез хатыннарны хөрмәт итәргә, аларның хакларын бирергә әмер итә. Моның турында Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре Коръән-Кәримдә әйтә: «Ий мөэминнәр, хатыннарны көчләп мирас урынына тоту сезгә хәләл түгел. Ягъни ире үлгән хатынның теләге булса, иргә китсен. Әгәр хатыныгызны яратмасагыз, җәберләп тотмагыз, мәһерен биреп, талак кылыгыз. Аерган хатыныгызны икенче иргә барудан тыймагыз, биргән мәһерләрегезне алып китүләреннән куркып, мәгәр ачык зина кылсалар, мәһерләрен бирмәсәгез дөрес булыр. Никахыгызда булган хатыннар белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, гәрчә аларны бик яратмасагыз да. Сез яратмаган нәрсәдә Аллаһның күп яхшылык кылмаклыгы өметледер» («Ән-Нисә», 19 аять).

Онытмагыз, Мөхәммәт аләйһис-сәламгә беренче мәртәбә, Рамазанда Хира тавында, Җәбраил фәрештә килгәч, ул каты куркынган иде. Куркуыннан аны тир басты, ул кулга калды, шул авыр вакытында аңа хатыны Хәдичә ярдәм итте. Ислам динен беренче кабул иткән кеше дә хатын-кыз иде – хәзрәти Хәдичә.

Пәйгамбәр аләйһис-сәлам заманыннан алып бүгенге көнебезгә тикле хатын-кызлар Ислам динен, белемнәрне таратуда шактый зур роль уйнап киләләр. Динебез ирләргә мөселман хатын-кызлар берлә яхшы рәвештә мөгамәлә итәргә куша, шәригатебез аларның дәрәҗәләрен күтәрә. Хәтта Коръән Кәримнең бер зур сүрәсе аларның исеме берлә «Ән-Нисә» - «Хатыннар» дип исемләнә. Хатын-кызларыбыз, аларның хокуклары турында галимнәребез йөзләгән китаплар яздылар. Бер диндә дә мондый нәрсә юк. Кайбер кешеләрдән без Ислам диненең хатыннарга начар кылануы турында сүзләр ишетәбез. Әйе, күп гаиләләрдә хатыннарга карата начар мөнәсәбәт, ләкин Ислам диненең монда катнашы юк. Әгәр дә адәм баласы үзенең динен белмәсә, Аллаһ Тәгаләдән курыкмаса, калебендә иманы булмаса, ул, әлбәттә, хатынына, балаларына карата начар мөнәсәбәттә. Тарихыбызга карасак, күп дәүләтләрдә, мәсәлән, борынгы Вавилонда, Рим, Һинд дәүләтләрендә хатын-кызларны санга да куймыйлар иде. Аларны сайлауларга, хөкүмәткә якын җибәрмәделәр. Ислам дине килгәч, хатыннарның хокуклары, ир хокуклары берлә бер дәрәҗәгә күтәрелде, Ислам дине хатыннарга укырга, уйларга, үз фикерләрен дөньяга ашырырыга мөмкинчелекләр тудырды. Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Хатыннарның ирләре өстендә хаклары бар, ирләрнең хатыннары өстендә хаклары булган кеби. Ир һәм хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм хакларын ригая кылып, Аллаһ кушканча яшәргә бурычлы булалар» («Әл-Бакара», 228 аять).

Аллаһка иман китергән мөселманнар әниләргә, әбиләргә, кызларга карата яхшы мөнәсәбәттә булырга бурычлылар. Анасына, кызларына карата кырыс булганнарны Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам яратмый иде. Аналарны рәнҗеткән бәндәләрнең догалары кабул булмый, аларга фәрештәләр ләгънәтләрен укыйлар.

Аналарның Аллаһ каршында дәрәҗәсе олы. Юкка гына Аллаһның Илчесе «Җәннәт аналарыгызның аяк астында» дип әйтмәгәндер. Башка хәдисләрендә Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам бер сәхабәгә өч мәртәбә: «Син беренче чиратта анаңны хөрмәтләргә тиеш», – дип хәбәр итә. Ягъни, бу риваятьләрдә Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам ана кешенең дәрәҗәсе ата кешенең дәрәҗәсеннән зуррак икәнлеген аңлата.

Мөселман, ир-адәм баласы, хатыннарга мәрхәмәтлелеген күрсәтеп, зур әҗерләргә ирешә. Шуның берлә Мөхәммәтнең сөннәтен үти. Аллаһның Илчесе күп хәдисендә хатын-кызлар берлә ирләргә мәрхәмәтле булырга куша: «Яхшыларыгыз: хатыннарыгыз вә кызларыгыз берлә яхшы мөгамәлә иткәннәрегез» (Әл-Бәйхакый).

Ислам диненә тикле, ягъни җәһәлият, динсезлек чорларында, гарәпләрнең күбесе кыз балаларны яратмадылар. Кыз туганны ишеткәч, зур кайгыга калып, яңа гына туган кыз баланы үзләре берлә чүлгә алып, тереләтә комга күмәләр иде. Аллаһка һәрбер мактауларыбыз булсын, Ислам дине килүе берлә бу коточкыч гадәтләр юкка чыкты. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам Ислам динен кабул итәргә килүче адәмнәрдән, «Балаларыбызны башка үтермәбез» дигән вәгъдә-сүз алды. Пәйгамбәребез аларга: «Кызларыгызга мәрхәмәтсез булмагыз», – дип әйтте. Башка хәдисендә: «Балаларның иң яхшылары – бәрәкәтле кызлар», – дип хәбәр итте.

Кыз балаларны үстерү, тәрбияләү Җәннәткә керүнең бер сәбәбеннәндер. Аллаһның Илчесе: «Әгәр дә кем булса ике кыз баланы тәрбияләп үстерсә, ул минем берлә бергә оҗмахта булыр», – дип безне кинәндерде. Кызларга күркәм тәрбия бирү Аллаһка гыйбадәт итү дигән сүз. Ләкин бүгенге көнебездә бу нәрсәләрне күбесе белми, хатыннарына, кызларына дошманлык күрсәтә, алардан үзен өстен куя. Күп гаиләләрдә аталар кызларына тулысынча мәктәпләрдә, югары уку йортларында белем алырга мөмкинчелек бирмиләр. Дин буенча бу дөрес түгел. Киресенчә, аларны укытырга кирәк, алар укымасалар, надан булсалар, ничек соң киләчәктә алар балаларын тәрбиярләр? Укымаган аналар туган балаларына үрнәк була алмыйлар. Динебез ир вә кыз балаларга туганнарыннан алып ләхетләренә тикле укырга куша. Ләкин без үзебезчә эшлибез, диннең әмерләрен аяк астына таптыйбыз, наданлыгыбызны күрсәтәбез. Шуңа күрә татар халкыбыз арасында галимнәребез аз, ә урам себерүчеләребез, укымаганнарыбыз күп. Әниләребезне, әбиләребезне, кызларыбызны хөрмәтләсәк, аларны ихтирам итсәк, гаиләләребездә тынычлык булыр, инша-Аллаһ, без ике дөньябызда да Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләренә ирешербез.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.