Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Материалы третьего заседания Совета улемов ДУМНО 12 августа 2011 г. / 12 Рамадана 1432 х.
28.03.2012


 

Ахырзаман галәмәтләренә багышланган вәгазь

Газиз дин кардәшләрем! Әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Барчагызга да Аллаһы Тәгалә хәзрәтләренең чиксез рәхмәтләре, бетмәс бәрәкәтләре булса иде!

Мөхтәрәм җәмәгать! Үз күзләребез белән күрәбез: һәрбер үткән көнебез, узган елыбыз белән дөньяларыбыз бозыла бара, адәмнәрнең калебләрендә иманнары сүнә, кими бара. Аллаһның Илчесе бер хәдисендә: «Кешеләрнең иң яхшыларыннан минем гасырым булыр, – дигән, – аннары минем гасырыма якын булган гасыр, аннары аңа якын булган гасыр», – диде. Шул хәдис-шәрифтән без еллар узган саен заманаларның һәр сәгать берлә начарая барганын күрәбез. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам хәдисләренә күз салсак, коточкыч нәрсәләр укырбыз... Шундый вакытлар килер дигән, Ислам диненнән хәрефләре генә калыр, ә Коръәннән китабы гына, ягъни, халык Ислам динен тотмас, Коръән буенча яшәмәс. Адәмнәр, диннәрен ташлап, дөньяларын гына куарлар. Дин кирәкмәс, акча кирәк булыр. Кичәге терлек көтүчеләре бүген баеп зур, биек биналар, өйләр корырлар. Җир йөзендә меңләгән зур, матур мәчетләр төзелер, мәчетләрнең эчләрен бизәрләр, ләкин анда йөрүче булмас. Ахырзаман алдыннан Дәҗҗал чыккач, ул Мәдинә-Мөнәвәррә шәһәре янында булган тау башына менәр һәм Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең мәчетенә карап, исе китеп әйтер икән: «Бу кемнең мондый зур сарае?» Ирләр хатыннарга охшап, ә хатыннар ирләргә охшап йөрерләр. Вакыт күзгә күренмичә үтәр, сугышлар артыр, кан коелыр... Бу әйтеп үткән галәмәтләрнең күбесен инде бүген ишетәбез, күрәбез. Әдәп-иманның югалуын, дөньяларның елдан-ел бозылганын күргәч, безнең иманнарыбыз тагын да арта төшә, чөнки бу яман нәрсәләр һәрберебезгә дә Ахырзаман якынлашуына ачык дәлил булып тора.

Ахырзаман якынлашуының галәмәтләре күп, шул галәмәтләр дисбенең 99 төймәләренә охшаш, алар ничек артлы-артлы тезелгеннәрме, шулай ук Ахырзаман галәмәтләре дә, берсе килсә, артыннан икенчесе, аннан өченчесе, дүртенчесе һәм башкалары да килә. Ул галәмәтләр Коръән Кәримдә, ә күбесе Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең сөннәтендә китерелә. Хәйран калырдай хәлләр, җәмәгать! Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең 1400 ел элек, әллә кайчан әйтеп калдырган сүзләре хәзерге заманда дөрес булып чыкты, галәмәтләрнең әллә ничә дистәсе дөньяга ашты! Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам: «Ахырзаман алдыннан кешеләр күп исерткеч эчемлекләр эчәрләр», – дигән. Бүгенге көнебездә наркотикларның, исерткеч эчемлекләрнең таралуы шул тикле зур, хәтта дәүләтләр дә моңа каршы тора алмый. Урамнарда, плакатларда, телевизорда көне-төне сырага, тәмәкегә реклама ясыйлар. Ел саен алкоголиклар, наркоманнар саны арта. Расүлебез аләйһис-сәлам бер хәдисендә «Ахырзаман алдыннан хатын-кызлар әдәпсез киенеп йөрерләр», – дип хәбәр иткән иде. Бүген андый ялангач хатын-кызларыбыз адым саен. Хәтта мәчетләребезгә дә кайбер хатыннар яулык кимичә, әдәпсез киемнәрдән йөри башладылар. Без балаларыбызның, хатыннарыбызның әдәпсез киенеп йөргәннәрен күреп тә, берни әйтмибез. «Һәммәсе шулай киенә», – дип, намусыбызны тыныч итмәкче булабыз. Гөнаһ гамәлләрне тыймау, аларны калебең берлә хәләл итү – динебезнең төп бинасын җимерү, Аллаһ Тәгаләнең әмерләренә хилафлык кылу дигән сүз. Бер хәдистә Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам: «Адәмнәрнең бер-берләрен гөнаһ гамәлләрдән тыймаган өчен үзләрен җир ярылып йотар», – дигән. Мәчетләр эчендә тавышлану, дөнья сүзен алып бару – бу да Ахырзаман галәмәте. Кайбер җомгаларда имам-мулланың вәгазен тыңламыйча, дисбе тартып торалар, урам хәлләрен сөйләп маташалар. Ә бит вәгазь сөйләгәндә урам сүзен түгел, намаз укырга да кушылмаган. Җомга намазы башка намазлардан хөтбә берлә аерылып тора. Вәгазь вакытында тавышланып тору – кешенең наданлыгын күрсәтә. Үземә күрергә туры килде: кайбер авылларда җомга укырга килгән бабайлар мәчет эчендә бер-берләрен төрле гөнаһларда гаепләп, сугышып яталар. Белем гафил кешеләр кулына күчсә, надан муллалар, укымаган имамнар, белемсез фәтвә бирүчеләр артса, Ахырзаманның якынлашканын шуннан белеп торыгыз. Коръәнне үзләре дә белмичә, башларына ни килгәнне сөйләп, халкыбызны бер наданлыктан икенче наданлыкка кертәләр. Шул надан, укымаган муллалар турында хәдис-шәрифтә Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам: «Ахырзаман алдыннан галимнәр юкка чыгып, надан кавем килер, алар халыкны алдап, бер җәһәлияттән икенче җәһәлияткә кертәрләр», – дип әйткән.

Кардәшләрем! Әгәр дә без Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең сөннәтен тотсак, аның тарихын өйрәнсәк, кушкан гамәлләрне үтәп, кушылмаган гамәлләрдән тыелсак, укыган имамнарыбызны ихтирам итсәк, без Ахырзаман ахырына тикле, инша Аллаһ, туры юл берлә барырбыз. Аллаһның Илчесе аләйһис-сәлам бер хәдисендә: «Җир йөзендә шундый төркем яшәр, алар Ахырзаман ахырына тикле туры юлда булырлар». Сәхабәләр аңардан: «Кемнәр соң алар?» – дип сорадылар. «Кем минем һәм хәлифләремнең сөннәтен үтәр», – дип җавап кайтарды Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам.

Раббыбыз һәркайсыбызга да Пәйгамбәр аләйһис-сәламебезнең сөннәтен үтәүчеләрдән, туры юлдан баручылар җөмләсеннән булырга насыйп әйләсен!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.