Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Материалы третьего заседания Совета улемов ДУМНО 12 августа 2011 г. / 12 Рамадана 1432 х.
28.03.2012


 

Дини белемнең фазыйләтләренә багышланган вәгазь

Газиз дин кардәшләрем, әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Бүгенге вәгаземдә мин гыйлем, белем турында сүземне алып барымын. Аллаһ Тәгалә каршында дин белемнәрен тараткан бәндәләрнең, ягъни остазларның, имам-галимнәрнең дәрәҗәләре зур, шулай ук арып-талып динне өйрәнүче шәкертләрнең дә алардан дәрәҗәләре ким түгел. Коръән Кәрим эчендә булган күп аятьләр, Пәйгамбәребезнең шәриф сөннәте моңа бер ачык дәлил булып тора.

Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре динне өйрәнергә, дин сабакларын алырга, белемле кешеләр булырга әмер итә: «...Аллаһ китабыннан өйрәнгәнегез белән һәм Пәйгамбәрдән алган дәресләрегез белән Раббыгыз булган аллаһыга гына кол булыгыз, Аңа гын гыйбәдәт кылыгыз...» («Әли Гыймран», 79 аять). Мөселман кешегә бүгенгесе көндә дин белемнәрен генә түгел, ә фән-дөньяви гыйлемнәрне дә белү кирәк.

Һәрбер авылда, һәрбер шәһәрдә мөселманнар арасында галим ир кеше һәм галим хатын-кыз кеше булырга тиеш: «Мөселманнарның бөтенесе берьюлы яу сәфәренә чыгулары мәҗбүри түгел. Һәр төркеменнән берничәсе, дин гыйлеме алыр өчен, сугыштан кайткан туганнарына дин өйрәтер өчен, өйдә калды» («Тәүбә», 122 аять).

Надан, диннәрен белмәгән, укымаган кешеләр укыган галим кешләр белән тигез булмаслар: «Соң белүче адәмнәр белән белмәүче адәмнәр бертигез булырлармы?» («Зүмәр», 9 аять). Динен белмәгән бәндә күп очракта Аллаһудан курыкмый һәм, киресенчә, динен өйрәнгән кешенең калебендә тәкъвалык бар. «Аллаһудан куркырлар Аның хөкемнәрен белгән галим кешеләр» («Фатыр», 28 аять).

Галимнәрнең мәртәбәләре зур, чөнки алар хәләлне хәрамнан аералар, халыкка ни кушылганны вә кушылмаганны аңлаталар: «Белмәгән һәрнәрсәгезне белгән кешеләрдән сорагыз!» («Нәхел», 43 аять).

Коръәнне укыган, аннан хөкемнәр, файда алган бәндәләр иң хәерле кешеләр. Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең бу сүзе: «Иң яхшыларыгыз – Коръәнне укыганнарыгыз вә аны башка кешеләргә өйрәткәннәрегез».

Әгәр дә Аллаһ Раббыбыз бер кешегә бәхет теләсә, аны дин белемнәренә өйрәтә, үзен галим итә. Мөхәммәд Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам бер хәдисендә: «Ий адәм балалары! Белем өйрәнеп, укып кына килә, көч куеп кына динне аңлап була, бер кешегә Аллаһы Тәгалә яхшылык теләсә, аны дингә өйрәтә, Аллаһның колларыннан иң куркучылары галимнәр».

Динне өйрәнү, белем алу җиңел мәсьәләләрдән түгел. Борынгы заманаларда галим булыр өчен унбиш-егерме ел дәвамында укып йөргәннәр. Мәсәлән, имам Әгъзам Әбү-Ханифә хәзрәтләре унбиш ел буена өч мең галимнән дин сабаклары алган. Белем сабырлык белән генә килә. «Әл-Гасыр» сүрәсендә «Сабыр итмәгән кешеләр хәсрәттә булырлар» дип әйтелә, чөнки сабырсыз бәндә укуын ташлый, авырлыкларга түзәлми, эшенең ахыры, нәтиҗәсе юк: «Дөреслектә, адәм баласы хәсрәттәдер... тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә, чыдамлы булырга, бер-берсен эндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар», – дип Раббыбыз безгә хәбәр итә «Әл-Гасыр» сүрәсендә.

Галим кешеләр Аллаһ рәхмәтенә иң якын кешеләр. Бер вакытта Мөхәммәд Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам әйткән иде: «Күктәге айның йолдызлырга карата фазыйләте булган кеби, галим кешенең дә гади кешеләргә карата фазыйләте булыр. Чынлыкта, гыйлем – галимнәргә пәйгамбәрләрдән калган мирас ул. Пәйгамбәрләр мал, акча-динарлар мирас итмәделәр, алар бары тик гыйлемне мирас итеп калдырдылар».

Белемне өйрәнү генә аз, ул белемне саклап кала белү кирәк. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам бер хәдисендә әйтте: «Аллаһ Тәгалә бер кавемгә рәхмәт яңгырын җибәрде, Мин шул яңгыр кеби», – диде. Бер авылда ул яңгыр явар алдыннан халык буа тотты, суын җыярга дип чиләкләр, зур чаннар хәзерләп куйды. Аннары яңгырлар туктагач, корылык җиткәч, алар бу җыйган сулар белән бакчаларын коеп, башкаларга да ул суны бирделәр. Икенче авылда начар, суны сеңдерми торган ташлы җир иде, ул авылның халыгы да начар иде. Яңгырның суы җиргә сеңмәде, халык яңгыр суын чиләк-чаннарга җыймады. Корылык килгәч, халык сусыз газапланды».

Без дә белемне саклап кала белмәсәк, газапланырбыз, диннән тайпылырбыз. Дин белемнәрен тарату, саклап кала белү – безнең җилкәләргә йөкләнгән фарыз бурычыбыз.

Аллаһ Тәгаләгә намаз укып, ураза тотып, корбан чалып гыйбадәт үтәргә була. Ләкин гыйбадәтләрнең иң олысы – белем алу, динне өйрәнү икән. «Аллаһ ризалыгы өчен динне өйрәнергә чыккан шәкерткә күктә очып йөри торган кошлар, диңгездә йөзеп йөри торган балыклар истигъфар кыла», – дип хәдисләрдә риваять ителә.

Әлһәмдүлилләһ, күп авылларыбызда җәен мәдрәсәләр эшләп килде. Имамнарыбыз ике йөзгә якын яшүсмерләргә дин сабакларын укыттылар. Укытканнарга да, укыганнарга да Аллаһ Раббыбызның чиксез рәхмәтләре яуса иде! Кызганычка каршы, татар халкыбыз арасында наданлык, кайбер урыннарда динсезлек таралган. Мәчетләр ишеге җомга көнне генә ачыла, авылда халык күп, ә мәчеткә йөрүчеләр саны әз. Авылларда яшьләр төннәр буе нишләргә белмичә, исерткеч эчемлекләр эчеп йөриләр.

Кайберәүләр дин ул мәҗлесләргә йөрү, сәдак а алу вә корбан чалу гына дип уйлый. Күп муллаларыбыз Коръән Кәрим китабын урыс хәрефе белән генә укый алалар. Әлбәттә, бу һәммәбезне борчый торган хәлләр. Үз-үзләребезне яхшы якка үзгәртмәсәк, безгә кем дә ярдәм итмәс. Балаларыбызга дини тәрбия бирмәсәк, дингә өйрәтмәсәк, динне өйрәтүче галимнәргә булышмасак, хәлебез тагы да яманрак булыр. Җәйләрен балаларыбызны мәдрәсәгә укырга җибәрдекме, остазларыбызга матди ярдәм күрсәттекме? Күбесе мәчеткә сәдака бирми, Сергачка барып, мең тәңкә акча биреп, анасына җыр җырлатуны артык күрә. Ул җырлар белән аналарыбыз бәхетле булырмы икән? Син ул мең тәңкәңне сәдака итеп мәчеткә, мескеннәргә бир, мәчет картлары әнкәеңә дога кылыр, Аллаһ синең белән разый булыр, әнкәеңне Аллаһ Тәгалә бәла-казалардан саклар. Юкка гына, биргән хәер-сәдакалар киләчәк баш әрнүләреннән саклар, дип әйтелмәгән.

Түбән Новгород шәһәребездә һәр ел Аллаһка шөкер бабай-абыстайларыбызга белем арттыру лекцияләре үткәрелә. Хәлебездән килгән тикле динне балаларга да укытабыз. Динне таратып, Аллаһы Тәгаләнең белем нурын җир йөзендә сибеп кенә мөселманлылыгыбызны югалтмабыз дип уйлым.

Раббым Аллаһ яшүсмерләребезгә тәүфикъ-һидаятен бирсен һәм һәркайсыбызга да зур дин белемнәренә ирешеп, ошбу белемнәр белән гамәл итәргә ике җөмләбездә дә насыйп вә мияссәр итсен.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.