Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Материалы третьего заседания Совета улемов ДУМНО 12 августа 2011 г. / 12 Рамадана 1432 х.
28.03.2012


 

Яңа елга багышланган вәгазь

Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Менә изге вә олы булган Зөлхиҗҗә аебыз да узып бара. Раббыбыз Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә мең шөкераналарыбыз булсын, Корбан бәйрәмнәребезне бергәләшеп уздырдык, иманнарыбызга тугры булып, корбан хайваннарыбызны чалдык. Ошбу кылган гамәлләребез кабуллардан булса иде! Бу көннәребездә миллионлаган мөселман Ислам диненең бишенче рөкенен – Хаҗ гыйбадәтен үтәп, өйләренә кайттылар. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам яшәгән урыннарны күреп, йөргән юлларында йөреп, кушылган нәрсәләрне кылып кайттылар. Без дә туган-үскән җирләребезне, туган авылларыбызны сагынган кебек, Ислам дине яралган җирләрне сагынып торабыз, изгелекләр кылып, гөнаһлардан тыелып яшибез, гомерләребездә бер мәртәбә булса да, хаҗ кылырга өметләнеп торабыз.

Зөлхиҗҗә ае үтү белән, олы Мөхәррәм ае килер. 1433нче ел элек Мәккә шәһәрендә яшәүче мөэмин бәндәләр, мөшрикъләрнең явызлыгыннан качып Ясриб (Мәдинә) шәһәренә күчеп киттеләр. Мәккәдә яшәгән вакытларында, имансыз мөшрикъләр мөселманнарга намаз укырга, азан әйтергә рөхсәт итмәделәр, киресенчә, Кәгъбәтулла-шәриф янында басып, намаз укучыны күргәч, ачулары килә иде, йодрыкларын күтәреп, начар сүзләр белән намаз укучыны куып, диннән көлделәр. Зәгыйфь, ярлы вә көчсез мөселманнарга яшәргә авыр булды, көннән-көн залимнәрнең явызлыклары артты. Йортларын, малларын һәм туганнарын ташларга мәҗбүр булып, мөһаҗирләр, Аллаһ ризалыгы өчен, бер белмәгән, бер күрмәгән шәһәргә юнәлделәр. Мәдинә шәһәрендә яшәүче халык, ансарлар, Ислам динен кире какмадылар, кабул иттеләр, Мәккә мөселманнарын каршы алып, ярдәмнәрен күрсәтеп, бергәләшеп дәүләт кордылар. Коръән Кәримдә әйтелгән: «Чынлыкта, мөселманнар – туганнар кеби. Без дә сәхабәләрдән үрнәк алып, бер-берләребез белән тату килеш, бер-берләребезгә ярдәм күрсәтеп яшәргә тиешлебез. Арабызда бердәмлек булмаса, безнең киләчәгебез булмас». Сәхабәләр авырлыкларга бирелмичә, сабыр иттеләр. Бер хәдис-шәрифендә Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам хөрмә агачын иманлы мөселман белән тиң итте. Хөрмә агачы көчле җилләргә түзә, мөселман да, авырлыклар килсә, сабыр итә. Хөрмә агачының җимешләреннән, яфракларыннан файдаланалар, мөселманнан да башка кешеләр файда ала, иманлы бәндә гаиләсенә, диненә һәм ватанына гел файда гына китереп тора. Сәхабәләр Мәдинә шәһәрендә, кечкенә генә дәүләт корып, дөньяга белем, дин тараттылар. Ислам диненең нуры шуннан калыкты, шул урыннардан сәхабәләр җәяү дәгъват кылырга, надан халыкларны дингә өйрәтергә чыгып китәләр. Сәхабәләрнең Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә чыгып китүләре «хиҗрә» дип йөртелә. Хиҗрәне олылап, Үмәр ибн Хаттаб чорында Мөхәррәм аен Хиҗри календаренең беренче ае итеп куйганнар. Без дә сәхабәләрне олылап, аларга изге догаларыбызны кылабыз. Сабырлыклары өчен, дингә, Пәйгамбәребезгә ярдәм иткәннәре өчен Аллаһ Раббыбыз алар белән разый булып калды. Безнең әби-бабайларыбыз да чукындыру вакытларында, Петр I, Явыз Иван, коммунизм заманнарында диннәрен ташламадылар: сабыр иттеләр, мәчетләр төзелде, мәдрәсәләр эшләп килде, качып булса да, намазлар, никахлар укылды. Бүгенге авыр заманада безгә сабырлык белән эшләрне алып барырга кирәк. Әйе, бүген кризис, миллионлаган кешеләрне эштән куалар, акча җитми, ләкин без мөселманнар, Мөхәммәд өммәте, сабыр итик, бер-беребезгә ярдәм-файда китереп, бер сүздә, бер фикердә, гыйбадәттә булыйк.

Берничә көннән милади буенча яңа ел керәчәк. Бу бәйрәмнәр диннән түгел, ләкин һәркайсыбыз аңларга, белеп торырга тиеш: без дөньяви дәүләттә яшибез, шунда эшлибез, тормыш корабыз, саныбыз кечкенә. Яннарыбызда яшәгән халык бу бәйрәмне хуплап каршы ала. Ошбу бәйрәм уңаеннан мөселман булмаган кардәшләребезне тәбрик итсәк, зыяны булмас. Ләкин бәйрәм бәйрәм белән, ә ошбу бәйрәмдә таралган фәхишәлектән сакланырга кирәк. Исерткеч эчемлекләрдән, начар дуслардан Раббыбыз Үзе безне ерак тотсын! Бер елыбыз күзгә күренмичә узып китте. Ул узган елның, хакыйкатьтә, бер көнен дә кайтарып булмас инде. Шуңа күрә вакытның хакын белеп яшәгез, бер көнегезне, бер сәгатегезне, хәтта бер мизгелегезне бушка әрәм итмәгез. Изгелекләр кылсак, ул изгелекләр безгә кайтачак, кешеләргә шәфкатьле булсак, ул безгә кайтачак, бер кылган изгелегебез югалмас. «Мин бу елны үземә, гаиләмә, динемә һәм илемә нинди файда китердем?» дип уйланучыларыбыз бармы? Иленә һәм халкына файда китерүче бәндә генә чын мөселманнар җөмләсеннән саналыр. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам әйткән иде: «Иң яхшыларыгыз шулар: кешеләргә ярдәмле булганнарыгыз».

Газиз дин кардәшләрем, Раббыбыз һәркайсыбызга ошбу яңа елны изгелекләр кылып, саулык-исәнлек белән үткәрергә, көнчелек һәм хөсетлек дигән начар сыйфатлардан сакланып, бер-беребезне хөрмәт итеп, туганнар вә сеңелләр кебек яшәүләребезне ике җөмләбезгә дә насыйп вә мияссәр итсә иде!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.