Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Просветительские традиции ислама в Урало-Поволжье: Первые Фахретдиновские чтения
15.04.2009

Галләм Мөхәммәт Мостафа,
медицина фәннәре кандидаты, имам-хатиб, г. Уфа

Исламият һәм фәлсәфә

 

Фәлсәфә — төрле бәхәсле фикер һәм мәсьәләләр турында, мантыйк юлы һәм нечкәлекле эзләнүләр ысулы белән өйрәнелгән фәндер. Кыскасы, һәр нәрсәнең асылын һәм ни өчен бар булганының сәбәбен эзләү һәм табу мәгънәсенә тап киләдер. Фәлсәфә, грекча «хикмәт» һәм «ярату» сүзләрен аңлатадыр. Бу – табигать, кешелек җәмгыяте һәм фикерләү осталыгы турындагы фән булып, тирән төшенү, эзләнү, чагыштыру, фикерләү нигезләренә таянадыр. Фәлсәфә белән мәшгуль булганнарның дини һәм фән белемнәрендә яхшы белгеч булуы кирәктер. Шул ук вакытта кешенең, никадәр генә гыйлемле булмасын, нәрсәнедер ялгыш аңлавы, яисә эзләнүләрендә ялгыш нәтиҗәләргә килүе ихтимал. Шуның өчендер ки, фәлсәфә һичбер заман катгый, ачык, анык төшенчәләр чыгармас. Аларны уйчан кеше тагы да бертапкыр үз акылы аша үткәрүне кирәк дип табар, чөнки һәр төшенчәнең бер капма-каршылыгы бардыр. Димәк, бу каршылыкны үз фикереңнән кичереп, чагыштыру тиеш булыр. Күп кенә фәлсәфи төшенчәләрнең заман агышында нык кына үзгәргәнен дә онытмаска кирәк.

Бишенче Габбаси хәлифәсе Харунуррәшид заманында, Багдатта Dar-ul-hikmet исемендә бер уку йорты төзелә. Багдатта гына түгел, Шамда, Антакиядә дә мондый гыйлем мәркәзләре оештырыла. Монда грекчадан һәм латинчадан әсәрләр тәрҗемә ителә. Боларга һинд, фарсы китаплары да өстәлә. Димәк «ренессанс» яки борынгы кыйммәтләргә кире кайту беренче тапкыр Багдатта башлана. Иң башта Әфләтүннең, Порфурионың, Аристотельнең әсәрләре гәрәбчәгә тәрҗемә ителә. Ислам галимнәре боларны дикъкат белән үзләштерәләр. Грек һәм латин фәйләсуфларының бәгъзе фикерләренең дөрес, байтагы исә хаталы, бозык булганын исбат итәләр. Чөнки кайсыбер фикерләр аять кәримә һәм хәдис шәрифләргә, акылга һәм мантыйкка ярашсыз булып чыгалар. Фән һәм дин белемнәрендә аларның күбесенең җаһил булганы, күп нәрсәләрдә ялгышканнары күренә. Чын галимнәр, мәсәлән, имам Газали, имам Раббани, Риза хәзрәтләре Фәхретдин бу фәйләсуфларның иң мөһим иман белемнәренә инанмаганнарын күрсәтә. Имам Газалиның (El-munkizu aniddalal) китабында бу хосустан киң мәгълуматлар бар.

Ислам галимнәре, кәлям, иман белемнәрендә, аять кәримә һәм хәдисләргә ачыкламаларында, башлыча Рәсүлүллаһ Саллаллаһу галейһи вәсәлләм өйрәткәннәренә таянганнар. Борынгы фәйләсуфларының моңа туры килмәгән фикерләрен кире какканнар. Шулай Ислам дине христианлык кебек үзгәрү һәм бозылулардан сакланган. Җаһил кешеләр исә, фәйләсуфларның һәр сүзләре дөрес икән дип уйлап, аларга бирелгән булалар. Нәтиҗәдә шулай бозык ислам фиркалары килеп чыга башлый. Пәйгамбәребез Саллаллаһу галейһи вәсәлләм исламияттә җитмеш ике бозык фирканың хасил булачагын хәбәр итә. Грек, һинд, фарсы, латин фәлсәфәләреннән илһам алып, Ибни Сина, Фараби, Ибни Туфәил, Ибни Рөшд, Ибни Бәҗе кебек фәйләсүфләр таралып, кайбер гыйлемнәрдә Коръән Кәримнең хак юлыннан аерылганнар.

Имам Газали, борынгы грек фәлсәфәсенең нечкәлекләрен үзләштереп, дөрес булмаган җирләрен кире кага.

Риза хәзрәтләре Фәхретдинов галиҗәнәбләре «Җәвамигуль-кәлим шәрхе» китабында (191 сәхифә) шулай бәян итә: «Грек фәйләсуфлары (шул исәптән Аристотель дә) сәүдә вә кул һөнәрләре белән шөгыльләнүне хурлыклы һәм түбән дәрәҗәле кәсепләрдән саныйлар, югары катламнар бу нәрсәләрне дәрәҗәдән төшү дип хисап итәләр иде. Хәтта Платон сәүдә белән шөгыльләнүчеләрне мәдәни хокуклардан мәхрүм итәргә дәгъва кыладыр, бу кәсепнең Рим җөмһүрияте эчендә фәкать читләр тарафыннан гына эшләнергә тиешлеген сөйли. Грек фәйләсуфларының фикерләре шушы рәвешле булган хәлдә, бәдәви гарәбләр арасында абруйлы бер зат (Рүсүлулла хәзрәтләре) халыклырны сәүдәгә димли вә аның фазыйләтле бер кәсеп булуын сөйләп кенә калмый, бәлки имин сәүдәгәрләрнең шәһидләр белән бәрабәр савапларга ирешүләрен вәгъдә итәдер иде. Мәдәниятле җөмһүрияттәге бер фәлсәфә белән Гарәбстан чүлләрендә гарәбләр арасында булган бер фикерне, мәдәният пәйгамбәрләре белән дин пәйгамбәре тоткан мәсләкне чагыштырып карап, хәят вә мәгыйшәткә кайсысының юлы муафикъ булганлыгын бу көн тикшерү кызыклы һәм ләззәтледер».

Имам Мөхәммәд Газали җитмеш ике бозык фиркадан элек таралган шигый фиркасын яклаучыларга каршы көрәшә. Шигыйлар Коръән Кәримнең эчке йөзе «batini» яшерен, тыш йөзе «заһири», ягъни күренгәненчә булганын раслыйлар. Боларга «Батыни фиркасы» исеме бирелә. Имам Газали аларның фәлсәфәләрен бик җиңел кире кага. Батыниләр бу җиңелүдән соң исламияттән тагы да ераклашалар. Мәгънәләре ачык белдерелмәгән аять кәримәләргә һәм хәдис шәрифләргә ялгыш мәгънәләр биреп, диннән читләштеләр. Сәяси максатлары сәбәбеннән дә, хак юлдагы (Ehli sunnet) мөселманнарның башына бәлә булалар.

Шигыйлар, Гали хәзрәт тарафдарларыбыз, дип, Ислам диненә яңа бер фәлсәфә кушалар. Muhtelif фиркалары таралып китә. Боларның раславынча, зур гөнаһ эшләгән мөэмин кяфер була. Бу карашны Гали хәзрәт яклылар кире кага. Әлеге инанычка каршы, уртага тагы да бер раслау килеп чыга: мөэминнең мөэминне үтерүе кебек зур бер гөнаһ эшләгән кеше хакында кешеләр җир йөзендә карар чыгара алмас, бу хакта тик Аллаһу Тәгалә ахирәттә хөкем итәчәктер. Бу яңа раслауны хуплаганнарга Mu’tezile исеме бирелә. Шигый фиркасыннан тагы да бер (Galiүe) [ягъни ташкыннар] фиркасы таралып китә. Алар раславынча, Җәннәт һәм Җәһәннәм дөньяда буладыр. Болар тулысынча кяферләрдер, Исламият белән һичбер бәйләнешләре юктыр.

Имам Мөхәммәд Газали тасаввуфны[1] һәм дә метафизиканы өйрәнеп, эзләнүләр нәтиҗәсендә язылган (El-munkiz) һәм (El-tehafutul-felasife) китапларында фәйләсуфларның тик үз акылына таянганнарын, нык ялгышканнарын, тасаввуфны исә, тик аять кәримәләргә һәм хәдис шәрифләргә таянып, хак иманга һәм әбәди сәгадәткә кавышканнарын белдерә. Югарыда әйтелгән, җитмеш ике фирка әһеленең фәлсәфи карашларын эшкәртеп-өйрәнеп, боларның грек фәйләсуфларының тәэсире астында калганнарын күрсәтә. (Bid’at ehli) диелгән мөселманнарның карашлары хаккыйкәтькә, ягъни Коръән Кәримгә һәм хәдис шәрифләргә тап килмәгәнен ачыклый. Аларның тәълимәтенең грек фәлсәфәсеннән алган өлешләренә 20нче гасырда артык игътибар ителмәде. Bid’at сәхибе мөселманнарының карашлары, берберләре белән каршылыкка килсәләр дә, күренәдер ки: алар Аллаһу Тәгаләнең Берлеге, Бөеклеге, һәрнәрсә Аннан килгәнен, Аның һәрнәрсәгә Хәким, Кадир булганын, Ислам диненең иң хаккыйки һәм иң соңгы дин булганын, Коръән Кәримнең Аллаһ сүзе булганын һәм Мөхәммәд Саллаллаһу галейһи вәсәлләм Аның иң соңгы Пәйгамбәре булганын һәммәсе таныдылар. Моның өчен җитмеш ике бидәгать фиркасының һәммәсе дә мөэминдер, мөселмандыр. Шулай булу белән бәрәбәр, иманнарында аермалыклар бардыр. Muhtelif – (төрле) фәлсәфәләргә бәйләнешле булганнары өчен, араларында мәгънәсез аермалыклар, көрәшүләр башлана. Боларның кайсысының хак булганы тик гыйлем белән һәм хәдис шәрифләр белән чагыштырып үлчәмгә салынганда гына уртага чыгар. Һич кенә дә каты бәрелеп, берберенә дошман булып, бербереңне бозык санап түгел!

Риза хәзрәтләре Фәхретдинов бу җәһәттән «Җәвамигуль-кәлим шәрхе» китабында (249-250 сәхифәләр) шундый ачыклама бирә: «Кояш кызуында рәхмәт яки гареш күләгәсенә ышыклану рәвешләрен тикшерү кирәкле эшләр түгел. Коръәндә мәзкүр «гареш» вә «көрси» (утыргыч) сүзләренең хакыйкатьләре вә ни рәвештә торулары ачык мәгълүм түгел. Бу турда Аристотель фикерләре вә аңа ияргән Фәхретдин Әл-рази вә башкаларның сүзләре дәлил була алмас. Хәдис шәриф «күләгәдә булырлар» яки «гареш күләгәсендә булырлар» дип хәбәр бирсә, бу теләсә ничек булсын, безнең монда эшебез юк, гакылыбыз да җитми. Хәзерге галимнәр Коръәндә мәзкүр булган «гареш» хакында «бөтен кояш галәмнәренең мәркәзе булып, табигатьтә электр куәтләре бар, шул куәтләр белән бөтен кояш галәмнәрен үз тирәсендә йөртә, һәрбер галәмне бер нисбәттә тота (ерак җибәрми вә якын китерми)», — дисәләр, бу сүз дә катгый түгел, бәлки тәкърибидер (чамалап әйтү). Шулай булса да, Аристотель нәзариясенә (гыйльми вә фәнни тәгълимәт) карау белән бу сүз гакылга якын вә муафикъ бер нәзариядер. Хакыйкать хәл Аллаһы Тәгаләнең үзенә генә мәгълүм».

Исламиятнең асылында фәлсәфә юктыр. Җитмеш ике бидәгать фиркасы, фәлсәфәи ислам диненә кушылып, исламияткә хилафлык кылган. Бер тарафтан, борынгы грек фәлсәфәсе дин гыйлемнәре белән буталган, икенче яктан, үз аңлаешларына, төшенчәләренә яраштырып, дин белемнәрен үзгәрткәннәр. Мөхәммәд Саллаллаһу галейһи вәсәлләмнең Җәннәткә китәчәге хакындагы яхшы хәбәр (Ehli sunnet vel cema’at) фиркасы исә дин белемнәрен Әсхәбе кирамнан ишеткәннәре кебек алган, грек фәлсәфәсен һәм үз төшенчәләрен бу белемнәргә һич аралаштырмаган. Бу белемнәрне башка диннәрнең белемнәреннән һәм фәлсәфәсеннән, һәм үз акылларыннан өстен тотканнар. Чөнки исламият – акылы сәлим (саф акыл) кабул итәчәк белемнәрдер. Ислам белемнәренең кайсыдыр өлешенең дөреслегенә шөбһәләнгән акылның сәлим (саф) булмаганы, зәгыйфь, бозык булганы аңлашылыр. Ислам динен зәгыйфь санап, фәлсәфәне өстен куярга тырышкан, акылның да зәгыйфь булганы аңлашылыр. Бер кяфер акылы сәлим (саф акыл) белән гамәл кылса, әхлягы һәм эшләре Аллаһу Тәгаләнең әмеренә буйсынган булыр. Аллаһу Тәгаләнең аңа иман ихсан итәчәге, Исмәгыйль Хаккы Бурсәвинең (Ruh-ul-beүan) тәфсире, алтынчы җүзенең азагында язылгандыр. Әһле сөннәт галимнәре грек фәлсәфәсенә, нәкъ алардан өстен чыгар өчен, үз китапларында урын биргәннәр. Бидәгать вә адашу фиркаләре грек фәлсәфәсен дин белемнәренә катыштыру өчен, Әһле сөннәт фиркасы исә аларны дин белемнәреннән аеру һәм ераклаштыру өчен эш алып барганнар.

Әнә шулай, ислам динен дөрес буларак өйрәнү һәм кәляме Илаһинең, ягъни Коръән Кәримнең мәгънәсен аңларга теләгәннәргә Әһле сөннәт галимнәренең китапларын уку тиешледер.

«Юныс» сүрәсе, 44 нче аятендә боерды ки:

Шөбһә юктыр ки, Аллаһ инсаннарга һичничек тә золым итмәс. Ләкин инсаннар үзләренә үзләре золым китерә.

«Рад» сүрәсенең 11 нче аятендә:

Берәр халык үзе үзгәрмәсә, Аллаһ аларны үзгәртмәс.

«Юныс» сүрәсенең 108 нче аятендә

Әйт: «Әй, инсаннар, сезгә Раббыгыздан Хаккыйкать килде. Кем тугры юлга баса, бары тик үзе өчен файдалы. Кем тугры юлдан яза, үзе гаепле.

Мөһим киңәшләр: Имам Мөхәммәд Газали, имам Әхмәд Раббани, имам Риза Фәхретдин һәм тагы да бик күп бөек ислам галимнәре, грек фәлсәфәсенең нечкәлекләрен өйрәнеп, бу фәлсәфәчеләрнең никадәр җаһил булганнарын ачыклаганнар. Мөселманнарның, мондый кяферләргә алданмауларын кисәтеп, бик күп китаплар да язганнар.

Шул ук вакытта ислам галимнәре, Грек һәм Рим фәлсәфәсен һәм хокукын, бик нечкә һәм куәтле белемнәре белән җиргә еккан. Ә аларның хокук, әхляк һәм тыйб (дәвалау) хакындагы сүзләренең дөрес булганнарын элекке Пәйгамбәрләрнең китапларыннан урланган булуын ачыклаганнар. Бу хакыйкатьләрне Имам Раббани хәзрәтләренең «Мәктүбат»китабының бик күп хатлары яхшы итеп аңлатадыр.

Борынгы грек фәйләсуфлары һәр нәрсәне акыл белән аңлауны хуплаган, акылга таянган һәм тик акылның өстенлегенә инанган кешеләрдер. Алар, акылга туры киләчәк нәрсәләрдә хаклы булулары мөмкин булса да, акыл ирешәлмәгән, җитешә алмаган бик күп нәрсәләрдә ялгышалар, алданалар. Бик күп борынгы грек фәйләсуфларының шәкертләре, элеккеләренең ялгышларын ачыклап, алардан кәнәгать булмавын белдерде.

 Ислам галимнәре, фән белемнәрен укып, сиксән төрле гыйлемнәрне тирән үзләштергәннән соң да исламият күрсәткән юлда калдылар, акыл ирешә алмас белемнәрдә тугрылыкта булдылар, дөреслеккә бардылар. Ислам галимнәренә фәйләсуф дию аларны түбәнәйтү булыр. Фәйләсуфлар, ялгышкан акылларының әсире булган кешеләрдер. Алар сөйләгәннәрен һәм әйткәннәрен ачыклаганда, шикләнүләргә уралалар, алданалар, югалтулы булалар.

Акылы булмаган – исәрдер, акылын кулланмаган ахмактыр, акылга ярашлы эш башкармау – юньсезлектер. Тик акылга таянып, тик аңа ышанып, акылга сыймаган нәрсәләрне кабул итмәгән кеше – фәйләсуфтыр. Акылга ярашлы нәрсәләрдә аңа ышанган, акыл җитмәгән җирдә Коръән Кәрим яктылыгына тугрылык күрсәткәннәр – ислам галимнәредер. Димәк, исламияттә фәлсәфә юктыр, ислам фәйләсуфы, ислам философы юктыр. Фәлсәфәдән өстен булган ислам гыйлемнәре һәм фәлсәфәчеләрдән өстен булган ислам галимнәре бардыр.

Акылыбыз ялгыз башына файдалы, зарарлы нәрсәләрне аңлый алмый. Акылыбыздан файдаланыр өчен, Аллаһу Тәгалә Пәйгамбәрләрне, шәригать яктылыгын яратты. Пәйгамбәрләр дөнъяда һәм ахирәттә рәхәткә кавышу юлын өйрәтмәсәләр, акылыбыз булдыра алмас, эшкә ярамас иде. Куркыныч һәм җайсызлыклардан котыла алмас идек. Әйе, исламияткә сыенмаган яисә акылы аз булган кешеләр һәм милләтләр Пәйгамбәрләрдән файдалана алмас. Дөньяда һәм ахирәттә афәтләрдән саклана алмас. Фән чыганаклары, керемнәре, дәрәҗәләре, акчалары никадәр мул булса булсын, Пәйгамбәрләр күрсәткән юлдан китмичә, һичбер шәхес, һичбер җәмгыять бәхетле булмас. Никадәр шат, сөенечле күренсәләр дә, эчләрендә тынгылык булмас. Дөньяда да, ахирәттә дә рәхәт һәм бәхетле яшәгәннәр тик Пәйгамбәрләргә итәгать итүчеләрдер. Рәхәткә, бәхет-сәгадәткә кавышу өчен, мөселман булганыңны сөйләү, мөселман булып күренү генә җитмәс. Мөселманлыкны яхшы өйрәнү һәм Ислам әмерләренә буйсыну, тыйганнарыннан тыелу тиешледер.

Әһле сөннәт галимнәре динебезнең өйрәткәннәрен, акылга ярашлы булсын я булмасын, исбат иттеләр. Аллаһу Тәгалә аларның хезмәтләренә мул әҗерләр бирсен! Акыл аларга ирешми дип, бу белемнәрнең һичберенә каршы килмәделәр. Шул шәкелдә кәбер газабына, кабердә Мүнкәр һәм Нәкир дигән ике фәрештәнең сорау сораячакларына, сират күперенә, кыямәттәге тәкъдиргә инандылар. Акыл җитмәгәне өчен, булмас, димәделәр. Чөнки бу бөекләр Коръән Кәримгә һәм хәдис шәрифләргә таяндылар. Акылны бу ике нигез чыганагына тоташтырдылар. Аңлый алганнарын аңлаттылар, аңлый алмаганнарына булганынча инандылар. Аңламаганнарына, акылыбыз ирешәлмәгән өчен аңлый алмадык, диделәр, борынгы грек фәйләсуфлары кебек эшләмәделәр. Акыл – дәлилдер. Ләкин тулы дәлил түгелдер. Пәйгамбәрләрнең җибәрелүләре белән тулы дәлил булды. Ягъни, Ул бөекләрнең җибәрелүләре белән, акыл һәр нәрсәне өйрәнә алды.

 «Исра» сүрәсенең 15 аятендә Без пәйгамбәр күндермичә генә, бер кешегә дә газап бирмибез,— диелә.

Имам Мөхәммәт Газалигә, имам Риза Фәхретдингә ислам фәйләсуфы дигәннәр булыр. Бу бөек имамнар, ислам галиме, фәйләсуф түгелдер. Ислам галимнәренең һичберсе фәйләсуф түгелдер. Ничек пыяла кисәге бәллүр булмагандай, фәйләсуф ислам галиме була алмас. Ислам фәйләсуфы дигән төшенчә юктыр, Исламияттә фәлсәфә юктыр.

Ислам бөекләренең фикердә эзләнүләрен фәлсәфәгә санау һәм бөекләргә фәйләсуф дию чиксез дәрәҗәдә ялгышудыр.

«Ислам фәлсәфәсе» дигән төшенчәне, исламият урынына куллану рөхсәт түгелдер.


[1]       Тасаввуф – нәфсене тазартып тәрбия итәрәк, әхлякый гүзәлләштерәрәк һәр чак Бөек Аллаһының хозурындамын кебек мәшгулияттә хаккыйки бер кол булу юлына ирешү гыйлеме.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.