Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Справочные, энциклопедические, биографические издания
Яңа экспозиция (Беляев Ф. А. Дорога жизни)
20.05.2014

Яңа экспозиция

Бөек җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм иттек. Шушы дәвер эчендә сугышны үз күзләре белән күрмәгән бер — ничә буын усеп җитте. Дистәләгән еллар буена рәсми пропаганда безгә сугыш тарихын бары тик ике генә төстә — ак һәм кара итеп кенә күрсәтте. Яшерен архивлар документлары, сугышта катнашкан ветераннар истәлекләре, объектив эзленүчелер язмалары безгә бөтенләй башка тарих турында сөйлиләр. Әйе, ике төс кенә кулланып, куркыныч сугышның чын тарихын курсәтеп булмый...

... Бу булмәгә көн яктылыгы беркайчан да утеп керми. Шулай ук чит тавышлар да керерлек тугел, чөнки бүлмә диварлары камуфляж тукыма белән тышланган. Кая гына карасаң да, сугыш кырларында һәлак булган якташларыбызның исемнәре тезмәсе. Алфавит тәртибендә кырыгар исем язылган гранит такталарны сүрән ут яктырта. Әйтерсең лә киткән солдатлар узләренең сонгы парадына тезелгән...

Без Мәдәнә авылындагы «Рашида» мачете каршындагы нижгар татарлары тарихының региональ музеенда эшләнгән яна экспозициясендә.

Бөек Ватан сугышына авыллардан 10 мең 400 татар озатылган. Бу — ике көн саен 15 кеше фронтка киткән, ике көн саен 9 кеше һәлак булган дигән суз.

Биредә шулай ук элек курсәтелмәгән мәгълүматлар да бар. 1939 елның ноябреннән 1940 елның мартына кадәр барган Совет — Фин сугышы корбаннарына (айда 130 мен хәрби улгән) багышланган стендка безнең якташлар турында документлар куелган. Узләренең икенче ватаннарын — Финляндияне саклап һәлак булганнар. Хельсинки зиратында фин татарлары батырлыгына һәм истәлегенә һәйкәл куелган. Алар да — сугыш корбаннары.

Шулай ук озак еллар буена немец-фашист әсирлегендә булган якташлар исемнәре билгесез иде, аларга «Халык дош-‑
маннары» ярлыгы тагылып килде.

Мена безнең каршыда немец телендә язылган Чумбәли егете, кызылармеең Абдрахман Нәүмәтҗановның хисап карточкасы, аңа аның шәхси саны, фотосүрәте куелган, төрле мәгълүматлар язылган. Әсир солдат фашистларга каршы баш кутәру вакытында һәлак була.

Бүлмә түрендә — Семочки батыры, Советлар Союзы Герое Садыйк Абелханов бюсты (авторы — Рафик Ниязбаев) һәм Эчкүлдә туып -ускән Сталинград лачыны Хафиз Фәттахетдинов портреты (авторы-рәссам Карим Шакиров). Биредә шулай ук сугыштан соңгы тыныч вакытта батырлык курсәткән нижгар татарлары турында истәлекләр да бар.

Шушы «Чтобы помнили...» дигән яңа экспозициягә материал җыю ике елдан артык вакыт алды. Форсаттан файдаланып, бу изге эштә булышучыларга олы рәхмәтемне белдерәсем кила. Мена алар — башкала әшмәкаре Икрам Мухаметжанов, ООО «Маска», «Феникс» коллективлары (Сергач), эшмәкәр ханымнар Гузәл Халилуллина (Суык- су) һәм Рамилә Шәрипова «Лагуна» кафесы хуҗасы, (Зур Рбишча), генерал — полковник Мансур Хакимов (Мәскәу), ТО «Континент», Ф. Хамзин (Сергач), Камка авылы башлыгы Гелсем Тараканова һ. б. Аллаһы Тәгалә аларның узләренә йөз тапкыр күбрәк бирсен, сау-исән, имин яшәсеннәр.

Экспозиция улгәннәргә тугел, безгә, тыныч тормышта, азат илдә яшәучеләргә кирәк. Без аларны һәрчак истә тотыйк.

«Авылым хәбәрләрләре»

11 май 2012 ел



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.